Габделлатыйф хан

«Габделлатыйф хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме
Габделлатыйф хан (1475-1517) – Казан ханлыгының сигезенче идарәчесе. Ул 1497 елның апреленнән алып 1502 елга кадәр хакимлек иткән.
«Тәхеткә утырганда Габделлатыйфка егерме яшь тулып кына узган була әле. Казан халкына тагын чит илдә үскән һәм тәрбияләнгән хан белән яшәргә туры килә. Мөхәммәд Әминнең үсмер еллары Русиядә узган булса, Габделлатыйф исә Кырымда үсә. Табигый ки, ике туган берберсеннән теләк-омтылышлары белән дә, фикерләү рәвешләре белән дә аерылып тора, һәм аларның сәяси карашлары да бөтенләй төрле булып чыга. Габделлатыйф хан абыйсына караганда бик күпкә миллирәк була. Бераз Русиядә яшәп алуына да карамастан, Кырымда үскән солтан русларны бөтенләй ят итә».
Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)
«Ибраһим ханның углы вә Мөхәммәд Әмин ханның энесе булган ошбу зат Мөхәммәд Әмин ханның ике мәртәбә ханлыгы арасында 5 ел чамасы Казан хөкүмәтендә хан булып торды. Габделлатыйф, Кырымда анасы Нурсолтан ханбикә янында торып, великий кенәз хозурында хезмәт итәр өчен дип Мәскәүгә килгән иде. Менә шул вакыт моны казанлылар чакырдылар. Шуның өчен Мәскәү кенәзе гаскәр вә мәэмүрләр белән берлектә Мәскәүдән Казан шәһәренә җибәреп, [аны] тәхеткә утырттырды вә, үзенә итагатьле булыр, дип, Габделлатыйф олуг мирзалар һәм Казанның могътабәр, ягъни дәрәҗәле, абруйлы затларыннан ант иттерде».
Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)

Габделлатыйф хан үлем түшәгендә
1. Габделлатыйф – Ибраһим хан белән Нурсолтан ханбикәнең кече улы, Мөхәммәд Әминнең энекәше. Өч үги абыйсы – Илһам, Ходайкол һәм Мәлик Таһир булган.
- Ибраһим ханның вафатыннан соң, аның хатыны Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга. Шул сәбәпле, сабый Габделлатыйфның балачагы һәм үсмер еллары Бакчасарайда үтә.
- Кырым ханлыгы белән Мәскәү хөкүмәте арасында дустанә мөнәсәбәтләр булу сәбәпле, Габделлатыйфны Мәскәүгә җибәрәләр. Биредә аңа, идарә итәр өчен, Звенигород шәһәре бирелә.
- Мәскәү яклы сәясәт үткәргәне өчен, Мөхәммәд Әминне Казаннан куалар, аның урынына килгән Мамык хан да казанлылар тарафыннан хупланмый. Ахыр чиктә Казан халкы тәхеткә Габделлатыйфны утыртырга тели.
- Габделлатыйфны Казан тәхетенә кенәзләр Семен Холмский белән Федор Палецкий утырта.
- Габделлатыйфка 25 яшь тулгач, ул мөстәкыйль сәясәт алып бара башлый. Әлеге хәл, билгеле, Мәскәү яклы түрәләр арасында ризасызлык тудыра.
- Иван III 1502 елның гыйнварында Казанга кенәзләр Василий Ноздреватый белән Иван Телешов җитәкчелегендә гаскәр җибәрә һәм аны кулга алырга боера. Габделлатыйф хан Белоозерога сөрелә.
- Габделлатыйф хан 1517 елның 19 ноябрендә вафат була.
- Мөхәммәд Әминнең вафатыннан соң, Казан тәхетендә Олуг Мөхәммәд нәселе киселә. Аның да, Габделлатыйфның да ир балалары калмый. Олуг Мөхәммәд нәселенең соңгы варисы Ходайкол күптән урыслашкан, чукындырылган була.
- Габделлатыйфның вафатыннан соң, Кырым хөкүмәте Василий III белән шаһзадә Сәхиб Гәрәйне Казан ханлыгының тәхет варисы итеп тану турында сөйләшүләр алып бара башлый.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА