Кизләүдә мәгърифәт нуры
Кизләүдә мәгърифәт нуры
Нурлы, бай табигатьле гүзәл Нурлат районы кешеләрне элек-электән үзенә тартып торган. Мул сулы Чирмешән елгасы җырларда макталып җырлана. Урман-суларга, челтерәп аккан саф сулы чишмәләргә бай урында татар иленә бик таныш, 1000 елдан артык тарихлы борынгы Кизләү авылы урнашкан. Кизләү – чишмә дигән сүз. Авылдан ерак түгел генә тәмле, чиста сулы чишмә бар. Аны «Буралы чишмә» дип (ул буралап куелган) йөртәләр. Ә элек «Гобәйдулла чишмәсе» дип тә атаганнар. Гобәйдулла хәзрәт бу чишмә янына барып азан әйтә торган булган. Аның әйләнә-тирәсе чиста итеп тотып алынган, намаз уку өчен аерым урын да бар. (Бу изге эш Кизләү егете Зәйнетдинов Рөстәм Гобәйдулла улы ярдәме белән башкарыла, соңгы елларда чишмәнең әйләнә-тирәсе кабат төзекләндерелде.) Авылның яшь киленнәре, яшь кызлары шул чишмәдән көянтәләп чәйгә су алып кайтканнар. Бүген дә бу изге чишмәнең суын ераклардан килеп алалар.
Кизләү мәхәлләләре
Кизләү заманында зур авыл булып, биредә дүрт мәхәллә һәм дүрт мәчет, һәр мәчет каршында үзенең мәдрәсәсе эшли. Хәзерге вакытта сакланган агач мәчет – әнә шул дүрт гыйбадәтханәнең берсе. Беренче һәм икенче мәчетләр (1858 һәм 1867 нче елларда төзелгән) бер үк вакытта – 1891-1892 нче елларда янган ике мәчет урынына салына.
Беренче мәхәлләне Гобәйдуллинар нәселеннән чыккан имамнар җитәкли: Әмишев Гобәйдулла, Әмишев Рәхмәтулла, Гобәйдуллин Мөхәммәт, Гобәйдуллин Сөләйман, Гобәйдуллин Әхмәт (ярдәмче), Гобәйдуллин Хәсәнҗан, Гобәйдуллин Ибраһим (икенче мулла).
1833 елның 27 февралендә имам булып Мөхәммәт Гобәйдуллин сайлана. Ул үзенең вазыйфаларын егерме елдан артык башкара. Аның вафатыннан соң (1865 елның 15 июне) имамлык улы Сөләйман Гобәйдуллинга күчә (1899 елның 8 июлендә ул үлә). Аңа абыйсы – икенче мулла Әхмәт Гобәйдуллин (1850 елның 20 сентябрендә бирелгән указ) ярдәм итә. Әхмәт хәзрәт 1898 елда вафат була. Алар урынына Әхмәт хәзрәтнең улы, имам Хәсәнҗан һәм Сөләйман имам улы – икенче мулла Ибраһим (1875 елның 16 маенда туган) Гобәйдуллиннар билгеләнә. Ибраһим моңа кадәр Самара губернасының Түбән Синтимир авылында муллалык вазыйфасын башкара.
Икенче мәчеткә имам-хатыйб булып 1868 елның 27 маенда Мәхмүт Мөхәммәт улы Гобәйдуллин билгеләнә. Ул 1888 елның 19 июленә кадәр бу вазыйфаны башкара, аны Әхмәт хәзрәт улы Мирхәйдәрҗан алыштыра. 1901 елда аның урынында Вәлиәхмәт Мәхмүт улы Гобәйдуллин (1879 елның 12 июнендә туган) раслана. Ул Чистай шәһәренә барып, рус теленнән имтихан тапшыра һәм таныклык та ала.
Өченче мәчет 1909 елда төзелә. Имам булып 1910 елның 17 сентябрендә Вәлиәхмәт Габделсабиров билгеләнә.
1911 елның 3 гыйнварында Кизләү авылы халкы, дүртенче мәхәллә оештыруга һәм яңа мәчет төзүгә рөхсәт сорап, губерна идарәсенә мөрәҗәгать итә. Шул ук елның 30 июлендә әлеге үтенеч канәгатьләндерелә. Бер катлы агач мәчет проекты шул ук елның 4 августында раслана. Аны авылның көнчыгыш өлешенә – Иске Чаллыга алып барган юл башына төзетергә карар кылалар. XX гасыр башында беренче мәхәлләдә – 282, икенчесендә – 456, өченчесендә – 240, дүртенчесендә (яңа мәхәлләдә) 211 ир-ат исәпләнә.
Кизләүдә эшләп килгән мәдрәсәләрнең берсе авылның үзәк өлешендә агачтан салына. 1908 елда көчле янгын була, мәдрәсә дә янып китә. Менә шул янган мәдрәсә урынына яңаны салырга ниятлиләр. Бу эшне Әхмәт хәзрәт улы Хәсәнҗан Гобәйдуллин оештыра һәм үзе җитәкли, ә Кизләү авылы муллалары ярдәм итә. Алар төрле якларга иганә акчасы җыярга чыгып китә. Акчаны, нигездә, байлар бирә. Шундыйларның берсе — Урта Чаллы авылыннан Ситдыйк бабай. Аның туганы Таһиров Минислам Сәмигулла улы сөйләгәннәрдән: «Урта Чаллы авылында яшәгән олы бабабыз безнең олы әби — Гадилә әбинең энесе Ситдыйк бабай. Алар бик бай булалар, ныклы таза тормыш белән яшиләр. Мин әле алар яшәгән өйне хәтерлим — алты почмаклы, урыс капкалы, өй түбәсе калай белән капланган иде. Минем әнинең әтисе – Сөләйман бабай (Гадилә әбинең малае). Сөләйман бабай балалары — Таһировлар, Вәлиевлар, Вафиннар, Сөләймановлар. Ситдыйк бабай бик үткер, булдыклы була, тырышлыгы белән дан казана. Муллалар, байлар белән аралаша, мәчетләр төзүгә дә ярдәм итә. Кизләү авылында мәдрәсә төзелгән вакытта да аның ярдәме тия. Бу турыда минем әни (Сөләйман бабай кызы) һәм туганнар әле дә искә алалар».
Оренбург өлкәсеннән Әхмәт бай күп суммада акчалата ярдәм итә.
Агач материалын патша хөкүмәте түләүсез бирә, ә калганнарын (известь, пыяла, кадак, калай һ.б. төзелеш кирәк-яракларын) сатып алу өчен һәм төзүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен иганәдән җыелган акчаны файдаланалар.
Мәдрәсәләрдә китап киштәсе
1910 елда Ибраһим мулла Гобәйдуллин тырышлыгы белән авылның көнбатыш ягында – Чирмешән елгасы буенда кирпеч сугу заводы төзелә, чөнки Чирмешән елгасы янындагы ком кирпеч сугу өчен бик уңышлы була. Бу урында хәзер дә шул чордан калган тирән чокырлар саклана.
Ибраһим һәм Хәсәнҗан муллалар авылда ике катлы итеп муллалар хәзерләү өчен кирпечтән мәдрәсә бинасы төзетергә рөхсәт алалар. Төзү эшләре 1910 елның җәендә башлана. Кирпечне әлеге кирпеч сугу заводында сугалар. Биредә Ульян өлкәсенең Иске Кандал авылыннан килгән дүрт оста да эшли. Аларга йөз кирпеч суккан өчен бер тиен акча түләнә. Өлгергән кирпечне авыл халкы, озын арбаларга төяп, үгезләр җигеп ташый (түләүсез), һәр көнне йөзәрләгән кеше эшли. Фундамент өчен ташларны Шәгер ягыннан ташыйлар. Известь Идел буеннан алып кайтыла. Бу эштә Самара өлкәсенең Теплый Стан һ.б. авыл крестьяннары да булыша. Измәгә тавык йомыркасы ватып кушыла, ул измәне тотрыклы итү өчен эшләнә. Мәдрәсә мичләрен Чистай шәһәреннән килгән миччеләр (татарлар) чыгара. Архитекторы һәм төзүчеләр дә шуннан киләләр. Мәдрәсә көнчыгыш стилендә бик матур ике катлы мәһабәт бина булып төзелә.
1913 елда бинаны төзү эшләре тәмамлана, ә көзен мәдрәсә үзенең беренче шәкертләрен кабул итә. Мәдрәсәнең җитәкчесе Хәсәнҗан Гобәйдуллин була. Ул бер үк вакытта дини училищелар инспекторы (ахун) итеп тә билгеләнә. Сугылган кирпечнең калганыннан аның энесе Миркәй мулла кладовая төзетә (ул бина хәзер дә саклана, Хәйдәрова Римманың өе белән янәшә). Соңрак ул азык-төлек кибете булып та торды.
Мәдрәсәдә белем алган күренекле шәхесләр
Кизләү үзенең мәгърифәт учагы булуы белән аерылып тора. Мәдрәсә Казан, Самара һәм башка өлкәләр өчен муллалар әзерләп чыгара. Мәдрәсәдә укып чыккан шәкертләр Уфага барып имтихан тапшыралар һәм мөфтидән эшкә указ алалар. Кизләү мәдрәсәсенә белем алырга күп җирләрдән киләләр. Халкыбызның күренекле каләм һәм гыйлем ияләре, шагыйрьләр Габдерәхим Утыз-Имәни (Чирмешән районының Кади), Габделҗәббар Кандалый (Ульян өлкәсенең Иске Кандал, хәзерге Иртуган авылыннан), Нәҗип Думави (Аксубай районының Яңа Дума авылыннан), артист, режиссер Габдулла Кариев (Нурлат районының Колбай Мораса авылыннан), мәшһүр имам Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин (Нурлат районының Колбай Мораса авылыннан)Кизләү мәдрәсәсенә килеп белем эстәгәннәр. Алар агач мәдрәсәдә укыганнар, ул янып киткәч, шушы таш бина төзелгән.
"Безнең мирас". – 2024. – №10. – Б.16-19
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА