Журнал «Безнең мирас»

Очар кошлар оясы

 

Фарсель Зыятдинов (1937-2021).

 

 

 

Шагыйрь һәм прозаик, икътисад фәннәре докторы, профессор, бакчачы Фарсель Сәхап улы Зыятдиновның (1937-2021) иҗат юлы Татарстан радиосында башланып китә. 1964-1970 елларда ул биредә яшьләр өчен тапшырулар мөхәррире булып эшли. Аның әле Казан дәүләт университетында укып йөргән чагы була, IV-V курслар өчен имтиханнарны алдан тапшырып бетерә дә, авыл хуҗалыгы редакциясенә эшкә килә.

 

Фарсель Зыятдиновның радио архивында сакланучы истәлекләренә мөрәҗәгать итәбез:

 

«Ул елларда Татарстан радиосы яңарышка юл тотты. Мәкаләләр уку урынына югары зәвык белән эшләнгән композицияле тапшырулар алмашка килде, – дип сөйли Фарсель ага. – Озакламый мин яшьләр редакциясенә күчтем. Рус телендә Инна Лебедева, соңрак Альберт Бондаренко, татар телендә мин, киң колачлы композицион журнал тибындагы тапшырулар әзерләүгә керештек. Шулай итеп, әдәбият, сәнгать, музыка, халык хуҗалыгы казанышларын, икътисадны чагылдырган мавыктыргыч тапшырулар яңгырый башлады. «Яшьлек радиодулкынында» дип аталган бу тапшырулар халык күңеленә хуш килде. «Безнең көннәр Корчагины» дип исемләнгән чыгарылышы аеруча кызыксыну уятты. Шагыйрь Фәнис Яруллинның тормышы, фаҗигале язмышы, көчле рухы турындагы бу композицион тапшыруны кат-кат яңгыратырга туры килде. Ул Фәниснең рухын күтәрүдә, иҗатка омтылышын арттыруда этәргеч бирми калмагандыр.

 

Шуннан соң әдәби-документаль әсәрләргә таянып, Г.Камал театры артистлары башкаруында яңадан-яңа композицияләр туа торды. Аларның режиссерлары артист Вәкил Закиров һәм Госман Әхмәтҗанов булды.

 

Шуны да әйтергә кирәк, яшьләрнең игътибарын күбрәк җәлеп итү нияте белән «Яшьлек радиодулкынында» төрле тематик викториналар яңгырый башлады. Әйтик, тарих, әдәбият, сәнгать, архитектура истәлекләренә багышланган викториналарда меңнәрчә егетләр һәм кызлар катнашты. Ул вакытта, дөресен әйтергә кирәк,  ВЛКСМның өлкә комитеты, бигрәк тә аның секретаре Рәис Кыям улы Беляев зур булышлык күрсәтте, матди ярдәмне кызганмады.

 

Бу редакциядә булган дистәләрчә агроном, инженер, икътисадчы, педагог, төзүче-инженер беренче чыгышларын ясап, үзләренең мөмкинлекләрен барлады, соңрак күренекле җәмәгать эшлеклеләре, предприятие, район, Хөкүмәт җитәкчеләре булып җитлектеләр. Яшь шагыйрь, композитор, җырчы, рәссам, булачак журналистлар редакциянең якын дусларына әйләнде. Җырчылар Хәдичә Гыйниятова, Вафирә Гыйззәтуллина, Флера Сөләйманова, Таһир Якупов, Миңгол Галиев, баянчы Рәшит Мостафин, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев, Айдар Хәлим, Разил Вәлиев, язучы Әхәт Гаффар һәм башка бик күпләр беренче чирканчыкны шушы редакциядә алдылар дисәк, хата булмас.

 

Ә Флера Сөләйманова исә радиода оператор булып эшли иде ул чакта... Аның турында кечкенә бер язма әзерләп, үзе башкаруында берничә озын, моңлы җыр тапшыргач, редакциябезгә йөзләрчә хуплау хаты килде. Шуннан соң аңа радио бинасы гына тар булып тоела башлады, һәм ул филармониягә күчеп, бик күп җирләрне, илләрне иңләде, халык ихтирамын казанды…

 

Шулай бервакыт Лениногорск районы Сугышлы авылында булырга туры килде... Анда мин читтән торып матур гына шигырьләр язучы Җәүдәт Дәрзаманов белән кызыксындым. Ул үзе армиядә иде. Шигырьләре чынлап та күңелне җәлеп итте. Радиодан тапшыру әйбәт килеп чыкты. Ул чагында, еллар үткәч, Җәүдәт үзенең эфирда беренче тапкыр шигъри юллары яңгыраган Татарстан радиосының баш мөхәррире булыр дип кем уйлаган?!

 

«Яшьлек радиодулкынында» яшьләр генә түгел, ә халкыбызның горурлыгы булган өлкән яшьтәгеләр дә еш катнашып, истәлекләре белән уртаклашып торды. Академик Роальд Сәгъдиев, профессор Гыйлем Камай, мәшһүр очучы Михаил Девятаев, генераллар Гани Сафиуллин, Фатыйх Булатов һәм башка бик күпләр яшьләрнең киңәшчеләре булды.

 

Кыска гына вакыт эчендә «Яшьлек радиодулкынында» һәм «Старт» тапшырулары Татарстанда гына түгел, аннан читтә яшәүчеләр арасында да абруй казанды».

 

Шигъриятле радио

 

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ

 

Яшь шагыйрьләр

 

Үзләренә егермедер, булса, –

Янып торган япь-яшь шагыйрьләр.

Кара-каршы басып, бер-берсенә

Укый алар яңа шигырьләр.

Янып сөю, яшьлек турындадыр

Язылганның шактый өлеше.

Елмаялар...

Тик белмиләр алар

Өлешенә тияр көмешне...

Язган шигырьләрдән кемнәр укыр,

Ни өстәрләр шигъри байлыкка?

Яфрак-яфрак кына китап язып,

Танылырлар кайчан халыкка?

Кемдер калыр,

Кемдер янар, сынар,

Кемдер җитәр изге максатка...

Еллар сыгар,

Ялгызлыкта алар

Берәм-берәм китәр бер якка...

Тик аңарга әле ярты гасыр,

Ул турыда кем соң уйласын?

Яшь шагыйрьләр яңа шигырь укый –

Зәңгәр күктә апрель кояшы.

 

1964

 

Мәхмүт Нигъмәтҗанов васыятьләре

 

 

 

 

Радиода Сәнгать советы утырышы. Сулдан: Фәтхерахман Фазылҗанов, Рим Кәримов, Зиннур Насыйбуллин, Мәхмүт Нигъмәтҗанов. 1970 еллар.

 

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән дөньяга яралган «Варисларга васыять» радиотапшыруының чираттагы чыгарылышы күренекле музыка белгече, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗановның якты истәлегенә багышлана.

 

Мәхмүт аганың арабыздан мәңгелеккә китеп баруына әле чагыштырмача әллә ни күп түгел: ул 2020 елның 4 августында вафат булды. Шуңа күрә тавышын ишеткәндә әле дә янәшәбездә, һаман да музыка сәнгатенә, халкыбыз язмышына кагылышлы уй-фикерләре белән янып яшидер кебек тоелырга мөмкин. Ә чынында, моның сәбәбе башкада – ул кайчандыр күтәреп чыккан проблемалар бүген дә актуаль, уйланырга, аларны хәл итү юлларын эзләргә мәҗбүр итә.

 

Ә инде каһарманыбызның гомер юлына килгәндә, ул гаять үзенчәлекле, татар зыялыларының гадәти, типик биографиясенә һич охшамаган. Катлаулы, маҗаралы, каршылыклы гомер юлы. Тапшыруда без каһарманыбызның шушы хакта сөйләгәннәрен дә ишетербез. Фольклор экспедицияләрдән алып кайткан кайбер җырларның табылу тарихы, аның бүгенге көн милли музыка сәнгатенә кагылышлы фикерләре күпләр өчен кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру