Журнал «Безнең мирас»

Татар гаме рубрикасы буенча яңалыклар

  • Акъәни-мөгаллимә

    Укучыларының бәрәкәтле язмышына йогынты ясап, аларның рухи үсешенә, калебенә туры килгән һөнәрне сайларга юл күрсәткән затлы мөгаллимнәр була. Әлфия Салих кызы Җиһангәрәева шундый зыялы, тирән гыйлемле мөгаллимәләрнең берсе. Әлфия апа минем өчен – гомерлек укытучым. Чын укытучының өлгесе бармы, дисәләр, Әлфия апаны күрсәтер идем. Әлфия апаның укучысы булу – аның баласы булу дигән сүз. Гаҗәеп итагатьле, тыйнак, җылы карашлы Әлфия апа гел янәшә була белә, кайгыртып яши, аңа сер сыя. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы безгә яңа әсәрләрне «Роман-газета»дан укыта, гамьсезлегебезне беркайчан да гаепләми, аңларга тырыша иде. Әлфия апа тумышы белән Иж-Бубыйныкы түгел, әмма мәктәпкә ул зыялылык үрнәге булып килеп керде. Онытылуга дучар ителгән Бубый мәдрәсәсенең рухы шушы тарихны тергезерлек угыл үстерәчәк АНАны эзләдеме икән әллә?!
  • Раузил Хаҗиев: «Кеше гомер буе туган җиренә бурычлы!»

    Кызганыч, миңа әби-бабай белән үсү бәхете насыйп булмады. Зөләйха исемле әбием генә бераз истә. Әти ягыннан бабайларым Яңа Акхуҗа авылыннан. Авылның әүвәлге исеме – Шөшле. Моны авыл эченнән агучы елганың шөшлегә охшаш булуы белән аңлаталар. Әнием исә Яңа Бәзәкә авылыннан. Анда минем бабам Госсаметдин мулла булган. Аларның нигезенә кечкенә мәчет салып куйдылар. Әни, туган нигезендәге әлеге мәчетне күреп, шатланып, бакый дөньяга күчте. Аларның гаиләсе заманында репрессиягә дә дучар була. Монысы – аерым һәм катлаулы тарихы.
  • Нәсел-кавем егәре ата-ана кулында!

    Безнең әтине – Расил Хәнәфи улы Гайнуллинны Әгерҗедә белмәгән кеше бик сирәк. Әтине тынгысыз җанлы гаилә башлыгы, алты баласы өчен җан атып торучы шәхес, оста биюче булуы өчен һәркем үз итә.
  • Ирек Закиров: «Онытылган шәхесләребезнең мирасын барлау – изге бурычыбыз»

    Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, «Татагропромстрой»ның генераль директоры, «Буа якташлык җәмгыяте» президенты Ирек Мөнир улы Закиров
  • «Уңышларыбыз мактанырлык»

    Быел мәшһүр җырчыбыз, күренекле якташыбыз Илһам Шакировның тууына 90 ел. Февраль аенда Сарманда мәшһүр җырчының иҗатына багышланган «Илһам чишмәсе» V төбәкара җыр бәйгесе югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәм.
  • Котлы еллар ядкяре

    Данлыклы Хөррият стеласы. Яисә Түбән Каманың Җәмигъ мәчете. Яисә Чаллыдагы Сөембикә проспекты. Шулар кебек үк, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу да минем өчен, беренче чиратта, милли күтәрелеш, кыска гомерле мөстәкыйльлек чорыбызның тере символы.
  • Чүпрәле районы – һөнәрчелек асылташы

    Бер көндә районның бар матурлыгын һәм үзенчәлеген, халкының уңган-булганлыгын күрсәтергә кирәк. Татарстан башкаласында ел саен, нәкъ шундый идея белән республиканың иң яхшы районын сайлау буенча бәйге уза. Аның кысаларында быел да Чүпрәленең талантлы һәм булдыклы кул осталары һәм артистлары бер урында җыелды. Безгә исә эшләре белән танышу бәхете татыды.
  • Дамир Ишкинеев: «Нурлат – мөмкинлекләр шәһәре»

    Әти-әнием – Аксубай районындагы борынгы тарихлы Шәрбән авылыннан. Әти гомер буе төзүче – ПМК начальнигы, МСО рәисе булып эшләде. Татарстанның атказанган төзүчесе ул. Әни – балалар бакчасы тәрбиячесе-педагог. Әтием ягыннан бабайларым муллалар булган. Ә әниемнең нәселе мәшһүр Беляевларга барып тоташа.
  • Затлы юмор остасы иде

    Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының ижат кичәләрен уздырулар, мәрхүм язучыларыбызны искә алулар, әдәбият тарихыбызны барлаулар тагын да активлашты. Әдипләребезнең әсәрләре тупланган китаплар рус, әзербайҗан, казакъ, төрек телләрендә дөнья күрде. Бу күркәм гамәлләр киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Җитәкчеләргә сүзе үтә торган, алар алдында дәрәҗәсе булган Берлек рәисенең дә әлеге чараларны оештыруда өлеше зур. Нәрсәгә генә тотынсаң да, барысы да финанслауга килеп терәлә бит...
  • Хәлил Алапанов: «Беренче максат – туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау»

    Барда районы оешуга быел 100 ел тулды. 1924 елның 27 февралендә барлыкка килгән ул. Шунлыктан, район күләмендә нинди генә чаралар һәм төзелешләр алып барылмасын, аларның барысы да әлеге зур юбилейга багышлана. Бөтенроссия Авыл Сабан туеның да биредә узуы очраклы күренеш түгел. Әлеге вакыйгалар уңаеннан районда инфраструктура төзекләндерелә, яңа биналар кулланылышка тапшырыла.
  • Татарстанның көньяк капкасы

    Республикабызның кояшлы ягында, Самара һәм Ульяновск өлкәләре күршесендә урнашкан Нурлат шәһәрен шулай дип тә зурлыйлар. Дөрестән дә, биредәге шактый зур тимер юл станциясе һәркемгә мәгълүм: татар иленә ул тарафтан килүче кунаклар да сәфәрне иң әүвәл нәкъ менә Нурлат җиреннән башлыйлар ич. Тарихы да әлеге тимер юлга турыдан-туры бәйләнешле аның. Гомумән, каланың үсеш юлы баскычлары болай: станция, поселок, эшчеләр бистәсе, район буйсынуындагы шәһәр.
  • Арчаларга бардым әле...

    Мин Чапшар сигезьеллык мәктәбендә укып йөргән 1968-1972 нче елларда Арча районының Сеҗе авылы мәктәбеннән Вакыйф Нуриев дигән укучының «Яшь Ленинчы» газетасында һәм «Ялкын» журналында гел рәсемнәре басыла иде. Тора-бара Вакыйф язучы булып китте. Яшьрәк чагында мин, аңа дусларча рәсем-шарж ясап, «Ватаным Татарстан» газетасында бастырдым. Ниндидер очрашуга баргач, аны бер район җитәкчесе әле минем рәсем буенча танып та алган. Бу турыда Вакыйф үзе сөйләгән иде.
  • Мунчәли укуларыннан фоторепортаж

    17 август көнне Чүпрәле районының Мунчәли авылында регионара рухи, милли-мәдәни, дини җыен – XVII «Мунчәли укулары» узды. Чарада мәшһүр дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Быелгы җыен гаиләдәге рухи-мәдәни мирасны, гореф-гадәтләрне һәм хәләл яшәү рәвешен саклауга багышланган иде.
    🏷 Admin
  • Мөнир Вәлиев: «Әтрәчтә дәүләт өчен акча сукканнар»

    – 1990 нчы еллар – илнең таркалып бара, гореф-гадәтләр онытыла, бер үк вакытта ислам диненең яңа тамыр ныгыта башлаган вакыты. Шул чакта авыл мулласы Ислам абый һәм аның хатыны белән киңәшеп сөйләштек тә борынгы бабайлардан мирас булып калган урыннарны, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау, тарихыбызны искә төшерү өчен бер мәйдан итәргә теләдек. Эшне тар даирәдә генә – үзебезнең Кече һәм Олы Әтрәч кешеләре катнашында башлап җибәрдек, аннары Алабирде халкы да тартыла башлады. Әлеге күркәм бәйрәм 2006 елга чаклы «Шәфкать шәриф» дип йөртелә торган иде. Ни өчен шулай атадык? Чөнки ул халыктан, үзебездән җыелган иганә һәм сәдака акчасына оештырылып килде. Бу изге урынга җыелып, мәрхүмнәр рухына дога кыла, ә аннары чәй-аш мәҗлесе үткәрә торган идек.
    🏷 Admin
  • Табышлар һәм ачышлар

    Безнең Бикнарат кешеләре үзләренең атаклы Апанаевлар белән “авылдашлар” икәнлеген күптән белә иде инде. Мин дә авыл кырыеннан аккан Ашыт елгасы буенда Апанаевларның шәһәр чите йортлары булганлыгын һәм аларның төгәл урынын белә идем. Ашытның атаклы Илләт елгасына кушылган урыныннан ерак түгел урында шулай ук Хәсән дигән байның (Хәсәнбай) су тегермәне булганлыгы да мәгълүм иде. Ләкин бу моңарчы телдән телгә күчеп йөргән риваять кебек кенә кабул ителә иде.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру