Журнал «Безнең мирас»

Исхак Казаков бакчачылык турында

Исхак Казаков бакчачылык турында

1921-1923 нче елларда ТАССР ҮБК Президиумы һәм ХКС рәисе урынбасары, бер үк вакытта Идел буендагы ачларга ярдәм оештыру комиссиясе рәисе урынбасары Исхак Мостафа улы Казаков (1877-1939) Татарстанда һәм татар халкы арасында бакчачылык турында кайбер хезмәтләр язып калдырган шәхес. Игътибарыгызга аның хезмәтләреннән өзекләр тәкъдим итәбез.

 

***

Җимеш җитештерү эшләре Урта Идел буеның Казан төбәгендә иң күп алга киткән. Ул бөтен Русиядә Кырым, Малорусия һәм Бессарабиядән кала иң беренче урыннарның берсендә тора. Монда кәсеп өчен әһәмияте булган бакчалар бик күп. Алма һәм җиләк бакчалары Казан төбәгенең һәр җиренә җәелгән. Анда 5-7 мең төп алмагачлы бакчалар бар. Казанның Җир эшләре фермасы (хәзер авыл хуҗалыгы институты) бакчаларында бакчачылар өчен яшь җимеш агачлары җитештерелә. Бөтен Русиядә мәшһүр булган “Антоновка” алмалары (бу алма Казан янында Антоновка авылында җитешә) турында да онытырга ярамый. Гомумән караганда, Казан төбәгендә чит мәмләкәт әдәбиятында да мәгълүм булып җитмәгән 60 сортлап алма җитешә. (Мәсәлән, Гагарин имениесендә[1]). Казанның алмалары ел саен йөз мең потлап бөтен Русиягә тарала. Анда ел саен 4 миллион потлап алма җитешә.

«Казан – Чулман-Идел төбәгенең мәркәзе» (1923)

 

 

***

Татарстанда Иделнең уң як яры буенда бакчачылык кәсебе яхшы ук алга киткән, бу җирләр Советлар Союзында җимеш җитештерүче районнарның зурларыннан саналалар.

Бакчачылык эше Татарстанда башлыча ике кантонда – Тәтеш һәм Зөя кантоннарында – 2896 дисәтинә. Тәтештә Татарстандагы бакчаларның (70335 дисәтинә) 80 проценты урнашкан. Монда шуны да әйтеп китик: Татарстандагы бакчаларның 634 дисәтинәсе совхозлар кулында.

Татарстанның башка кантоннарында бакчачылык бик түбән урында тора. Мәсәлән, Спас һәм Алабуга кантоннарында бакчалар бөтен Татарстандагы бакчаларның фәкать 5 проценты, Лаеш кантонында бер процент чамасында гына хисаплана. Минзәлә һәм Бөгелмә кантоннарында булса, климат каты булу аркасында, җимеш бакчалары бөтенләй юк дияргә мөмкиндер.

Бу бакчалар сугышка кадәр һәр ел 3 миллион потка кадәр һәртөрле җимеш биргәннәр. Бу җимешләрнең чама белән өчтән бер өлеше җирле халык тарафыннан ашалган. Ә калганы (2 миллион пот чамасы) читкә чыгарылган. Татарстанда җитешкән бу җимешләр Кама суының югары ягына, күбесенчә Пермь каласына озатылып, аннан тимер юлы белән Свердловски (Екатеринбург) һәм Чиләбе шәһәрләре аркылы ерак Себергә кадәр җибәрелеп торган.

Татарстанда җитешкән алмалар яхшылык һәм чыдамлылык ягыннан мактаулы булалар. Татарстан алмасы базарлыклы, чыдамлы була, аны ерак җирләргә җибәрү мөмкин һәм ул озак вакытлар бозылмый саклана ала. Мондый алмалардан әнис, антоновка кебекләрне күрсәтергә мөмкин. (Сүз җае белән монда шуны да әйтеп китик: тазалыгы белән данлыклы антоновка исемле алманың төп чыккан җире – Казаннан 50 чакрым түбәндәрәк Антоновка исемендәге авыл.) Татарстанда крәстияннәрнең алма бакчаларындагы агачларның дүрттән өч өлеше билгеле булган яхшы алмагачлар булып, аларның яртысыннан күбрәге диярлек әнис алмагачыннан гыйбарәт.

Татарстан җимеш бакчаларында күбрәк алмагачлар үстерүгә әһәмият бирелә. Алмагачы бакчадагы бөтен җимеш агачларының 95 проценты кадәр була. Аннан кала күп үстерелә торган агачлардан чия һәм караҗимеш (слива) агачлары (3 процент), груша (0,5 процент чамасы) үстерелә. Яуропа сугышы һәм Гражданнар сугышы нәтиҗәсендә, Татарстанда бакчачылык эше яхшы ук зәгыйфьләнде. Бер дисәтинә бакчаның биргән файдасы элек тә 300 сум чамасында булып, хәзер ул 75 сумга кадәр кимегән.

Бакчачылыкны күтәрүгә Татарстан хөкүмәте нык әһәмият бирә. Татарстан җир эшләре халык комиссариаты тарафыннан керәстиян бакчаларының техника ягы тикшерелә. Шушы вакытка кадәр 672 бакчага тикшерү ясалып, тикшерүдән шушы нәрсәләр беленде: керәстиәннәрнең бакча караулары фәнни яктан бик түбән, бакчачылык техникасы начар, файдалы, яхшы сорт алмагачлар утырту өчен материалларны кирәксенү зур. Шуның өстенә, керестияннәрнең бакчадан файда итүләре аларның бакчаларында җитештерелә торган җиләк-җимешләрнең файдалы юллар белән сатылуына багланган. Шуңа күрә Татарстанның бакчачылыгын алга җибәрү өчен бер чара кирәк. Татарстан җир эшләре халык комиссариаты Татарстанда бакчачылык кәсебен күтәрү чараларына кереште. Электә булып килгән җимеш агачлары үрчеткечләре ясауның (үренте агачлар түтәле) чараларын күрә, аларга ярдәм итә. Татарстанда андый җимеш агачлары үрчеткечләр хәзер күп кенә җирдә бар.

«Татарстан байлыгы», (1927)

 

[1] Хәзерге Кама Тамагының Тәмте (Теньки) авылындагы кенәз Гагариннар утары.

 

«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.26-27.

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру