Журнал «Безнең мирас»

Идел буе Болгар дәүләтендә хуҗалык, һөнәрчелек һәм хәрби эш

«Аларның ризыгы – тары белән ат ите»

 

Болгар хуҗалыгының шактый алга киткән төре булып игенчелек саналган. Җирне авыр сабаннар һәм җиңел сукалар белән сөргәннәр. Бодай, арпа, тары, ясмык чәчкәннәр. Бу хакта X гасырның башында ук әле Ибне Рустә язып калдыра: «Болгарлар — игенчелек белән көн күрүче халык һәм һәртөрле иген ашлыгы үстерәләр, әйтик, бодай, арпа, тары вә башкасы». Болгарларның игенчелек продуктлары һәм, гомумән, ничек тукланулары хакында шуңа охшашлы сүзләрне аз гына соңрак Ибне Фадлан да әйтә: «Аларның ризыгы — тары белән ат ите, һәм [аларда] бодай белән арпа да бик күп, һәм ни чәчкән, аны үзе өчен җыеп ала». XI гасырның безгә инде мәгълүм фарсы географы һәм тарихчысы әл-Гардизи бодай белән арпага ясмыкны һәм шулай ук кайбер бакча үсемлекләрен, мәсәлән, кабак һәм ногыт борчагын өстәгән. Идел Болгарында феодализмның башлангыч чорында азык-төлек төрләре менә шулай ярыйсы ук бай булган.

 

«Салымны ат һәм башка терлекләр белән түлиләр»

 

Ибне Фадлан сүзләреннән тагын шул мәгълүм: болгар кешесе бөтен уңышын үзенә калдырган. Монда шундый сорау туарга мөмкин: кеше шул дәүләттә иминлектә көн күрә икән, ул үз табышыннан дәүләткә нинди дә булса салыммазар түләргә тиеш бит? Бу сорауга шул ук Ибне Фадлан җавап бирә: «...әмма падишаның моңа (чәчүлеккә) һичнинди хакы юктыр, тик шунысы гына бар: аңар һәр йортның һәр кешесе исәбеннән бер кеш тиресе түләнә».

 

Салым сыйфатында дәүләткә кеш тиресе белән түләү галимнәрдә бәхәс кузгатты, чөнки кеш дигән җәнлек ул урман-дала төбәгендә яшәмәгән, шуңа күрә һәр болгар бу төньяк җәнлеге тиресен таба алмаган, әлбәттә. Хикмәт шунда: кайбер гарәп сүзләре төрле кулъязмаларда төрлечә языла һәм укыла, чөнки хәрефнең астына яки өстенә куела торган диактрик нокталарның булуы яисә төшеп калуы мәгънәне бик нык үзгәртергә мөмкин. «Кеш» сүзе белән дә шулай килеп чыга, гарәпчә кулъязмаларда язылу чорына һәм күчереп язучысына карап, ул төрлечә бирелә. Ә Ибне Фадланның үз кулъязмасы әлегәчә табылмады. Аның китабы безгә төрле күчермәләрдә генә килеп җитә. Шул нөсхәләрнең берсендә без моңарчы «кеш» дип укыган сүз гарәпчә «үгез» дигәнгә туры килә.

 

Яки менә шул мәсьәлә буенча Ибне Фадланга кадәр нибары 10-15 ел элек язган сәяхәтчегә – Ибне Рустәгә мөрәҗәгать итеп карыйк: «Алар (болгарлар) падишага салымны ат һәм башка терлекләр белән түлиләр». Бу Ибне Рустәнең узган йөздә үк Д.А.Хвольсон тәрҗемә иткән китабында шулай. Соңгырак чор тәрҗемәчесе, гарәпче галим Б.Н.Заходер салымның бу төрен «йөк терлеге» дип бирә. Әгәр дә Ибне Фадландагы үгезне һәм Ибне Рустәдәге атны йөк ташый торган терлек дип саныйбыз икән, монда әллә ни зур аерма калмый. Салымның мондый төре, «кеш»тән аермалы буларак, әлбәттә, чынлыкка күбрәк туры килә.

 

Болгарлар Русьне ачлыктан коткарган

 

Салым – салым инде, тик болгарлар казнаны, әлбәттә, ашлыксыз калдырмаганнар: үзләреннән артканны алар дәүләткә сатканнар. Рус елъязмаларында тагын шундый бер вакыйга турында языла: 1229 елны болгар әмире, ягъни олуг бие, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе Юрий Всеволодовичка Идел буйлап 30 зур көймәгә төялгән бодай бүләк итеп җибәрә. Ул чакта Русьта зур ачлык була һәм руслар болгарларга ярдәм сорап киләләр. Күршеләре аларга күп итеп ашлык бирә.

 

Бер уңайдан шунысын да әйтеп үтик: Русьта ачлыклар элек еш булып торган, анда да аларга көнчыгыш күршеләре ярдәм итеп килгәннәр. Мәсәлән, байтак елъязмаларда 1024 ел алдыннан Суздаль җирләрендә зур ачлык булуы турында языла. Бу очракта да руслар болгарларга баралар, алардан ашлык төяп кайталар һәм, шулай итеп, үлемнән котылып калалар. Шуңа күрә Тверь елъязмасы белән танышу урынлы булыр. Иске славян теленнән тәрҗемәсе болай була: «Фетнә бик куәтле булды, һәммә җирдә ачлык котырынды, ир хатынны белмәс булды, адәм ашау галәмәтләренә барып җитте. Барча кеше Идел буйлап Болгарга бардылар, һәм дә бодай, һәм дә ризык (икмәк, бөртек) алып кайттылар вә шуның белән җан саклап калдылар». 

 

Кыскасы, Болгарда ашлык җитәрлек булган. Илдә игенчелекне үстерүгә болгарларга кадәр яшәгән җирле кабиләләрнең җир эшкәртү тәҗрибәсе дә ярдәм иткән. Җир эшкәртүдә болгарлар пар системасы кулланган дип исәпләнелә. Кайбер тарихчылар исә андый ук система булмаган, җирне ташлап тору (перелог) тәртибе генә яшәгән дип язалар.

 

Игенне ураклар белән урып җыйганнар; әйтергә кирәк, археологик тикшерүләр вакытында ураклар еш табыла. Шулай ук череп бетмәгән бодай, арпа һ.б. ашлык калдыкларына юлыгасың. Аерым шәһәрләр һәм авыл урыннарын казыганда имән такталар белән эчләнгән ашлык саклау базлары да табыла. Ашлыкны балчыктан ясалган махсус зур чүлмәкләрдә дә саклаганнар. 

 

Терлекчелек һәм аучылык

 

Игенчелектән башка терлек асраучылык белән дә шөгыльләнгәннәр: ат, сыер һәм вак хайван тотканнар. Болгарлар сунарга да йөргәннәр, сусар, тиен, кондыз һәм башка төр җәнлекләр аулаганнар. Аларда тире һәм мех мул була. Болгарлар аларны үзләренә дә калдырганнар, читкә дә чыгарганнар. Гәрчә кыйммәтле мехларның шактый өлешен үзләренең күршеләреннән, беренче чиратта, төньяк кабиләләрдән алып кайтсалар да, үзләре дә яхшы аучылар булган. Алар шулай ук балык тоту һәм бал җыю белән, ягъни урманда агач куышлыкларындагы корт ояларын карау белән шөгыльләнгәннәр. Идел һәм Кама суларында, аларның күпсанлы кушылдыкларында һәм якын-тирә күлләрдә – балык, ә урманда бал корты күп булган. Бу байлыкның да бер өлеше башка илләр белән алыш-биреш итүгә тотылган.

 

Тимер эшкәртү зур үсеш алган

 

Металлургия, беренче чиратта, тимер эшкәртү, зур үсеш алган. Тимердән күпсанлы эш кораллары һәм тормыш-көнкүреш әйберләре: балта, пычкы, чүкеч, чалгы, урак, кискеч, өтерге, борау, боҗра, күгән, кадак, йозак, кармак һ.б. нәрсәләр ясаганнар. Тимерчеләр арасында сугыш кораллары ясаучылар аеруча дан тоткан. Алар барлык төрдәге диярлек коралларны ясый белгәннәр һәм ясаганнарының бер өлеше, мәсәлән, тимер кием – көбә хәтта чит ил базарларына да чыгарылган. 

 

Башка төр һөнәрләр

 

Болгарларда бакыр һәм сөяк эшкәртү, чүлмәк ясау, тире иләү, эрләү һәм туку, ташка сурәт төшерү вә башка шундый һөнәрләр югары дәрәҗәдә үсеш алган. Алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясаучы осталар бик-бик еракларда шөһрәт казанганнар. X гасырда ике зур мәшһүр шәһәрдә — Болгар белән Суарда — көмеш акчалар сукканнар. Болгарлар баштарак читтән кергән акчалар — гарәп дирһәмнәре белән эш иткәннәр, соңрак аларны үз шәһәрләрендә суга башлаганнар, ә аннары олуг биләре — әмирләре исеменнән үз акчаларын коюны да җайга салганнар. Идел Болгарында X гасырда ук акча сукканнар, ләкин ул шуннан соң тукталып торган, һәм XI-XII гасырларны хәтта акчасыз гасырлар дип тә йөртәләр. Әмма бу хәлгә әле һаман да фәнни аңлатма бирелмәгән.

 

Болгарларда төзелеш

 

Болгарда төзү эше һәм һөнәрчелек бик алга киткән. Мәгәр IX-X гасырлар чигендә ярымкүчмә тормыш сакланып, җәйләрен кешеләр тирмәләрдә яшәүгә күчсәләр дә, шәһәрләр барлыкка килү белән, архитектура акрынлап үсә башлаган, төзү эше колач җәйгән. Кирпечтән һәм ак таштан сарайлар, мәчетләр, җәмәгать мунчалары, хәтта торак йортлар да салганнар. Ләкин корылмаларның күп өлеше агачтан булган. Шул ук вакытта балчык сылап эшләнгән һәм яртылаш җиргә кергән өйләрдә дә яшәгәннәр.

 

Хәрби ныгытмалар төзүгә аеруча игътибар бирелгән

 

Болгар илендә хәрби ныгытмалар төзүгә аеруча игътибар бирелгән. Шәһәр һәм кирмәннәр биек җир өемнәре һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган, өемнәр өстенә ике рәтле имән стена – кура һәм шактый биек башнялар (машлар) эшләнгән була. Бу хакта Суар, Болгар, Бүләр һәм башка кайбер шәһәрләрнең урыннарын казып тикшерү вакытында табылган материаллар, шулай ук Ашлы, Бүләр шәһәрләренең хәрби ныгытмалары турында рус елъязмалары калдырган мәгълүматлар сөйли.

 

Идел белән Каманың биек ярларында, чик буйларында һәм кәрван юллары очрашкан урыннарда, җирләрне һәм юлларны саклау максатында, хәрби кирмәннәр — форпостлар төзелгән. Ә чик буе һәм эре шәһәрләр тирәсендә урыны-урыны белән хәтта унар чакрымнарга сузылган махсус ныгытмалар тезелеп киткән.

 

Болгарларда корал ясау һәм кораллану тиешле дәрәҗәдә

 

Кораллар ясау, гомумән, кораллану тиешле дәрәҗәдә торган. Ибне Рустә, болгарлар атка атланып йөриләр, көбә кием кияләр һәм баштанаяк коралланганнар, дип язып калдырган. Болгар шәһәрләрен һәм авылларын казып тикшергәндә кылыч, сугыш балтасы, кистән, ук һәм сөңге очлары, дошманның атлы гаскәре һөҗүм итеп килгәндә аяк астына ташлау өчен өч япьле чәнечкеле тимерләр, типке (шпора), көбә, шишәк кебек барлык төр кораллар һәм хәрби киемнәр дә табыла.

 

"Безнең мирас". – 2024. – №10. – Б.8-11.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру