Сынчы язучы мирасы
Диңгезче, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның (1927-2014) иҗаты киңкырлы. Ул каләм остасы гына түгел, сынчы буларак та танылган.

Айдар Шәйхин Миргазиян Юнысның Татарстан Милли музее фондына тапшырылган сыннарын Марсель Галиевкә күрсәтте. /В.Васильев фотосы, tatarinform.tatar
Миргазиян Юнысның агачтан ясалган сыннары Татарстан тамашачысы игътибарына 1996 елда, ягъни моннан 29 ел элек Әлмәттә оештырылган күргәзмәдә тәкъдим ителгән дигән мәгълүмат бар. Шул тантанада кайбер сыннарны Әлмәттә калдыру мөмкинчелеге турында да сүз булган. Бәлки, күргәзмәләр тагын үткәрелгәндер, хәзер инде төгәл әйтү мөмкин түгел. Ләкин соңгы елларда җәмәгатьчелек күренекле иҗатчының агач сыннары язмышын белми иде. Аларның «табылу» тарихы болайрак булды.
Әлеге агач скульптуралар турында, сүз арасында сүз чыгып, Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев сөйләде. Ул аларның ТР Милли китапханә сендә саклану ихтималы турында әйтте – чөнки заманында Татарстанның халык шагыйре, төбәк парламенты депутаты Разил Вәлиев (1947-2023) инициативасы белән, аларны, ТР Хөкүмәтеннән акча сорап, Казанда ТР Милли китапханәсе сатып алган булган. Бу, әлбәттә, Разил аганың татар язучысының сынлы сәнгатьтәге иҗатын Татарстанда калдыру өчен башкарган зур эше.
Сыннар 2008 елда сатып алынган. Тик ни өчен алар моңарчы халыкка күрсәтелмәгән? Бу хакта белешә башлагач, ТР Милли китапханәсендә әлеге сыннарны Татарстан Милли музеена тапшырырга карар кылынганы мәгълүм булды. Һәм инде тиешле эшләр башкарылгач, музейга мөрәҗәгать итеп, Марсель Галиев белән безгә аларны күрергә насыйп итте.
Милли музейда безне оешманың матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов белән «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин каршы алды. Алар Миргазиян Юнысның төрле елларда ясаган агач сыннарын күрсәтте. «Алдагы ярты ел эчендә бу сыннар Сатып алу комиссиясенең эксперт советы аша үтәчәк. Аларның һәрберсе тасвирланып, дәүләт каталогына кертеләчәк», – дип аңлатты Айдар Шәйхин.
Марсель Галиев һәр сынны әйләндереп карады, сыйпады, язуларын җентекләп укыды – үзе канәгать елмая. «Мин боларны бик кызыклы әсәрләр дип саныйм. Моны әле безнең татар аңлап та бетермидер, тиз генә аңлап та бетермәс. Әмма киләчәктә аңлар дип уйлыйм. Монда һәр әсәрнең фәлсәфи мәгънәсе бар, һәм ул – татар халкының тарихына кагылышлы тирән мәгънә.
Мин Миргазиян Юнысның агачны юнып эшләп утырганын күргән идем. Бервакыт язучылар, галимнәр пароход белән Әстерханга төштек. Шунда ул үз каютасында гел агач юнып утырды. Бервакыт ялга туктагач, карасак – 2-3 малайны яллаган да шулар белән зур бер агачны пароходка таба сөйрәп килә. Чытырманлы ботаклардан торган коточкыч зур агач иде ул! Капитан йөгереп чыкты да: «Якын китермәгез, пароходны батырасыз», – ди. Миргазиян ага аны кызганып, агачны ташлап калдырды. «Бу агачтан әллә ниләр чыгара ала идем», – дип сөйләде инде соңыннан. Ул сыннарны төрле илләрдән алып кайткан агачлардан ясады.
Миргазиян Юныс иҗат иткән сыннарның киләчәген фаразлаганда, Европадан килгән берәр кеше күтәреп алып, бөек әсәрләр булуын ачыклар, дип уйлыйм. Карап торам да, безнең халыктан ул булмас ахрысы. Бездә бит «өстән әйтелсә» генә ишетәләр, читтән әйтелгән генә авторитет санала», – дип әйтеп куйды әдип.
Айдар Шәйхин сүзләренчә, рәсмиләштерү эшләре тәмамлангач, әлеге сыннарны күргәзмәләрдә күрсәтеп булачак. «Миргазиян Юнысның 2027 елда билгеләп үтеләчәк 100 еллыгы – язучының әдәби мирасын барларга, скульптор буларак та иҗатын күрсәтергә уңай мөмкинлек. Сыннар турында альбом-каталог төзү мөһим. 100 еллыкка Миргазиян Юнысның архив фондын да туплый алсак, хатларын, шәхси әйберләрен тапсак, яхшы булыр иде. Бу сыннар безгә алга таба эшләргә этәргеч бирә. Марсель абый дөрес әйтә: читтән килеп төртеп күрсәткәнне көтмичә, үзебезгә бүгеннән башлап бу эшкә тотынырга кирәк», – диде ул.
Intertat.tatar
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА