Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казан сөйли!
26 августта Чүпрәле төбәге иртәдән алып кичкә кадәр Рафаэль Ильясовның моңы белән сугарылып яшәде. Биредә бөек җырчыга багышлап чыгарылган китапны тәкъдим итү бәйрәме үткәрелде. Китап туе районның 90 еллык юбилеена матур бүләк булды, шул ук вакытта Татарстан радиосының 100 еллыгын каршылап үткәрелгән чараларның беренчесе иде. -
«Гаҗәпләнәм! Сокланам! Горурланам!»
24 октябрьдә Әтнә районының Күлле Киме тугызъеллык мәктәбендә – шагыйрь Сибгат Хәким музеенда үтә ихлас кичә булды. Анда кордашлары, өлкән, урта һәм кече яшьтәге якташлары шактый гомерен зыялы татар хатын-кызларының фаҗигале язмышын өйрәнүгә багышлаган күренекле тарихчы Тәэминә Биктимеровага, 85 яше тулу уңаеннан, ихтирам хисләрен җиткерде. -
Рух сагындагы хәтер
Кешеләрнең үткәне белән бүгенгесен бәйли торган рухи төене һәм киләчәккә юлны дөрес билгеләүдә мөһим вә ышанычлы таянычы да булып хезмәт итә торган илаһи үзгәлеге – ул хәтер. Дөресен әйткәндә, милләтләр яшәешендә дә бу шулай: киләчәкне кайгырта торган халыкларны үз кыйбласын дөрес итеп билгеләргә һәм үзенә йөкләнгән илаһи миссиясен дә тәгаенләргә, кагыйдә буларак, аның тарихи хәтере рухландыра. -
Милли-рухи тормышыбызның елъязмасы
ХХ йөзнең башларыннан алып хәзергәчә, ягъни бер гасырдан артык вакыт эчендә татар телендә күпләгән газета-журналлар чыга. Аларның озын һәм кыска гомерлеләре дә бар. Кайберләре соңгы дистә елларда гына дөнья күрә башлаган. Шундыйларның берсе – «Мәдәни җомга». 2025 елның июль аенда аның тәүге саны нәшер ителүгә 30 ел тулды. -
Моңсыз «Гомер моңы»
«Илһам нәрсәдән башлана? Балачак хатирәләреннән, мәктәп бакчасыннан, беренче мәхәббәттән... Ә бәлки ул дөньяның бары тик матур якларын күрә белүче күңелдәге сабый баланың ихлас хыялларыннан, самими теләкләреннән башланадыр?» – дип тамашачыга сорау бирә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры иҗатчылары Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллинга багышланган спектакльдә. -
Юл йөргән – дөнья күргән
Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек күрешә килер, ди халкыбыз. Өч ел диңгезне төштә генә күреп, кемдер әйтмешли, чит ил паспортым кыз килеш картаеп бетә инде, дип зарланып йөри идем. Ниһаять, мөмкинлек туды да, Урта диңгез буйларын урап, комында кызынып кайттым. Ялга җыенганнарга хәзер үзем киңәш бирә алам. -
Гореф-гадәт, бәйрәмнәр асыл мәгънәгә ия
Гасырлар дәвамында формалашып, һәр чорга яраклашып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән милли йола һәм бәйрәмнәр халык өчен бик кадерле була. Чөнки алар буш урында барлыкка килмәгән. Алар гаилә, кавем һәм милләтнең борчукайгылары, шатлык-куанычлары, өметхыялларына нигезләнгән. Әлбәттә, аерым бер төбәккә хас ниндидер үзенчәлекләр булырга мөмкин, әмма алар эчтәлекне баета, ямь генә өсти, ягъни рухи асылын үзгәртми. -
Елмаеп каршы ала
Хөсәен Хәйруллин нигез салган музей Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитовага һәйкәл булып тора. -
Мәмәшир авылының горурлыгы
Кукмара районы Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Раил Гатауллин белән очрашу узды. -
«Илемдә һава торышы һәрвакыт аяз булсын!»
21 октябрьдә Казанда Татарстан Язучылар берлеге бинасында Рүзәл Мөхәммәтшинның «Таш» спектакль-поэмасы премьерасы узды. Сәхнәдә – автор үзе һәм замандаш шагыйрьләр. Алар ярдәме белән сүз – гамәлгә, ә шигырь – тере кичерешкә әйләнде. -
Кәрим пичай
Салкын себер җиле үзәкләрне өзеп, кигән кием аша үтеп, бөтен тәнне өшетә. Искереп беткән, берничә кешедән калган, кырык ямаулы бишмәт ачы җилдән саклый алмый шул. Башындагы олы шәлен чалыштырып аркасыннан бәйләгән, чыра кебек ябык 15 яшьлек кыз бала урман эченнән чыкканда корыган ботаклар төялгән агач чананың бавы өзелде. Килгән эзләр әллә кайда юкка чыккан, күз ачкысыз буран башланган. -
«Хыял артыннан» – яңа сәхнәгә
Татар театры тарихында истә калырлык вакыйга булды – Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, озак еллар иҗат иткән Горький урамындагы тарихи бинадан китеп, Татарстан урамындагы яңа йортларында «Хыял артыннан» дип исемләнгән беренче спектаклен уйнады. -
Кил, иркәм, кил инде...
Һәрвакыттагыча, очраклылык галиҗәнапләре үз сүзен әйтте. Мин, сүзләрне берәм-берәм чүпләп, тезә-тезә, шушы хикәятне яза башладым. Ә барысына да Фәридә ханымның баянда, «Кил, иркәм, кил инде» җырын уйнап җибәрүе сәбәп булды. Һәвәскәр, өстәвенә хатын-кыз башкаручы булганлыктан, бик исем китмичә генә тыңлый башладым. -
Миркасыйм Госмановны искә алу
12 октябрьдә Казанда татар җәмәгатьчелеге күренекле язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы, академик Миркасыйм Госмановны (1934-2010) искә алды. Әлеге чарада язучылар, галимнең хезмәттәшләре, укучылары, туганнары һәм кызлары – профессорлар Диләрә Госманова белән Айсылу Мәрданова катнашты. -
Туган якның горурлыгы
Шөгер төбәге, Лениногорск ягы талантлы шәхесләр бай. Шуларның берсе – күренекле шагыйрь, язучы, журналист Җәүдәт Дәрзаман (1945-2019).