Журнал турында
Халкыбызның ерак гасырларга барып тоташкан бәяләп бетергесез бай тарихи үткәне, тирән тамырлы әдәбияты, мәдәни җәүһәрләре – милли мирасы бар.«Безнең мирас» журналы битләрендә ерак гасырлардан сакланып килгән тарихи, дини-иҗтимагый хезмәтләргә, борынгы һәм хәзерге заман әдәбияты үрнәкләренә, сәнгать әсәрләренә бәйле мәгълүматларга киң урын бирелә,чорыбызның мөһим вакыйгалары, әдәбият, сәнгать яңалыклары яктыртылып барыла.
***
«Безнең мирас» журналы оешуга 25 ел тулу уңаеннан булып узган «Без — мираслы халык» исемле әдәби-музыкаль кичәнең «Татарстан дулкынында» исемле тапшыруга әзерләнгән аудиоязмасы. Кичәне Айсылу Лерон белән Фәнис Җиһанша алып бара.