Әдәби мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Телсез спектакль», яки Хакаслар чаң кага
Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» театр фестивале гөрләп үтте. Нинди генә гаҗәп спектакльләр күрсәтмәделәр анда! Әмма берсе аеруча хәтердә калды. А.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Митхас Туран хикәясе, Татьяна Майнагашева пьесасы буенча куелган «Той. Төтен» спектакле иде ул. -
Ирек Сабиров шигырьләре
(Ирек Сабировның тууына – 75 ел) -
Язучы Ләбиб Лерон әсәре буенча “Ир хакы” дигән яңа радиоспектакль эфирга чыкты (АУДИО)
Узган атнада безнең радионы тыңлаучылар өчен зур вакыйга булды. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган радиоспектакльләрнең чираттагысы дөнья күрде. Язучы Ләбиб Леронның “Ир хакы” исемле әсәре буенча куелган әлеге тамашаның премьерасы 28 июнь көнне эфирга чыкты. -
Ибраһим Гази хикәяләре
Фронт газетасында хезмәт иткән чагым. Редакциябез Дон елгасындагы бер зур шәһәргә килеп урнашты. Дөресрәге, шәһәр кырыендагы аулак бер урамга... -
Нур Баян шигырьләре
Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 15 маенда Татарстанның Актаныш районындагы Әнәк авылында туган. 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1945 елның 23 апрелендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган. -
Хәбир Ибраһим: «ТӘРӘЗӘҢӘ ЯФРАК СИБӘРМЕН...»
«Стройотряд» дигән нәрсә бар иде Совет заманында. Студентларны каникул вакытында төзелеш отрядларына җибәрәләр. Кемдер җылы якларда карбыз җыя, кемдер колхозда ферма кора, ә кемдер, ялган белешмәләр алып, деканат түрәләреннән качып йөри. Әйе, кем ничек булдыра ала, шулай. Без бер төркемдә укучы дустым Илнар белән әллә ни ерак җирләргә ашкынмадык, Казан каласын сайладык. -
Мөхәммәт САДРИ: «Берлинда»
Бункерлары асты өскә килде, – Мәкер ерткыч посып ятмасын! Каерып ачты совет солдатлары Җитмеш катлы Берлин капкасын!.. -
Шагыйрь Ирек Сабировның тууына – 75 ел
Шагыйрь, публицист, инженер, муниципаль җитәкче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2002), Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2004), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (2008) Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның Биектау районындагы Мәмдәл авылында туган. 2020 елның 20 октябрендә вафат булды. -
Тукай маршы (АУДИО)
Заһидулла Яруллин музыкасы. Җәләл Садриҗиһанов җитәкчелегендәге оркестр башкаруында. -
РОБЕРТ ӘХМӘТҖАНОВ: «ТУКАЙ ЯЗЫ»
(ШИГЫРЬ) -
Мөхәммәт Мәһдиев: Тарихыбыздан бер сәхифә
Тукай турында бу истәлек балалар журналы «Ак юл»да басылган. Әлегә «Тукай турында истәлекләр» җыентыгына моның беренче өлеше генә кертелгән. Ул – «Әлислах» газетасы мөхәррире Вафа Бәхтияровныкы (1881-1960). Ләкин без тәкъдим итә торганы – башкачарак. -
«Милләт өчен егълаган милләт улы»
Габдулла Тукайның вафатыннан соң аның шәхесенә, иҗатына игътибар бермә-бер арта. Вакытлы матбугатта кайгы уртаклашулар, шагыйрь хакында хатирәләр, истәлекләр күпләп басылып чыга, дөньяның татарлар яшәгән почмакларында «Тукай көннәре» үткәрелә башлый. Үзе бу фани дөньяны калдырып китсә дә, бөек шагыйребезнең рухы, исеме, үлемсез әсәрләре газиз милләте арасында яшәвен дәвам итә. Тукай барлык татарлар өчен милләт, миллилек символына әверелә. -
Тукаев сүзләре
Тел галиме һәм сәясәтче Галимҗан Шәрәф, Габдулла Тукай әсәрләрен барлап, хатларында һәм сөйләмендә кулланылган һәр сүзенә игътибар итеп, әдипнең афоризмнарга тиң гыйбарәләрен туплый һәм 1913 елда «Җәмигыль кямил (афоризмнары), халык мәкальләре урынында йөртерлек вә йөртелә торган сүзләре» исем асты белән аерым җыентык бастырып чыгара. Әлеге китапның 1913-1920 нче еллар аралыгында дүрт тапкыр басылып чыгуы мәгълүм. -
Нури Арсланов: «Татарымны мактамыйча, кемне мактыйм?!» (Куен дәфтәрләреннән)
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә шагыйрь, тәрҗемәче Нури Газиз улы Арсланов (1912-1991) фонды саклана. Архив материалларын Мирасханәгә 1994 елда шагыйрьнең хатыны Клавдия Тихоновна Арсланова тапшыра. Тарихи хронологиясе 1932-1990 нчы елларга туры килә. Алар арасында Н.Арслановның автограф шигырьләре, мәкаләләре, почтасыннан меңгә якын хат, шулай ук шәхси документлары, фотолары да бар. Болар барысы да аның иҗат лабораториясен өйрәнүдә искиткеч зур кыйммәткә ия булып тора. Әдипнең иҗат лабораториясенә мөрәҗәгать итү исә аның әдәби осталыгын өйрәнергә, шигъриятен тулырак күзалларга, иҗат эволюциясен нигезле ачарга, тулы тоемларга ярдәм итә: «Кат-кат төзәтәсең, күчерәсең, тагын үзгәртәсең һәм, ниһаять, инде тәмам төгәлләнде дигән нәтиҗәгә килгәч кенә, редакциягә тапшырасың. Журналда чыккач, ул инде укучылар милкенә әйләнеп, тагы да бер нечкә иләктән үтә. Укучылар кайчакта хатлар аша үз фикерләрен синең белән уртаклашалар. Арада бик уйланырга мәҗбүр итә торганнары да була. Шулай итеп, шигырьләр, китап булып чыкканга кадәр, иҗади мәктәп парталарыннан күчә-күчә, үзләре дә яхшыралар, шомаралар һәм авторга да үз сәләте югарылыгына күтәрелергә ярдәм итәләр», – дип ассызыклый шагыйрь үзе дә бу турыда. -
Сәхәр вакыты
Шигырь
