Арчаларга бардым әле...
Мин Чапшар сигезьеллык мәктәбендә укып йөргән 1968-1972 нче елларда Арча районының Сеҗе авылы мәктәбеннән Вакыйф Нуриев дигән укучының "Яшь Ленинчы" газетасында һәм "Ялкын" журналында гел рәсемнәре басыла иде.
Тора-бара Вакыйф язучы булып китте. Яшьрәк чагында мин, аңа дусларча рәсем-шарж ясап, "Ватаным Татарстан" газетасында бастырдым. Ниндидер очрашуга баргач, аны бер район җитәкчесе әле минем рәсем буенча танып та алган. Бу турыда Вакыйф үзе сөйләгән иде.
Без бәләкәй чакларда безнең күршедәге Маһирәттәйгә урман аша Арча районының Яңа Чишмә (Ново Ключище) авылыннан Рәдис дигән малай килеп йөрде. Рәдис бик ягымлы, без аны ярата идек. "Әнә Ключтән Рәдис килгән!" – дип шатланыша идек. Авыл янындагы ул урманга печән чабарга, утын әзерләргә менгәч, бу урманның чите бармы икән дип аптырый идек.
Урманның чите булган шул, урманның теге ягында Яңа Чишмә авылыннан бик ерак түгел Сикертән, Гөберчәк авыллары да булган. Гөберчәк авылында халык язучысы Мөхәммәт абый Мәһдиев туган икән. Бу турыда соңыннан гына белеп, мин бик шатландым.
1992-1995 нче елларда "Мәгърифәт" газетасында рәссам булып эшләдем. Ул елларда бу газетада Мөхәммәт абый Мәһдиев тә әсәрләрен бастыра иде. Аның "Соңга калган остазлар", "Сүз башым бит Шүрәле" һәм башка язмаларына рәсемнәр ясаган идем. Мөхәммәт абыйның "Сүз башым бит Шүрәле" дигән әсәре әле ниндидер конкурста җиңеп тә чыкты. 1993 елда Мөхәммәт абый "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясенә килгәч, мин аңа бу турыда әйттем. Ул миңа рәхмәтләрен белгерде, әле автографын бүләк итеп, иҗади уңышлар да теләгән иде. Аның улы Искәндәр Мәһдиев белән дә миңа "Мәгърифәт" газетасында бергә эшләргә туры килде. Ул әтисен, бабасы Гомәр ага Бәшировны бик ярата иде, безнең белән дә дус булды.
1979-1981 нче елларда миңа Арча егетләре Илфат Гарифуллин, Ринат Хәнәфиев белән Казанда рәссамлыкка укырга туры килде. Ринатның әтисе ул елларда Арчаның почта җитәкчесе булып эшли иде. Без әле анда почтага рәсемнәр дә ясап йөрдек. Ринат өйләнгәндә әле мин гармунчы да булдым, аны агачны кисеп-юнып төрле рәсемнәр, орнаментлар ясау остасы дип тә ишеткән идем.
1972 елда Чапшарда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, мин Казанга укырга киттем. Ул елларда да Балтачтан Арчага автобус йөри иде. Аннары Казанга кадәр электричка белән барасы. Казаннан кире Балтачка кайтканда тагын кичке унбердә шул Арча электричкасына йөгерәбез. Ул вакытта без, 15-16 яшьлек балалар, авылга әни янына ашыгабыз, Казанга ияләнеп булмый, кая барсаң да, юл кире, хулиганнар да очрап куя. Арча электричкасына утыру зур бәхет иде, төнге бер тулганда Арчага төшәбез, анда инде иртәнге биштә Балтачка автобус була. Кайбер вакытта, түзә алмыйча, Арчаның автобус паркына барып көтеп торабыз. Кечкенә автобуслар иде, кеше күп, сыя алмыйча, бер аякта, куллар белән асылынып булса да кайта идек. Әле Балтачтан авылга алты километр җәяү кайтырга, анысын инде шатлыктан очып кына кайта идек.
Бер елны "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясендә Арча районы хакимияте башлыгы урынбасары Габдрахманов Наил Газизович мине бер кеше белән эзләп тапты. "Син хәзер үк менә бу дустымның портретын ясап бир, ул колхоз председателе булып эшли, без аны аңа бүләк итәргә уйлыйбыз!" – ди. Мин шунда ук, каршыма утыртып, Наил абыйның дустының рәсемен ясап та бирдем.
Һәм шулай ук озак еллар Арча районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән Ринат абый Фазлыйәхмәтов белән дә дуслар идек. Ринат абыйның матур итеп редакцияләргә килеп керүе үзе бер хозурлык иде.
Арча районы миңа бик якын. Гомерем буена мин аңа сокланып яшәдем. Әдәбият-сәнгать әһелләре, язучылары, җырчылары, төрле талант ияләре генә дә ни тора Арча ягының! Бик данлыклы район бит ул.
Арча дигәч, әллә кайларга, әллә нинди истәлекләргә кереп киттем. Алар барысы да минем өчен бик кадерле шул.
Ә мин танылган рәссам Рәшит абый Гаимов турында язарга уйлаган идем.
Рәшит абый һич уйламаганда, Казанда укытып, иҗат итеп йөргән җиреннән квартирасын алмаштырып, Арчага яшәргә кайтып китте, чөнки Арча – әнисе Гарифә апаның ватаны, ул Ашытбаш авылында туган. Рәшит абый абыйсы Фәрит белән кечкенәдән Ашытбашка Казаннан кунакка кайтып йөргән. Рәшит абыйның әнисе гомере буена Казанда 7 нче заводта эшләгән.
22 октябрьдә Арча районының "Казан арты" тарих-этнография музеенда Рәшит абыйның сынлы сәнгать әсәрләреннән торган күргәзмәсе ачылды. Ул анда Арча районындагы мәчетләрне, төрле биналарны бик яратып ясаган. Аның әле планнары зурдан, исәбе – Арча районын Россиягә, дөньяга таныту. Ул монда мастер-класслар үткәрә, халыкка сынлы сәнгать серләрен төшендерә, укыта, дәресләр бирә.
Минем үземә дә Арча бик ошады. Вокзалы зур, чиста, җылы, уңайлы. Анда эшләүче билет сатучы ханымнар бик гади, кешелекле икән. Ә менә Арчадагы халыкны кечкенә генә маршрут автобусында йөртүче ханым эшен шундый оста башкара, үзе дә бик сөйкемле икән. Арча бик матурайган, танып та булмый. Безнең заманнан калган Арча үрендәге крепостка охшаган биналар һәм Балтачка киткәндә юл кырыенда торган чиркәүне генә таный алдым. Чиркәүне дә матур итеп төзекләндергәннәр. Чиста, матур ашханәгә кереп тә тәмләп ашап чыктым. Электричкалар җылы, уңайлы, ревизорлар гел тикшереп тора, үзләре әйбәтләр.
Рәшит абый иҗатына игътибарлы, ярдәмчел булганнары өчен, Арча районы "Казан арты" тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камаловага, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Дамир Абдуллинга, музей хезмәткәрләре – Зәбирә Габделхакова белән Ленар Гобәйдуллинга һәм шулай ук башка хезмәткәрләргә дә зур рәхмәтләр әйтәсе килә!
Арчалар әле киләчәктә дә Рәшит абыйга иҗат итәргә зур мөмкинлекләр тудырыр дип уйлыйм. Ул күргәзмәсен юкка гына "Арча – Татарстанның энҗе бөртеге" дип атамады бит!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА