Сәнгати мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәхмүт Ваһапов: «Иҗат остаханәбез – реализм юнәлешендә»
Россия Сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсе директоры һәм аның сынлы сәнгать остаханәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мәхмүт Әхәт улы ВАҺАПОВ белән әңгәмәбез шушы остаханә тарихын барлаудан башланды. -
Ефәктә – чәчәкле моң
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче танылган рәссам, тәҗрибәле педагог Римма Хәмзә кызы ЮСУПОВАның киңкырлы иҗаты сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. Аның чын ефәк тукымага ясалган картиналары күргәзмәләрдә тәкъдим ителә һәм төрле илләрдә хосусый коллекцияләрдә саклана. Ул Казанда да шәхси күргәзмәсен оештырырга хыяллануы турында әйтте. -
Сынчы язучы мирасы
Диңгезче, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Миргазиян Юнысның (1927-2014) иҗаты киңкырлы. Ул каләм остасы гына түгел, сынчы буларак та танылган. -
Гөлфия Билалова-Шәйдуллина: «Иҗатым – тулысынча кул хезмәте»
Гөлфия Билалова-Шәйдуллина күз явын алырдай милли бизәнү-ясану эшләнмәләре иҗат итә. Талантлы оста белән халкыбызның милли костюмнары традицияләрен саклау һәм аларны заманча юнәлештә үстерү хакында сөйләштек. -
«Сандугач җыр суза» җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». Габдулла Тукай -
Ендурайкино авылы ташбашы
Озакламый Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Акимов 75 яшен билгеләп үтәчәк. Ә бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында аның күргәзмәсе бара. -
Күңелләрне «сөйләштергән» сурәтләр
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында рәссам Алена Савюкның кытай рәсемнәреннән торган күргәзмәсе ачылды. -
Марат Әфләтүнов: «Иҗат мине бәхетле итә»
Күп еллар дәвамында гельле авторучка белән иҗат итә торган әлеге рәссамның сынлы сәнгать өлкәсендә профессиональ белеме юк икән. Әмма ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале иясе Марат Әфләтүновның шәхси күргәзмәләренә килүчеләрне аның һөнәри дипломы кызыксындырмый да, сәнгать сөючеләргә ул ясаган нәфис рәсемнәр белән танышу тансык. -
Солтанатлы талант иясе
Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның тормышы һәм иҗаты турында күп китаплар, альбомнар үзе исән чагында ук дөнья күрде инде. Радиодан да ул башкарган җырлар даими яңгырап тора, Филармониядә – концертлар, уку йортларында конференцияләр үткәрелә... -
Лубян урманчыларының җырлары
Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларына Гыйльми үзәк аша кергән язма мирас арасында халык әдәбиятының матур үрнәкләре саклана. Мамадыш кантонының Лубян урман техникумы укучылары тарафыннан тупланган җырлар да игътибарга лаек. -
Җаны сулган «Хөррият», яки Мифларны сынландыру җитми
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Пермьдә яшәп иҗат итүче скульптор Әлфиз Сабировның «Тау» дип исемләнгән күргәзмәсе оештырылгач, бер көнне галимнәр җыелышып шәһәрләребез урамнарында мифологик образларның җитенкерәмәве һәм миф, риваятьләрне гәүдәләндерү белән бәйле бүтән проблемалар турында очрашып сөйләште. -
Равил Заһидуллин: «Тарихи реконструкция җитенкерәми»
Быел Казаныбызның 1020 еллык юбилее. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия иясе Равил Заһидуллин да озакламый 65 яшен билгеләп үтәчәк. Равил Габделбәшир улы – 1990 елларда беренчеләрдән булып тарихыбызны сурәтли башлаган рәссам. Шул вакытларны искә төшерү һәм бүген иҗатының торышын белү өчен кылкаләм остасы белән очрашып сөйләштек. -
«Мин бит кара карлыгач» җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». -
Рухың саумы, кардәшем?
Әйдәп баручы тарихчыларыбыз ханнар, дәүләтләр тарихын аеруча нечкәләп язарга яраталар. Кайсы хан ничә ел идарә иткән, кем-кемне буйсындырган? Ханнардан тыш, шушы җирдә яшәгән халык та бар бит әле. Яшәү шартлары никадәр генә авыр булса да, халыкның рухи тормышы үз кануннары буенча барган һәм бара. Ханнар, патшалар, президентлар килгән дә киткән. Хәтта дәүләтләрнең дә күбесе юк, ә халык яши. -
«Авыл җырлары»
Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларында «284 т» шифры астында «Авыл җырлары» дип исемләнгән җыентык саклана. Биредә барлыгы 48 җыр теркәлгән. Җырларны 1928 елда Татарстанның Тәтеш районындагы Тархан авылында укучы Г. Тукмыева җыеп тапшырган.