Онытылмас мизгелләр
Онытылмас мизгелләр
Казанның Бауман урамыннан үткәндә, ирексездән, караш элек Язучылар берлеге булган бинага – элеккеге Тукай клубы урнашкан катка төбәлә дә, күпме хатирәләр яңара...
Өлкән буын белән истәлекле, кызыклы мизгелләрне искә төшерик әле – яшьләр шундый мәдәни үзәктә чын иҗади мохитнең шау-гөр килүен белеп калсын.
Клубта күренекле шәхесләр, төрле иҗат коллективлары белән очрашулар үзенчәлекле һәм мәгънәле итеп оештырыла иде. Бу юлы мин «Әдәби ел йомгаклары»нда төшерелгән фотосурәтләрне тәкъдим итәм.
1 фото. Гадәттә, залга җыелганнарны җитди караш белән Тукай (бюсты) каршы ала иде. Рәсемдә: Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов һәм шагыйрь Равил Фәйзуллин
2 фото. Сәхнә түрендәге Ленин да (портреты) залдагыларга үзенең җитди карашын юнәлтеп торыр иде. Президиумдагылар да, залдагылар да Геннадий Паушкин сөйләгәнне дикъкать белән тыңлый.
3 нче фото. Тукай (бюсты) залдагыларга (бигрәк тә Атилла Расих белән Нури Арсланга) текәлеп карады. Сулда – Альберт Хәсәнов
4 нче фото. Президиумдагыларга (Сибгат Хәким белән Гариф Ахуновка) исә Тукай (бюсты), нигәдер, кырын карап алгалаган төсле тоелды...
5 нче фото.
Тәнәфестә язучыларның үзара аралашканнарын кызыксынып күзәтә идем. Рәсемдә: язучы Габдерахман Минский (сулда) белән әдәбият белгече Хәмит Ярми
6 нчы фото.
Чараларда, күренекле әдипләр белән бергә, республика җитәкчеләре дә катнашты. Рәсемдә: Гариф Ахунов һәм өлкә комитетыннан килгән җитәкче
7 нче фото.
Сөйләшү никадәр җитди булмасын, залдагыларның да (сулдан – Габдерахман Минский, Хәй Вахит, Хәмит Ярми, Рафаэль Мостафин)...
8 нче фото.
...президиумдагыларның (Гариф Ахунов белән җитәкче иптәшнең) да рәхәтләнеп көлгән чаклары күп булды.
«Безнең мирас». – 2024. – №10. – Б.100-101.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА