Безнең өй өянкеләр астында иде… (хикәянең ахыры)
– Әйтмә инде, улым… Ходай Тәгалә шулай язгандыр инде… Ирем сатучы иде. Карамалыда кибет тота идек. Рвәлүция чыккач, Кырымга киттек. Анда иремнең кардәшләре бар иде. Кырымга бәлшәвикләр килә дип ишеткәч, Истанбулга күчеп килдек. Анда да танышларыбыз бар иде. Төрек җирендә сәүдәләр уңмады. Грециягә килдек. Грециядә ачлы-туклы гына яши идек, бәхетсезгә җил каршы, дигәндәй, сугыштан соң ирем үлеп китте. Ике кызым, бер улым белән тол калдым.
Олы кызым әмерек кешесенә кияүгә чыкты. Башта бай, тату яшибез дип язган хаты килгән иде, өч ел инде хәбәре юк. Кечесе монда, Генуяда. Ире диңгездә йөзә. Елына бер-ике мәртәбә кайтып күренгәли: әллә бар, әллә юк… Карамалымны сагынам… Үләм инде, улым… Җирсенәм.
Карчыкның күзләреннән чыккан яшь бөртекләре җыерчык буйлап битенә ага. Иреннәре дерелди. Үзе бармаклары белән яулык очын бөтерә.
– Карамалымны сагынып еласам, кызларым ачуланалар. Туган илне белмиләр бит алар: берсе – төрек җирендә, икенчесе Грециядә туды. Малаем татарча белә иде, инде елдан артык хәбәре юк: бергә заводта эшләүче эшчеләрне каршылыкка котырта дип төрмәгә яптылар… Авылда минем әткәй калган иде, исәнме икән? Безнең өй өянке астында иде. Ык яры буенда… Өянкеләр төбендә иде өебез… Карамалыда…
– Елама, әби. Безнең консулга язарга кирәк, бәлки, кайтырга рөхсәт итәрләр.
– Ирем мәрхүм, исән чагында язып караган иде, эш чыкмады. Өермәгә эләккән тузганаклар шикелле таратып ташлады безне язмыш… И Раббым… Өебез генә исәнме икән? Өянкеләре… Аларны кисмәделәрме икән? Шаулап үсәләр иде рвәлүциягә хәтле…
– Ялга кайткач, Карамалыга барып сораштырырмын әле. Әтиегез ни исемле иде?
– Шәмсулла исемле. Сатучы Шәмси дип йөртәләр иде. Ике энем, кияүдәге бер сеңлем бар иде. Алар исәннәрме икән? Бик нык кырдылар бит кешене, байларны бетерәбез дип…
– Алар турында да белешеп карармын. Без Генуяга еш йөрибез. Италия белән илебезнең мөнәсәбәте яхшы бит.
Минем сүзләремә карчык бигүк ышанып та бетми кебек иде. Әллә күп еллар өметсез яшәгәнгә, бу хәлгә күнегә алмый иде, ахры. Ул дәвам итте:
– Мин бит монда кунакта гына. Сагынуыма чыдый алмыйча, кызым янына килдем. Үзем улым белән бергә Ливадия шәһәрендә тора идем, аны төрмәгә япканчы… Хәзер инде күке шикелле чит ояда кунып йөрим. И Ходаем… Сак-Сокларга әйләнеп беттек инде…
Карчык тагын бераз зарланып утырды да кайтырга җыена башлады. Ишек тоткасына ябышкач, кинәт кенә маңгае белән ишек яңагына терәлеп үксеп елый башлады:
– И Ходаем… Алып кайт син мине, улым. Кая булса да яшер… Нинди җәзага да риза. Алып кайт! Карамалымны күрәсем килә. Ык буен, өянкеләрне… Карга тавышларын ишетәсем килә… Бәләкләп кер чайкаган тавышларны… Алып кайт, яме?.. Калдырма монда…
Карчыкны тынычландырырга тырышам. Консульствога язарга вәгъдә бирәм. Ул тыңламый.
– Өебез булмаса да, өянкеләребез исәндер әле. Алып кайт, яме? Кайтсам, ичмасам, туган илемдә үләр идем. Сөякләрем туган ил туфрагында ятар иде… Монда бит кабер казырлык туфрагы да юк. Җире гел таш… Алып кайт, яме?..
Траптан төшкәч, карчык пароходка озак итеп карап торды. Бераздан аның ябык гәүдәсе маяк астындагы кыя артына китеп күмелде.
Кич белән бик озак йоклый алмый яттым. Төшемдә әни карчыкны күрдем. Уянгач, әнием, ялгыз булса да, туган илендә яши әле дип куанып куйдым. Без дә бит шулай таралып беттек. Кайсыбыз кайда. Нигә туган җирдә генә яшәп булмый икән? Нинди көч гаиләләрне туздырып, туганнарны әллә кайларга таратып ташлый икән? Татар кешесе үз иркеннән китми бит туган җиреннән. Татарлар туган туфракларыннан бәхет эзләргә китәләр. Туган нигезендә бәхеткә ирешеп булмый микәнни? Кая киткән татар яши торган җирдәге бәхет? Кем куган аны? Нигә?
Иртәннән бирле башым авыртып тора иде, шуңа күрә, бераз йөреп кайтыйм дип, шәһәргә чыктым. Колумб йортына, Паганини музеена кергәнлектән, төштән соң гына кайтылды.
– Теге карчык тагын пароходка килгән иде, полисмен кертмәде, куып җибәрде, – дип каршы алды мине вахтада торучы матрос.
– Кайчан килгән иде?
– Иртүк. Сезне көтеп, көн буе причалда утырды. Әле яңарак кына куып җибәрделәр үзен.
Кич белән пароходны төяп бетерделәр. Сәгать кичке унда якорьны күтәрдек тә кайту ягына юнәлдек. Тәүлек ярым дигәндә без Мессина бугазында идек инде. Лигурия һәм Тиррен диңгезләре безне тыныч кына үткәреп җибәрде. Йоний диңгезе вак, җитез дулкыннар белән каршы алды. Ә кичкә таба җил, көчәйгәннән-көчәеп, давылга әйләнде.
Дулкыннар, гөрселдәп, пароходка ташланалар. Җил ыжгыра. Тирә-як су тамчылары белән тоташ томанга әверелгән. Җир белән күкне аерып булмый. Диңгез өстендә ак яллы шашкын дулкыннар куышып йөри. Һавада су тамчылары оча. Пароход калтырый, менә-менә таралып китәр кебек тоела. Металл тавышы чыгарып мачталар ыңгыраша.
Мин, вахтамны тапшырып, ял итәргә яттым. Кораб янтайганда, караваттан тәгәрәтеп төшерә. Диванга күчәм. Өстәлдәге әйберләр шапылдап палубага коела. Аларны җыеп, рундукка тутырам.
«Дүртенче трюм капкачының резинкасы бик тузган иде, трюмга су үтмәсә ярар иде», – дип уйлап ятам. Төшеп тикшерер идең, палубага чыгып булмый – палуба өстен дулкын ялый. Чыгу белән дулкын юып алып китүе мөмкин. Идәндә аунап яткан телефон трубкасын күтәреп, вахтадагы механикка шылтыратам:
– Льяль насослары төзекме?
– Төзек, Габдрахман Бәкерович. Сәгать механизмы кебек эшли.
– Вакыты-вакыты белән насосларны җибәреп, суны суыртып торыгыз, яме.
Льяльләрне үлчәп булмый, горловиналар су астында.
– Тыныч булыгыз, Габдрахман Бәкерович, суыртып торабыз.
Пелопоннес ярымтавының көньяк очын – Малея борынын үткәч, шторм бераз басыла төште. Матапанны узып, Эгей диңгезенә чыккач, вак, хәлсез дулкыннар салмак кына тәгәриләр иде. Ә Мәрмәр диңгезе безне мәрхәмәтле тыныч штиле белән каршылады. Корабка җан керде. Шторм алып килгән зыяннарны тикшерергә тотындык.
Мин кесә фонарен алдым да трюмнарны тикшерергә киттем. Беренче трюм копкоры иде. Икенче трюмга да су үтмәгән. Өченче трюм дымлырак, ачып җилләтергә туры килер. Безнең йөк юешне яратмый – бозылуы бар. Дүртенче трюмга төшү белән, аягым юешкә батты. Күңелем сизгән икән. Хәзер үк менеп капитан белән киңәшергә кирәк. Диңгез протесты язмыйча булмас. Күпме юешләнде икән, буйдан-буйга әйләнеп чыгыйм әле, дип, йөк өстеннән атлап киттем.
Трюмның койрык ягы почмагына җитеп, борылып килә генә башлаган идем, аягым бер йомшак нәрсәгә басты. Фонарь белән яктыртып карадым… Нәрсә бу? Кеше түгелме соң? Иелеп капшап карадым да тораташ булып урынымда катып калдым. Тәнемә чымырдап ток йөгергәндәй булды. Аркама салкын тир бәреп чыкты. Мәет. Тәне кап-каты, салкын.
Рубкага ничек менгәнемне сизми дә калдым. Җыелып төштек тә трюмга люстра астык. Мәетне күтәргәч, тагын бер мәртәбә ток суккан кебек сиздем үземне: Генуяда очраткан теге татар карчыгы. Әллә тыны бетеп, әллә шторм вакытында чайкалуга йөрәге чыдамыйча үлгән, мескен. Мин биргән ипи сыныгын учына йомарлап тоткан.
Күрәсең, безнең пароход Генуяда соңгы кичне торганда, карчык, вахтадагы матросның швартов бауларын карарга киткәнен сагалап торып, пароходка кергән, сиздерми генә палубага үтеп, трюмга кереп яшеренгән.
…Без аны Феодосия портында соңгы юлга озаттык. Мәрхүмә үзенең теләгенә иреште: аның сөякләре бабаларыбыз яшәгән туган ил туфрагында ята, Кырым җирендә.
Миргазиян Юныс
Генуя, «Чолым» пароходы, 1964
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА