Журнал «Безнең мирас»

Пеласклар кемнәр иде?

Адилә Айда

 

Соңгы гасырларда үткәрелгән археологик тикшеренүләр, борынгы чор әдипләренең, аеруча, Һеродот фикерләренең дөреслеген дәлилли. Мөһим булмаган кайбер нечкәлекләрне исәпкә алмаганда, шул чор тарихчылары һәм шагыйрьләренең язмалары тарихи фактларга гаҗәп дәрәҗәдә туры килә. Гасырлар дәвамында легендар һәм уйдырма шәһәр буларак танылган Трояны «ачуы» белән Шлиман да Һомер «Илиада»сына көчле ышануын күрсәтә.

Шуңа да борынгы чыганаклар бүгенге тарихчылар өчен әле дә кыйммәтен югалтмый. Бигрәк тә Һеродот язмалары, аеруча, Иран тарихы һәм Мисыр гореф-гадәтләре карашыннан, гадәттә, Инҗил кебек кабул ителә. Шул ук вакытта искәрмә дә бар: Һеродот «Pelasgoi» (пеласк) хезмәтендә күчмә тормышларын яктырткан, гореф-гадәтләре хакында мәгълүмат биргән бу халыкны бүгенге тарихчылар, аеруча, латин теле галимнәре юк дип фаразлыйлар. Әйтерсең, үзара килешеп, бер сүздә торалар.

Хәзерге заманда Юнанстан тарихы да, тарихкача булган чор да пеласкларны искә алмыйча язылырга мөмкин. Алар хакында кайбер сүзлекләр һәм энциклопедияләрдә бер-ике юл гына мәгълүмат бар. 1968 елда Франция нәшриятында чыккан «Тарихи атлас» кебек зур хезмәттә «пеласк» сүзенең текстта да, искәрмәләрдә дә күренмәве бүгенге тарихчыларның карашын яхшы чагылдыра.

Луиджи Парети (Luigi Pareti. Le Origini degli Etruschi. Флоренция, 1926. Б.23), Массимо Паллотино (Massimo Pallotino. Etruscologia. Милан, 1968. Б.92-94), Италия энциклопедиясендә «пеласк» мәкаләсе авторы (Enciclopedia İtaliana. Рим, 1935. Т.25. Б.608-609.) кебекләрнең «пеласк» дигән халыкның тарихта булганын кире кагарга омтылуларын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар, борынгы язучыларны ахмаклар дип бәяләп, пеласклар хакында тузга язмаган нәрсә сөйлиләр, географик атамаларның охшаш булуына алданалар, ялгыш фикерләргә, мәгънәсез фаразларга һәм «юнаннарның махсус уйдырма»ларына корбан булып, «пеласклар мифы»н уйлап тапканнар, дип расларга омтылалар. Шул дәрәҗәдә салкын канлылык һәм фәнни объективлыктан ерак тору сәбәбен аңларга теләгән укучы бу сәер фикерләрнең төбенә мәкалә ахырында төшенер.

Ә хәзер, әйдәгез, бүгенге тарихчыларны читкә куеп, борынгы тарихчыларның фикерләрен аек акыл белән тикшерик. Тик чын тарихчыларга күчкәнче, Һомер чорындагы юнаннар өчен пеласклар нинди халык икәнлеген һәм «Илиада» авторының аларга нинди карашта булганлыгын яктыртуны файдалы дип саныйм.

Бөек шагыйрь әсәрнең икенче бүлегендә борынгы Аргос шәһәрен «пеласкларныкы» дип билгели (Illiade-Odysse. Париж, 1965. Б.127). Бу сүзне шәһәргә «пеласклар нигез салган» дип аңларга кирәк. Бераз соңрак, Һомер Троя сугышына килгән «Кораблар каталогы»нда «Лариса шәһәрендә яшәгән сөңгеле көчле пеласк кабиләләрен» дә искә ала. Белгәнебезчә, Лариса – Фессалия өлкәсендәге шәһәр.

«Илиада»ның унынчы бүлегендә «пеласк» сүзе түбәндәге вакыйгалардан соң искә алына: троялы гаскәр башлыгы каһарман Гектор Троя каршындагы юнан флотын ни хәлдә икәнен белер өчен Долон исемле берәүне карап кайтырга җибәрә. Юнаннар Долонны әсир төшерәләр һәм сорау алалар. Долон аларга, Троя союздашларын санаганда, пеласкларны да искә ала. Шуңа игътибар итәргә кирәк: әлеге сүз алдына «илаһи» сыйфатын өстәп әйтә. Монда пеласк юлбашчыларыннан берсенең илаһилар нәселеннән булуын билгеләү генә җитәрлек түгелдер.

XV бүлектә юнан каһарманы Ахиллес, дусты Патроклны сугышка озатканда, аның исән-сау зыян күрмичә кайтуы өчен дога кыла. Сез аның догасын кайсы илаһка табынып укуын теләр идегез? Җавап бирим: пеласкларның Баш тәңресенә, ягъни Трояның союздашлары, грекларның дошманнары булган пеласклар алласына... Моны ике юл белән аңлатырга мөмкин: йә ул чор юнаннары һәр өлкәдә пеласкларның өстенлеген кабул иткәннәр, йә юнаннарның мәшһүр каһарманы үзе пеласклар нәселеннән булган.

«Одиссея» поэмасында пеласкларның исеме Крит утравында яшәүче халыклар арасында урын ала. Монда да пеласклар «илаһи» дип сурәтләнә. Һомернең пеласкларга тирән соклануы сизелә.

Шуны да әйтергә кирәк: «Илиада»ның кулыбыздагы «Плеяде» басмасының искәрмә һәм тасвирламаларында кайбер каршылыклар бар. Мәсәлән, том ахырының күрсәткечендә «пеласклар» сүзенең төшенчәсе «Анадолуның бер кабиләсе» дип бирелә. «Одиссея»ның борынгы тарих белгече язган, ләкин имзасын куймаган кереш өлешендә шундый юллар бар: «Навсифойның Италиядән Схериягә кайтуын соңрак кайбер язучылар телгә алган вакыйгалар кысаларында карарга кирәк. Бу язучылар Италиягә киткән пеласкларның бер өлешен Эгей җирләренә кире кайткан дип билгели» (Illiade-Odysse. Париж, 1965. Б.808).

Ә хәзер Һеродот язмаларында пеласкларның теле, дине, күчмә тормышы ничек сурәтләнгәнен һ.б. карап үтик.

 

Тел

Һеродот язмаларында: «Тирреннардан югарырак Крестон шәһәрендә һәм, аеруча Чанаккалә бугазы тирәсендә, Плакьяс һәм Скилака шәһәрләрендә яшәүче пеласк халкының теленә игътибар итсәң, алар «варвар» (barbar) телендә сөйләшә иделәр», дигән юллар бар (Herodotus. Дж.Энох Пауэлл тәрҗемәсе. Оксфорд, 1949. Б.26). Һеродот чорында  «barbar» сүзе юнан телендә «юнанча түгел» дигәнне аңлата.

Һеродотның бу җөмләсе борынгы чор тикшеренүчеләре арасында бетмәс-төкәнмәс бәхәс тудыра һәм әлеге бәхәснең бүген дә тынганы юк. «Крестон шәһәре, чынлыкта, Кротон шәһәре түгелмени?» «Тирреннардан югары» гыйбарәсе Юнанстандагы тирреннарга карыймы, әллә Италиядәге тирреннарга, ягъни этрускларга кагыламы?» һ.б. Безне боларның берсе дә кызыксындырмый. Безне кызыксындырган нәрсә ул – пеласкларның юнанча булмаган башка бер телдә сөйләшүләре. Безгә мөһим булган тагын бер фикер – Һеродотның Крестондагы пеласклар белән Чанаккалә пеласкларының, ягъни төрле географик төбәкләрдә яшәүче бу ике төркемнең бер телдә сөйләшүен язды.

Тарихчы шулай ук, өченче төркем итеп, афиналы пеласкларны да искә ала. Алар пеласк нәселеннән булсалар да, юнаннар белән якын күршедә яшәгәнгә, юнанча сөйләшә башлаганнар. Әлеге төркемне тәшкил иткән пеласклар, Рим хакимлеге астына кергәч, латин телен кабул иткән дакиялеләр, ягъни румыниялеләрнең, йә булмаса төрки нәселдән булган, исемнәре дә төрки булуга карамастан, православие диненә күчеп, славянча сөйләшә башлаган болгарларның хәлен хәтерләтә.

 

Дин

Пеласкларның дине турында Һеродот болай ди: «Борынгы заманнарда пеласклар корбан чалу йоласында тәңреләргә дога кылганнар, ләкин алар бу тәңреләргә исем яки кушамат бирмәгәннәр». Шулай итеп, бик борынгы заманнарда пеласкларның дине анимизмның бер төре булган. Билгеле булганча, күп халыклар табигать көчләренә табынганнар һәм тәңреләренә «тау алласы», «урман алласы», «таң алласы», «төн рухы», «бусаганың сакчысы» кебек исемнәр такканнар. Римлыларның лар һәм пенатлары, гарәпләрнең җеннәре һәм Урта гасыр пәриләре кебек, пеласкларның да борынгы динендә ярым-тәңреләре дә булган дип уйларга мөмкин. Чынлыкта, Һеродот пеласкларның дини тарихына кагылышлы тагын бер чорны искә ала. Ул мисырлылар белән бәйләнешкә кергәннән соңгы чор. Һеродот болай ди: «...тик бераз соңрак, алар мисырлылардан тәңре исемнәрен белеп алдылар һәм алар Додонаның илаһи багучысыннан тәңре исемнәре хакындагы фикерен сораштылар... Багучы пеласкларга бу тәңреләрне үзләштерергә мөмкинлеген әйтте. Шул көннән башлап алар корбан чалу йоласында тәңреләрнең исемнәрен куллана башладылар һәм бераз соңрак юнаннар да, тәңре исемнәрен пеласклардан өйрәнеп, үзләренә алдылар.

 

Күченүләр

Һеродот әсәренең беренче бүлегендә Юнанстанда берсе юнанлы, икенчесе пеласк булган хәлдә, ике ыруг яшәве, беренчесенең ватаныннан һич аерылмавы, икенчесенең исә күчмә тормыш алып баруы бәян ителә. Әйе, пеласклар күчмә халык иде. Аларның бер өлешен генә карасак та, шуны әйтә алабыз: Самотраки утравында яшәгән пеласклар башта Аттикага күченеп киткәннәр. Соңрак аннан Химмәт тавының итәгенә барып җирләшкәннәр. Тагын да соңрак ул җирне дә ташлап киткәннәр. Аргонавтларның оныкларын Лемнос утравыннан куып җибәреп, шунда яши башлаганнар. Фәкать б.э.к. 510 елда афина гаскәр башлыгы Мильтиад Лемносны басып алганнан соң гына, әлеге утраудан китәргә мәҗбүр булалар. Пеласкларның заманына карата бик ерак өлкәләргә күченеп йөрүләреннән маҗарага юлыгудан читенсенмәүләре аңлашыла. Тарихта пеласклар Италиядә дә, Анадолуда да очрый. Һеродот Антандрос дигән шәһәрнең дә пеласкларныкы булуын әйтә.

 

Юнанстанның борынгы исеме

Һеродот хезмәтендә пеласклар хакында язылган иң мөһим мәгълүмат, һичшиксез, бер хатын-кызның, әсир төшеп, сатылуы турындагы җөмләдә урын ала. Һеродот ул вакытта «Юнанстан» (Grekya) дип танылган өлкәнең элекке атамасы «Пеласгия» булган дип яза (Herodotus. Дж. Энох Пауэлл тәрҗемәсе. Оксфорд, 1949. Б.136). Әлеге җөмләсе безгә ошбу нәтиҗәләрне чыгарырга мөмкинлек бирә:

1) пеласклар – Юнанстанның беренче кешеләре һәм хуҗалары;

2) пеласклар өлешләп-өлешләп бөтен Юнанстанны биләгәннәр;

3) Һеродот Юнанстанның борынгы исеме «Пеласгия» дип язганга, бу атаманың ул вакытта һәркемгә билгеле булуы аңлашыла.

 

Пеласкларның юнаннарга йогынтысы

Алданрак юнаннарның кайбер тәңре исемнәрен пеласклардан алуын күрдек (пеласклар үзләре дә мисырлылардан алган иде). Һеродот, аеруча,  юнан мифологиясенең Гесиод һәм Һомер тарафыннан, пеласк тәңреләреннән файдаланып, барлыкка китерелгәнен сөйли (Herodotus. Дж. Энох Пауэлл тәрҗемәсе. Оксфорд, 1949. Б.135).

Пеласкларның диндә генә түгел, төзү-архитектура юнәлешендә дә юнаннарга остаз һәм юл күрсәтүче булулары билгеле. Һеродот, хезмәтенең алтынчы бүлегендә тарихчы Гекатейга сылтама биреп, афиналыларның, Акрополь тирәсен дивар белән әйләндереп алырга ярдәм сорап, пеласкларга мөрәҗәгать итүләре хакында яза. Пеласклар нык дивар төзиләр, аның «Пеларглар корылмасы» («Пеласгикон дивары») буларак танылган бер өлешен бүген дә туристлар барып күрә ала.

Һеродот сүзләренчә, юнаннарның бөек халык булып җитлегүендә пеласкларның роле зур. Тарихчы юнаннарның, чынлыкта, «зәгыйфь милләт» булуын, аларның бары тик «варвар» (barbar) халыклар һәм «пеласклар белән аралашып кына бөек милләт булып җитешү»ләрен белдерә.

Һеродоттан соңгы тарихчыларның хезмәтләрендә игътибарны җәлеп иткән фикер ачыктан-ачык та, читләтеп тә пеласкларны һәм этрускларны бер үк милләт дип санауларында. Алар төрле атамаларның булуын күчмә тормыш рәвеше белән бәйләп аңлаталар.

Мәсәлән, Гелланик сүзләренә караганда, пеласклар Италиядә җирләшкәннән соң, тиррен (этруск) атамасын алалар. Лесбослы Мурсили фикеренчә, тирреннар ватаннарыннан аерылып киткәч, пеласк исемен йөртә башлыйлар (Noel des Vergers. L'Etrurie et les Etrusques. Париж, 1862. Б.109). Гекатей билгеләп үткәнчә, Враврона шәһәрендә афиналы хатын-кызларны урлап китүчеләр пеласклар, ә Филохор фикеренчә, тирреннар булган (Pauly-Wissowa. Realencyclopadie der klassischen Al tertums wiss ens chaft. Штутгард, 1948. Б.1910). Шуңа күрә Аристофан, Софокл кебек язучылар «пеласк-тирреннар» рәвешендә кушма исем куллану тагын да җайлырак дип санаганнар (Scullard H.H. The Etruscan cities and Rome. Лондон, 1967. Б.35). Боларның барысы да юнаннарның пеласклар белән тирреннарның, ягъни этрускларның бер телдә сөйләшкәнен һәм гореф-гадәтләренең дә бер булуын  ап-ачык күрүләре нәтиҗәсе булмыйча, тагын ни булырга мөмкин? Бердәнбер дөрес аңлатма шушыдыр.

Кайберәүләрнең пеласкларга булган аллергиясенең сәбәбен укучы аңлый башлагандыр, дип уйлыйм. Пеласклар – тиррен, ә тирреннар пеласк булгач, этрускларның Италиядән чыккан җирле халык икәнлегенә бар дөньяны ышандырырга омтылган этрускологларның хәлен аңлагыз! Аларның пеласк дигән халыкның бервакытта да булмаганын раслаудан башка чаралары бармы?!.

 

Дәвамы бар

 

Төрекчәдән Алия Мөбарәкшина тәрҗемәсе

 

Рәсемнәрдә:

 

Борынгы юнан шагыйре Һомер

Борынгы юнан тарихчысы һәм фәлсәфәче Һеродот

 

 

 

Мәкалә «Беллетен» журналының 1982 елгы июль санында басылган. Ул «Төркиләрнең борынгы бабалары» китабында кушымта өлешендә урын алган.

 

 

«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.4-8.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру