Күләгәдә калдырылган шәхес
Күләгәдә калдырылган шәхес
Камил Мотыйгый – Төхфәтуллин минем күз алдыма милли азатлык өчен көрәш башланган чорда ирек өчен көрәшүчеләрнең иң алгы сафында атлаучы шәхес буларак килеп баса. ХХ гасыр башында аның исеме зыялы татарлар арасында бик тиз тарала. Мөселман дөньясының атаклы бер уку йортын – Әл-Әзһәр университетын 1902 елда тәмамлап кайткач та, ул үзе яшәгән Җаек (Уральск) каласында татар матбугатын булдырырга керешә. Шул шәһәрдә атасы тарафыннан ачылган «Мотыйгия» мәдрәсәсендә өлкән сыйныф шәкертләрен укыту белән бергә, Камил иң элек заманга ятышлы исемле кулъязма – «Әл-Гасрел җәдит» журналын язып таратырга керешә. Улы – 1930 нчы елларда Мәскәү консерваториясендә атаклы татар опера студиясен оештыруда актив катнашучы Хәмит ага Төхфәтуллинның хәбәр итүенчә, 1906 елгача, шул ук исемдәге басма журнал нәшер ителә башлаганчы, аның егермеләп әлеге кулъязма варианты таратылачак.
Тумышы белән хәзерге Татарстанның Кече Кайбыч авылыннан булган атасы Мотыйгулла хәзрәт тә заманына күрә алгы карашлы затлардан була. Казан янәшәсендәге «Кышкар» мәдрәсәсен тәмамлагач та, иң әүвәл ул, улына үрнәк булсын, дигәндәй, ерактагы чит илгә барып, Каһирә каласында урнашкан әлеге университетны тәмамлап кайта. Шуннан кайтуга аны, егерме биш яшьлек укымышлы шәхесне, Уральск (Җаек) каласында гомер итүче татар байлары һәм казачилары үзләрендәге 1 нче үзәк мәчет имамы вазыйфасын үтәргә чакырып китерәләр. Җаек каласы казакъ кардәшләребезнең Россия белән чиктәш төбәгендә урнашкан булганлыктан, элек андагы мөселманнарның күпчелеге безнең милләт вәкилләреннән торган. Дин әһелләре дә, сәүдәгәрләр дә, байтак кына татар атлы казаклары һәм мәхәллә идарәчеләре дә нигездә татар милләтеннән була.
Һәм бераз вакыт үткәч ул, җирле олуг шәхесләр һәм байлар белән килешкәннән соң, 1870 нче еллар ахырындарак, «Мотыйгия» исемендәге мәдрәсә дә ачып җибәрә. Һәм үзе белгәннәрне яшь буынга «өләшә» – укыта башлый. Мотыйгулла хәзрәтнең ул заманда шактый ук белемле, зыялы булганлыгын раслаучы мисаллар байтак. Моның шулай икәнлеге әлеге мәдрәсәнең даны елдан-ел арта баруыннан да күренә. «Мотыйгия»да укып дан алган шәкертләр арасында элекке Оренбург һәм Самара губерналарына кергән авыллардан чыккан кешеләрнең ишлелеге дә моңа дәлил була ала. Мотыйгулла хәзрәтнең, башка мәдрәсәләргә хас дәресләрдән тыш, әдәбият үрнәкләрен еш искә алуы да кайбер истәлекләрдә теркәлгән. Ул үзе дә, урта гасырларның гарәп һәм фарсы әдәбиятыннан тыш, төркичә заман әдәбияты белән дә кызыксынган. Төркиядә чыккан китап һәм журналларны даими рәвештә калага кайтарта торган булган. Яраткан шәкерте Габдулла Тукайга багышланган бер истәлектә Мотыйгулла хәзрәтнең мәдрәсә шәкертләренә «гыйльме гаруз тәртибен» (шигырь төзелешен) өйрәтүе дә искә алына. Шул ук истәлек язмасында аның, Г.Тукайны истә тотып: «Госманлы-төрек китапларыннан, гәзитә-журналларыннан, шулай ук рус әдәбиятыннан ул бәгъзе нәрсәләр тәрҗемә итә башлады... Кайбер язмалары өчен ул йә «Мөхәммәдия», яки «Бакырган» кебек әсәрләрдән вәзен үрнәкләре ала иде», – дип яза хәзрәт 1914 елгы мәкаләсендә. Тукайга бәйле очракта аның «Кышкар» мәдрәсәсендә шагыйрь атасы белән бер чорда укыганлыгын да искә алырга кирәктер.
Камил мәхдүм дә чит илдәге уку йортына укырга киткәнче үк, гарәп һәм төрек телләрен үзләштерүгә җитди әһәмият биргән. Шул телләрдә нәшер ителгән, Җаек каласына да килгәләп торган вакытлы матбугат һәм китаплар белән таныш булган. Ә университетта уку чорында ул, Истанбул белән Каһирә шәһәрләрендә нәшер ителгән газета-журналларны даими укыган кеше буларак, аларны ни рәвешле туплап чыгарасын да үзләштергән.
Алдарак билгеләп үтүемчә, Камил Мотыйгый 1902 ел ахырларында кулдан язулы «Әл-Гасрел җәдит» журналын туплап чыгаруга керешә. Шуны аерым-аерым басма рәвешенә күчереп язышу һәм халык арасында таратышуда мөгаллимнәренә мәдрәсә шәкертләре дә булыша. Бу очракта Камил мәхдүмнең иң якын ярдәмче шәкерте Габдулла Тукай була. Аның аерым мәкаләләре һәм кайбер тәрҗемә әсәрләре дә әлеге журналда халыкка җиткерелә. Ә соңрак аның кайбер шигырь үрнәкләре дә шунда күренгәли башлый. Бу журнал 1906 елдан типографиядә нәшер ителә башлагач та, Габдулла Тукай хәлфәсенең иң актив ярдәмчеләре исемлегендә йөри. Шушы мисаллар Камил Мотыйгый эшчәнлегенең Габдулла Тукайның башлангыч иҗат чоры белән тыгыз бәйләнештә булганлыгын да дәлилли.
Ә 1903 елдан башлап Камил мәхдүм, шушы ук шәкертләр ярдәме белән, шәһәр халкы арасында «Мәгариф» кулъязма газетасын да язып таратуга керешә. Һәм бу эшләрне алар бергәләп, 1905 елгы мәгълүм патша манифестыннан соң басма газета-журналлар нәшер ителүгә рөхсәт бирелгәнче, армый-талмый ике-өч ел чамасы башкарып киләләр. (Шушы язмага тотыныр алдыннан миңа Камил Мотыйгыйның онычкасы, педагогика институты укытучысы Надия Хәмит кызы белән очрашырга насыйп булган иде. Ул Хәмит ага Төхфәтуллин тырышлыгы белән тупланган әлеге кулъязма журналның берничәсен миңа да күрсәтте. Г.Тукайга мөнәсәбәтле шундый берничә журналның музейга тапшырылуын да хәбәр иткән иде Надия ханым.)
1906 ел башыннан «Әл-Гасрел җәдит» журналын типографиядә нәшер итеп таратуга рөхсәт бирелә. Матбугат белгечләре аны беренче рәсми татар журналы буларак бәялиләр. Г.Тукайның аерым хезмәтләре ул ташбасма журнал битләрендә дә еш басылалар.
Ә 1905 елның көзендә исә, Санкт-Петербургтан әле милли телләрдә газета-журналлар бастыруга рөхсәт бирелүе турындагы хәбәр килгәнче үк, «К.Мотыйгый үз типографиясендә «Фикер» газетасын нәшер итәргә керешә», – дип яздылар безнең татар матбугатын барлаучы белгечләр. Бу вакыйга, әлбәттә инде, Камил хәлфәнең Каһирәдә укып кайтканнан соң ук диярлек шәһәрдә рус телендә нәшер ителүче «Уралец» газетасы вәкилләре белән элемтәдә булуына бәйле. Аны Каһирәдә уку чорында ук көндәлек матбугат белән кызыксынуына бәйле факт та дияргә була. Ә 1904-1905 нче еллардагы илдәге таркаулыклар чорында «Уралец» газетасын нәшер итүчеләр дә акча юклыктан интегә башлый. Шул вакытта Камил Мотыйгый «Уралец» басмаханәсе чыгымнарын түләүне үз өстенә ала. Атасы белән кайнатасы өлеш чыгарган акчасын да кушып башкара ул аны. Һәм озакламыйча аны шул басмаханәнең мөдире итеп тә билгеләячәкләр. Мөдирлеккә билгеләнгәч тә, Камил Мотыйгый гарәпчә хәрефле шрифтләр алырга, дип, Казанга бара. Һәм шунда ук ике хәреф басмачысын үгетләп, Җаек каласына алып кайта. Шул рәвешле, тиздән аның шул ук бинада үзенең «Тәрәкъкый» нәшрияты да барлыкка киләчәк. Габдулла Тукайга багышлы кайбер истәлекләрдә, әйтик, шул типографиядә эшләгән бер рус кешесе язмасында, шагыйрьнең дә ара-тирә анда хәреф җыю вакыйгаларында катнашканлыгы искә алына. Анда инде ул, буяулы хәрефләрне туплашудан бигрәк, корректор вазыйфасын үтәгәндер, мөгаен.
Камил Мотыйгыйның «Фикер» газетасы нәкъ шул чорда «үзенең» типографиясендә басыла башлый да инде. Ә 1906 елның июнендә шунда ук хәзерге «Чаян» журналы рәвешендәге көлкеле «Уклар»ны нәшер итүгә дә керешәләр. Барлык бу басмаларның мөхәрире дә, текстлар авторы да диярлек Камил мәхдүм үзе була. Һәм икенче урында исә шәкерте Габдулла Тукай тора. Шагыйрьнең 1985 елда нәшер ителгән биш томлыгының беренче томының башлангыч өлешен ачып карасак, анда аның Камил мәхдүм 1906-1907 (февраль ахыры) нче елларда нәшер иткән барлык басмаларда алтмыш ике шигыренең басылып чыкканлыгын ачыкларбыз. Ул шигырьләрнең кайберләре әле ике-өч санда чыккан. (Камил мәхдүмгә 1907 елның февралендә матбугат нәшер итү эше белән шөгыльләнү тыела. Ул судка бирелә. Шуннан соң ул басмаларда Г.Тукай әсәрләре чыгудан туктый.)
Ә мәхдүмнең улы, опера театры җырчысы Хәмит ага Төхфәтуллинның 1992 елда нәшер ителгән истәлек китапчыгында исә улының Г.Тукайны «Уклар» журналын нәшер итешүдә беренче ярдәмче буларак таныганлыгын да белгертә. Аның «Сорыкортларга», «Пыяла баш» ише төртмәле шигырьләре дә иң элек «Уклар»да басылалар. Ә типографиядә 1906 ел башында нәшер ителгән «Әл-Гасрел җәдит»нең беренче саны да бит Габдулла Тукайның иң беренче басма шигыре белән башланып киткән. Әмма без мәктәптә укыган елларда әле Камил Мотыйгулла улы Төхфәтуллин белән мәдрәсә шәкерте Габдулла Тукайны шул дәрәҗәдә якын итмәскә тырыштылар шикелле. Камил мәхдүмнең соңрак җырчы булып китүен шагыйрьнең ошатмавын да искә алгаларлар иде. Имеш, «җылак тавышлы җырчы» буламыни...
Шушы ук елларда Камил Мотыйгыйның үз әдәби әсәрләре дә күренә башлый. «Әл-Гасрел җәдит» журналында аның Каһирәдән кайткач та язган «Мисырга сәяхәт» юлъязмасы һәм берничә хикәясе укучыга тәкъдим ителә. 1903 елда Петербургтагы Кырым татары басмаханәсендә «Бәхетле Мәрьям» романы басылып чыга. 1906 елда исә «Монкарыз» исемле хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елларда һәм соңрак та ул берничә сәхнә әсәре дә иҗат итәчәк. Шулардан «Тозак» исемлесе Совет хакимияте чорында басылып та чыгачак. «Шайтан өне» белән «Көрәш» пьессалары исә кулъязмада гына калачак. Үзе оештырган матбугат битләрендә һәм 1907-1909 нчы елларда фикердәше Гали Мусин нәшер иткән «Яңа тормыш» газетасында аның көндәлек сәяси тормышка да кагылгалап кителгән «Төш күрү», «Төш юрау» кебек язмалары да еш күренгәли.
Әмма хакимият һәм җирле байлар белән килешмәүчелек «Уклар» журналында басылган «Сорыкортлар» ише әсәрләр яки «Фикер» газетасында чыккан дәүләти сәясәткә кагылышлы бер җитди мәкаләдән соң туа. Университет тәмамлаган казакъ адвокаты Бәхтиҗан Каратаев «Фикер»дә басылган мәкаләсендә казакъ халкының авыр хәле турында яза да, бу хәлдән котылу өчен безгә бердәнбер юл – автономия булдыру, дип, язмасын тәмамлый. Әлбәттә, бу язма хакимият кешеләренә ошамый һәм 1906 ел ахырларында, шул ук «Сорыкортлар» ише язмаларны ошатмаган үз милләттәшләребез таләбен дә истә тотып, хакимият «Уклар» журналын ябу фикеренә килә. Кайбер милләттәшләребез хакимияткә Камил мәхдүмнең басма матбугат ачарга хокукы булмаганлыгын да дәлилләп язалар. Басма матбугат ачарга ниятләгән кешенең яше егерме биштән узган булырга тиеш икән. Камил Төхфәтуллинга рәсми матбугат ачканда әле ул яшь тулмаган. 1905 ел ахырында аңа әле егерме өченче яшь кенә була. Улы бик үтенгәч, атасы аңа, «25 яшь тулды», дип ялган белешмә биргән икән. Шул тәртипне бозган өчен, аталы-уллы Төхфәтуллиннарны судка бирәләр. Нәтиҗәдә, Камил ачкан матбугат ябылырга тиеш була.
Камил мондый хәлдән коткаручы, әлеге матбугат берәмлекләрен үз исеменә яздырырдай кеше буларак, шәһәрнең иң эре бае саналган Мортаза Гобәйдуллинга мөрәҗәгать итә. Килешәләр. Басмаханә тотуны ул үз өстенә алачак. Ә редакторлык вазыйфаларын үтәүне элекке Хәйрия оешмасы башлыгы булган Вәлиулла Хәмидуллинга тәкъдим итү хәерле булыр, диелә. Элегрәк Камил мәхдүм Вәлиулланың эшчәнлеген мактаган бер язманы үз матбугаты битләрендә урнаштырган да булган икән. Шулай килешәләр. Ләкин бу тандем Камил мәхдүм башлаган матбугат нәшер итү эшен ике ай чамасы гына башкара. Хакимият һәм кайбер милләттәшләре басымы нигезендә булса кирәк, алар татар матбугатын нәшер итүне туктаталар.
Әйе, губернатор Камил мәхдүмне Себергә сөрү белән янаган көннәрдә бу мәсьәләләр дә шулай тәмамлана. Әмма әле суд аталы-уллы закон бозучыларга карата карар чыгармаган була. Үз шәһәрләрендә әлеге карарның чыгарылмавында алдынгы карашлы кайбер шәһәр халкының комачаулавы, каршы торулары да сәбәпче булгандыр. Һәм ул вакыйганың дәвамы янәшә өлкәгә – Саратов шәһәрендәге округ судына күчерелә. Ә андагы хөкемдарлар исә Мотыйгулла хәзрәт белән улын азат итү карарын чыгаралар. Шуннан соң Камил мәхдүм бу шәһәрдә калу фикеренә килә. Мондагы консерваториягә кереп, үзенең җырлау сәләтен сынап карарга уйлый.
Үз ишләре аның җырлавын мактый торган була. Мөгаен, ул шулай булгандыр да. Халык алдында еш чыгыш ясарга тиешле мулла атасы да көр тавышлы булгандыр, мөгаен. Мәхдүмнең варисы Хәмит ага Төхфәтуллин белән сеңлесе Галия апа Төхфәтуллина-Кайбицкая да мактаулы җырчылар булдылар ич. Камил Мотыйгый тавышын да консерватория профессоры Рудольф ошата. Ул аның җырга-моңга ярыйсы ук сәләтле булганлыгын таный. Шул рәвешле, язмыш матбугат өлкәсендә «милләтебезнең кояшы» дип йөртелгән бер шәхесне 1908 елда югалта. Ә милли җырны тыңларга күнеккән кешеләр исә оталар...
Заманының танылган матбагачысы булган шәхеснең мондый карарга килүендә, бәлки, «татарның беренче рәсми музыканты» саналган флейтачы Солтанов Мансурның да өлеше бардыр. Минзәлә төбәгендә туган бу кеше 1903 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлый. Мәскәүнең Зур театры оркестрында берничә ел уйнаганнан соң, аны Саратов консерваториясенең укытучысы итеп билгелиләр. Баритон тавышлы Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинны шул уку йортына керергә үгетләүче дә ул булмадымы икән? Бу мәсьәлә әлегә ачыкланмаган. Ә «баритон тавышлы дигән бәяләмә аңа багышлап язылган кайбер истәлекләрдә теркәлгән. Бүгенге чорның танылган музыка белгече һәм җырчы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев тә бит Камил Мотыйгыйның җырлавын, граммофон пластинкаларында сакланган үрнәкләре нигезендә, югары бәяли. Шул хакта ул язып та чыкты бугай.
Милләтебезнең шундый шәхесләре исемен ешрак искә алу да зыян итмәс иде.
1928 елда Казанда җырчы Камил Мотыйгыйның егерме еллык юбилее зурлап билгеләп үтелә. Ә 1930 нчы еллар башында аңа, пенсия яше тулмастан элек, дәүләт пенсиясен бирү карары чыгарыла. Милләтебезнең шундый шәхесләре исемен ешрак искә алу да зыян итмәс иде.
1960 нчы еллар башында мәдрәсә мөгаллиме, оста журналист һәм җырчы Камил мәхдүмнең улы, элекке атаклы опера җырчысы Хәмит ага Төхфәтуллин белән консерватория залында уздырылган бер очрашуда булырга туры килгән иде. Мөгаен, бу язмам да шул очрашуда туган уй-фикерләр нигезендә тугандыр. Хәмит ага ул вакытта атасы кылган зур эшләр турында яшь буынга ышанырлык итеп тасвирлап сөйләгән иде шул... 1930 нчы елларда Мәскәү консерваториясе карамагындагы татар опера студиясен оештыруда актив катнашкан, үзе дә шул вакытта опера җырчысы өчен мәҗбүри булган кагыйдәләрне үзләштергән Хәмит ага – ике мәртәбә тоткынлык җәфаларын кичергән шәхес. Аның ни сәбәпле утыртылуларын мин белмим. Беренче мәртәбәсендә, бәлки, аны заманасының күренекле мулласының оныгы булганы өчен утыртканнардыр. Сугыш бетәрәк азат ителгәч тә, Хәмит ага Төхфәтуллин кабат Опера театры җырчысы буларак кабул ителә. Ә 1948 елда ул ни өчен Норильскидагы лагерьга озатылган соң? Кичләрен шул лагерьның Мәдәният үзәгендә булачак халык артисты И.Н.Смоктуновский белән бергә артистлык осталыгын күрсәтер өченме? Дөрес, шуннан кайткач, Хәмит ага – үзебезнең опера театры сәхнәсендә дә күренгәләп алган шәхес. Бәлки, бер-ике сәхнә күренеше үзебезнең телестудия архивында да сакланадыр әле. Җае чыккач, тагын бер шәхесебезне дә искә алып үтим. Шулай ук тоткынлыклар чорын кичергән Гыйлем Камай булыр ул. Аның җәмәгате Рәисә ханым да Кайбычыбыз төбәгеннән чыккан Мотыйгулла хәзрәт нәселеннән иде бит…
"Безнең мирас". – 2024. – №10. – Б.90-99.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА