Журнал «Безнең мирас»

Татарстанның көньяк капкасы

Татарстанның көньяк капкасы

 

 

Республикабызның кояшлы ягында, Самара һәм Ульяновск өлкәләре күршесендә урнашкан Нурлат шәһәрен шулай дип тә зурлыйлар. Дөрестән дә, биредәге шактый зур тимер юл станциясе һәркемгә мәгълүм: татар иленә ул тарафтан килүче кунаклар да сәфәрне иң әүвәл нәкъ менә Нурлат җиреннән башлыйлар ич. Тарихы да әлеге тимер юлга турыдан-туры бәйләнешле аның. Гомумән, каланың үсеш юлы баскычлары  болай: станция, поселок, эшчеләр бистәсе, район буйсынуындагы шәһәр.

Архив документлары буенча  моннан 115 ел элек, төгәлрәге, 1909 елның җәендә ялан кырда беренче агач өйчекне – тимерьюлчылар будкасын бастырып куялар. Берникадәр соңрак станциясе дә калкып чыга. Поездлар 1911 елдан гына  йөрергә тотына әле үзе. Әмма инде тора-бараСембер-Уфа чуен юлының  иң мөһим сәнәгый «төене»нә (узелына), базасына әверелә яңа станция. Шуннан соң гаҗәеп тизлек белән үсә – киңәя башлый Нурлат.  Утызынчы елларда инде ул – эшчеләр бистәсе, Октябрь районының үзәге.Ниһаять, 1961 елдан ул шәһәр статусын яулый.

Шуннан бирле нык үзгәрде, яшәрде – яңарды Нурлат каласы. Җөмһүриятебезнең елъязмасында аның исеме алтын хәрефләр белән язылган. Иң беренче машина-трактор станциясе(МТС) нәкъ менә шушында урнашкан була. Нурлатны кала буларак төзешүдә  республикадагы тәүге шикәр заводын да онытырга ярамый. Ә инде Нурлатның нефтьчеләр һәм «кара алтын»эзләүчеләр шәһәре булуы болай да билгеле. Шулай булгач, аның илебездә киң танылуы  табигый. Аны яхшы беләләр, төзелү бәйрәмен Нурлат  районы халкы белән бергә билгеләп үтәләр. Быел, 30 августта 115 еллыгы исә хаклы рәвештә олуг юбилей дәрәҗәсендә узды. Республика көне, шәһәр юбилее белән беррәттән, нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме дә гөрләп үтте.

Нурлат районы елдан-ел ямьләнеп, яшәреп бара торган заманча күркәм як. Борынгы төбәкнең тарихи мирасын күз карасыдай саклап, бүгенге шартларда үзенчәлекле итеп үстерә, яңа бизәкләр белән баета беләләр биредә. Гөлбакчага күмелгән урамнар буйлап тамаша кылып йөргәндә, үткәннең асыл ядкәрләренә тиңдәш яңа затлы биналарны, һәйкәлләрне күреп сокланмый мөмкин түгел.

 

Атаклы футболчы, CCCРның атказанган спорт мастеры Галимҗан Хөсәенов исемен йөртә торган торган «Спорт» паркында (яңа стадион да шунда) аның хөрмәтенә куелган менә шушы һәкәл каршылый. Илебезнең төрле чемпионатларында барлыгы 145 туп кертеп, Мәскәүнең «Спартак» командасы составында, әле аның да капитаны сыйфатында ике тапкыр СССР чемпионы, өч тапкыр СССР кубогын яулаган, Европа кубогында – көмеш, Англиядәге дөнья беренчелегендә бронза медальгә лаек булган легендар шәхес Нурлаттан кул сузымы ераклыгында гына урнашкан Яңа Иглай авылында туган. Биредәге мәктәптә аның музее бар. Шәһәрдәге яшүсмерләр һәм балалар спорт клубы аның исемендә.

 

Шәһәрдә татар халкының шундый бөек улларының шәрәфле исемнәре кушылган урамнар байтак. Андый урамнарга ул шәхесләрнең барельефлары төшерелгән стелалар куюны арабыздан вакытсыз киткән талантлы рәссам Рөстәм Хәйретдинов беренче булып гамәлгә керткән иде. Халыктан үзара акча җыеп башкарылды ул игелекле эш! Биредә исә композитор Салих Сәйдәшев, язучы Нәҗип Думави исемен йөрткән урамнар очына куелган әнә шул стелалар күрсәтелгән.

 

Нурлатның иң күңелле, шаулы, халык белән һәрчак кайнап торган почмагындагы бакча Журналистлар аллеясы исемен йөртә. Берничә ел элек кенә монда, нур өстенә нур өстәп, төбәкнең каләм осталарына, җирле матбугатта эшләп киткән һәркемгә багышлап әнә шундый стела да ачтылар. Шуның ише һәйкәлләр республикада берничә генә бугай.

Ә бу гади генә ядкяр – хәтер билгесе Биккол авылында күтәрелгән. Әлеге күркәм стела педагогика өлкәсендә зур казанышларга ирешкән күренекле педагоглар – Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы белән Хәйдәргали Галимдар улы Диндаровларның якты истәлеген яд-хөрмәт итеп, аларның гаиләсе яшәгән йорт нигезенә куелган. Авыл укытучыларының нәтиҗәле хезмәтен букадәр хөрмәтләү билгесе хәтта республикабызда да бик сирәк очрый дип беләм.

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру