Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Удмуртиядәге үзенчәлекле авыл

Удмуртия территориясендә урнашкан Кистем авылы тарихы үзенчәлекле. Чөнки биредә яшәүче татарларның бик күбе Касимов фамилиясен йөртә. Шушы авыл тарихын без мәчет имам-хатыйбы һәм Удмуртия Республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир КАСИМОВ белән барладык.

 

Илмир Харис улы Касимов.

 

Удмуртия территориясендә урнашкан Кистем авылы тарихы үзенчәлекле. Чөнки биредә яшәүче татарларның бик күбе Касимов фамилиясен йөртә. Шушы авыл тарихын без мәчет имам-хатыйбы һәм Удмуртия Республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир КАСИМОВ белән барладык. Хәзрәт – Чүпче татарлары тарихын яхшы белүче зат, абруйлы җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе дә.

 

– Илмир хәзрәт, туган як тарихы дигәндә, аның хакында ниләр сөйләп була?

 

– Балезино – Удмуртиядәге иң зур район. Биредә татарлар күп яши. XV-XVI гасырларда Чүпче елгасы буйлап татарлар – Арча князьләре яши башлаган. Кистем елгасы ярлары 1629 елда Мәүлүш Касимовка тапшырылгач, татарлар Кистем авылына нигез салган. Безнең авыл турында 1678 елгы рәсми язмаларда телгә алына.

 

Документларга авылның элекке атамасы «Кештем» дип кереп калган. Ул «кеш» (соболь) сүзе белән бәйле булырга мөмкин, чөнки Идел буе Болгар дәүләте чорында бу яклардагы җирле халык кеш һәм башка җәнлекләрнең мехлары белән сәүдә иткән. Соңрак авылның аталышы Кистем дип үзгәртелгән. Моңа кагылышлы риваять тә туган. Авылның беренче йортын салырга ниятләгән ир-ат улларына агачлар кисәргә кушкан, шуларның берсе агачны аударгач та: «Әти, мин кистем!» – дигән, имеш…

 

 

Кистем авылында яңа мәчет элеккеге мәчет бинасы янында салынган.

 

 

Авылга нигез салган Мөхәммәдкол Касимов үз туганнары белән тыныч кына гомер сөргән. Кистем аша Казан юлы узганга күрә монда сәүдә итү уңайлы булган. Соңрак халык зур ярминкәләргә барып, йон, мех, балавыз саткан, авылда кибет ачучылар да табылган, җомга базарларын оештырып, атлар сатканнар. Уңышлы сәүдә 1920 елларда да дәвам иткән әле. Балалар мәчет каршындагы мәктәпләрдә укыган.

 

1719 елда ук инде, авылда алты гаилә генә яшәсә дә, балаларны укыту өчен читтән мулла чакырылган.

 

– Мәчет кайчан төзелгән?

 

– Беренче мәчет турында 1743 елда ук телгә алына. Ә 1918 елда авылда өч мәчет (1905, 1910 һәм 1918 елларда нигез салынган) эшләгән. Мөселман мәктәбе, рус-татар мәктәбе, мөселман китапханәсе булуы мәгълүм. Авыл елдан-ел үскән-киңәйгән. Мәсәлән, 1930 елда инде авылыбызда 500 ләп йорт исәпләнеп, 2500 ләп кеше гомер иткән.

 

Удмуртиядәге иң борынгы мәчет – Кистем мәчете. Аның төзелү тарихы фаҗига белән бәйле. 1903 елның эссе җәендә Кистемдә зур янгын чыгып, 136 өй яна. Чөнки халык ерак болыннарга китеп, атналар буе печән чаба. Мәчет тә шундый көннәрнең берсендә янып беткән. Аны төзеткән сәүдәгәр Госман хаҗи шул вакытта хаҗда булган. Кайтып барышлый фаҗига хакында ишеткәч: «Әгәр йортым исән калган булса, яңа мәчет төзетәчәкмен», – дип нәзер әйтә. Картлар сөйләп калдырганча, янгын аның йортына таба якынлашкан мәлдә җил юнәлеше кинәт үзгәреп, кире борылып, авылның икенче ягын көлгә әйләндергән. Госман хаҗи вәгъдәсен үтәр өчен бөтен акчасын мәчет төзүгә тоткан. Җәмәгате аңардан: «Балаларыбызга нәрсә калачак соң?» – дип сорарга җөрьәт иткәч, ул: «Аллаһның бәрәкәте, халыкның рәхмәте», – дип җавапны кыска тоткан. 1905 елда ачылган мәчетнең бинасы хәзер дә бар. Аңа – 120 ел. 1941-1946 һәм 1953-1957 елларда ябылып торса да, халык аны яңадан эшләтеп җибәрү өчен бик тырышкан. Бүгенге көндә дә без анда бәйрәм намазларын укыйбыз, әлхәмдүлилләһ! Башка вакытта исә ислам тарихына багышланган күргәзмә өчен файдаланабыз. Биредә тупланган шәмаилләр Казанның Кол Шәриф мәчетендә дә күрсәтелде. Быел җәй мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә иске мәчетебезнең юбилеена багышлап, балаларны җыеп бәйрәмнәр оештырдык. Яңа мәчетебез исә 2010- 2013 елларда төзелде. Анда ял көне мәдрәсәбез эшли.

 

– Илмир хәзрәт, сездәге зур чара – «Касимовлар җыены» ничә тапкыр узды?

 

– Җыен 2017 елдан алып үткәрелә. Оештыра башлаганда төп максатыбыз: Удмуртиядә яшәүче барча Касимовларны җыеп, тарихыбызны барлау, аны халыкка аңлату, шәҗәрәләр төзү иде. Һәм без берничә ел дәвамында бу җыенны Касимовлар яши торган дүрт авылда: Кистем, Паюра, Биктеш, Татар Парҗысында үткәрдек. Шул авылларның шәҗәрәләрен төзеп, барча Касимовларның да кан кардәшләр икәнлеген исбатладык. Касимовлар кая гына очрашса да, бер-берен туган дип якын күрә, һәрчак ярдәмләшеп яшибез. Элеккедән Кистемдә үткәрелә торган Җыеныбызны кире кайтара алуыбызга шатланабыз. Чөнки берләшүләр бик мөһим, милли һәм дини үзаңны күтәрү, тарихыбызга киләчәгебезне тоташтыру – кирәкле фал. Мин мәктәп балаларын да шәҗәрәләр төзергә өйрәтәм, тарихны, үз нәселләрен белеп үссеннәр.

 

 

Кистем урта мәктәбенең «Татар йорты» музее. /Фотолар – И.Касимовның шәхси архивыннан

 

2023 елдан башлап, Җыеныбызны тагын да киңәйтеп, Удмуртиянең төньягында яшәүче барлык Нократ татарларын берләштереп, «Чүпче буе җыены» итеп үткәрә башладык. Беренче тапкыр аны Балезино районының Үрьякала (Гордино) авылында, анда табылган бик борынгы болгар кабер ташының 700 еллыгына багышлап үткәрдек.

 

– Илмир хәзрәт, авылыгызның музее турында да сөйләгез әле. Сезнең җирлектән нинди шәхесләр чыккан?

 

– Урта мәктәбебездә 1992 елдан башлап «Татар йорты» тарих-этнография музее эшли. Аны Хәния Ибраһим кызы Касимова оештырып, җитәкләгән иде, 2004 елдан башлап бу музейга мин җитәкчелек итәм. Ул Чүпче татарларына багышлаган экспонатларга иң бай музей. Анда ХХ гасыр башы татар йорты, сәүдәгәр лавкасы интерьеры да, башка экспонатлар куелган. Данлыклы якташларыбызга багышланган бүлекләр дә бар. Ә иң үзәк өлештә – якташыбыз Ибраһим Әхмәровка (1912-1987) багышланган экспозиция. Ул да башта Касимов фамилиясен йөрткән, әмма гаилә, репрессиядән куркып Глазовка күчкәч, әтисе Вәлиулла абзый фамилиясен үзгәртергә мәҗбүр булган. 1937-1972 елларда мәктәбебездә математика, астрономия дәресләрен укыткан, астрономия түгәрәген алып барган. 1939 елның 15 апрелендә һәвәскәр астрономыбыз яңа комета ачкан.

 

Башка якташларыбыз белән дә горурланабыз. Араларында әүвәл бертуган Галиулла һәм Сәмигулла Касимовларны атар идем. Казанда Бертуган Касимовлар урамы бар. Галиулла, Татар бригадасының 3 нче полкы комиссары буларак, Казанны – Колчак гаскәрләреннән, аннары Урта Азияне басмачлардан азат итүдә катнашкан. 1920 елда ТАССР Хөкүмәте составына кергән, Казан, Кырым, Себердә эшләгән, тик репрессиягә эләгеп, 1942 елда Мәскәүдә атып үтерелгән. Энесе Сәмигулла да Алтай җирләрен – колчаклылардан, Урта Азияне басмачылардан азат итүдә катнашкан, соңрак Казанның татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары итеп билгеләнгән. ТАССР Дәүләт планы рәисе булып эшләгән. Ул да рәхимсез репрессиягә эләгеп, 1937-1956 елларда Себер предприятиеләрендә эшләргә мәҗбүр булган. Аннары, сөргеннән азат ителгәч, Казан энергетика институты директоры, радиокомитет рәисе булып хезмәт куйган. Рифкат Касимов – талантлы инженер, Хәлил Касимов – «Иске Казан тарихмәдәният һәм табигать музейтыюлыгы» директоры булып эшләгән иде, Нурислам Касимов Удмуртия АССРның штанга буенча чемпионы буларак мәгълүм шәхес.

 

– Туристлар сезнең якка еш килә дип беләм…

 

– Алар 1990 еллардан башлап килә. 2004 елдан туристик маршрутыбыз киң колач алды. Без бит олы юл өстендәге авыл, биредә мәчет-музей, авыл клубындагы музей бүлмәбез, мәктәптәге музеебыз да актив эшли. Элек Кистемдә бары тик татарлар гына яшәсә, хәзер читтән килгән гаиләләр дә күбәеп бара. Шулай да авылның 70 проценты диярлек – татар гаиләләре.

 

Бездә шулай ук инвалидлар һәм караусыз калганнар өчен ачылган социаль йорт, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, кибетләр, почта бүлекчәсе бар. Кунак йортында туристларны татар милли ашлары белән сыйлыйлар, татар гореф-гадәтләре белән таныштыралар. Татарстаннан режиссёр Әмир Галиәскаров кистемлеләрнең үз тамырларын онытмаулары хакында башкаларга да җиткерү максаты белән фильм төшерер өчен килде. Аның проектында бик куанып катнаштык, кулыбыздан килгәнчә ярдәм иттек.

 

Кунаклар килер өчен шартлар булуы да сорала. Балезино районының Татар милли үзәге актив эшчәнлектә, аны Светлана Касимова оештырды. Авылның мәдәният йорты «Кистемдә бер көн» дип аталган этно-туристик маршрут үзәге булып санала.

 

Мәдәният йортыбызда татар драма түгәрәге бар. Ул 1917 елдан башлап татар спектакльләрен сәхнәдә куя. Гомумән, анда төрле ансамбль һәм түгәрәкләр эшли. 2000 еллар башында «Чишмә челтерәве» дип аталган фольклор ансамбле оешты, аның чыгышлары һәрчак алкышларга күмелә, коллектив төрле конкурсларда бик актив катнаша. 2015 елдан башлап татар мәдәниятен өйрәнүче «Ак калфак» балалар түгәрәге эшчәнлеге дә мактауга гына лаек! Урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре югары дәрәҗәдә укытыла. Калган фәннәр рус телендә алып барыла. Татар теле укытучысы Алсу Муса кызы Касимова тырышлыгы белән укучылар татар теле буенча республика, халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңә. Мәктәптә татар театры көннәре дә уза.

 

– Хәзрәт, авылыгыздагы 400 дән артык кеше Касимов фамилиясен йөртә диләр.

 

– Шулай. Буталмас, кем хакында сүз барганын аңлар өчен авылдашлар һәркемнең нәсел кушаматын әйтеп сөйләшә. Шөкер, нәселләр дәвамлы. Кистем мәктәбендә 87 укучы белем ала, шушы ук бинада урнашкан балалар бакчасына да 30 сабый йөри.

 

– Сентябрь аенда Удмуртиядә «Милли костюм көне» билгеләп үтелде. Мондый чара сездә дә уздымы?

 

– Республикада 130 милләт вәкилләре яши. Быел безгә шушы «Милли костюм көне»н үткәрү идеясен тормышка ашыручы Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ишматова килде. Милли кием экспозициясен ачып, барысын да төньяк һәм көньяк удмурт, татар, рус, бисермән, мариларның милли костюмнары белән җентекләп таныштырдык.

 

– Әңгәмә өчен рәхмәт, Илмир хәзрәт.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи