Алтын Урданың башкалалары Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркәдән тыш, һөнәр, сәүдә, мәдәният үзәкләре вазифасын үтәгән башка шәһәрләр дә күп булган. Андыйлар аеруча Идел буе һәм аның тирә-юне белән бәйле.

Үзбәк хан мәчете. Иске Кырым. 1314 елда төзелгән
Алтын Урданың башкалалары Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркәдән тыш, һөнәр, сәүдә, мәдәният үзәкләре вазифасын үтәгән башка шәһәрләр дә күп булган. Андыйлар аеруча Идел буе һәм аның тирә-юне белән бәйле.
Гөлстанның төгәл урыны билгеле түгел
Матур, шигъри яңгырашлы Гөлстан исемле каланың шөһрәте зур булган. Галимнәрнең күбесе ул шәһәр Актүбә елгасы буйлап түбән төшкәндә Сарай әл-Җәдидтән ерак булмаган дигән фикердә торсалар да, аның урыны төгәл ачыкланмаган. Алтын Урда тәңкәләрен сугу урыны буларак (кайсыбер дирһәмнәрдән аның Сарайга бәйле икәне күренә), ул 14 нче йөзнең урталарында калкып чыга да... 1395 елда Аксак Тимер явыннан һәлакәткә дучар була.

Бибарс мәчете хәрабәләре. Мәчет Мисырның мәмлүк солтаны Бибарс акчасына төзелә. Иске Кырым. XIII гасыр
Бәлҗәмин төзек һәм бай шәһәр була
Бәлҗәмин дигән шәһәр Иделнең уңъяк ярына урнашкан була (рус елъязмаларында ул Бездеж дип атала). Идел белән Донның бер-берсенә якынайган урынында утырганга, Кара һәм Азов диңгезләреннән килеп, Каспий диңгезенә чыгучы, аннан инде Шәрыкка юл тотучы сәүдәгәрләрнең көймәләрен җир өстеннән сөйрәп алып барган чагында иминлекне Бәлҗәмин тәэмин итә. Иделгә төшкән көймәләрнең беришесе төньякка – Болгарга, аннан рус кенәзлекләренә юнәлә, ә Кама буйлап көнчыгышка, Урал тирәсенә юл тота. Кырымга, Көнбатыш Европага бара торган кәрван юлы да Бәлҗәмин аша уза. Ул каланың урынын казыганда, археологлар зур бер таш мәчетнең, мавзолейларның, су торбалары сузылган җәмәгать мунчаларының, остаханәләрнең, һәртөрле торак йортларның нигезләренә юлыгалар. Гомумән, Бәлҗәмин урта гасырларда төзек һәм бай шәһәр булган.
Үкәктә тузга язмаганны сөйләмәгәннәр
Иделнең шул ук уң ярында, чак кына өстәрәк, хәзерге Саратов тирәсендә Алтын Урданың беренче шәһәрләреннән саналган Үкәк дигәне дә була. СарайБату белән бер үк вакытларда, ягъни 13 нче йөзнең 50 нче елларында төзелгән бу каланы иң әүвәл Марко Поло үзенең мәшһүр китабында телгә ала. Ә инде XIV гасырның 20 нче елларында тарихчы һәм географ Әбел Фида аны үзенең энциклопедиясенә кертә. Ибне Баттута исә 1333 елны ул калага да барып чыга, юлъязмаларында «Укаку», ягъни Үкәкнең, артык зур булмаса да, бик матур итеп төзелгәнен әйтеп үтә. Үкәк урыныннан археологлар казып тапкан зур байлык С.- Петербургтагы Эрмитаж һәм Саратов шәһәре музейларында саклана; арада ук белән җәя, кытай ефәгеннән тегелгән кафтан, алтын-көмеш әйберләр, кыйммәтле савыт-саба, чынаяк кирпеч белән бизәлгән зиннәтле диварның зур бер өлеше бар. Шәһәр читеннән табылган каен тузы игътибарга аеруча лаек: анда уйгыр алфавиты белән борынгы төрки телдә шигъри юллар язылган. Ана үзенең улын бай түрәгә хезмәт итәргә озата, шул чагында ике арада сөйләшкән сүзләре бик тә гыйбрәтле: җанга якын далаларны, ата-ана йортын, дус-ишләрен калдырып бер белмәгән җирләргә егетнең һич тә китәсе килми... Үкәк кулъязмасы – борынгы төркиләрнең, дала халкының урта гасырлар башындагы соклангыч бер гүзәл шигърият үрнәге ул.

Иске Кырымдагы Үзбәк хан мәдрәсәсе хәрабәләре. М.М.Иванов рәсеме. 1797 ел
Хаҗитархан – «иң әйбәт шәһәрләрнең берсе»
Иделнең түбәнге өлешендә, хәзерге Әстерханнан чак кына югарырак, шуның башлангычы дип каралырга лаек Хаҗитархан каласы урнашкан була. Ибне Баттута болай дип язып калдыра: «Бу шәһәрнең исеме төркиләрдәге «хаҗи» сүзеннән алынган. Изге җирләрдә булып кайткан шул диндарга солтан (хан) салымсыз-нисез генә җир бүлеп биргән дә, шул урында авыл барлыкка килгән, үсә-үсә, ул шәһәргә әйләнгән. Ул – зур базарлары булган, иң әйбәт шәһәрләрнең берсе». Димәк, 13 нче йөзнең 70 нче елларында, Мәнгүтимер заманында, бер хаҗига Алтын Урда ханы исеменнән салымсыз җир биләү, ягъни тархан хокуклары бирелә дә, шул урында кала барлыкка килә.
Лапас шәһәрендә ханнар төрбәләре була
Янә дә Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан бераз түбәндәрәк элгәреге исеме билгесез, әмма археологлар «Лапас шәһәрлеге» дип йөрткән бер урын игътибарга бик лаек. Шуның янында гына яндырылган ныклы кирпечтән салынган һәм төрле төстәге чынаяк кирпечләр белән бизәлгән, искиткеч зур, як-яклары әллә ничәшәр йөз метрлы дүрт төрбә-мавзолей була. (Кызганыч ки, кирпечләрен әле безнең заманда урлап бетергәннәр.) Бертуган Пициганилар 1367 елны төзегән географик картада ул «Сарай дәрьясы төбәгендә вафат булган императорлар төрбәсе» дип билгеләнә. Биредә мөселман динендәге дүрт ханның – Бәркә, Мәнгүтимер, Туда-Мәнгү һәм Туктайларның төрбәләре булырга тиеш. Үзбәк һәм аңардан соң тәхеттә утырган ханнар Сарай-Бәркә тирәсенә күмелгән булса кирәк. Ә инде Бату хан үзе мәҗүси буларак күмелеп, каберенә таш-фәлән куелмый.

Сарайчык шәһәренең хәрабәләре. XIII гасыр. Хәзерге Казакъстан Республикасы. 2020 елгы фотосурәт
Сарайчык та зур сәүдә үзәге була
Каспий диңгезеннән ерак түгел, Җаек дәрьясының түбәнге агымында Сарайчык дигән мәшһүр каланың булганлыгы мәгълүм. Бүтән калалар шикелле, Сарайчык та зур сәүдә үзәге буларак билгеле, анда да шулай ук акча сугыла. Гәрчә шәһәрнең калдыклары Җаек элеккеге юлына төшкәннән соң су астында калса да, Харәземнән Сарайга килүче һәм аннан Кырымга баручы кәрваннарны уздырган әлеге сәүдә юлы өстендә 15 кәрвансарай булуы билгеле – аларны археологлар казып чыгарды: һәркайсының үзенең коесы да, ихатасы да, бина эчендә сәүдәгәрләргә ял итү өчен бүлмәләре дә була. Соңрак Сарайчык Нугай Урдасының мәркәзенә әверелә. XVI гасыр азагында, Әстерхан руслар кулында чакны да әле анда Сарайчыктан товар китерәләр.
Маҗар бакчаларында җиләк-җимеш бик күп
Җүчи олысының Идел һәм Җаек дәрьялары төбәгендәге үзәк өлешенә урнашкан калалар белән азмы-күпме танышып үттек. Ә бит Алтын Урда биләгән мәйдан гаять зур, аның олысларындагы кайбер шәһәрләр дә шөһрәт казана. Әйдәгез, шуларны эзләп, Иделдән көнбатышкарак күз салып алыйк.
Иң әүвәл Кавказ тауларына сыенып утырган Маҗар каласына игътибар итик. Аны үз күзе белән күргән Ибне Баттута: «Зур су буендагы бу кала төрки шәһәрләренең иң күренеклеләреннән; аның бакчаларында җиләк-җимеш бик күп», – дип, соклануын белдерә. Бу шәһәр Кума елгасының ике ягында да ярыйсы ук зур мәйданны алып торган. Аның зур-зур корылма-биналарын 18 нче йөзнең азагында да күрүчеләр була әле. Ә инде ХХ гасыр башында археологлар анда торак йортлар һәм остаханәләр белән бергә үз заманы өчен гаять катлаулы суүткәргеч булганлыгын да ачыклыйлар. Маҗарда да җүчи тәңкәләре сугалар, шәһәр сәүдә үзәге буларак та дан казана. Аның исеме төрки телдә сөйләшүче маҗарлардан килә: дәүләт буларак ныгып-көчәеп киткән бер чорда Алтын Урдада төп халык сыйфатында татар-кыпчак этносы оешкач, ул төрки телле маҗарларны да үз эченә ала.
Кыпчак даласы шәһәр мәдәниятенең үзәгенә әйләнә
Алда телгә алынган калаларның барысы да кыпчак далаларында XIII-XIV гасырларда калкып чыга һәм Алтын Урданың икътисади-мәдәни үзәкләренә әверелә. Көнбатыштарак урнашкан калалар исә монголларга чаклы ук яшәп килгән борынгы мәдәният-сәүдә үзәкләре булып санала. Күбесе Кырымның үзендә һәм якын-тирәдә Италиянең колонияләре сыйфатында сәүдә портлары буларак төзелә дә, 13 нче йөзнең уртасында Алтын Урдага кушылып, Мәгъриб белән Мәшрикъ арасындагы сәүдә үзәкләре буларак гөрләп китә; шул ук вакытта аларда җүчи тәңкәләрен дә суга башлыйлар. Ул калаларда халык хәйран чуар була: Генуя белән Венеция шәһәрләреннән килгән итальяннар, греклар, көнчыгыш славяннар, борынгы герман кешеләре, шактый күп татарлар – сәүдәгәрләр, хәрби сакчылар, үзәктән килгән түрәләр, кала башлыклары яши. Тора-бара, Алтын Урда тагын да ныгып-көчәеп киткәч, ул шәһәрләрнең төп халкын, Ибне Баттута сүзе белән әйткәндә, төркиләр, ягъни татарлар тәшкил итә.
Түрәбәк ханым төрбәсе. Көһнә Үргәнеч шәһәре, Төрекмәнстан. XIV гасыр
Каспий диңгезенең көнбатыш ярында V гасырда ук барлыкка килгән Дәрбәнд шәһәрен дә әйтеп үтәргә кирәктер. Гаҗәеп нык таш диварлар белән уратып алынган бу кала чик буеның зур бер кальга-крепостена әйләнә, Кавказ арты, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре белән сәүдә итүдә уңайлы бер арадашлык төбәгенә әверелә.
Кырымдагы татар шәһәрләре
Аннан көнбатышкарак, Дон (итальяннар Тану диләр) елгасының тамагына урнашкан Азак (соңрак Азов) каласы, аннары инде Кырымдагы калалар тезелеп китә: Кефе (Феодосия), Лайя (Ялта), Керчь, Солдайя (Судак), Чембало (Балаклава, Балыклы), Феодоро, Солхат (Кырым, Иске Кырым), Кырык Йир (Чефет Кала). Арада махсус телгә алынырга лаеклысы – Иске Кырым, тауларга якын далада 13 нче йөзнең 60 нчы елларында төзелгән шәһәр. Халык күп яшәгән ул матур кала XV гасырның азагынача Кырым олысының мәркәзе була. Соңгы вакытларда археологларның һәм архитектура тарихын өйрәнүчеләрнең эзләнүләре андагы архитектуратөзелеш эшенең зур югарылыкта торганлыгын раслый. Искиткеч матур каланың кайсыбер корылмалары бүгенге көнгәчә сакланган.

Түрәбәк ханым төрбәсенең гөмбәзе. Көһнә Үргәнеч шәһәре, Төрекмәнстан. XIV гасыр
Бабасалтык – «төрки шәһәрләрнең иң ерактагысы»
Кырымнан төньяктарак һәм көнбатыштарак – Днепр, Днестр һәм Прут елгалары буенда, аннан ары китеп, Дунайның түбән агымында, хәзерге Көньяк Молдова, хәтта Көнчыгыш Румыния җирендә Алтын Урданың шактый гына калалары булып, арада акча сугу, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге саналган Ак Кирмән (хәзерге Белгород-Днестровский), Шәһәр әл-Җәдид, «Килия» дигән шәһәрне, бүген шәһәрлек хәлендәге Бөек Мәчет, Ак Мәчет, Аргамаклы Сарай, Балыклы, Кугугур, Атлы («Конское») һәм Табанны атап китү кирәктер. XVII-XVIII гасырларгача аларның күбесендә әле мәчетләр, бүтән төрле корылмалар сакланган була. Ибне Баттута «төрки шәһәрләрнең иң ерактагысы» дип атаган Бабасалтык каласы да, ихтимал, шулар рәтендә булгандыр, тик аның урыны әлегәчә билгеле түгел.

Маҗар шәһәрендәге төрбә. XIII-XVI гасырлар. Святой Крест (хәзерге Будённовск) шәһәре. 1798 елгы рәсем
Себердәге татар шәһәрләре
Алтын Урданың көнчыгышында да калалар күп кенә була. Гәрчә ул төбәктәге шәһәрләрнең күбесе тора-бара Себер ханлыгы карамагына күчсә дә, аларның кайсыберләре Җүчи олысы заманында ук танылып өлгерә. Әйтик, Искер (Иске Иир) – рус елъязмаларында ул «Сибирь» дип атала, аның калдыклары хәзерге Тобол шәһәре янында урнашкан. Төмән (Чыңгы Тура) Тубыл елгасының тармагы Тура буенда утыра, Алтын Урда заманында – Себер олысының мәркәзе. Бараба даласында «Тонтур» исемле шәһәрлек бар, ул да Алтын Урда дәвереннән калган. 19 нчы йөз сәяхәтчеләре шулай ук ул тирәләрдә таш биналардан, мәчетләрдән калган хәрабәләрне күрүләрен язалар.
Күк Урданың шәһәрләре
Җүчи олысының төп биләмәсе булган Ак Урданың без кыскача гына санап үткән шәһәрләреннән тыш, әле тагын Күк Урда өлешендә дә икътисади-мәдәни үзәкләр булганлыгы мәгълүм. Урта Азиянең көнбатышында цивилизация үзәге буларак танылган Харәзем, монгол явыннан соң шактый җимерелсә дә, XIV гасырда Алтын Урданың иң бай һәм алга киткән төбәкләренең берсенә әверелә. Элегрәк, Чыңгыз хан яуларына кадәр, бу исемдә бөтен бер дәүләт йөрсә, тора-бара «Харәзем» дип аның башкаласы Үргәнеч булган шәһәрне дә атый башлыйлар. 1333 елда Ибне Баттута аны шул Харәзем исеме белән телгә ала һәм: «Төрки шәһәрләрнең иң зур, камил вә матурларыннан, анда базарлар күп тә, бай да, урамнары киң, төзү эшләре мулдан, гүзәллек чиксездер», – дип хәйран кала. Бертуган Пициганилар картасында барча калалар 2-3 манара белән билгеләнеп тә, фәкать Сарай һәм Үргәнеч кенә дүртәр манара белән күрсәтелә. Харәзем-Үргәнеч тә – зур сәүдә һәм акча сугу үзәге. 1388 елны аны Аксак Тимер гаскәре тулысынча җимереп уза.

Маҗар шәһәре хәрабәләре. Святой Крест (хәзерге Будённовск) шәһәре. П.С.Паллас рәсеме. 1793 ел
Күк Урданың Көнбатыш Казакъстан җирендәге шәһәрләреннән тарихта эз калдырган Сыгнак, Сәйрам (Сәүран), Утрар, Җәнд һәм Яссыны да әйтеп үтәргә кирәк; алар да дәүләтнең сәяси һәм икътисади үзәкләреннән саналалар. Һәм ул шәһәрләр урнашкан җирләрдә дә әле 18 нче йөз ахырына кадәр зур-зур корылмаларның калдыклары була. Кыскасы, Алтын Урданың үзәк һәм көнбатыш җирләрендә генә түгел, ә шактый ерак – көньяк-көнчыгыш төбәгендә дә тормыш кайнап торган.
Бертуган Пициганилар картасында 40лап Алтын Урда шәһәре күрсәтелә
Алда без, Алтын Урда җирләрен күрсәтеп, урта гасырларда ук ясалган географик карталарны телгә алып узган идек. Бертуган Пициганилар ясаганы аеруча кыйммәтле: анда 40лап шәһәр күрсәтелә, шуларның яртысына якыны (17) Идел буенда урнашкан. Андагы мәгълүматлар XIV-XV гасырларның башка карталары – 1375 елны төзелеп, Каталония атласына кергән карта, шулай ук Фра-Мауро картасы һ.б. белән тулыландырыла. Кызганыч ки, барлык карталарда да шәһәр исемнәре итальян теленә яраклаштырып алынган яисә Европада гамәлдә булган әйтелешле исемнәр белән аталган. Шуңа күрә аларны шәрык кулъязмаларыннан һәм рус елъязмаларыннан, шулай ук нумизматикадан (акчаларны өйрәнү фәненнән) үзебезгә мәгълүм исемнәргә тиңләү читенләшә. Хәер, кайбер атамалар туры килә килүен: Самар, Котоба, Тартаннлы, Тарага, Караболам – Идел буенда; Аклы дигәне – Каспий диңгезенең уңъяк ярында. Ә менә Дон буендагы Тартария, Кара диңгезнең төньягындагы Комания, Камо кебекләрен ачыклыйсы бар әле. Сүз уңаеннан әйтеп китик, әлеге итальян карталарында ул заманнарда Алтын Урдага буйсынган зуррак рус шәһәрләре – Мәскәү, Новгород, Тверь, Рязань, Ростов һәм Переяславль Рязанскийлар да бирелә.
***
Димәк, Алтын Урда шикелле зур мәйданлы дәүләтнең шәһәрләре тарихына чак кына күз салу да урта гасырлардагы нык үсеш алган, камиллеккә ирешкән бу дәүләтнең шәһәрләр иле булганлыгына шик-шөбһә калдырмый. Нәкъ менә Алтын Урда утрак шәһәр тормышы белән күчмә дала дөньясының бер-берен тулыландырып яши алуының ачык мисалы булып тора. Һәм ул Алтын Урданың 200 елга сузылган көч-кодрәтен тәшкил итә.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала