КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Егерме икенче тәрбия
Китаб-әт-тәрбия Егерме икенче тәрбия -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Бер адәм гомерендә ничә мәртәбә тәүбә кыйлды, һаман тәүбәсен сындырды. Аксакаллардан берәүгә моны шикаять кыйлды: «Тәүбәмне тота алмыймын, гаҗизмен», – диде. Ул аксакал әйтте: «Мин шуйлә гөман кыйламын ки: син күп ашарга гадәтләнгәнсең, нәфесне җиңмәк – бик читен эштер. Син нәфесне тәрбия кыйлсаң, ул сине шуйлә зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар (егар, юкка чыгарыр)», – диде. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Шәех Сәгъди сөйләгән икән: бер сәфәремез вакытында, ялда, төн урталарында уянып китсәм, ни күзем белән күрим: бер юлдашыбыз бер читтәрәк, җырлапелап, шигырьләр әйтеп, күзен дә йоммастан төнне уздырды. «Бу ни хәл тагы?!» – дип сорадым. Әйтте: «Былбылларны күрдем: куактан куакка очып, аһ-зар кылалар. Киекләр таулардан әрнүле авазлар салалар. Бакалар суда иңриләр. Төрле җанварларның шаушуыннан урманнар гөрләп тора. Шундый фикергә килдем: барлык җан ияләре – киекләр, кошлар, йокламастан, зекер-тәсбих әйткән бер вакытта, минем изрәп йоклап ятуым аңкаулык* булмасмы?» – диде. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Хикәят кыйлынмыштыр ки: бер дәрвиш кичендә бик күп тәгам ашап, сәхәргә кадәр бертуктаусыз намаз укый, имеш, диделәр. Моны бер гакыл иясе ишетеп әйтте: «Әгәр, бичара, ярты кадак икмәк ашап ятып йокласа, күп артык булыр иде». Әй угыл, корсакны күп тутырмак файдага түгелдер. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Искәндәр Румидан (Александр Македонскийдан. – Ред.) сорадылар: «Мәшрикъ вә Мәгъриб (Көнчыгыш һәм Көнбатыш) илләрен ничек итеп алдың? Элкеге падишаһлар никадәр гаскәр вә акча, вә хәзинә түгеп тә алалмаганнар иде», – диделәр. Искәндәр әйтте: «Һәр мәмләкәтне алдым, халкын рәнҗетмәдем. Вә элгәре падишаһларны изгелектән гайре нәрсә белән зекер кыйлмадым», – диде. Әй угыл, имде күрдең, ниндәен тәрбияле кешеләр бар, имеш. Хилем (юашлык) вә йомшак сүзле булырга тиеш: гәрчә дошманың булса да, изгелектән гайре зекер кыйлмагайсән. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Тугызынчы тәрбия Нуширван падишаһ сараенда бер гөруһ хакимнәр бер мәслихәт хосусында сөйләшеп утырырлар иде. Ул мәҗлестә Бөзәрҗөмһөр бар иде. Әмма ул, һич сүз дәшмәенчә, сөкүт кыйлып утырыр иде. Әйттеләр: «Йә Бөзәрҗөмһөр, син бу хосуста безнең сүземезгә бер дә катышмайсән», – диделәр. Бөзәрҗөмһөр әйтте: «Вәзирләр – табиблардыр: авыру түгел кешегә дару бирмәйләр. Мин күрәмен ки, сезнең фикерегез растыр, бу тәкъдирдә минем катышуымның хикмәте бер дә юктыр», – диде. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Ике туган бар иде. Бере падишаһ хезмәтендә булып гомер кичерер иде. Бере үзенең кул көче белән табыш итеп тереклек кыйлыр иде. Бервакытны падишаһ хезмәтендәге бай туганы әйтте: «Әй туганым, ник падишаһ хезмәтенә кермәйсән? Таки каты хезмәтләрдән котылыр идең», – диде. Ул туганы әйтте: «Син ник кул көче белән тереклек кылмайсән? Таки хезмәт хурлыгыннан вә кимсетелүдән котылыр идең. Хакимнәр әйткәннәрдер ки: үз икмәгеңне ашап өеңдә утыруың кеше хезмәтендә алтын кәмәр баглавыңнан артыграктыр...» -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Бер падишаһ углының атасыннан калган күп хәзинәсе бар иде. Киң күңеллелек вә җумартлык кулын ачты вә үзенең гаскәр халкына вә үз дәүләте кешеләренә ниһаятьсез хәзинәләр түкте. Бервакытны бер ахырын уйламаучы киңәшчесе нәсыйхәт әйтте: «Әй шаһзадә, элкеге падишаһлар бу хәзинәне иҗтиһад белән хасил иткәннәрдер вә бер мәслихәт өчен әзерләгәннәрдер. Син азрак кысыбрак тот, вакыйгалар алдадыр, хәзинәнең хаҗәт вакыты килер», – диде. Шаһзадә аның мәслихәтен мәгъкуль күрмәде. «Ни була, ашармын, эчәрмен, бирермен, мин ул хәзинәгә каравылчы булганым юк», – диде. Әй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Бер падишаһ диңгездә бер көймәдә сәфәр кыйлганда күрде: бер егет бар, аслан, моңарчы көймәгә утырганы юк вә көймәнең мәшәкатен күргәне юк, имеш. Куркып егълап утырыр, дер-дер калтырар. Никадәр җуатып карадылар, егълаудан һәнүз туктамый. Падишаһ дәхи хавфа булды. Анда бер хәким бар иде, әйтте: «Әй әфәнделәр, әгәр боерсаңыз, мин бер хәйлә кыйлаем: шаять, сабыр итәр», – диде. Бәс, хәким әмер итте. Бу егетне бәйләп дәрьяга аттылар, бер-ике мәртәбә чумдырып, янә көймәгә алдылар. Бу егет, үлемнән терелеп кайткан кебек хәйран булып, бер дә дәшмәенчә утырды, күңеле карар тапты. Падишаһ моны бик тәхсин кыйлып, хәкимгә әйтте: «Йә хәким, монда ни хикмәт бардыр?» Хәким әйтте: «Ул егет әүвәл көймәнең мәшәкатен вә су сәфәрен күргәне юк, янә суга батуны белгәне юк вә көймәдә сәламәт йөрүнең кадерен белгәне юк», – диде. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Олуглардан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: «Әй остазе камил, ошбу баланы тәрбияле кыйл вә укыт ки, галим вә гакыйл булсын», – диде. Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды вә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: «Бу бала һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне дивана кыйлды», – диде...