КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Егерме беренче тәрбия
Бер адәм гомерендә ничә мәртәбә тәүбә кыйлды, һаман тәүбәсен сындырды. Аксакаллардан берәүгә моны шикаять кыйлды: «Тәүбәмне тота алмыймын, гаҗизмен», – диде. Ул аксакал әйтте: «Мин шуйлә гөман кыйламын ки: син күп ашарга гадәтләнгәнсең, нәфесне җиңмәк – бик читен эштер. Син нәфесне тәрбия кыйлсаң, ул сине шуйлә зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар (егар, юкка чыгарыр)», – диде.
Бәс, әй угыл, нәфесең симергән саен, ул сине һәлакәткә тартыр, Дөньяда баһадир шул кешедер ки – (кем) нәфесен җиңәр.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА