Журнал «Безнең мирас»

    Мәхмүт Ваһапов: «Иҗат остаханәбез – реализм юнәлешендә»

    Россия Сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсе директоры һәм аның сынлы сәнгать остаханәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мәхмүт Әхәт улы ВАҺАПОВ белән әңгәмәбез шушы остаханә тарихын барлаудан башланды.
  • Айдар Хәкимов: «Безнең фольклор музыкасы – заманча сәнгать әсәре»

    Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең һәр солисты – уникаль. Уйный, җырлый, бии дә алар. Бүген шундый шәхесләрнең берсе – баянчы, Татарстанның атказанган артисты Айдар ХӘКИМОВ белән әңгәмә кордык. Әңгәмәнең күркәм сәбәбе дә бар – озакламый ул түгәрәк юбилеен, 50 яшьлеген билгеләп үтәчәк.
  • Кеше истәлекләрдә яши

    Тарихчы Җәмил Гыйльмановның 100 еллыгы уңаеннан ТФАнең Мәрҗани исемендәге Тарих институтында искә алу кичәсе оештырылды.
  • Казан сөйли!

    26 августта Чүпрәле төбәге иртәдән алып кичкә кадәр Рафаэль Ильясовның моңы белән сугарылып яшәде. Биредә бөек җырчыга багышлап чыгарылган китапны тәкъдим итү бәйрәме үткәрелде. Китап туе районның 90 еллык юбилеена матур бүләк булды, шул ук вакытта Татарстан радиосының 100 еллыгын каршылап үткәрелгән чараларның беренчесе иде.
  • Уракчы Нәфисә

    Июль ахыры. Игеннәр өлгереп килгән чак. Челлә. Әмма халык уракка чыгарга ашкынып тормый. Колхоз игене бит ул, колхозчының үзенә трудодень таягыннан башка барыбер эләкми. Мондый чакта колхозны һәрвакыт әлеге дә баягы авыл активистлары коткара инде.
  • «Гаҗәпләнәм! Сокланам! Горурланам!»

    24 октябрьдә Әтнә районының Күлле Киме тугызъеллык мәктәбендә – шагыйрь Сибгат Хәким музеенда үтә ихлас кичә булды. Анда кордашлары, өлкән, урта һәм кече яшьтәге якташлары шактый гомерен зыялы татар хатын-кызларының фаҗигале язмышын өйрәнүгә багышлаган күренекле тарихчы Тәэминә Биктимеровага, 85 яше тулу уңаеннан, ихтирам хисләрен җиткерде.
  • Сергей Аверкиев: Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы

    Татар халкының урыс халкына тәэсире XV гасырда казаклар (казачество) барлыкка килүдә дә чагылыш таба: азат кешеләр, урыс кенәзләре хакимиятеннән көньяк чикләргә качып, анда игенчелектән гайре эшләр, шул исәптән, күршедәге чит илләргә һәм урыс җирләренә басып керү белән шөгыльләнә башлый.
  • Ефәктә – чәчәкле моң

    Мәскәүдә яшәп иҗат итүче танылган рәссам, тәҗрибәле педагог Римма Хәмзә кызы ЮСУПОВАның киңкырлы иҗаты сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. Аның чын ефәк тукымага ясалган картиналары күргәзмәләрдә тәкъдим ителә һәм төрле илләрдә хосусый коллекцияләрдә саклана. Ул Казанда да шәхси күргәзмәсен оештырырга хыяллануы турында әйтте.
  • Габделлатыйф хан

    Габделлатыйф хан (1475-1517) – Казан ханлыгының сигезенче идарәчесе. Ул 1497 елның апреленнән алып 1502 елга кадәр хакимлек иткән.
  • Айга кырын карама

    Дөньяның төрле илләрендә яшәүче галимнәр шоколадның шифалы булуын исбатлый. Шведлар, ачы кара шоколад артык авырлыктан котылырга булыша, дип уйлый. Америкалылар, шоколадтагы биологик матдәләр йөрәк һәм баш миендәге тамырларда тромблар барлыкка килүне, димәк, инсульт һәм инфарктны булдырмый, дип саный. Французлар, шоколад йөрәк эшчәнлеген һәм артериаль кан басымын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, дип ышана. Канада галимнәре, ачы шоколад теш эмален ныгыта, теш ташы ясалуын булдырмый, дип раслый.
  • Очар кошлар оясы

    Шагыйрь һәм прозаик, икътисад фәннәре докторы, профессор, бакчачы Фарсель Сәхап улы Зыятдиновның (1937-2021) иҗат юлы Татарстан радиосында башланып китә. 1964-1970 елларда ул биредә яшьләр өчен тапшырулар мөхәррире булып эшли. Аның әле Казан дәүләт университетында укып йөргән чагы була, IV-V курслар өчен имтиханнарны алдан тапшырып бетерә дә, авыл хуҗалыгы редакциясенә эшкә килә.
  • Шанлы татар дәүләтенең икътисад һәм мәдәният үзәкләре

    Алтын Урданың башкалалары Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркәдән тыш, һөнәр, сәүдә, мәдәният үзәкләре вазифасын үтәгән башка шәһәрләр дә күп булган. Андыйлар аеруча Идел буе һәм аның тирә-юне белән бәйле.
  • Удмуртиядәге үзенчәлекле авыл

    Удмуртия территориясендә урнашкан Кистем авылы тарихы үзенчәлекле. Чөнки биредә яшәүче татарларның бик күбе Касимов фамилиясен йөртә. Шушы авыл тарихын без мәчет имам-хатыйбы һәм Удмуртия Республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир КАСИМОВ белән барладык.
  • Гүзәл ӘДҺӘМ: «НАЛАСА АВЫЛЫ КӨЕ»

    Баз капкачын ачып җибәрүгә, түбәннән күтәрелгән әллә нинди чирканыч ачы ис ни заманнан бирле җүнле ризык күрмәгән ашказанын ертып үтте дә бөтен эчен умырып алды. Хатын, укшып, җиргә чүкте. Бераздан кап-кара булып ыржаеп торган баз авызына тагын башын сузды, тагын тыны буылды. Эшләр харап иде: берәмтекләп чүпләп, симәнәгә дип сайлап кына салынган унөч чиләк бәрәңге, череп, сасы тирескә әйләнгән.
  • Ринат Гыйләҗев: Югары сәнгать булсын өчен, фән кирәк

    Бүгенге сәхифәбезнең герое – «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев. «Сорнай»ның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – сүзебез әнә шул хакта.
  • Сынчы язучы мирасы

    Диңгезче, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның (1927-2014) иҗаты киңкырлы. Ул каләм остасы гына түгел, сынчы буларак та танылган.
  • Рух сагындагы хәтер

    Кешеләрнең үткәне белән бүгенгесен бәйли торган рухи төене һәм киләчәккә юлны дөрес билгеләүдә мөһим вә ышанычлы таянычы да булып хезмәт итә торган илаһи үзгәлеге – ул хәтер. Дөресен әйткәндә, милләтләр яшәешендә дә бу шулай: киләчәкне кайгырта торган халыкларны үз кыйбласын дөрес итеп билгеләргә һәм үзенә йөкләнгән илаһи миссиясен дә тәгаенләргә, кагыйдә буларак, аның тарихи хәтере рухландыра.
Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру