Журнал «Безнең мирас»: Новости https://beznenmiras.ru/rss/news.rss Mon, 26 Feb 2024 14:47:00 +0300 news/4296 Композитор Хөснулла (Хөснул) Вәлиуллинның тууына 110 ел https://beznenmiras.ru/news/ista/kompozitor-xosnulla-xosnul-valiullinnyn-tuuyna-110-el Композитор, Татарстан АССРның (1966) һәм РСФСРның (1974) атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1989) Хөснулла (Хөснул) Вәлиулла улы Вәлиуллин 1914 елның 28 февралендә Саба районындагы Байлар Сабасы авылында туган. Ул Казан музыка училищесын (1940, В.Виноградов сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (1950, Альберт Леман сыйныфы) тәмамлый. Хөснулла Вәлиуллин 1950-1951 нче елларда – Казан музыка училищесы укытучысы. 1968-1973 һәм 1978-1981 нче елларда – Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбият мөхәррире. Аның «Самат» операсы (Х.Вахит либреттосы) татар опера сәхнәсендә музыкаль театр өчен иң уңышлы, лирик-психологик рухтагы әсәрләрдән санала. Композитор Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Ерикәй, Х.Вахит, С.Хәким, Р.Фәйзуллин һ.б.ның шигырьләренә җыр һәм романслар яза. Хөснулла Вәлиуллин 1993 елның 24 сентябрендә вафат булды. Admin Истә, һаман да истә! Wed, 28 Feb 2024 10:26:00 +0300 news/4295 Һәркем үз китабын яза https://beznenmiras.ru/news/xater-sandygy/harkem-uz-kitabyn-iaza «Һәркем үз китабын яза», – дип әйтә торган иде безнең әни – «Нарат авылы» дигән китапның авторы Әрибә Мөхәммәткәрам кызы Айтуганова. Бу – гаять фәлсәфи гыйбарә, аның мәгънәсе бик тирән... Туры мәгънәсенә килсәк, безнең әни, үзенең «Нарат авылы» дигән китабын язып, халыкка тиңсез рухи мирас калдырып китте. Монысы – китапны күргән-укыган кешеләрнең фикере. Нурсөя Шәйдуллина Хәтер сандыгы Mon, 26 Feb 2024 14:47:00 +0300 news/4294 ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР https://beznenmiras.ru/news/doniada-suzem-kalyr/doniada-suzem-kalyr Урам малае кебек син, мәхәббәтем: Атлаган һәр адымыңда ватык кала. Иелсәм күз камаштырган пыялага, «Алтын ул!» – дип, бер көчлесе тартып ала. Эльс Гадел Дөньяда сүзем калыр... Fri, 23 Feb 2024 14:40:00 +0300