Айдар Хәкимов: «Безнең фольклор музыкасы – заманча сәнгать әсәре»

Фото – tatfil.ru
Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең һәр солисты – уникаль. Уйный, җырлый, бии дә алар. Бүген шундый шәхесләрнең берсе – баянчы, Татарстанның атказанган артисты Айдар ХӘКИМОВ белән әңгәмә кордык. Әңгәмәнең күркәм сәбәбе дә бар – озакламый ул түгәрәк юбилеен, 50 яшьлеген билгеләп үтәчәк.
Сәләтне ничек үстерергә? Фольклор музыкасының үзенчәлеге нәрсәдә? Аны ничек популярлаштырырга? Әңгәмәдә шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.
– Сәләт нәселдән килә диләр, әмма һәрвакытта да түгел. Айдар, сезнең әниегез оста баянчы, сезнең дә шул юнәлешне сайлавыгыз табигый. Музыкага тартылуыгыз гаиләдәнме?
– Безнең гаиләдә музыка бер дә тынып тормады, һәм мин аны кечкенәдән күңелемә сеңдереп үстем. Әнием Римма (Сафина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты – ред.) танылган баянчы, әтием Мидхәт дә музыкант, оста пианист иде, һәм безнең фатир еш кына музыкаль салонга әверелде. Кунакка музыкантлар, җырчылар килә, һәм тәүге көйләр, тәүге җырлар бездә яңгырый иде. Әни кечкенәдән миңа да гармун тоттырды, чыгыш ясарга мөмкинлек бирде. Хәзер дә без аның белән бергәләп уйнап күңелебезне бушатабыз.
– Профессиональ музыка юлы бик озын – мәктәп, училище, консерватория... Күпләр бу юлны үтеп бетә алмыйча китә. Үзлектән өйрәнеп виртуоз булып буламы?
– Чын музыкант читләтеп үтә алмаган өч баскыч бар: музыка мәктәбе, музыка училищесы һәм консерватория. Синең яныңда укытучы булырга һәм ул юнәлеш бирергә тиеш. Сәләтле кеше белем юлының озынлыгыннан курыкмый, чөнки музыкант булу – бик зур хезмәт нәтиҗәсе. Әлбәттә, иң әүвәл сәләт кирәк. Бу җәһәттән игътибарны музыка мәктәбе укытучылары эшенең әһәмиятенә юнәлтергә телим. Баланың бер урында утырып сәгатьләр буе шөгыльләнәсе килми. Аны урам, телевизор, интернет кызыктыра... Әгәр укытучы баланың сәләтен шәйләп, аны үстерә алса, ул инде училищега техник яктан камилләшеп аяк баса. Училищедан исә консерваториягә төпле, фикерле, әсәрне аңлаучы студент барып керә... Шул ук вакытта югары белеме булмаган виртуозлар да бар. Ул кечкенәдән үзлегеннән үҗәтләнеп өйрәнгән, фанатларча шөгыльләнгән һәм менә шундый нәтиҗәгә ирешкән. Самородоклар күбрәк авыллардан чыга. Аларның үз мелизматикасы, үз аһәңе. Кайчакта алар югары белемле музыкантлардан көчлерәк тә әле... Әмма андыйлар бармак белән генә санарлык.
– Шәхес буларак кешене даирә тәрбияли, диләр. Нинди даирәдә үстегез?
– Әтинең балачагым турындагы истәлекләре кадерле. Мине балалар бакчасына илткәндә ул җырлый торган булган. Аңа кушылып мин дә җырлаганмын. Бу күнекмә бушка китмәгән, тора-бара миндә абсолют ишетү сәләте камилләшкән. Ул чакта без Казанның Чехов урамында, «Мир» кинотеатры янындагы йортларның берсендә яши идек. Анда ерак түгел кечерәк кенә бакча бар. Без әти белән шунда уйнарга чыга идек. Ул вакытта миңа 4-5 яшь булгандыр, үзем бик аз нәрсәне хәтерлим, әти сөйләгәннәргә генә таянып бүлешәм. Менә шул бакчада әти бер кеше белән гәпләшергә ярата иде. Кем соң ул, дип сорагач: «Бу, улым, композитор Рөстәм абыең Яхин була», – дип әйтүен хәтерлим. Гомумән, ул урамда язучылар, артистлар яши һәм бер-берсе белән аралаша иде. Әйтик, Г.Камал театры артисты Равил Шәрәфиев, Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, җырчы Шамил Әхмәтҗанов балачагымның матур бизәкләре булды. Менә шундый даирәдә үсү, әлбәттә, тәэсир итте инде. Моңа әти белән әнинең минем белән ныклап шөгыльләнүен дә өстәргә кирәк.
– Сез фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә 25 ел эшлисез. Аның үткән юлын сез дә үткән, димәк. Ансамбльнең уникальлеге нәрсәдә?
– Казан консерваториясен тәмамлаган елны, ә бу 2000 ел иде, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә баянчы кирәк икән, дигән хәбәрне ишеттем. Тәвәккәлләп бардым, комиссия алдында үзенә күрә имтихан тапшырдым. Комиссиядә мәшһүр җырчы, ул вакытта филармониянең сәнгать җитәкчесе Илһам Шакиров, фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең хор җитәкчесе Марат Яхъяев, ансамбльнең музыка җитәкчесе Ринат Гыйләҗев бар иде. Тыңладылар, ошаттылар һәм ансамбльгә кабул иттеләр. Ә 2002 елда ансамбльгә җитәкче итеп Айдар Фәйзрахманов билгеләнде. Ул ансамбльгә яңа сулыш өрде. Гастрольләр артты, җырларга клиплар төшерә башладык, һәр чыгыш кечкенә спектакльгә әверелә иде. Без телевидениедә ешрак күренә башладык, үзебез дә аудио һәм видеоҗыентыклар әзерләдек. Безне күрделәр, ишеттеләр. Нәтиҗәдә ансамбль яңа аппаратура, яңа уен коралларына баеды. Ул тәртип кертте, шул ук вакытта ирек тә бирде. Мәсәлән, мин ансамбль белән, солист буларак, «Талы-талы» (татар халык көе) инструменталь әсәрен уйнадым. Шулай ук ансамбльнең баянчы-аккомпаниаторы Айдар (Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты- ред.) белән «Әзиләр», «Чабата», «Яшьләр биюе» һ.б. биюләрнең инструменталь өлешен алып барабыз. Менә шулай, уйный-уйный, эшли-эшли бер тында 25 ел узган да киткән.
Бу – уникаль ансамбль. Аның уникальлеге татар фольклор музыкасы белән эшләүдә: аны эшкәртү, сәхнәгә күтәрү, популярлаштыруда. Фольклор белән бик азлар эшли, нигездә эстрада юнәлеше популяр. Безнең юл – тапталган юл түгел, ул җиңел дә түгел, миңа шул ягы белән ошый да. Җитәкчебез Айдар Фәйзрахманов фольклор материалны җентекләп өйрәнә, нәтиҗәдә тулы бер сәнгать әсәре туа. Шундый кадерле хезмәтләрнең берсе – Беренче бөтендөнья сугышында Германиягә әсирлеккә эләккән татарларның язмалары нигезендә туган «Заман» җыры.
– Фольклор – авыр юнәлеш. Фольклор дисәң, «бу бит күңелсез» дияргә дә мөмкиннәр бит әле. Андыйларның ялгышы нәрсәдә?
– Фольклор әсәре катлаулы, бик күп төсмергә һәм мәгънәгә ия ул. Аны бер тапкырдан гына аңлап бетереп булмаска мөмкин. Менә шушы юнәлештә ансамбль күпер ролен үти торгандыр. Безнең башкаруда ул беренче үрнәктәгечә примитив түгел инде. Ул төрле милли уен коралларында башкарыла, аңа вокаль партияләр кушыла һәм заманча сәнгать әсәренә әверелә. Кайбер җырчылар, безнең җырларны ишеткәч, кызыгып, үз репертуарларына ала.
– Ансамбль һаман юлда, бу гаиләгә ничек тәэсир итә? Бөтен хатын да аңлап кабул итми торгандыр өенә кайтып кермәгән ирне…
– Гастрольләр – һәр музыкант тормышының аерылгысыз бер өлеше. Бу – үз хезмәтеңне күрсәтү, тәҗрибә туплау да. Фольклор музыкасы ансамбленең гастрольләре айлар буена да сузылырга мөмкин. Монда физик һәм рухи чыдамлык кирәк. Юлга чыгу, әгәр янәшәңдә сине аңлаучы кеше булса, бермә-бер җиңел. Шуңа күрә артистлар еш кына үз даирәсе кешеләре белән кавыша. Без дә Алсу (Хәкимова – Татар дәүләт филармониясе музее һәм китапханәсе җитәкчесе – ред.) белән филармониядә таныштык. Мин юлга чыгып киткәндә, Алсу ике кечкенә бала белән берүзе кала иде. Шөкер, безгә әниләребез ярдәм итте.
– 50 яшькә җитү – илле, дәүләтле булган яшькә җитү, диләр. Илең-гаиләң бөтен, ә максат-ниятләр тормышка аштымы инде? Әллә тормышка ашырасылары да шактыймы?
– Минем чыннан да кечкенә генә дәүләтем – гаиләм, кызым белән улым бар. Яшьлектәге уй-хыялларым да тормышка ашты, югары белем алдым, Татарстанның йөзек кашы саналган ансамбльдә музыкант булып эшлим. Үткәнгә карап шөкер итә, алга карап фикер йөртә торган яшькә җитеп киләм.
– Иң беренче остазың?
– Иң әүвәл училищеда һәм консерваториядә баян классында укыткан Таһир Сөләймановны искә аласым килә. Аннан легендар дирижер Җәүдәт Айдаровны. Ул – камалышта калган Ленинградта концерт куйган шәхесләрнең берсе.
БЕЛЕШМӘ
Айдар Хәкимов башкалада П.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбендә белем ала. Казан музыка училищесында уку елларында Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә Яшь башкаручыларның халык уен кораллары буенча Бөтенроссия конкурсында катнашып дипломант исеменә лаек була. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыганда Ринат Халитов җитәкчелегендәге татар халык уен кораллары оркестрында уйный. Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә кергәнче, Казан балалар үзәгендә, Химиклар мәдәният йортында баянчы-аккомпаниатор була. Шулай ук «Бәхетле балачак» бию ансамблендә (җитәкчесе Светлана Ишкузина) дә баянчы булып эшли. 2000 елда консерваторияне тәмамлаганнан соң, филармония нигезендә эшли торган Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә кабул ителә һәм бүгенге көнгәчә шунда хезмәт куя.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА