«35» нче гамәлдә
«35» нче гамәлдә
Зур Чирмешән елгасы буйлап көймәдә түбән таба төшкәндә, истәлекле тарихи мираска бай тагын бер торак пунктына барып төртеләсең. Шул агымның борылып-сарылып аккан төшендә тамыр җәйгән ул авыл Единение (Бердәмлек) дип атала. Инде бирегә коры юлдан килим дисәң, Нурлат-Казан юлының егерменче чакрымында сулга борылып кергәч, шактый калын урман башлана. Урман дигәч тә, чокыр-чакырлы арба юлы түгел, ә вак таш түшәлгән киң, һәйбәт юл. Тирә-яктагы матурлык белән хозурланып бара торгач, кинәттән ул авылга килеп чыкканыңны да сизми каласың, хикмәт.
Фәкать «тридцать пятый» дип кенә әйтәләр халыкта
Шул рәвешле Октябрь инкыйлабыннан соң, егерменче елларда оештырылган күмәк хуҗалыкның – артельнең «Единение» атамасын авылга да таккан булганнар. Беркайчан да халкы әллә ни күпкә артканы юк үзенең. Җәен дача урынына әверелә яшеллек үзәгендә утырган авыл. Янәшәдәге түгәрәк урман аланын совет чорында төрле массакүләм слетлар, бәйрәмнәр оештыру өчен дә файдаланалар иде. Кырыендагы биек тауга менеп баксаң, тирә-юньдәге авыл-салалар уч төбендәге сыман күренеп тора. Әйтергә онытканмын: колхозлашу елларында нигезләнгән авылга бирелгән ул кызыл исемне өнәп бетермичәме, һаман да урысчалап, «тридцать пятый» дип кенә әйтәләр халыкта. Моны шушы тегермәннең 1970 елдан республикабызның «Татмелтрест» берләшмәсенә кергән эреле-ваклы тегермәннәре арасындагы тәртип санына мөнәсәбәтле рәвештә бирелгәне. Әмма « Единение»дәге «Утыз бишенче» су тегермәненең язмышы моның белән генә бетми әле, тарихы бик катлаулы һәм озын аның.
Швецариянең «Бюллер и К»фирмасы заводында ясалган
Князь С.А.Оболенский 1896-1898 нче елларда салдыра башлаган, 1907 елда гына файдалануга тапшырылган ике катлы, алагаем зур, биек, кызыл ташлы һәйбәт корылма ул үзе. Он тартуда узган йөзнең туксанынчы елларында гына туктавы хак. Хәзер архитектура истәлеге булып тора һәм дәүләт тарафыннан саклана. Авыл үзе дә шул мәһабәт су тегермәне ышыгында яшәп килгәндер, сакланып калгандыр, күрәсең. Бер дә кеше-кара өзелмәде. Оны кершәндәй вак, бәрәкәтле, дип, әллә кайлардан киләләр иде бит заманында.
Су тегермәне үзе чит мәмләкәт җимеше: Швецариянең Уцвиль шәһәрендәге «Бюллер и К» фирмасы заводында әзерләнгән. XIX гасырның чын сәнәгать архитектурасы үрнәге диләр аны. Иләмсез зур, мунча шае механизмнарны, тимер частьларны җәһәннәм ераклыгыннан, карурманнар, чытырманлыклар аша бирегә ничек китереп җиткерә алганнардыр – һич башка сыймый. Әллә никадәр сикәлтәле юл-сәфәр узып бирегә килеп ирешкәннәр бит ахыр чиктә бүген дә келтер-келтер эшләп, әйләнеп торган эреле-ваклы, йөзләрчә, меңнәрчә әллә ниткән тешле, ыргаклы тәгәрмәчләр, шкифлар, каешлы күчермәләр... Тегермәннең су чарыгын күрү бәхетенә ирешкән кайбер кемсәләр: «Колач җитмәслек иде», – дип таңнар катып сөйләгәннәр. Күп калаклы гаять зур әлеге тәгәрмәч-көпчәк, акрын гына әйләнә-әйләнә, тегермән ташларына көч-куәт биреп торган. Шул чарыкны әйләндерерлек биеклеккә күтәрү өчен, бер урында Чирмешән суын буып, буа һәм улак ясарга туры килгән. Әлеге чарык-тәгәрмәчне 20 нче йөзнең егерменче елларында гына яңага алыштырганнар. 1932 елда анда һәркайсы 75 ат көчле коточкыч куәтле ике су турбинасы куелган. 1964 елдан исә дизель моторлары эшкә «җигелгән». Хәзер исә бар хезмәт электр моторларына көйләнгән, минутында кабызып эшкә кушарга мөмкин икән аларны.
«Утыз бишенче»нең киләчәге өметле!
Хәзерге район башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев «МАКойл» АҖ директоры булып эшләгән чагыннан ук Единение авылындагы бу якларда «бердәнбер, монументаль» дип авыз тутырып әйтерлек, гаять биек, зур су тегермәне бинасын эшләтерлек хәлдә тота. Үз канаты астына алып, авылның да, халкының да тормышын җайлап-көйләп торды, дисәң дә була. Бүген дә җаваплылыкны йомшартмый. Дамир Азат улы Ишкинеевның Мәскәүдә «Бюллер и К» заводының бүгенге фирмасы вәкиле белән очрашуы да истәлекле, яхшы фал. Димәк, тегермәннең бүгенге халәтенә алар да, чит ил эшмәкәрләре дә, битараф түгел, чөнки атаклы тегермән хәзер хосусый милекчеләр карамагында. Алар исә аны янә эшкә кушарга ниятлиләр ди. Кызыксынучылар өчен экскурсия оештыру турында да уйланалар икән. «Утыз бишенче» һәрвакыт эштә-гамәлдә тора диюләре хак булсын!
"Безнең мирас". – 2024. – №10. – Б.34-35.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА