Истә, һаман да истә! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның тууына 75 ел
Шагыйрь, 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районындагы Киндерле авылында туган. 1972 елда Татарстанга – КамАЗ төзелешенә килә. 1981 елда «Агитатор блокноты» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елдан ул – прораб, өлкән прораб, шәхси төзелеш компаниясе директоры. Шәүкәт Гаделша беренче шигырьләрен 12 яшендә яза башлый. 1969 елда «Татарстан яшьләре» газетасында шагыйрьнең беренче шигырьләре дөнья күрә. Аның «Ярык мөгез» дигән тәүге китабы 1997 елда Татарстан китап нәшриятында басыла. Шуннан соң бербер артлы «Ядрә тигән» (1998), «Сәмән кадыйм» (2000), «Җилгә моң дыңгычлыйм» (2003), «Аучы җыры» (2004), «Чоңгыл» (2006), «Себерем – үз җирем» (2019) һ.б. җыентыклары дөнья күрә. -
Тарихчы-галим Михаил Худяковның тууына 130 ел
Тарихчы, археолог, этнограф, тарих фәннәре докторы Михаил Георгиевич Худяков 1894 елның 3 сентябрендә Вятка губернасындагы Малмыж шәһәрендә туган. 1912 елда – Казандагы Икенче ирләр гимназиясен, 1918 елда Казан университетын тәмамлый. 1919-1925 нче елларда – губерна музееның тарих-археология бүлеге һәм бер үк вакытта ТАССР Халык мәгарифе халык комиссариатында Шәрык академиясенең уку-укыту бүлеге мөдире. Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм аның сәркатибе. -
Тел галиме Ризаэтдин Газизовның тууына 130 ел
Тел галиме Риза (Ризаэтдин) Сәлахетдин улы Газизов 1894 елның 28 августында Алабуга өязендәге Турай авылында туган. 1917 елда ул Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, Шәрекъ педагогика институтында укый. Турай мәктәбендә (1918-1919), Казан мәктәпләрендә (1922), Татар-башкорт хәрби мәктәбендә (1925-1932), Алабуга педагогика техникумында (1934-1935), Зөя авыл хуҗалыгы техникумында (1936-1937), Биектау районының Мүлмә урта мәктәбендә (1938-1939 ) укытучы булып эшли. 1944-1961 нче елларда исә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, бер үк вакытта Казан университетында һәм Казан педагогика институтында укыта. -
Язучы-тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллиның тууына 90 ел
Язучы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994) Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин 1934 елның 5 августында Арча районындагы Ишнарат авылында туган. Арча педагогия училищесында (1950-1954) һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1954-1959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 1959-1961 нче елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1961-1964 нче елларда ул Казан университеты каршындагы аспирантурада укый. 1965 елның маеннан 1976 елның ахырына кадәр «Казан утлары» журналы редакциясендә тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977 елда аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп сайлыйлар. 1978 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, ә 1984 елның июленнән – Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә. -
Җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның тууына 75 ел
Җырчы, ТАССРның атказанган артисты (1987), Татарстан Республикасының халык артисты (1991), Башкортстан Республикасының халык артисты (2020, вафатыннан соң) Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районындагы Котлыяр исемле кечкенә генә татар авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, ул Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4 разрядлы монтер булып эшли, Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлый. -
Композитор Хөснулла (Хөснул) Вәлиуллинның тууына 110 ел
Композитор, Татарстан АССРның (1966) һәм РСФСРның (1974) атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1989) Хөснулла (Хөснул) Вәлиулла улы Вәлиуллин 1914 елның 28 февралендә Саба районындагы Байлар Сабасы авылында туган. Ул Казан музыка училищесын (1940, В.Виноградов сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (1950, Альберт Леман сыйныфы) тәмамлый. Хөснулла Вәлиуллин 1950-1951 нче елларда – Казан музыка училищесы укытучысы. 1968-1973 һәм 1978-1981 нче елларда – Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбият мөхәррире. Аның «Самат» операсы (Х.Вахит либреттосы) татар опера сәхнәсендә музыкаль театр өчен иң уңышлы, лирик-психологик рухтагы әсәрләрдән санала. Композитор Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Ерикәй, Х.Вахит, С.Хәким, Р.Фәйзуллин һ.б.ның шигырьләренә җыр һәм романслар яза. Хөснулла Вәлиуллин 1993 елның 24 сентябрендә вафат булды. -
Шагыйрь Нияз Акмалның тууына 70 ел
Шагыйрь, язучы, журналист, 1988 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2006) Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Сарман районындагы Каташ-Каран авылында туган. 1976 елда университетны тәмамлагач, ул берникадәр вакыт Балык Бистәсе районы радиосында җирле тапшырулар мөхәррире булып эшли. Нияз Акмал 1977 елның көзеннән Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып, 1979 елдан исә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә хезмәт куя. -
Нашир Әхмәтгәрәй Хәсәнинең тууына 140 ел
Әдип, тәрҗемәче, нашир Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәни 1883 елның 15 декабрендә Казанда Арча районының Иске Ашыт авылыннан чыккан Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган. Әхмәтгәрәй Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1907 елда ул «Гасыр» исемле китап нәшрияты оештыра һәм әлеге нәшрият 1921 елга кадәр эшли. Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәни 1912- 1918 нче елларда XX гасыр татар матбугатының иң яхшы, матур иллюстрацияле «Аң» журналын да чыгара. Биредә Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, С.Сүнчәләй һәм башкаларның әсәрләре басыла. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең пьесалар язуы, урысчадан А.Чехов әсәрләрен тәрҗемә итүе мәгълүм. Хәсәниләр гаиләсе Г.Тукай, Ф.Әмирхан белән аеруча дустанә мөнәсәбәттә булган. Әхмәтгәрәй Хәсәни 1934 елда вафат була. -
Дин һәм җәмәгать эшлеклесе Зыя Камалиның тууына 150 ел
Педагог, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм аның ректоры (1906-1918) Зыя Җамалетдин улы Камали (Камалетдинов) 1873 елның 9 декабрендә хәзерге Башкортстанның Чишмә районындагы Келәш авылында туган. Башлангыч белемне ул туган авылы мәктәбендә ала, соңыннан Уфадагы Госмания мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыяны Уфаның «Җәмгыяте хәйрия» оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Ул Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле Әл-Әзһар университетында белем ала (остазы – галим Мөхәммәт Габдеһү, 1849- 1905). Зыя Камали 1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм Госмания мәдрәсәсендә укыта башлый. Галим гарәп, фарсы һәм госманлы төрек телләрен ана теледәй камил белә, Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен эш итә, алман теленнән дә киң мәгълүматлы була. 1920-1930 нчы елларда ул мөфти Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) даирәсендә, Габдерахман Гомәри (1867-1933), Мөхлисә Буби (1869-1937) һ.б. белән бергә, Диния нәзарәте әгъзасы сыйфатында хезмәт итә. Зыя Камали 1942 елда вафат булды. -
Тарихчы Габделбари Баттал-Таймасның тууына 140 ел
Тарихчы, тел-әдәбият белгече, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Габделбари Габдулла улы Баттал-Таймас (Сәетбатталов) 1883 елның 8 декабрендә Самара губернасының Бозаулык өязендәге Яңа Алтан (Яңавыл) авылында туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, аннары Оренбургтагы Кәрвансарай мәхәлләсендә һәм Каргалы (Сәгыйть) мәдрәсәләрендә укый, соңрак «Рәсүлия» мәдрәсәсенә укырга керә. Габделбари Баттал-Таймас 1904-1906 нчы елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында белем ала, «Әл-жәдидә» гәзитендә эшли. 1910-1913 нче елларда ул Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле, әдәбияты һәм тарих укыта, бу чорда «Төрек-татар тарихы» дигән хезмәтен яза. Габделбари биредә булачак хатыны Газизә белән таныша һәм алар, 1913 елда өйләнешеп, Казанга кайталар. Казанда ул Һади Максуди белән очраша һәм, аның чакыруы белән, «Йолдыз» гәзитенә жаваплы сәркатип булып эшкә килә. «Йолдыз», «Корылтай», «Алтай» газеталарында редакция мөдире (1913-1917), сәркатип (1917-1918), Милләт Мәҗлесе әгъзасы (1917-1918); ИделУрал Штатын таркатканда, аның башка җитәкчеләре белән бергә, ул кулга алына (1918) һәм Казан төрмәсендә, мәҗбүри хезмәт лагеренда тотыла. 1920 елда исә, лагерьдан качып, чит илгә чыгып китә. 1925 елга кадәр Финляндиядә, аннары Төркиядә яши. Габделбари Баттал-Таймас 1969 елда Истанбулда вафат булды һәм Караҗа-Әхмәт зиратында Зәки Вәлиди кабере белән янәшә җирләнде. -
Актриса Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел
Актриса, ТАССРның атказанган артисты (1973), ТАССРның халык артисты (1981), РСФСРның атказанган артисты (1987) Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районындагы Югары Әлки авылында туган. 1963 елдан – Республика татар күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) актриса. Исламия Мәхмүтова И.Юзеевның «Кыр казлары артыннан» драмасындагы җырлы-моңлы Ясминә роле белән танылу ала. Ул, театрдагы актерлык эшчәнлеге белән бергә, телевизион фильмнарда да уйный. Үзе күргән-белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп, сәхнә әсәрләре яза («Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде», «Син бит минем бергенәм» һ.б.). Шулай ук башка авторларның әсәрләрен дә сәхнәгә куя: «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» (Д.Салихов), «Резидәкәй» (И.Юзеев), «Сынган беләзек» (Р.Сәгъди), «Бәхеткә биш минут кала» (Л.Лерон) һ.б. Исламия Мәхмүтова 2019 елның 3 декабрендә Казанда вафат булды. -
Артист Идрис Мәсгутовның тууына 75 ел
Актёр, Татарстанның атказанган артисты (1985), Татарстан Республикасының халык артисты (2009) Идрис Мөдәррис улы Мәсгутов 1948 елның 12 ноябрендә Чистай районының Гаделша авылында туган. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, ул унике ел Әлмәт дәүләт драма театрында эшли. 1986 елдан – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты. И.Мәсгутов башкарган рольләр: Базарбай – «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Гарәп – «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш), Ырыскол – «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Каюм – «Ат карагы» (Т.Миңнуллин), Тархан – «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Хисан – «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт), Миңлебаев – «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким), Поп – «Зөләйха» (Г.Исхакый), Кыпчакгол – «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Шакирҗан – «Жан Баевич» (Г.Исхакый), Ислам – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Бабич – «Урланган мәхәббәт» (И.Франко), Җиһанша – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Байморат – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б. -
Драматург Риза Ишморатның тууына 120 ел
Драматург, ТАССРның (1953) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1983), 1938 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Риза Ишморат (Ризаэддин Фәхреддин улы Ишморатов) 1903 елның 1 ноябрендә Башкортстанның хәзерге Яңавыл районындагы Бәдрәш авылында туган. Аның әтисе чыгышы белән ярлы крәстиян катлавыннан булып, малай чагында ялчылыкта йөри, соңыннан мәдрәсә белеме алып, Бәдрәштә башта хәлфә, аннары шул төбәктәге Йосыф исемле авылда указлы мулла хезмәтләрен башкара. 1913 елда исә, муллалык эшен ташлап, туган-үскән авылы Уразайга (хәзер Татарстанның Актаныш районында) кайта.