Көлке куа килә...
Туфан Миңнуллин
Сәяси хикәя
Авылга кунакка кайткан депутаттан бер авыл агае:
– Әтәч булып кычкырган тавыкны суйганнарын беләсеңме? – дип сорады.
– Беләм, – диде депутат.
– Ә ни өчен суйганнарын беләсеңме? – диде агай.
Депутат уйга калды. Җавабын белә иде ул белүен, тик менә надан авыл агаена әйтергә курыкты. Тегенең кулында пычак иде чөнки.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА