Журнал «Безнең мирас»

Төрек журналында – Фаил Шәфигуллин

Күренекле талант иясе, шагыйрь, прозаик, юморист Фаил Шәфигуллинның арабыздан китүенә инде 30 елдан артык вакыт үтте, әмма исеме дә, иҗаты да онытылмый.

 

Шушы арада «Төрек дөньясы: тарих вә мәдәният» журналында (2024 ел, август) Фаил Шәфигуллинның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан киң колачлы мәкалә дөнья күрде. «Казан татар әдәбиятының юмор остасы, шагыйрь, публицист: Фаил Шәфигуллин» исемле мәкалә әдипнең 85 еллыгына багышланган, авторы – ватандашыбыз, бүгенге көндә Әнкарада яшәп иҗат итүче галимә Роза Корбан.

 

Мәкаләдә Фаил Шәфигуллинның туган ягы, 800 еллык тарихы булган Карашәм авылы образы һәм гаиләдән килгән китап-әдәп тәрбиясе; Россиянең меңнәрчә километрлык географиясен: Коми урманнарын, Казакъстан далаларын, Ерак Көнчыгыш диңгезләрен үз эченә алган хезмәт эшчәнлеге җентекле яктыртылган. Юмор, шигърият, балалар әдәбияты үсешенә керткән өлешен аңлатканда исә, автор Хәсән Туфан, Нури Арслан, Нурихан Фәттах, Равил Рахмани, Рәис Даутов, Зөлфәт, Резеда Ганиева, Назыйм Ханзафаров кебек танылган әдип-галимнәребезнең истәлекләренә, әдәби тәнкыйть материалларына таянып эш иткән.

 

Юморист-язучының татар вакытлы матбугаты өлкәсендәге, бигрәк тә «Чаян» журналындагы эшчәнлеге, Язучылар берлеге каршында үз тырышлыгы белән оештырган һәм чыгарып килгән «Тынгысыз каләм» дивар газетасы, «Идел» альманахы тарихы аерым кызыксыну уята. Фаил Шәфигуллинның мирасын саклау өчен хатыны шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның зур тырышлыгы, кызы Раушания Шәфигуллинаның әтисе иҗатына багышлап язган диссертациясе, Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан музей булмәсе турындагы мәгълүмат та читтә калмаган. Язма күпсанлы фотосурәтләр белән тулыландырылган – алар барысы да инде хәзер тарихи фотокадрлар, узган гасырның бер ядкяре. 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №10. – Б.67.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру