Журнал «Безнең мирас»

Сынчы-рәссам Васил Маликовның тууына 100 ел

🏷 Admin

Танылган рәссам, сынчы, Казандагы М.Вахитов һәм М.Җәлил һәйкәлләре авторы, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1968), ТАССРның халык (1974) һәм РСФСРның атказанган (1981) рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1970), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1980), 1968 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Васил Малик улы Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районындагы Иске Кормаш авылында туган.

 

Ул, 1942 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, сугышта катнаша. 1948-1953 нче елларда Казан сәнгать училищесында укый. Училищеда уку елларында ук Садри Ахун җитәкчелегендә сыннар ясау (скульптура) белән шөгыльләнә башлый.

 

Васил Маликов – Казанның Үзәк ял паркы каршындагы монумент авторы. 1980 елда рәссамга, «Соңгысы» әсәре өчен, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

 

В.Маликов 1992 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру