Хәтер сандыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Остазларым белән горурланам
Кара син аны, ни арада утыз елга якын вакыт үтеп тә киткән. Югыйсә, әле генә булып узган кебек, ул еллар һаман да күз алдында тора. Шуларны искә төшереп утырып, кулыма каләм алдым. Юк, мин үзем турында язарга җыенмыйм. Башкалардан аерылып торган җирем юк. Минем язмыш – дәһшәтле сугыш елларыннан соң ачлы-туклы, ярым ялангач үскән, авыр тормышның барлык тәмнәрен татыган авыл малайлары һәм кызлары язмышы. Мин бүген үземнең остазларым – безгә үзләренең барлык белемнәрен, йөрәк җылыларын биргән кадерле укытучыларым һәм сабакташларым – 476 нчы төркем егетләре һәм кызларын бераз искә төшермәкче булам. Безнең өчен бик кадерле бу кешеләрнең кайберләре инде арабыздан да китеп барды. Аларның авыр туфраклары җиңел, рухлары һәрвакыт шат булсын иде!.. -
Беренчелекне тоттык!
«Әдәби сүз» заманында татар филология бүлеге студентларының стена газетасы иде. Күп еллар буена ул әлеге бүлектә укучыларның киңәшчесе һәм мәгълүмат үзәге дә, иҗади бәхәсләшү урыны һәм аларның иң беренче иҗат мәктәбе дә булды. Хәзерге вакытта исемнәре республикабызда киң билгеле булган язучыларның – прозаикларның, шагыйрьләрнең, галимнәрнең иң тәүге әсәрләре һәм хезмәтләре шушы газетада басылып чыкты, димәк, каләмнәре шушы газетада чарланды. Шулай ук төрле республика газета-журналларында баш мөхәррир булып утыручылар, төрле редакцияләрдә, радиотелевидениедә эшләүче күп журналистлар беренче башлап әлеге газета битләрендә чирканчык алды һәм беренче мәкаләләре белән катнашты. -
Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Мордовиядә – Әхмәт Симаевның туган ягында
17 июль, 2024 ел. Көн кичкә авышкан, эңгер-меңгер чак иде. Юл безне («без» дигәнем – Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Разил Зиннәтуллин, Гөлүзә Ибраһимова һәм мин) мәшһүребез Такташның туган авылына – Тәрби (Торбеев) районына кергән һәм Парча (Парца) елгасы буена урнашкан Сыркыдыга алып килде. Авыл район үзәгенннән 13 чакрым ераклыкта урнашкан. Сыркыдының урысча исеме Сургодь булуын белгәч, башта бик гаҗәпләнгән идем. Тик үзебезнең Питрәчтәге Күн авылының урысчасы Конь булуын искә төшереп, шундук «тынычланып» калдым. -
КДУның татар бүлегенә нигез салучы Рабига Хәкимова
Татар теле белгече, доцент, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган Рабига Афзал кызы Хәкимова сикәлтәле тормыш юлы уза. Ул – авыл укытучысыннан университет доценты дәрәҗәсенә ирешкән галимә. -
Маякчы улы яки Күпкырлы талант иясе
Сүзем күпкырлы талант иясе Әхтәм Зарипов турында. Артист, баянчы, фотограф, радио һәм телевидение режиссеры, кинорежиссер, язучы-прозаик, публицист, драматург, сценарийлар һәм портретлар язу остасы. Болар – Әхтәм абыйның һөнәрләреннән мин белгәннәре генә. Тагын бер елдан 90 яшь туласы иде аңа. Сиксән тугызын тутырырга бер ай калганда – 2024 елның 19 июнендә – Аллаһы Тәгалә аны үз хозурына алды. -
Габдерахман Таһирҗановның Шәүкәт Биктимеровка язган хаты
Китапта Сезнең Ленин ролен башкарган рәсемегезне күреп шатландык. Милләтебездән шундый әһәмиятле һәм шундый зур рольләрне яхшы башкаручы сәнгать ияләребез булуы халкыбызның мәдәният юлында бик алга китүен күрсәтә. Сезгә бу бәрәкәтле һәм мактаулы эшегездә тагын да зур уңышларга ирешүегезне чын күңелдән телимен. -
Киләчәк һәйкәле
1969 елның көзендә Чаллыда йөк автомобильләрен җитештерү заводын кору башланды. Иң беренче эш итеп, басу-кыр уртасына таш куйдылар. Алагаем зур ташка «Здесь будет автомобильный завод «Батыр» дип язылган иде. Әйе, Татарстанда төзелә торган авыр йөк ташучы автомобильләр заводы, һичшиксез, «Батыр» булырга тиеш иде. Ләкин өстәгеләрнең күңеленә татар исеме хуш килмәгән, күрәсең, тора-бара «Батыр» исеме онытылды, аны «КамАЗ» алмаштырды. Таш куюдан башка иң беренче эшләрнең берсе итеп, Рәис Беляев Чаллыга керү капкасында ук һәйкәл салдыруны хуплады. Бу һәйкәл яшьләр шәһәре Чаллының горурлыгы булырга тиеш иде. -
Алтын тапкан татар – Арча егете Барый
Колымада беренчеләрдән булып алтын запасын тапкан шәхес – Арча районындагы Мирҗәм авылы егете Барый Шәфигуллин. Узган гасырның утызынчы елларында Колымада эшләгән геолог Б.С.Русановның безнең якташыбызга нисбәтле «Повесть о Бориске, его друге Сафи и первом Колымском золоте» исемле китап язуы мәгълүм. Тайгада беренче алтын эзләүчеләр турында Б.Вронский, А.Зимкин, И.Ганченко һәм башка геологларның хикәятләрендә дә бәян ителде. -
Актриса Зәйнәп Камалованың тууына 125 ел
Актриса, Татарстан АССРның атказанган артисты (1957) Зәйнәп Камалова 1899 елның 16 апрелендә Казанда туган. Әтисе – Галиәкбәр, әнисе Мәүгыйзә исемле: милләтебезгә атаклы шәхесләр биргән нәсел. Зәйнәпнең абыйлары Габдулла Камал I, Габдрахман Камал II, Галиәсгар Камал – татар театр сәнгатенә нигез салучылар. Алар йогынтысында үскән кызның да театр белән мавыгуы бер дә гаҗәп түгел. Зәйнәп Камалова 1917 елда Бөтенрусия мөслимәләренең беренче корылтаенда катнаша. Сәхнә эшчәнлеген дә шул елда «Сәйяр» труппасында башлап җибәрә. Ташкент, Сәмәрканд, Әстерхан (1920-1940) һәм Татарстанның Республика татар күчмә театрларында (1940-1962) хезмәт итә. -
Һәркем үз китабын яза
«Һәркем үз китабын яза», – дип әйтә торган иде безнең әни – «Нарат авылы» дигән китапның авторы Әрибә Мөхәммәткәрам кызы Айтуганова. Бу – гаять фәлсәфи гыйбарә, аның мәгънәсе бик тирән... Туры мәгънәсенә килсәк, безнең әни, үзенең «Нарат авылы» дигән китабын язып, халыкка тиңсез рухи мирас калдырып китте. Монысы – китапны күргән-укыган кешеләрнең фикере. -
Актёр һәм режиссёр Хөсәен Уразиковның тууына 130 ел
Актёр һәм режиссёр, ТАССРның халык (1945) һәм РСФСРның атказанган артисты (1950), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хөсәен Ибраһим улы Уразиков 1894 елның 7 (19) гыйнварында Сарытау губернасының Дергачев өязендәге (хәзерге Саратов өлкәсендәге Дергачев районы) Сәфәр авылында туган. -
Сәгыйть Рәмиев
«Сәйяр» бу сәфәрендә Әстерханда ай чамасы торды. Труппа кешеләре шагыйрь белән еш очраша иде. Мавыктыргыч, җанлы әңгәмәче ул. Рус, гарәп, фарсы әдәбияты белән таныш булганга, әңгәмәсе әдәби мисалларга, әйтемнәргә бай. Иптәшләренең кәефен кырмаслык үлчәүле чамада, шаян табигатьлелек, юмор да бар үзендә. Ыспайлап, җөпләп сөйли белгәне кебек, башкалар сөйләгәнне тыңлый белә торган чибәр гадәте дә бар. Кешенең сүзен бүлеп, үзе сүзгә керешми. Кыскасы, һәркемгә – олысы вә кечесенә – карата ачык йөзле, җылы һәм йомшак сүзле. Очрашкан, утырышкан кешедә матур тойгы калдыра. Пөхтә һәм килешле киенә. Билгеле, килешле киенү өчен зәвык кына җитми, җитешлек тә кирәк. Булганын, искесен-тотылганын да сылап-сыйпап, пөхтәләп кия белә иде. Культуралы мөгамәлә аңарда гадәт булып әверелгән. Хатын-кызга аеруча ихтирам саклый. -
Бакый Урманче музее тарихыннан бер ел
Шулай җайлап кына музей ачылу көннәренә әзерләнеп йөргәндә, вахтердан ишекне ачтырып, аннан барлык ачкычларны алып, музейны бикләп китүләре билгеле булды. 1997 елның 15 сентябрендә булды бу хәл. Килүемә вахтер Гыймранов Рәдиф абый (ул күршедә генә яши иде) миңа кәгазь кисәге тоттырды. Музейда ремонт эшләрен алып барган генподрядчик хезмәткәре язган иде аны. Дәүләт комиссиясе кабул итмичә музейга керә алмавыбыз турында иде ул... Мине шок хәлендә калдырган бу хәбәрне авыр кичерсәм дә, Рәдиф абыйга каты бәрелә алмадым. Хатыны белән икесенең бик зур кайгы кичерүләрен, Әфганстанда улларының һәлак булуын, бу хәсрәттән, тәмам тормыш ямен югалтып, газапланып яшәүләрен белә идем... Эх, Рәдиф абый... Югыйсә берәүгә дә ишек ачарга тиеш түгел идең бит, вахтер бит син, үзенә күрә сакчы... Үзәккә яки миңа хәбәр иткән булсаң... -
Каюм Насыйри шәкертләре
«Бу көндә нинди китап язып мәшгуль буласыз? – дип сорагач, утырган диванының бер башыннан көрпәсен (утырганда җәя торган җәймә) кайтарып, 750 сәхифәле (битле), яңа кәгазьле, тышсыз кулъязма бер китап чыгарды вә, сүзендә дәвам итеп: – Буңа әле исем куйганым юк. Буның илә Коръән Кәримнең һәр аятен вә һәр кәлимәсен табып булачак. ИншәАллаһ, тиз тәмам булыр һәм озакламый басылып та чыгар», – диде. Менә шундый хатирә калдыра 1902 елны Каюм Насыйри янына килгән шәкерт Нәсретдин әл-Хуҗаши. Бу истәлеген ул «Шура» журналының 1912 елгы 24 нче санында бастыра. -
Дирижёр Әзһәр Абдуллинның тууына 100 ел
Хор дирижеры, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (1971), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989) Әзһәр Хәниф улы Абдуллин 1923 елның 20 октябрендә хәзерге Татарстанның Минзәлә районындагы Тауасты Байлар авылында туган. Казан консерваториясен (1952) һәм Мәскәү консерваториясе каршында аспирантура (1955) тәмамлаганнан соң, ул Казан консерваториясендә укыта, бер үк вакытта Татар академия театрының музыка җитәкчесе һәм дирижеры (1957-1967), Татар опера һәм балет театрында дирижер һәм хормейстер (1958-1959), ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1967-1968) вазыйфаларын да башкара. Ә.Абдуллинның шәкертләре арасында ТАССРның халык артисткасы В.Гәрәева, удмурт «Италмас» ансамбленең җитәкчесе, РСФСРның халык артисты А.Мамонтов, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре М.Кәшипов, В.Чепкасов һ.б. бар. Әзһәр Абдуллин 1958-1975 нче елларда ТАССР Хор җәмгыятенең идарә рәисе. 1957 елда ул Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында татар композиторлары әсәрләрен башкарган СССР Дәүләт симфоник оркестрына дирижерлык итә. Бөтенсоюз «Мелодия» грамъязмалар фирмасы аның 6 пластинкасын чыгара. Әзһәр Абдуллин 1993 елның 30 августында Казанда вафат булды.