Тарихи мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сергей Аверкиев: Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы
Татар халкының урыс халкына тәэсире XV гасырда казаклар (казачество) барлыкка килүдә дә чагылыш таба: азат кешеләр, урыс кенәзләре хакимиятеннән көньяк чикләргә качып, анда игенчелектән гайре эшләр, шул исәптән, күршедәге чит илләргә һәм урыс җирләренә басып керү белән шөгыльләнә башлый. -
Габделлатыйф хан
Габделлатыйф хан (1475-1517) – Казан ханлыгының сигезенче идарәчесе. Ул 1497 елның апреленнән алып 1502 елга кадәр хакимлек иткән. -
Шанлы татар дәүләтенең икътисад һәм мәдәният үзәкләре
Алтын Урданың башкалалары Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркәдән тыш, һөнәр, сәүдә, мәдәният үзәкләре вазифасын үтәгән башка шәһәрләр дә күп булган. Андыйлар аеруча Идел буе һәм аның тирә-юне белән бәйле. -
Удмуртиядәге үзенчәлекле авыл
Удмуртия территориясендә урнашкан Кистем авылы тарихы үзенчәлекле. Чөнки биредә яшәүче татарларның бик күбе Касимов фамилиясен йөртә. Шушы авыл тарихын без мәчет имам-хатыйбы һәм Удмуртия Республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир КАСИМОВ белән барладык. -
Архивта – Олимпиада алтыннары тарихы
1976 елның июлендә СССР спорты тарихында күренекле вакыйга була – Канаданың Монреаль шәһәрендә узган XXI Олимпия уеннарында фехтование буенча команда беренчелегендә хатын-кызлар командасы составында Валентина Никонова, Ольга Князева һәм Наилә Гыйләҗева алтын медальләр яулый. -
Адилә Айда: Этрурларның мирасы
Римга нигез салган, шәһәрне үстергән, уңышка ирештергән этрур патшалары тәхеттән киткәч тә, этрурларның тәэсире гасырлар буе дәвам итә. Ул чорда, этрурлар белән бергә, латин балалары да этрур мәктәпләрендә укыйлар. 500 елдан соң бу турыда Тит Ливий болай дип яза: «Хәзерге яшьләр юнан телен өйрәнгән кебек, ул заманда Рим яшьләре этрурча укырга, язарга омтылалар. -
Халык алдында йөзебез якты
Кадерле дуслар, бүген Татарстан радиосының тагын бер туган көнен билгеләп үтәбез. 1927 елның 7 ноябрендә эфирда беренче тапкыр татар телендә тапшыру яңгырый, һәм шул вакыттан бирле безнең һәр көнебез «Казан сөйли!» дигән канатлы сүзләр белән башланып китә. -
Изге җан... (Гариф Ахунов ядкаре)
Агымдагы елның 18 сентябрендә күренекле сүз остасы, Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, прозаик, публицист Гариф Ахунҗан улы Ахуновның тууына 100 ел тулды. Шул көнне язылган мәкаләмне укучыларга тәкъдим итәм. -
Композитор Александр Ключаревның архив фонды тулыланачак
ТР Дәүләт архивында композитор Александр Ключаревның шәхси фонды кулъязмалары белән тулыланачак. -
ЙӨРӘКЛӘРДӘ КАЛГАН ЯРАЛАР
1941 елның 22 июнендә башланып, 1418 көн дәвам иткән сугыш, бер яктан халык өстенә төшкән ачы хәсрәт, авыр газап булса, икенче яктан татарларның тиңдәшсез батырлыгын, эчке матурлыгын тагын бер тапкыр бөтен дөньяга күрсәтте. Әмма күпме язмышлар тыңланмаган, күпме гыйбрәтле сәхифәләр язылмаган бит әле. -
Истәлекле елларым
Узган гасырның 1990 елларында татар зыялылары милли мәдәниятне тернәкләндерү, яңа басмалар ачуга күп көч куйды. Демократия җилләре исә башлагач, татар матбугаты да җанланып китте. Яшьләр өчен «Идел» журналы нәшер ителә башлады. -
Зур иҗатның чишмә башы
Татарстан радиосының 1960 еллардагы тарихы турында сүз барганда, иң беренчеләрдән булып күз алдына композитор Фасил Әхмәтовның (1935-1998) сурәте килеп баса. Ул биредә 1962-1964 елларда музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли. Нибары ике ел. Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә ул редакция эшчәнлегенә яңа юнәлешләр кертергә өлгерә. -
Равил Фәхретдинов: Алтын Урда – шәһәрләр иле
Алтын Урда дәүләтендә 150дән артык шәһәр була. Төрле зурлыктагы бу шәһәрләрнең шактые күчмә халык мал-туар асраган очсыз-кырыйсыз кыпчак далаларында калкып чыга. Исемнәре генә дә ни тора: алар, даланың үзе кебек үк, шигърият белән тулы: Гөлстан (Гөлләр иле), Сарай, Сарайчык, Ак Сарай, Ак Кирмән (Ак кальга), Ак Мәчет, Олуг Мәчет, Аргамаклы Сарай... -
Ул салган күпердән йөрибез
Сәхифәбездә моннан элегрәк Татарстан радиосы белән «Мәдәни җомга» арасындагы иҗади хезмәттәшлек турында сөйли башлаган идек бит, укыгансыздыр. Радио коллективы татар телендә нәшер ителә торган барлык басмаларны да һәрвакыт якын күрде. Газет-журналларның яңа саннарына күзәтүләр, редакция хезмәткәрләре белән очрашулар эфирда гел яңгырап торды. Шулай да «Мәдәни җомга»га үзгә бер караш, үзгә бер хөрмәт бар иде кебек. -
Адилә Айда: Төркиләрнең борынгы бабалары
Римда этрур патшалары б.э.к. 753-509 нчы елларда (244 ел дәвамында) идарә итә. Патшаларның кушаматлары исемнәре белән бергә йөри, бары тик Ромулның гына кушаматы булмый. Кушаматлар, гадәттә, латин телендә була. Шул ук вакытта патша исемен латинлаштыру күзәтелә: исем азагына -ус/-с кушымчасы ялгана.