Журнал «Безнең мирас»

«Гаҗәпләнәм! Сокланам! Горурланам!»

 

Әтнә районының Күлле Киме авылы мәктәбендә галимә Тәэминә Биктимерова белән узган очрашу. /Ф.Кадыймов фотосы.

 

 

24 октябрьдә Әтнә районының Күлле Киме тугызъеллык мәктәбендә – шагыйрь Сибгат Хәким музеенда үтә ихлас кичә булды. Анда кордашлары, өлкән, урта һәм кече яшьтәге якташлары шактый гомерен зыялы татар хатын-кызларының фаҗигале язмышын өйрәнүгә багышлаган күренекле тарихчы Тәэминә Биктимеровага, 85 яше тулу уңаеннан, ихтирам хисләрен җиткерде.

 

Кичәдә яңгыраган барча хөрмәт белдерүләрне, җылы хисләрне Тәэминә Биктимерованың кордашы, сугыш еллары баласы, озак еллар Күлле Киме мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан туксан яшьлек Луиза Шәмсиева чыгышында яңгыраган «гаҗәпләнәм, сокланам, горурланам» дигән өч сүз белән белдереп булыр иде. «Без – дуслар. Икебез дә сугыш еллары балалары. Менә яңгырлы, көзге көнне, туган як дип, ашкынып килдегез. Без дә сезне ашкынып көтеп тордык. Торган саен мин Тәэминәгә гаҗәпләнәм, сокланам, аның белән горурланам! Ни өчен гаҗәпләнәм? – дип, Луиза Шәмсиева моның сәбәбен аңлатты. – Ходай барыбызга да сәләт биргән. Шул ук вакытта әлеге сәләтне үстерергә ихтыяр көче кирәк. Максатыңа туры бару зарур. Балалар, сезгә, укыгыз, тырышыгыз, дип әйтәм. Тырышлык, ихтыяр көче булмаса, сәләт бернәрсә дә түгел. 90 процент тырышлык таләп ителә. Тырышсагыз, балалар, сез дә Тәэминә апагыз кебек күренекле кеше булырсыз!»

 

Кичә барышында Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге мөдире Рафис Фатыйхов, район мәдәният бүлеге мөдире Алия Абдуллина, Күлле Киме авыл җирлеге Советы рәисе Илшат Гыйниятов, Ары авылы мәдәният йорты директоры Раилә Кадыймова, Күлле Киме мәктәбе директоры Ирина Хәмидуллина, кичәне алып барган укытучы Римма Сафина, классташы Венера Насыйбуллина һәм башка якташлары юбилярга күңел түрендәге хисләрен белдерде, бүләкләрен тапшырды. Тәэминә ханым үзе дә бер олау күчтәнәч төяп кайткан иде. Кемгә ничектер, миңа укучы балаларның бүләге аеруча ошады. VIII сыйныф укучысы Дилә Мортазина Гөлбану әбисе бәйләп биргән йон оекбаш бүләк итте, VI сыйныф укучысы Ания Зарипова исә өлкән якташын Эльвира Хәмәтнурованың Гөлфия Шакирова шигыренә язган, галәм сагышлары сеңгән «Моң» җырын башкарып котлады.

 

Тәэминә Биктимерова җавап сүзендә Күлле Киме мәктәбенә, авыл халкына рәхмәтен җиткерде, укытучылар – кешенең шәхес булып җитлегүенә зур тәэсир ясаган затлар, дип Кәүсәрия Гыйлемханова, Габдрахман Хәмитов, Һидият Галәветдинов, Миңшәрәф Фазылҗанова, Наил Сабиров, Хәмбәл Шәрәфиев, Маһинур Заһидуллина, Мотыйк Кушаев кебек укытучыларын яратып, сагынып искә алды.

 

Пединститутта укыган елларын хәтергә алып: «Ул вакытта милли кимсенүне бик нык сиздек без. Китапханәдә эшләгән ханымнар рус төркемнәренә программа буенча укырга кирәкле китапларны бирә, безгә бирми. Шушы хәлне ректорга сөйләгәч кенә, мөнәсәбәт үзгәрде, – дип ул киңәшләрен дә бирде. – Әгәр үзеңә кирәкне даулый белмәсәң, бәхетең өчен көрәшмәсәң, бернигә дә ирешеп булмас. Әгәр дөрес юлдан барасың, хаклы булуыңа ышангансың икән, ул дөреслекне яклый да белергә кирәк! Балалар, зинһар, сез дә моны белеп торыгыз!»

 

Сөбханалла, ул чакта – алтмышынчы елларда студентлар кыю, тәвәккәл булган. Илдә алып барылган милли сәясәтнең берьяклы гына булуына ризасызлык белдерергә курыкмаган. Фәнни коммунизмнан укыткан укытучыны: «Нишләп Татарстан союздаш республика статусында түгел? Казанда 500 меңләп татар яшәсә дә, нигә ике генә мәктәптә татарча укыталар? Кытайдагы Синьцзян-Уйгур автономияле районында татарча радио көнгә 3 сәгать эшли, нишләп безнең Казанда татарлар өчен 2 генә сәгать эшли?» – дип «аптыраткан» болар. Шуннан укытучы нишләгәнме? «Сез монда милләтчелек белән шөгыльләнеп ятасыз», – дип журналны идәнгә ыргыткан да, кафедрага, деканатка барып әләкләгән. Ул вакытта кафедрада татарны ачыктан-ачык күрәлмаган өч кеше була. Шундый берәү бу хәлне шактый купайтып, партия өлкә комитетына, шәһәр партия комитетына җиткерә. Шуннан соң студентларны «сез нинди милли оешмада торасыз», дип тинтерәтә башлыйлар. Хәтта кайбер студентларны, сугышта яраланып кайткан солдат булуына карамастан, вуздан чыгаралар. «Менә шундый шартларда укыдым. Кеше булып формалашуыма бәлки менә шул күңелсезлекләр дә йогынты ясамый калмагандыр. Без туктап калмадык. Үзебез өчен көрәштек. Сүзең, үзең булып калу өчен көрәшергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады моннан милләтпәрвар ханым.

 

Аерым алганда, татар хатынкызларының катлаулы язмышына тукталып, Тәэминә Биктимерова: «Революциягә кадәр кыз балаларга хәтта имана җире дә бирелмәгән. Әгәр бер кешенең биш кызы булса, ул аларны ничек тукландырырга тиеш икән?» – дип ачынды. Бу хәлдән чыгу юлын галимә ханым халкыбызның фәкать тырыш хезмәттә һәм, белем алып, грамоталы булуда күрүен җиткерде, Ленинның «Развитие капитализма в России» дигән хезмәтендә, руслар арасында биш йөз кешегә – бер грамоталы, татарларда илле кешегә бер грамоталы кеше туры килә, дип язуын искәртте (монда шуны истә тотарга кирәк: биредә сүз русча грамоталы булу турында бара; билгеле, татар арасында туган телебездә укый-яза белүчеләр күп мәртәбә артык була).

 

Сүз ахырында татар хатын-кызлары оешмасы оештырырга йөрүен дә сөйләде Тәэминә Биктимерова. Бигрәк тә милли мәгариф өлкәсендә барган тискәре күренешләргә, аерым алганда, мәктәпләрдә татарча белем бирү, татар теле дәресләре нык кыскартылуга пошынып: «Барыбер нәрсә булса да эшләргә кирәк, җәмәгать! Татар теленең бетүенә, татар халкының югалуына юл куеп торып булмый бит инде. Без кемнән ким?!» – дип тәмамлады ул җавап сүзен.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру