Журнал «Безнең мирас»

Гүзәл ӘДҺӘМ: «НАЛАСА АВЫЛЫ КӨЕ»

🏷 Admin

Баз капкачын ачып җибәрүгә, түбәннән күтәрелгән әллә нинди чирканыч ачы ис ни заманнан бирле җүнле ризык күрмәгән ашказанын ертып үтте дә бөтен эчен умырып алды. Хатын, укшып, җиргә чүкте. Бераздан кап-кара булып ыржаеп торган баз авызына тагын башын сузды, тагын тыны буылды. Эшләр харап иде: берәмтекләп чүпләп, симәнәгә дип сайлап кына салынган унөч чиләк бәрәңге, череп, сасы тирескә әйләнгән.

 

Сәкинәнең бөтен тәнен вак калтыравык биләп алды. Ул бермәл, фикерләү сәләтен югалтып, һушын җыялмыйча торды. Кышкы озын төннәрдә, ябыгып шыр сөяккә калган Әнвәрен тән җылысына урап таңнар каршылаганда, аны шушы унөч чиләк бәрәңге барлыгы юатып килгән иде. Почмаклары дымланып карала башлаган шыксыз салкын өендә, казанда пешкән кабыклы кайнар бәрәңге турында хыялланып, күпме рәхәт минутлар кичерде ул. Баздагы бәрәңгенең һәр данәсе күңелдән кат-кат исәпләнгән, күп тапкырлар саналган иде инде. Яндагы бакчага утыртырга тиешле ун чиләктән арткан, түбәләмә өелгән тагын өч чиләк (өч чиләк бит, өч чиләк!) яңа уңыш өлгергәнчегә кадәрге озын-озак айларны ялгап җибәрергә тиешле хәзинә булып, тәнгә җылы бөркеп тора иде.

 

«Бетте, барысы да бетте». Хатын, ыңгырашып, урыныннан кузгалды. «Инде кышны үткәрдек, язын ничек тә түзәрбез, яшел үлән баш төрткәнче, җан асрарга бәрәңгебез бар», дип, йөз, мең кат уйланган хыяллары чәлпәрәмә килде әнә.

 

Үзем генә гаепле, үзем генә... Күзләр тидердем лә... Никләр генә шулай шатландым да, никләр ашкындым икән! Белә идем бит югыйсә, әни гомер буе әйтә килде: «Күзең бик каты. Артык куанма да, сокланма да... Чит күзләрдән Ходай үзе саклармын дигән... Иң яманы – үзеңнең күзең тию...»

 

Арыш саламнарын шактый калын түшәп, бисмилласын әйтеп каплаган иде Сәкинә баз авызын. Дөрес, базны ачарга әлегә иртәрәк иде. Март кояшы көндезләрен шактый гына яктыртып алдаса да, төннәре һаман да салкын, хәтта өй эчендә дә өстән бишмәт, аяктан киез ката төшәргә өлгермәгән чак. Казан астына яккан коры-сарының гына җылысы күзәнәкләргә кереп оялаган суыкны куып тарата алмый шул.

 

Базны болай иртә ачуга улы Әнвәр сәбәпче булды. Бер чынаяк чәй эчим дип, ашыга-кабалана, фермасыннан өйгә сугылган чагы иде Сәкинәнең. Мәктәпкә киткән Әнвәрен укытучы Сания чанага утыртып тартып кайтты. Фронттан ире турында «кара пичәтле» хат килгәндә дә болай югалып калмаган хатын, буыннары йомшап, әздән генә җиргә төртелмәде, аннан, исенә килеп, улына ташланды.

 

– Әллә куркыттыммы, әни? Миңа берни дә булмады, бары тик башым гына бераз әйләнеп китте, – дип, гаепле елмайды Әнвәре.

 

Зуп-зур башы белән чанада кайтуына оялса да, укытучы апасына каршы әйтергә базмады, ахры, тыныч кына утыруында булды.

 

Сәкинә, ашыга-кабалана, күгәрчендәй җиңел гәүдәле улын күтәреп алды, аның арык тәнен капшый-капшый, бар җиренең исәнлегенә ышангач кына, җиңел сулап куйды.

 

Шулай да Сания шактый борчылган иде.

 

– Ярты сәгать буе аңсыз ятып котымны алды. Эх, ипи-сөт мулдан булса, егыла торган малаймыни ул! Яхшырак ашатсаң, хәзер тернәкләнер иде дә... Ике-өч көн мәктәпкә җибәрми торырсың инде …

 

Әнә шулчак шатлыгыннан кычкырып җибәрде Сәкинә:

 

– Бар! Ачылмаган базымда башланмаган өч чиләк бәрәңгем бар!..

 

...«Бетте! Барысы да чәлпәрәмә килде!»

 

Чарасызлыктан изелгән хәлсез тәнен өстерәп, хатын өйгә керде. Иске юрганга ябынып сәкедә яткан улын уятмаска тырышып, тавыш-тынсыз гына мич буендагы эскәмиягә чүкте ул.

 

Дүрт ел буе барган рәхимсез сугыш өй эчендәге һәрнәрсәгә эзен салып өлгергән иде. Сугыш алдыннан гына салып кергән яңа нарат йортның почмаклары да дымланып күгәреп чыккан әнә. Сатарга мөмкин булган һәрнәрсә сатылып, азык-төлеккә алмаштырырлыгы күптән озатылып, диварлары шып-шыр калган өе хатынга бик кызганыч булып тоелды.

 

Менә бу карават янындагы стенада кайчандыр зур, затлы келәм эленеп тора иде. Утызынчы еллар ахырында Сәкинәне Мәскәүгә Колхозчылар съездына делегат итеп сайлаганнар иде дә, келәмне ул шуннан алып кайтты. И-и-и, матур да иде соң! Шул келәмнең аллы-гөлле бизәкләрен күрергә дип, Наласадагы берәр хатын кермичә калды микән аларга! Кичләрен ут алганда, Сәкинә үзе дә урам якка караган бер тәрәзә пәрдәсенең читен юри ачык калдыра башлады. «Әйдә, рәхәтләнеп карасыннар, соклансыннар...»

 

Заем акчасын шул келәмне сатып түләргә туры килде. Бераздан үзе суккан, читләре матур чигешләр белән чуарланган ашъяулык, җәймә, кашагаларга да чират җитте. Кайчандыр кызыл башлы сөлгеләр белән шыплап тулы сандыгы да бушап, мескенләнеп почмакта утыра әнә.

 

Хатын, аптыраудан гаҗиз калып, тагын шул сандыгына барып ябышты. Идән паласының читен күтәреп, яшерелгән урыннан ачкычын алып, бер-ике боруы булды, сандык капкачындагы йозак «келт» итеп ачылып та китте. Кайчандыр сандык актару Сәкинәнең иң яраткан шөгыле иде. Ә хәзер…

 

Элекке мул тормышның хәбәрчесе булган сабын, хушбуй исләре катыш нафталин исе борынны ярып керде. Тын юлларын кытыклап, әллә кайларга кадәр үтте дә, күз яшенә әверелеп, сытылып та чыкты. Сандык капкачына беркетелгән «Грамота», открытка бизәкләре «җанланып, биешеп» алды.

 

...Менә бу кечкенә төргәк эчендә иренең фронттан язган хатлары һәм кайбер документлар саклана. Сәкинә аны кулына тотып, бер секунд кына уйланып торды. Юк, бүген аларны актарып, хатирәләргә бирелеп утырасы килми икән аның, төргәкне читкә этәрде. Монысы – улының кечкенә чактагы кайбер киемнәре... Кыска җиңле ак күлмәк белән зәңгәр ыштаннарны ул үзе теккән иде. Юа-юа уңып, төсләрен җуя төшсәләр дә, әле барысы да шактый таза, нык күренгән бу киемнәрне, яшерен өмет-хисләр белән урап, әле сугышка кадәр үк сандык төбенә салган иде хатын. Әнвәренә иптәшкә тагын берике бәбәй алып кайтырмын дип өметләнгән иде ул чакта…

 

Сәкинә иске генә баш яулыгына төрелгән тагын бер төргәккә үрелде.

 

Монысы гармун иде... Әллә никадәр истәлекләр белән бәйле тальян гармун…

 

Ниндидер кыйммәткә ия, әлегәчә сатылмаган шушы бер тальян гармун гына калды өйдә. Баштарак Сәкинәнең аны сатарга кулы бармады. Бу вакытлыча гына дип саналган мохтаҗлык чорында, юк бәягә генә җибәреп, гармунны әрәм итәсе килмәгән иде. Менәменә сугыш бетәр дә, ире дә кайтыр, тормышлар да көйләнеп китәр дип өметләнде. Әмма юкка... Шул өметне дүртенче кыш асрый хатын. Тик быелгысы иң-иң авыры булгандыр, мөгаен: кыш башында иренең кара кәгазе килсә, хәзер менә Әнвәре дә егылды. Сатам дисә дә, инде тирә-якта гармунга кызыгырдай кешесе дә калмады бугай…

 

...Ул чакта Сәкинә белән Хәйдәрнең яңа гына өйләнешкән мәлләре иде. Үзләренә аерым йорт төзеп, башка чыгарга иде исәпләре, язылып, Донбасс шахталарына китеп бардылар. Гаиләлеләрдән Хәйдәр белән Сәкинә генә иде. Бөтен булган җиһазы агач сәкеләрдән торган зур, озын баракта, иске такта кисәкләреннән укмаштырып, үз почмакларын булдырдылар да яшәп киттеләр. Ир-атлар иртүк эшкә таралгач, шыксыз барак көн буена буп-буш кала. Сәкинә баштарак үз «почмак»ларын көйләү, уңайлау белән мәшгуль булды. Тик иңгә-буйга өчәр адымнан артмаган ул бүлмәдә көннәр буе берүзе нишләп утырсын ди? Эч пошудан нишләргә белмичә бәргәләнеп туйгач, үзенә дә эш табуын үтенеп иренә ялварды. Хәйдәре исә аптырады да калды. Күмер шахталарында хатынкызга яраклы эшне кайдан табарга?

 

Барысы да көтмәгәндә хәл ителде дә куйды. Шахтер егетләрнең берсе Сәкинәләр бүлмәсенә өр-яңа чалбар күтәреп керде.

 

– Аптыраганнан сезгә кердем әле, Хәйдәр. Менә чалбар алдым…

 

– Шәп булган! Чүпрәге бик тотымлы, нык күренә.

 

– Анысы шулай да... Бераз зуррак кебек тоела…

 

Сәкинә егеткә чалбарын көйләп бирде. Андый эшләргә кулы ятып тора иде аның. Шуннан китте инде. Егермедән артык ирегет яшәгән баракта вак-төяк хатын-кыз эше табылып кына торды. Сәкинә берсеннән дә тайчынмады. Кирәк икән керен дә юды, ямавын да салды. Ә вакыт дигәнең һаман да калды: авылны сагынып, әти-әнине юксынырга да, моңланып җырлап алырга да җитте.

 

Шахтерлар арасында Галимҗан атлы бер гармунчы егет бар иде. Шуның сәке астындагы капчыктан тальянын алганын Сәкинә түземсезлек белән көтә торган булып китте. Матур уйный иде Галимҗан, үзәкләргә үтәрлек итеп өздерә иде.

 

Бервакыт, барак идәнен себергәндә, шул капчыкка юлыкты хатын. Куллар, үзеннәнүзе, төенләнгән бавын чиште, аннары бармаклары гармун телләренә кагылды. Бер басты, ике... Тагын басты... Аерыла алмыйча, сәгатьтән артык утыргандыр, имән бармагы белән «Әпипә»не шактый гына шома итеп ерып та чыкты. Күңеле күтәрелеп китеп, тагын, тагын баскалады... «Каз канаты» колакны иркәләде, түзә алмыйча көйләп тә җибәрде:

 

Каз канатларын санадым,

Очынып кагынганда,

Тулган айларга карадым,

Өзелеп сагынганда…

 

 

Сәкинә шулай үзенә юаныч тапты, көн узып, кич җиткәне сизелми дә башлады. Уйнады да уйнады... Бармаклары җитезләнде, остарганнан остара барды, сизгер күңеле, инде эзләнмичә дә, гармунның кирәкле теленә басарга күнекте…

 

... – Ай-яй-яй! Кем шулай сыздыра дисәм?

 

Сәкинә корт чаккандай сикереп торды, оят эштә тотылгандай кызарынып, гармунын кая куярга белми бәргәләнде.

 

– Матур уйныйсың! Көнләшеп тә куйдым үзеңнән…

 

Хатын каушады. Авыз күтәреп җырлап, гармунда уйнап утырганын башкалар белеп алса, көлә башласа? Әле Хәйдәре ни дияр бит?

 

– Зинһар, берәүгә дә әйтә күрмә! – дип, егеткә ялынды.

 

Галимҗан көлде генә. Шулай да серне берәүгә дә ачмады.

 

Күп тә үтмәде, гармунчы егетне шахта басты. Казып чыгарганда, әле аңында булган, бөтен эче янып, шактый вакыт газапланган, диделәр. Үлгәндә әйткән соңгы сүзен Сәкинәгә күпләр җиткерде:

 

– Гармунымны Сәкинәгә бирегез, – дигән.

 

Нигә Сәкинәгә? Берәвесе дә баш катырып уйлап тормады: «Мөгаен, түләнмәгән бурычы калгандыр», – дип, тальянны Сәкинәгә тоттырдылар…

 

– ... Әни... Әни дим!

 

Сәкинә дерт итте. Гармунны ялт кына сандык төбенә аударып, улы янына ашыкты.

 

– Хәлең ничек? Башың әйләнмиме?

 

– Юк... Ашыйсым килә…

 

Хатын арык беләкләре белән малайны кочып алды.

 

– Хәзер, хәзер, балам, бераз гына түз…

 

Үз сүзенә үзе имәнеп китте.

 

«Бераз гына түз дидемме? Эх, түзеп кенә үзгәртеп булса икән аны!»

 

Элек бу сүзне гел-гел кабатларга ярата иде ул: «Бераз түзегез, хәзер кыстыбыем өлгерә... Хәзер токмачым кабара... Хәзер бәлешем пешеп чыга... И-и-и, булган да икән рәхәт чаклар!»

 

Базда черегән бәрәңгесе исенә төшеп, тагын эсселе-суыклы булып китте. Симәнәгә дигән өлеше турында ул әлегә уйламаска тырышты. Менә бүгенгесе кыйммәт аның өчен. Хәзергесе!

 

«Ниләр генә ашатырга бу балага!»

 

...Мәликә күршесе белән элек-электән бер-берсенә ярдәм итешеп яшәделәр. «Булганы бергә, югы уртак дигәндәй...»

 

Соңгы чиктә бүген дә шуларга кереп егылды Сәкинә. Мәликәнең килене Нурания сугыш алдыннан гына бу йортка төшкән иде. Менә ул да нәкъ Сәкинә кебек тол хәзер. Сәкинә, ярый инде, сугыш чыкканчы алты ел ир белән яшәп калды, улы Әнвәр үсеп килә әнә. Ә Нурания соң, Нурания! Сәкинәнең йөрәге кысылып куйды: Нураниянең ирен туй табыныннан ук сугышка алганнар иде.

 

Дәвамы бар.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру