Журнал «Безнең мирас»

Актриса Рауза Әхмәрованың тууына 100 ел

🏷 Admin

Актриса, Татарстан АССРның атказанган артисты (1976) Рауза Дәүләт кызы Әхмәрова 1924 елның 26 октябрендә Казанда туган.

 

Р.Әхмәрова мәктәптә укыганда ук И.Гафуров оештырган театр түгәрәгенә йөри. 1949 елда ГИТИСны тәмамлый һәм Казандагы Татар яшь тамашачылар театрына эшкә җибәрелә.

 

1950 елдан – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы. Уйнаган рольләре: Зөбәрҗәт («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Зәйнәп («Ут», Ш.Камал), Сабира («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Әкълимә («Бертуган Таһировлар», Ф.Хөсни), Марселина — «Шау-шулы көн яисә Фигароның өйләнүе», П.Бомарше), Хатирә («Кан кардәшләр», Ю.Әминов), Шәмси («Назлы кияү», К.Тинчурин), Бикә («Кол Гали», Н.Фәттах) һ.б. Р.Әхмәрова 2012 елда вафат булды. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру