Айга кырын карама

Фото vitamincomplex.ru сайтыннан алынды.
Шоколад шифа бирә (1)
Дөньяның төрле илләрендә яшәүче галимнәр шоколадның шифалы булуын исбатлый. Шведлар, ачы кара шоколад артык авырлыктан котылырга булыша, дип уйлый. Америкалылар, шоколадтагы биологик матдәләр йөрәк һәм баш миендәге тамырларда тромблар барлыкка килүне, димәк, инсульт һәм инфарктны булдырмый, дип саный. Французлар, шоколад йөрәк эшчәнлеген һәм артериаль кан басымын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, дип ышана. Канада галимнәре, ачы шоколад теш эмален ныгыта, теш ташы ясалуын булдырмый, дип раслый.
Шоколад шифа бирә (2)
Япон галимнәре, шоколад авыздагы бактерияләрне үтерә һәм тешләрне кариестан саклый, ди. Шоколад буыннарны атеросклероздан саклый, артерияләргә холестерин утыруны булдырмый. Андагы магний иммунитетны ныгыта, күңел төшенкелегенә, начар кәефкә каршы көрәшә, хәтерне яхшырта, эшкә сәләтлелекне арттыра. Кара шоколадта кальций, калий, фосфор, тимер, А һәм В витаминнары алма һәм сырдагыга караганда күбрәк. Тик аның югары калорияле ризык икәнен онытмаска һәм артык күп кулланмаска гына кирәк.
Кычкырмаска тырыш
Көчле тавыш инсульт китереп чыгарырга мөмкин. Кеше кычкырганда, аның башына кинәт кан күтәрелә. Мондый сикереш исә баш мие тамырлары өчен бик зарарлы. Агрессив холыклы ир-атларда инфаркт, ашказаны җәрәхәте ешрак очрый, вакытсыз үлеп китү очраклары да күбрәк була. Ачулы вакытта махсус гормон бүленеп чыга һәм ул организмга бик зыянлы тәэсир итә.
Чикләвекле бал
Азканлылык булганда, фундукны (йә урман чикләвеген) ваклап, шулкадәр үк микъдарда бал кушалар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы ашыйлар. Дәва курсы – 1 ай.
Содалы битлек
Биттәге бетчәләрдән котылу өчен, чәй содасы кушылган җылы су белән юыну файдалы: ул тирене киптерә, ялкынсынуны баса. Атнасына 1 тапкыр мондый битлек ясарга да була: 2 аш кашыгы он (бодай, солы, карабодай) яки крахмалга 1 чәй кашыгы сода кушып, боламык булганчы җылы су өстиләр дә, чистартылган бит тиресенә сылап, 10-15 минутка калдыралар, аннары җылы су белән юып төшерәләр.
Ширбәт
100 мл сөт, 150 г атланмай, 400 г шикәр, 200 г кыздырылмаган арахис, 100 г какао порошогы һәм 200 г коры сөт кирәк. Арахисны газ мичендә җиңелчә генә киптереп алып, кабыгыннан чистарталар. Сөт, шикәр һәм майны сүрән утта куерганчы пешерәләр, шуңа коры сөт һәм какао порошогы, чикләвекне салып болгаталар да, формага салып, суыталар. Силикон форма булса бик яхшы, башка форма булса, аңа башта полиэтилен пленка җәяргә кирәк.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА