Ринат Гыйләҗев: Югары сәнгать булсын өчен, фән кирәк

«Сорнай» ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев.
Бүгенге сәхифәбезнең герое – «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев. «Сорнай»ның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – сүзебез әнә шул хакта.
ДАНЛЫ ҮТКӘННӘР
«Сорнай» ансамбле турында бездә ишетеп булса да белмәгән кеше юктыр. Иҗатының байтак өлеше суверенитет елларына туры килеп, республикабыз нинди күтәренке хисләр, өмет-хыяллар белән яшәгән булса, «Сорнай» да шундый матур юл үтә. Сигез ел дәвамында милли тормышыбызның үзәге булган «Казан» милли мәдәният үзәгендә урнашуы гына да бу ансамбльнең асылын чамаларга мөмкинлек бирә. Аннан соң Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе канаты астына сыенып, дәүләт ансамбле дәрәҗәсен алган икән, бу аның югары үсешкә ирешүен күрсәтә. Ни кызганыч, 1990 еллардагы күтәренкелек сүрелде һәм төшенкелек белән алмашына башлады. Шул елларда «Сорнай» да бераз югалып торды. Бәхетебезгә, яңа көч, яңа идеяләр белән кабат тормышыбызга әйләнеп кайтты ул һәм бүген дә сәхнәләребездә тамашачыларны куандыра.
«Сорнай»ны, һич шикләнмичә, фәнни лаборатория-мәктәп дияргә була. Ни өченме? Чөнки ансамбль татар халкының, борынгы чорларда башкарылып, онытылуга дучар ителгән ике йөзләп җырын яңадан тыңлаучыларга кайтарды. Борынгы матур йолаларыбызга яңа сулыш өрде. Чөнки затлы костюмнары, килешле биюләре, сәхнә хәрәкәтләре белән күпләгән фольклор коллективларына өлге-үрнәк булырлык ул. Мех баш киемен киеп чыккан «Сорнай» егет-кызларын күргәч, мехны башкорт кына кигән, дип канәгатьсезлек белдерүчеләр булды. Әмма артистларыбыз үз сүзендә торды, татарга элеккеге затлылыгын кайтару юлында бер адым да артка чигенмәде. Нәтиҗәдә, бүген фольклор коллективларының байтагы бу үрнәккә иярде.
Биредә төрле елларда Лидия Әхмәтова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Габделфәт Сафин, Айгөл Бариева, Вәис Бәйрәмов, Әлфия Гыйләҗева, Җәмилә һ.б. җырчыларыбыз осталыгын чарлап тамашачыга танылды. Бу коллектив Хәнәви Шәйдуллин, Рабига Сибгатуллина, Мирсәет Сөнгатуллин, Рәфыйк Таҗетдинов, Рафаэль Ильясов, Гөлзада Сафиуллина һ.б. кебек зур җырчы, музыкантларыбыз белән бер сәхнәләрдә чыгыш ясап, иҗатын баетты. Әмма барыннан да бигрәк без «Сорнай»ны онытылган милли музыка уен коралларын яңадан тормышыбызга кайтарганы өчен зур бәялибез. Сорнай, кубыз, саз, ятаган, мөгез, тел курае, думбра, кылкубыз, гөслә... Барысын да санап бетерәсеңмени?! Алар алтмышлап лабаса! Коллективка исем кушуны җитәкчесе Ринат Гыйләҗев үзе болай искә ала: «1974 елда Әгерҗе районына концерт белән баргач, Салагыш авылында сорнайны үзе ясап үзе уйнаучы бер абзый белән таныштым. Шундый көчле матур тавышлы музыка уен коралын авылда очратуыма шаккаттым. Ул вакытта фольклор белән кызыксынып китмәгән идем әле, шуңа оятыма бу абзыйның исемен дә хәтерләмим. Әмма Казаныбызга әйләнеп кайткач, бу уен коралының сорнай икәнен белдем, аның турында шактый мәгълүмат тупладым һәм шул шатлыктан фольклор ансамбленә «Сорнай» дип исем куштык».
«Сорнай» тавышын бөтен дөнья ишетә. 1980 еллар азагы-1990 елларда Болгария, Финляндия, Австрия, Франция, Бельгиядә чыгыш ясап, Бөтендөнья фольклор фестивальләрендә катнашып лауреат исеме алуы турында әйтүебез. 1993 елда Европа илләре буйлап ике айлык турне үзе генә дә ни тора! 1995 елда Италиядән Дөнья кубогы алып кайта артистларыбыз. Аннары да фестивальләрдә безнең «Сорнай»ны колач җәеп көтеп торалар. Төркия, Венгрия, Казахстан, Румыния…
«Сорнай»ны шундый зур уңышка ирештергән шәхес турында бер кәлимә әйтмәү гөнаһ булыр. Ринат Гыйләҗев – талантлы музыкант, оста оештыручы, галим, мөгаллим һәм үз эшен, милләтебезне онытылып ярата белүче кадерле кешебез. Түбән Кама музыка училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаганнан соң туган ягы Арчада милли музыка уен кораллары оркестры оештырып 1977 елда ук Бөтенсоюз фестивалендә лауреат исеме алган, тагын биш елдан соң шул ук коллектив белән Болгариядә фестивальдә катнашкан, Казанга күченгәч исә Мәдәният министрлыгы каршындагы республика фәнни-методик үзәгендә фольклор бүлеген җитәкләгәндә, ни өчен татарда музыка уен кораллары аз, дип кызыксына башлап, фольклор ансамбль оештыруга кадәр барып җиткән, музыка уен кораллары фабрикасында эшләгән, Мәдәният институтында укыткан мөхтәрәм шәхес ул. Кыскасы, халык музыкасын тамырыннан белә торган һөнәрмәнд. Шундый тынгысыз җаннар гына зур эшләр майтарырга һәм уңышка ирешергә сәләтле. «Сорнай»ның данлы юлы моны раслады. Һәм Ринат Гыйләҗевне алыштырырдай шәхес бездә әлегә күренми. Аның үзенә дә, «Сорнай» артистларына да дәүләтнең игътибары зуррак булсын иде…
БҮГЕНГЕСЕ
Зур булмаса да, «Сорнай» бүген дә уңышлы иҗат итә. Туристларга чын мирасыбызны күрсәтү, төрле төбәкләрдә узган Сабан туйларында, мәдәният көннәрендә татар моңы ишетергә интизар булып яшәгән милләттәшләребезне куандыру, мәктәпләрдә балаларга музыка сабаклары бирү, туйларда, бәби чәйләрендә борынгы йолаларыбызны торгызып күрсәтү дисеңме һ.б. Ләкин «Сорнай» турында сөйләгәндә тулаем музыкаль фольклорны күздән кичермичә мөмкин түгел. Әгәр дә 1990 еллардагы күтәренкелек вакытында билгеләгән юлны дәвам итсәк, без бүген бу өлкәдә бик зур уңышларга ирешергә тиеш идек. Ниндиме? Әйтик, башкортлар курайны үстергән кебек, без дә берәр милли уен коралын киң итеп таныта алмый идекмени? Әнә, Тывада Мәдәният министрлыгы каршында 2003 елда милли музыка уен кораллары оркестры оешты. Аның беренче җитәкчесе Алдар Тамадынны 2014 елда мәдәният министры итеп билгеләделәр. Бездә оркестр, театр җитәкчесе, язучы, шагыйрьне, кыскасы, чын мәдәният кешесен мәдәният министры итеп күтәргәннәре бармы? Тывада бер елны милли музыка уен коралы – Игил елы дип игълан иттеләр. Аңлашыла ки, милли музыка коралын популярлаштыру максатында эшләнде бу. Нәтиҗәдә, игил Тываның тарихи-мәдәни мирасы дәрәҗәсен алды. Шул ук Тывада В.Кок-Оола исемендәге милли музыка драма театры да бар бит әле. Ул безгә «Нәүрүз» фестивальләре аша мәгълүм. Менә шул театр фестивальләрнең берсенә безнең ятаган кебегрәк музыка уен коралына багышланган спектакль алып килгән иде. Тулы бер спектакль! Ул вакытта режиссер Сәйдәш Монгуш ГИТИСны тәмамлап кына килә иде әле. Милли музыка уен коралы турында спектакльне ул диплом эше буларак куйган. «Чадаган» дип атала иде ул. Андагы вакыйгалар һаман күз алдында тора. Сәхнәдә милли музыка уен кораллары оркестры да урнашкан иде. Бөек скиф патшасына көчләп кияүгә бирелгән хатын бала таба, әмма патшага үч итеп баласын имезүдән баш тарта, имеш. Патша яраннары патшабикәнең күңелен эретердәй музыка уен коралы кирәклеге турында бөтен тирә-якка сөрән сала. Бер аксакал 9 ел яшәгән сарыкның җилдә, кояшта кипкән эчәкләрен, кыл итеп, агач нигезгә тарттырырга боера һәм чадаганда уйнап җибәрә. Уйнаган саен патшабикәнең күңеле эри бара. Камал театрының зур залында чадаган моңын ишетеп, җаны актарылмаган бер генә тамашачы да калмагандыр. Ахырдан спектакль геройлары гына түгел, бөтен зал үзенә күрә экстаз кичереп, чинамады гына.

«Сорнай» ансамбле артистлары: (уңнан басканнар) Диләрә Фәрхетдинова, Дмитрий Глухов, Сания Гыйләҗева, Сәйдәш Гыйләҗев, (утырганнар) Илнар Хөсәенов, Ирина Арсланова-Заһидуллина.
Яки якутлар дөньяда иң зур хомуз музее оештырган кебек, безнең сорнай, гөслә, курай, гармун музее оештыру кулыбыздан килмиме?
Тыва спектакленә әйләнеп кайтсак, әллә бездә зур сәхнәләргә алып менәрдәй сюжетлар юкмы?! «Сорнай» шундый сюжетларның берсен сәхнәләштергән дә иде. «Аучы быргысы» дип атала ул. Идел-Урал буйларында бер аучы яшәгән, имеш. Исеме Мәргән булган, ди. Бервакыт ул ауга баргач, кыя башында бик матур болан күреп, ук-җәясен дә оныта һәм ирексездән быргысына үрелә. Быргы тавышына сихерләнеп, болан аучы янына килә. Аучы уйнавыннан туктагач караса, болан урынында гүзәл кыз пәйда булганын күрә. Явыз хан яу белән килгәч, бу кыз урманга качып котыла һәм боланнар арасында үсә. Өшкереп тә, бүтән төрле чаралар күреп тә туганнары боланга әйләнгән кызны яңадан кеше кыяфәтенә кайтара алмый. Илнең бер карты исә болай ди: «Кыз бала яңадан адәм сыйфатына кайтсын өчен, аңа батыр егет болан телендә хикмәтле сүз әйтергә тиеш», – ди. Менә нинди зур музыканың тәэсир көче! Сәхнәдә куяр өчен бер дигән риваять бу. Эзләп ерак барасы түгел, Ринат Гыйләҗев язган «Моңлы «Сорнай» китабында әллә нинди кызык риваятьләр тупланган. Әле язучы да ул «Сорнай»ның «атасы»!
Яки тагын бер матур мисал. Тывалар кебек, ятаган турында без дә бер дигән спектакль куя алабыз. Ринат Гыйләҗев халык авыз иҗатыннан ятаганның килеп чыгышы турында гыйбрәтле риваять китергән. Борын-борын заманда карт белән карчык яшәгән, ди. Алар берсеннән-берсе көчле баһадир, мәһабәт җиде ул үстергән. Көннәрдән бер көнне күрше патша дәүләтләренә яу белән килгәч, бер-бер артлы җиде уллары да шәһит китә. Карт бер такта кисәгенә, уллары үлгән саен, алар атланып йөргән аттан бер кыл алып тарттыра һәм, шулай уллары белән сөйләшеп, хәсрәтен тарата. Әйтик, болай ди:
«Кыш салкынын җәй иткән, әү,
Җәй челләсен май иткән.
Ир-егеткә дәрт биреп,
Иленә тугры ил иткән,
Җыр булмыйча ни булсын, әү,
Аны сезгә җиткергән,
Мин булмыйча кем булсын...»
Шулай итеп, җиде кыллы, ятаган исемле, җиде тавышлы музыка уен коралы барлыкка килгән, ди. Матур бит, ә! Бездә сугышларның тынып торганы юк. Кайчан күрсәтсәң дә, искерми, гел яңа булып кала торган спектакль килеп чыгачак моннан.
СӘБӘП НИДӘ?
Мәдәнияттәге бүгенге сүлпәнлекнең сәбәбе нидә соң? Ринат Гыйләҗев, халык авыз иҗатына килгәндә, бүгенге таркаулыкны татар фольклорының фәнни нигезе булмаудан күрә. Җыр-бию, йолаларны ул өч төргә бүлә: исламгача борынгы катлам, ислам кабул ителгәннән соң барлыкка килгән мирас һәм көчләп чукындырудан соң христиан дине тормышыбызга үтеп кергәч иҗат ителгән җыр-бию, йолалар. Бөтен бәла – бу өч төркемнең аерымланып яшәвендә. «Сорнай» бу өч төркем арасында уртаклыкны табарга омтылды һәм моңа иреште. Аерылганны – аю, бүленгәнне бүре ашар, дигән әйтемне истә тотып, без берләшүгә йөз тоттык. «Сорнай» ансамбленең чын асылы, йөзе – әнә шул. Өч төркемнән тыш, Себер, Кырым, Түбән Новгород, Пенза, Самара һ.б. төбәк-өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребезнең мирасын да өстәү иде бурычыбыз. Милләтнең элеккеге бөтенлеген торгызуны зарур күрдек», – диде ул.

Башкортстан, Тыва, Якутиядәге кебек милли музыка уен коралларын популярлаштыру өчен, балалар бакчалары, мәктәпләрдән башлап музыка дәресләрендә думбра, ятаганнарда уйнау кирәклеген ассызыклады ул. Бу урында үзенең тормышыннан бер мисал китерсәк, аңлаешлырак булыр. 1966 елда Р.Гыйләҗев, урта мәктәпне тәмамлап, Казанга килә. Ул вакытта гармунда өздереп уйный. Шулай булгач, дуслары аны артист халкы белән таныштыра. Репетиция ясаганнан соң, алар җырчы Усман Әлмиев белән Пенза ягына концертлар белән чыгып китә. Акча да түлиләр. Авылдан яңа гына килгән малай өчен зур акча була бу. Акча алуга, Ринат Гыйләҗев почта аша авылга әниләренә җибәрә икән. «Галимә апаның бу малае дөрес юлда йөрмидер, каян килсен аңа шулкадәр акча?!» – дигән сүзләр йөргән авылда. Әниләре исә шул акчага зур итеп лапас салдырган, беренче булып телевизор салып алган. Менә шунда иң кызыгы башланган. Икенче елны ук күршеләре үз малаен театр училищесына укырга җибәргән…
Сораучылар булмаса, уен кораллары юкка чыга. Әйтик, Казанда 1934 елдан бирле эшләп килгән гармун фабрикасы ябылган кебек. «1990-2000 елларда фабрика җитештергән музыка уен коралларына сорау булмады, 500 кеше эшләгән фабрика банкротлыкка чыгып, 12 кешелек кенә цех калды, аннары ул да бетте», – дип искә ала Ринат Гыйләҗев.
Балалар бакчалары, мәктәпләрдә курай, думбра, ятаган һ.б. музыка уен коралларында уйнасалар, ясаучылары, сатучылары да табылыр иде әле. Һәм милли музыка уен кораллары белән халыкара фестивальләрдә ялтырарлык артистларыбыз да үсеп чыгар иде. 1939 елда Фәйзулла Туишев бөтен илдән җыелган ике мең музыкант катнашкан милли музыка уен коралларында уйнаучыларның Бөтенсоюз бәйгесендә икенче урын алган. Бүген андый дәрәҗәдәге милли музыкантларыбыз бармы?!
Музыка өлкәсендә милли мәгарифне җайга салу өчен хәзергедәй берән-сәрән энтузиастлар гына җитми билгеле, моның өчен дәүләт югарылыгында җыйнаулашып эшләү сорала. Мәдәниятсез халык та, дәүләт тә юк. Хөкүмәтебез шуны аңлап, дөрес идарә юлын сайласа, музыкантларыбыз да, мөгаллимнәребез дә, фәнебез дә булыр, милләтебез дә яшәр, иншаллаһ.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА