Ефәктә – чәчәкле моң

Фотолар – Р.Юсупованың шәхси архивыннан
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче танылган рәссам, тәҗрибәле педагог Римма Хәмзә кызы ЮСУПОВАның киңкырлы иҗаты сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. Аның чын ефәк тукымага ясалган картиналары күргәзмәләрдә тәкъдим ителә һәм төрле илләрдә хосусый коллекцияләрдә саклана. Ул Казанда да шәхси күргәзмәсен оештырырга хыяллануы турында әйтте.
– Римма ханым, сез – Мәскәү кызы. Совет чорына туры килгән балачак елларын ничек хәтерлисез?
– Без – татар милли тамырларыбызны ихтирам итүче мәскәүлеләр. Әтием Хәмзә, әнием Рәйсә сугыш ветераннары иде. Алар – Ватанны җаны-тәне белән яраткан буын вәкилләре. Бөек Ватан сугышы башлангач, әнинең 21 яшьлек музыкант абыйсы Рафаил Мәскәү өчен барган сугышта батырларча һәлак була. Ул вакытта 18 яшьлек әнием, бертуганы өчен фашистлардан үч алырга дип, үз теләге белән сугышка җибәрүләрен үтенә. 1 нче Белоруссия фронтында, хатын-кыз зенитчылар гаскәре сафында сугыша.

«Пионнар» сериясеннән.
Әтием Бөек Ватан сугышыннан соң Совет-япон сугышында да катнаша. Безнең гаиләдә сугыш каһарманнары булган туганнарыбызның истәлеге зур ихтирам белән сакланды.
Әни үз заманында тегү училищесын тәмамлаган бик оста, зәвыклы тегүче булгач, аны Мәскәүнең мода сөюче даирәләрендә яхшы беләләр иде.

«Экология» сериясеннән
Гаиләдә без ике бала үстек. Апам Румия төрле Мода йортлары, талантлы модельер Слава Зайцев белән эшләп, Советлар Союзының легендар моделе булып танылды.
Иҗат юлымда миңа әни бик нык булышты, рәсем ясау белән кызыксынуымны күреп, сынлы сәнгать мәктәбенә бирде. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү текстиль институтының «Гамәли сәнгать» факультетына укырга кердем (хәзерге А.Н.Косыгин исемендәге Россия дәүләт университеты). Аны 1977 елда кызыл дипломга тәмамлагач, конкурс нигезендә, СССР Сәнгать фондының Гамәли сәнгать комбинатына эшкә кердем һәм Советлар Союзы текстиль сәнәгате өчен эксклюзив, авторлык рәсем серияләрен уйлап табу белән шөгыльләнә башладым. Ефәк тукымалар өчен уйлап тапкан рәсемнәребезне махсус комиссия раслагач, алар тукыма өслекләргә күчте.

«Мәскәү тәрәзәләре» сериясеннән.
1980 елларда чын ефәккә бизәкләр төшерү техникасында декоратив-станок картиналары иҗат итә башладым. Графика, акварель техникасында башкарылган хезмәтләрем дә туплана барды.
Әйтергә кирәк, советлар чорында рәссам хезмәте ихтирам ителде. Сынлы сәнгать салоннары күп булып, хезмәтләремне алар аша да тәкъдим иттем, мохтаҗлык кичермәдем.
1989 елда мине СССР Рәссамнар берлегенең Мәскәү рәссамнары бүлегенә кабул иттеләр. 2005 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы булып киттем.
– Сез бизәгән тукымалардан тегелгән күлмәкләрне күргәч күңелегезне нинди хисләр биләп ала иде?
– Бик куандым! Исемдә: шулай беркөн автобуста барганда янәшәдә басып торган ханым мин бизәгән яулыктан иде. Түзмәдем: «Бу яулыкның бизәген мин ясаган идем», – дип куйдым. Ул, елмаеп, рәхмәт әйтте. Аннары, истә, әни белән башка шәһәр буйлап йөргәндә мин бизәгән чын ефәктән тегелгән күлмәк кигән бер ханымны очраттык. Янына килеп: «Ни өчен бу күлмәкне сайладыгыз?» – дип сорадым. «Рәсемнәрен ошаттым», – дигәч, түзмәдем, горурланып: «Аларның авторы мин булам», – дидем. Бу ханым да рәхмәт белдерде…

«Таулар сулышы» сериясеннән.
– Сез, иҗаттан тыш, озак еллар уку йортларында югары квалификацияле белгечләр әзерләү белән шөгыльләнгәнсез.
– 2006-2018 елларда К.Г.Разумовский исемендәге Мәскәү дәүләт технологияләр һәм идарә университетының «Дизайн» кафедрасында доцент вазифасын үтәдем. 2007-2014 елларда Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының икенче белем алу белән бәйле «Сәнәгать дизайны» бүлегендә укыттым. Кичәге студентларым хәзер дә рәхмәтләрен җиткереп тора.
– Сезнең «Зәңгәр кош канаты», «Кояш карашы», «Пионнар», «Мәскәү тәрәзәләре», «Урман», «Таулар сулышы», «Экология», «Ассоциацияләр» серияләрегездә яктылык, Кояш нурлары виртуозларча сурәтләнгән. Аларны иҗат иткәндә нинди уй-хисләр дөньясында булдыгыз?
– Мин Кояшка гашыйк! Шунлыктан аны бик еш сурәтлим. Хәтта башка иҗатташлар мине «Кояш рәссамы» дип атый. Пионны фәлсәфи чәчәккә тиңлим. Миңа ул гүзәл һәм көчле хатын-кыз рухын хәтерләтә. Пионнар ясалган тукыма яктылык чәчә төсле. Беренче пион рәсемен ясап бетерүгә үк әсәремне «Автопортрет» дип атадым.
2014 елда тәрәзәләрдәге Кояш нурлары хәрәкәте белән бәйле күренешләргә игътибарым артып, «Мәскәү тәрәзәләре» сериясен иҗат иттем. Аларда – башкаланың лирик пейзажлары.
Белгечләр декоратив панноларымны Россиянең заманча сәнгати текстиль өлкәсендә югары осталык үрнәкләре дип таныды. Мондый бәяләмәләр ишетүемә куанам.
Шушы елларда Россиянең төрле шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләр уздырдым. Сәнгать сөючеләр бик җылы кабул итте. Кайчан да булса хезмәтләремне Казанда да тәкъдим итәргә телим. Бу минем бик күптәнге хыялым!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА