Тылсымлы шигърият иясе
Тылсымлы шигърият иясе
(Дәрдемәнд шагыйрь һәм шәхес)
Дәрдемәнд тәхәллүсен алган Закир Рәмиевкә тормышның, яшәешнең бихисап чагылышларын сурәтләүдә берәүне дә кабатламаган, җыйнак күләмле, тирән эчтәлекле, элитар шигъриятенә лаеклы бәясен алу өчен бихисап сынаулар үтәргә туры килә.
Меңьеллык тарихлы татар сүз сәнгатендә дөнья сурәтен, ил сәясәтен, кеше кичерешләрен нәзберек тирәнлек белән чагылдырган Дәрдемәнд иҗатының «аңыбызга» авырлык белән «керүенең» сәбәпләре күп булса да, иң мөһиме – инкыйлабларның сыйнфыйлык таләбе, ягъни Закирның бай сәүдәгәр баласы булуы, чит илләрдә белем алуы һәм яңа хакимиятне күкләргә «чөйгән» дидактизмга өлеш чыгармавы, лирик-тәсвири юнәлешкә өстенлек биреп, «социалистик реализм» тәртәсе арасына керергә «әзер» булмавындадыр дип фаразлыйм.
Кызганыч ки, берничә буын милләттәшләребез Дәрдемәнд шигырьләре белән ләззәтләнүдән мәхрүм булдылар. Дөрес, аны оныттырырга тырышучылар белән беррәттән, Дәрдемәнд иҗатын югары бәяләүчеләр дә аз түгел иде.
Дәрдемәнд иҗатының «китмәскә кайтуы», торгынлык пәрдәсе күтәрелеп, азатлык җилләре «күңелләрне иркәләп» алган, М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре», Х.Туфанның сөргендә язган шигырьләре басылып чыккан вакытка туры килә. Аның шигъриятен беренчеләрдән булып Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким дәррәү хуплап, күтәреп алды. Аларга 60-70 нче елларда иҗатка килгән Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт, М.Әгъләмов, Л.Лерон, З.Мансуров, Г.Морат, Н.Әхмәдиев, Р.Зәйдулла һ.б. кебек Дәрдемәнднең символларына, күп мәгънәле, нәзберек күзәтүләренә таянып, яңачарак фикерләүче шагыйрьләр килеп кушыла. Аның иҗатының фәнни-гамәли әйләнешкә керүе вафатыннан соң (1921) шактый вакыт узгач кына башлана. Язучы, мәгърифәтче Фатих Кәриминең әтрафлы сүз башы белән (үзе 30 нчы елларда репрессия корбаны була) шагыйрьнең җыентыгы 1928 елда гына дөнья күрә. Дәрдемәнднең бу мәҗмугасы рәсми хуплау тапмады кебек... Утыз елдан артык вакыт узгач кына (1959) күренекле галим, профессор Мөхәммәт Гайнуллинның кереш сүзе белән Дәрдемәнднең «Сайланма әсәрләр»е басылып чыга. Шул ук елда «Нәниләргә» исемле җыентыгы 22000 тираж белән тәкъдим ителә. Дәрдемәндне шагыйрь һәм зыялы шәхес буларак тану башланса да, бу юл шактый «мәкерле», алдаучан булып чыга. Әйтик, Тукаебыз туры һәм шартлы мәгънәләрдә, Казанга «Пар ат»та килеп кереп, «Китмибез» дип «оран» салып, «Туган тел»е белән җаныбызны иркәләп алгач, тиз арада татарның мөхтәрәм һәм әйдәп баручы шагыйре буларак күтәрелсә, Дәрдемәнднең «Кораб»ына сәяси диңгез-дәрьяларны иңләп, «ил корабын җил сөрә», «нинди упкын тарта безне җан сорап» кебек тәгъбирләре өчен «өметсез пессимист» һ.б. ярлыкларны ишетергә туры килә.
Ә чынлыкта Дәрдемәнднең «Кораб»ы соңрак татар шигъриятендә тирән эз калдырган тезмәләрнең берсе буларак таныла. Аның өслүбенә, эчтәлегенә хас әйтеп бетерелмәгән серлелек, камил сәнгатьчә эшләнеш, төрле буын, караш кешеләренә үз чоры вакыйга-хәлләреннән чыгып бәя бирүгә урын калдыруы, күп «тавышлылыгы» белән ул поэзиябезнең үлемсез әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелде. Нибары унике юллык «Кораб» шигыре белән илһамланып, аңа сокланып, тәкълид язмаган татар шагыйре юктыр.
1917 ел инкыйлабы Дәрдемәнднең милләткә хезмәт итү турындагы хыялларын чәлпәрәмә китерә. 1906-1918 нче елларда татар матбугаты үсешенә, үз фикерле иҗат әһелләренә юл ачкан, шагыйрьнең кырыклап шигырьләрен дә бастырган «Вакыт» газетасын, «Шура» журналын нәшер итүне туктаталар. Дәрдемәнд атасыннан калган дистәләгән алтын базларын, бар мал-мөлкәтен яңа хакимияткә үз теләге белән диярлек тапшыра. Мәгәр ул югары интеллектка ия шәхес буларак, илдә барлыкка килгән аянычлы хәлләргә шәхси бәясен бирергә ашыкмый. Дөресен әйткәндә, кәнагатьсезлеген сиздермәү генә түгел, хәтта хакимиятне «аклау» әмәлен дә «таба». «Илдә бер дуст...» икеюллыгы Дәрдемәндне «патриот» итеп ача да куя:
«Илдә бер дуст булмаса гәр,
Ил бөтен – дошман түгел».
Чынлыкта ул чор Дәрдемәнд күңелендә тирән әрнүле эз калдыра. Матбугатта халык исеменнән чыгыш ясаулар гомуми күренеш булып киткәндә дә, Дәрдемәнд башкалар өчен җавап бирүне өстенә алмыйча, үз шәхси кичерешләрен генә уртаклаша.. «Куанды ил...» газәлендә, үз-үзенә «мөрәҗәгать» итеп ул болай ди:
«Җитәр җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!»
Илдә барлыкка килгән гайре табигый үзгәрешләрне кальбе белән кабул итмәсә дә, сүзне үз исеменнән генә алып барып, чиста күңелле, иманлы зат булып кала. Аңардан берни тормаганны аңлап, үзенә җитди кисәтү ясый; «Җитәр инде, Дәрдемәнд», сүзне озайтма, «катып калган күңелләргә боз» атудан файда юк, ди үзенә мөрәҗәгать рәвешендә язылган «Куанды ил» әсәрендә.
Дәрдемәнднең безгә мәгълүм мирасының иң зур өлешен әдәбиятның лирик төре алып тора. Ул – Аллаһ Тәгалә канына, миенә сеңдергән сәләтенең кайсы жанрда тирәнрәк ачылачагын тәгаен сиземләгән әдип.
Дәрдемәнднең каләм-карандашына лириканың күңел, фәлсәфи, дини, пейзаж, мәхәббәт, шаян, фаҗигаи һ.б. төрләре дә «буйсына». Ул – үзенә һәм каләмдәшләренә катгый иҗади таләпләрне калкытып куйган сүз сәнгате әһелләренең берсе. Сурәтле фикерләвенең ошбу үзенчәлеге «Шагыйрьгә» газәленең ошбу юлларында ачык чагылыш таба:
«Ала кошларга бакмачы,
Газизем, булма такмакчы;
Матур гөлләргә бул былбыл,
Нәзакәт багына сакчы».
Дәрдемәнд, барчабызны борчыган көнүзәк мәсьәләләр, аерым алганда, «милләт ачкычы»н – туган телебезне саклау һәм баету турында борчылып, киңәшләрен дә калкытып куя.
Үзе берничә телдә аралаша, сөйләшә алган зыялы шәхес буларак, Дәрдемәнд: «Телләр белү яхшы гамәлдер,» – дип искәртә һәм, шунда ук, туган телебезнең башка лөгатьләр «басымына» бирешүен истә тотып, хәтта аның авыр киләчәгенә күрәзәчелек иткәндәй, «катыштырма вәләкин телгә телне» дигән кисәтүенә шактый төгәл «аңлатма» бирә:
«Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер»
(«Кил, өйрән, и туган...»)
Туган телне баетырга, халык сөйләменә якынайтырга уйласаң, сүзләрне «Урамнан һәм базардан чүплә...» дигән киңәшен бирә дә, бу гамәлнең ни өчен кирәклеген олы сәясәт белән аңлата:
«Тупаста булса тел – илнең колагы,
Уеңны уйдырып сал син шул колакка».
(«Урамнан һәм базардан чүплә...»)
Дәрдемәнд фикеренчә, халкыбызның тел хәзинәсен күз карасы кебек саклау өстенә, аны туктаусыз баетып, тулыландырып тору зарур. Үзе, җир астында сакланган алтын-көмешне эзләүче җитез эшмәкәр кебек, төрек, фарсы, гарәп телләреннән алынмаларны татарның сингармонизмына, авазлар яңгырашына, кафия таләбенә буйсындырып, могҗизаи, тылсымлы шигъри өслүб тудыра. Аның шигъри палитрасында табигать күңелләргә якын һәм газиз гүзәллеге белән «яши». «Ятам кайчаклары моңлап...», «Кыеп күкнең йөзен...», «Исте җилләр ил эченнән...», «Үзең җирдә, күзең җирдә...» һәм «Сеңеп җиргә, менеп җилгә...» кебек шигырьләрендә табигать төрле фасыл-күренешләрдә кешелекнең мәңгелек «бишеге» буларак күз алдына китереп бастырыла.
Пейзаж лирикасынаң асыл үрнәкләреннән берсе – «Җәй үтте» тезмәсендә көз килү тирәлектәге үзгәрешләрне искә алу рәвешендә тасвирлана:»
«Җәй үтте...
Кар-яңгырлы көз урнашты,
Күк тугайның баурына боз урнашты...
Гөл китте:
Сабагында кинә калды».
(«Җәй үтте...»)
«Көн кызуы...», «Исәрме җил тугай буйлап...», «Сеңеп җиргә, менеп җилгә», «Әгәр барсаң, саба җил...» («Җил» – Дәрдемәнд лирикасында уй-кичерешләрне укучыга җиткерүнең иң «өлгер һәм күп» мәгънәле арадашчы табигать сурәте), «Тиң булырмы йолдыз айга...» (планетар сынландыру) кебек шигырьләрендә туган табигатьнең төрле җисемнәре лирик каһарманның бай рухи дөньясын ачуга буйсыналар. Аның мәхәббәте, сөю-сәгадәткә тугрылыгы табигать «кочагында» тирәнрәк ачыла. Дәрдемәнднең дорфалыкны, тупаслыкны «якын китермәгән» мәхәббәт лирикасы нәзәкать вә «оялчан» ягымлылыгы белән үзенә каратып, күңелләрне ымсындырып тора. «Бүзләрем маналмадым» – татар шигъриятенең мәхәббәтне тарих һәм реаль тормыш белән бәйләп сурәтләгән иң уңышлы мәхәббәт газәлләренең берсе. Сөяме-сөймиме дип күңеленә юшкын булып утырган каршылыклы хисләрен ачуга тарихи аналогия «ачкыч» бирә:
«Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад –
Бер янып ат алдылар.
Мин, гариб, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым».
(«Бүзләрем маналмадым»)
Өлкәннәр җилкенчәкнең мәхәббәтен «таба» алмавын үзләренчә аңлаталар: «Әйттеләр , кем, бер бәхетсез, Илгә гашыйксың фәкыйрь».
Бу шигырь совет чорында язылган булса, «үзәктә шәхси белән гомуми арасындагы каршылык ята», диярләр иде марксист тәнкыйтьчеләр. Автор милләт кызларына, матурлыкка дан җырлап, хисси авырлыктан чыгу юлын «күрсәтә»:
«Сезне, милләт кызлары, аһ!
И өмет йолдызлары!
Таң сәхәрләр эзләп-эзләп,
Бер күреп калалмадым».
(«Бүзләрем маналмадым»)
«Күңел һәр җирдә гөл эзли», «Кичә күр, иркәм...», «Әгәр барсаң, саба җил...», газәлләрендә мәхәббәт сагышында, истәлекләр дөньясында ләззәт табу һәм мәхәббәтнең бөеклегенә дан җырлау рухы алгы нәүбәткә чыга. «Исәрме җил тугай буйлап...» шигырендә бу олы хис лирик геройның бәгырендә «бүртеп» күтәрелә:
«Кичә күр, иркәм нидер иткәннәрем,
Гамь заманында яман әйткәннәрем.
.........................................................
Уйнашыр, уйнар идек без мәңге шат –
Шул заманнарны онытма – әйлә яд!»
(«Кичә күр, иркәм»)
«Әгәр барсаң, саба җил...»дә табигать күренеше җил – мәхәббәт каһарманының иң якын вә ышанычлы сердәше. Ул аңа интим, иң кадерле хисен ышанып тапшыра:
«Әгәр барсаң, саба җил, безнең илгә,
Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
Төшендә юл өчен чәчкәен тарасын,
Гарибнең кайтырындан фал карасын».
(«Әгәр барсаң, саба җил...»)
«Фал салу» кебек мәҗүсилек чоры ышануы, халык җырлары белән балачактан күңелләргә сеңгән сурәтләр, сынландырулар, лирик зат – гарибнең бәхетле дә, үкенечле дә мәхәббәт сагышын «күргәзмәле» ачуга буйсыналар.
Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәте турындагы мифка таянып язылган «Хикәяи гашыйк» балладасында бу олы хиснең кадерен белеп яшәү, үкенечкә калдырмау ихтыяҗы искә төшерелә.
Ахыры киләсе санда
"Безнең мирас". – 2024. – №10. – Б.68.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА