Мөфти шәех Равил Гайнетдиннең татарча чыгышларын бирүне дәвам иттерәбез
Чираттагысы «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән корган әңгәмәсеннән кыска гына өзек.
Монда мөфти газиз әти-әниләребезгә хәерхаһлы булырга өнди. Үзе авылына кайткан саен әти-әниләренең каберләрен зират кылуын һәм әти-әнисе, әби-бабайлары, туганнары, якыннары һәм бар авылдашларына Коръән укып дога ирештерүен сөйләде.
Безнең мөфти Казан артындагы зур татар авылы — Татарстан Республикасының Питрәч районындагы Шәледә туып үскән.
«Безнең мирас» журналының быелгы сентябрь ае саны Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең эшчәнлегенә багышлап, нәшер ителде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА