Журнал «Безнең мирас»

Казан сөйли!

(Рафаэль Ильясов моңын тыңлап, татарча типсен йөрәкләр...)

 

 

Чүпрәле районының Түбән Чәке авылы мәдәният йортына Рафаэль Ильясов исемен бирү тантанасында катнашучылар

 

26 августта Чүпрәле төбәге иртәдән алып кичкә кадәр Рафаэль Ильясовның моңы белән сугарылып яшәде. Биредә бөек җырчыга багышлап чыгарылган китапны тәкъдим итү бәйрәме үткәрелде. Китап туе районның 90 еллык юбилеена матур бүләк булды, шул ук вакытта Татарстан радиосының 100 еллыгын каршылап үткәрелгән чараларның беренчесе иде.

 

Истәлек тактасы куелды

 

Элегрәк бу хакта язып үткән идек: «Рафаэль Ильясов» исемле фәнни популяр җыентык (16+) «Татарстан» телерадиокомпаниясендә әзерләнеп, «Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләребез» сериясендә, «ТАИФ» ААҖнең матди ярдәме белән дөнья күрде.

 

Китап туе җырчының кендек каны тамган туфракта – Түбән Чәке авылында башланып китте. Иң әүвәл кунаклар әллә кайлардан балкып-нурланып торган мәктәпкә тукталды. Аның бинасына күптән түгел «ТАИФ» ААҖ көче белән реконструкция үткәрелгән. Дөрес, ул элек тә районда иң күркәм уку йортларының берсе иде, хәзер исә тышкы бизәлеше, эчке җиһазлануы белән дә шәһәр мәктәпләре көнләшерлек булган.

 

Мәктәп директоры Айсылу Шиһабетдинова биредә озак еллар дәвамында Туган якны өйрәнү музеен эшләтеп килә. Кунакларга шушы музей һәм аның Түбән Чәкедә туып-үскән күренекле шәхесләр Һади Атласи белән Рафаэль Ильясовка багышланган экспозицияләре күрсәтелде.

 

 

Түбән Чәке авылында туып-үскән Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка (1939-2020) истәлек тактасы куелды.

 

 

Бу көнне авыл мәдәният йортына Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов исеме бирелде, диварына истәлек тактасы куелды. Мемориаль тактага вакытлыча бөркәлгән пәрдәне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм җырчының кызы Айгөл Айзатуллова-Ильясова бергәләп ачты.

 

ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкаручы директоры Нурия Һашимова бәйрәмгә җыелган халыкның уртак фикерен әйтеп бирде: «Туган якның тарихын шәхесләр бизи. Ә Чүпрәле – бик күп шәхесләр биргән матур төбәк. Биредә табиблар, язучылар, бүгенге чараны шушындый матурлыкка җиткергән Шиһабетдиновлар гаиләсе катнаша. Алар – туган авылларындагы гына түгел, республикадагы игелекле эшләрдә дә катнашучы мөхтәрәм шәхесләр. Туган ягыгызның данын күтәреп, республикабызда матур эшләр башкаруыгыз өчен зур рәхмәт! – диде ул. – Рафаэль абый белән аралашып яшәргә, бергә эшләргә туры килде. Зәвыклы, белемле, кабатланмас моң-тавышка ия, үзенең хезмәте белән бүгенге яшьләребез өчен үрнәк шәхес иде».

 

Бәйрәмдә Шиһабетдиновларга рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Алар – китап чыгаруда, шушы чараларны оештыруда да ярдәм итүчеләр. Башка шәхес хакында сүз барса да, нәкъ шулай булырлар иде, әлбәттә. Ләкин бит әле монда Рафаэль Ильясов – үз абыйлары, әтиләре Кашафның туганнан туган энесе! Бераз алгарак китеп әйтсәк, ул көнне Түбән Чәке мәктәбе музеена Казан дәүләт консерваториясе исеменнән кайчандыр Рафаэль Ильясов уйнаган гобой, җырчының атаклы хаттат һәм галим Нәҗип Нәккаш тарафыннан башкарылган туграсы бүләк ителде. Бу эшләр дә Шиһабетдиновлар гаиләсе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

 

«Рәхмәт сиңа, Чүпрәле ягы!»

 

Хәер, әллә ни алга китмәгәнбез икән. Рафаэль Ильясов исемендәге Түбән Чәке мәдәният йортында үткәрелгән тантанадан һәм республика сәнгать осталары концертыннан соң, бәйрәм район үзәгендә дәвам итте. Монда да һәр тарафта Рафаэль Ильясовның җырлары ишетелеп торды. Баксаң, үзәк урамга урнаштырылган зур видеодиварда көн дәвамында җырчының клиплары күрсәтелә икән. Ә инде Мәдәният йортының фойесында Рафаэль Ильясовның тормыш юлын, сәхнә эшчәнлеген һәм журналистлык хезмәтен чагылдыручы фотокүргәзмә урын алган.

 

 

Чүпрәле районы халкын Нурия Һашимова котлый.

 

 

Кичәне Татарстан радиосы журналисты, Рафаэль Ильясовның хезмәтен дәвам иттерүчеләрнең берсе Гөлназ Ибраһимова һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, режиссер, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов болай дип ачып җибәрде: «Батыр йөрәкле кешеләр яши икән Чүпрәле якларында. Без әле монда – Мәдәният йортына килеп кергәнче, район үзәге урамнары белән танышып йөрдек. Советлар Союзы һәм Россия Геройлары аллеясын күрдек. Бу кадәр каһарманнар биргән төбәк тагын кайда бар икән?!

 

Димәк, батырлык – Чүпрәле кешесенең каныннан килә. Һәм тырышлык та. Ул Чүпрәле халкының геннарына салынган. Без районның хезмәт уңышларын ишетеп, сезнең өчен куанып, горурланып яшибез. Батырлык, матурлык һәм моң... Менә – Чүпрәле кешесенең төп сыйфатлары. Моң ул бу якларның һавасыннан, суыннан, нәсел тамырларыннан килә. Менә шул сыйфатлар дөньяга Рафаэль Ильясов дигән могҗизаны – кабатланмас моң иясен яралткан. Рәхмәт сиңа, Чүпрәле ягы! Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов безнең күңелләрдә җыр булып яши. Радио һәм телевидение дулкыннарында, интернет киңлекләрендә ул безгә моң булып кайта. Бүген ул үзенең газиз туган җиренә китап булып кайтты...»

 

 

«Рафаэль Ильясов» исемле фәнни-популяр җыентыкны әзерләүчеләр.

 

 

 

Истәлекле вакыйга

 

Кичәне район башлыгы Марат Гафаров һәм аксакал журналист, Татарстан радиосының легендар җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов бергәләп ачып җибәрделәр. «Район үзенең күренекле уллары белән горурланып яши. Шулар арасында Рафаэль Ильясов аерым урын алып тора», – диде Марат Гафаров.

 

Тәүфыйк Сәгыйтов Рафаэль Ильясов белән ярты гасыр дәвамында иңгәиң торып эшләгәнлекләрен әйтте. «Аңа радио иҗат канатлары куйды, зур җырчы, зур шәхес итеп формалаштырды. Бүгенге көнне мин зур бәйрәм дип саныйм, һәм анда катнашу – безнең өчен бәхет. Шушы көн елның иң истәлекле вакыйгаларының берсе булыр, мөгаен», – дип искәртте ул.

 

 

Түбән Чәке мәктәбе музеена Рафаэль Ильясовның Нәҗип Нәккаш тарафыннан башкарылган туграсы бүләк ителде.

 

 

Аннары бәйрәм түренә китапның җаваплы мөхәррире, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, академик Дания Заһидуллина, «Җыен» фонды директоры Фуат Рәфыйков, басманың төзүчеләре Рафис Корбан һәм Нәсим Акмал, китап әзерләүдә баш оештыручы Рәшит Фәсхетдинов чакырылды.

 

«Җыен» фонды, аның «Шәхесләребез» сериясе шушы игелекле эш белән инде менә 30 елдан артык шөгыльләнә. Бүгенге көнгә татар халкының күренекле уллары һәм кызлары турында йөзләп китап нәшер ителгән. Һәм аларның һәрберсе – татар халкы өчен бәгырь кисәге, энҗе бөртеге булган шәхесләр. Шундый китаплардан әле 1990 нчы елларда ук бу авылда туып-үскән күренекле мәгърифәтче, галим, татар халкына үзенең тарихын кайтарган мәшһүр шәхесләребездән Һади Атласи хакындагы 5 китапны нәкъ менә «Җыен» фонды чыгарган иде. Һади Атласи турындагы хакыйкатьне, озак елларга сузылган өзеклектән соң, шушы китаплар кайтарды. Без бүген тагын бер күренекле якташыгыз Рафаэль Ильясовка багышланган китап турында сөйләшергә җыелдык. Татарстанның брендына әйләнгән шушы китаплар сериясендә Рафаэль Ильясов исеме яңгырау аның гаять зур эшләр башкарган шәхес булуы турында сөйли. Әлеге китапта Рафаэль Зариф улының биографиясе, тормыш юлы, дөньяга карашы, туганнары, гаиләсе яссылыгында гына түгел, бәлки, моң сагында торган күренекле мөхәррир буларак та чагылыш таба», – дип сөйләде Дания Заһидуллина.

 

Җыр премьерасы белән тәмамланды

 

Рафаэль Ильясовның музыка училищесында һәм консерваториядә үзләштергән һөнәре – гобойчы. Ул шушы уен коралы белән ялгызы да, төрле ансамбльләр составында да, хәтта симфоник оркестрда да уйнаган. Казан дәүләт консерваториясенең тынлы агач музыка уен кораллары кафедрасы укытучысы Айрат Шәрәфетдинов гобойда Рафаэль Ильясов репертуарында булган көйләрне яңгыратты.

 

Кичәдә чыгышлар җырлар белән чиратлашып барды, аларны республикабызның затлы сәнгать осталары башкарды: Георгий Ибушев, профессор Илсур Айнатуллов, Айсылу Сәлмәнова-Айнатуллова, Фердинанд Сәлахов, Руслан Баһадур, виртоуз музыкант Азат Хәлимов. Ә инде Чүпрәле район мәдәният йортының Лилия Җамалетдинова җитәкчелегендәге «Таң» халык җыр һәм бию ансамбле чыгышлары нур өстенә нур булды.

 

Рафаэль Ильясов музыка училищесында, консерваториядә укыган елларында ук концерт эшчәнлеге алып бара. Гастрольләр белән туган ягы Чүпрәлегә дә еш кайта. Якташлары аны һәрвакыт көтеп ала. Концертларда ул гобойчы, җырчы һәм биюче булып та катнаша.

 

– Биюче булып? Рафаэль Ильясовмы? – алып баручыларны бүлдереп, залның төрле тарафларыннан шундый аптыраулы сораулар яңгырады. Аларга «Нур» ансамбле биеп җавап бирде. Экранда япь-яшь Рафаэль Ильясовның биеп торган чагында төшерелгән фоторәсеме пәйда булды. Шул ук вакытта сәхнәгә нәкъ Рафаэль абыйга охшаган егет чыгып, ялгыз бию башлап җибәрде. Икенче куплетта аңа кызлардан һәм егетләрдән торган ансамбль кушылып китте.

 

Ерактан кайткан кунак – Югары Каракитә авылы кызы, Сахалин өлкәсенең «Туган тел» беренче татар мәдәният үзәге җитәкчесе, Сахалин һәм Курилның «За наших» күпмилләтле халык гуманитар хәрәкәте җитәкчесе, Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитованың чыгышын да халык йотлыгып тыңлады. Рафаэль Ильясов белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре исеменнән сүзне музыка белгече Сиринә Латыйпова һәм ветеран журналист Рәзин Нуруллин әйтте. Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров Рафаэль Ильясовка багышланган шигырен яңгыратты. Җырчының балалары һәм туганнары истәлекләре белән уртаклашты.

 

Бәйрәмдә тарихи мизгелләр күп булды. Аларның берсен оештыручылар, махсус рәвештә, кичәне йомгаклау өчен дип саклап торган. Ул көнне Чүпрәле сәхнәсендә яңа җыр премьерасы тәкъдим ителде. Композитор Илгиз Закиров һәм шагыйрь Рафис Корбан Рафаэль Ильясовның туган авылына багышлап иҗат иткән әлеге җырны Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылы егете, Татарстанның халык артисты ИлСаф халык хөкеменә тәкъдим итте.

 

Бәйрәмне алып баручылар чараны «Рафаэль Ильясов» китабын һәм аны тәкъдир итү чараларын әзерләүгә өлеш керткән барлык фидакяр затларга, «ТАИФ» акционерлык җәмгыяте, Чүпрәле муниципаль районы хакимияте, «Җыен» фонды, мәдәният хезмәткәрләре, кайткан артистлар һәм барлык тамашачыларга рәхмәт әйтеп тәмамлады.

 

«Рафаэль Ильясов җырлаганда йөрәк татарча тибә башлый», – дигән иде бөек режиссер Марсель Сәлимҗанов. Ходай килер буыннарның йөрәген дә газиз моңнарыбыз белән сугарса иде. Чүпрәле районында күңелдә туган хисләр һәм уй-фикерләрне бер мәкаләдә генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Без әле бу эшебезне радио һәм телевидение тапшыруларында да дәвам итәрбез.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру