Кеше истәлекләрдә яши

РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, профессор Җәмил Ибраһим улы ГЫЙЛЬМАНОВ (1925-1991) тумышы белән Самара өлкәсенең хәзерге Кошки районыннан. Бөек Ватан сугышы ветераны. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм гомерен фәнгә багышлый. 1964 елдан башлап Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, анда 24 ел тарих бүлеген җитәкли. Фәнни хезмәтләре Бөек Ватан сугышы тарихына карый. Ул республиканың Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлешен, халыкның тылдагы батырлыкларын өйрәнә.
Тарихчы Җәмил Гыйльмановның 100 еллыгы уңаеннан ТФАнең Мәрҗани исемендәге Тарих институтында искә алу кичәсе оештырылды.
Искә алу кичәсе – түгәрәк өстәл «Җәмил Ибраһим улы Гыйльманов – Татарстанда Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү мәктәбенә нигез салучы» дип аталды. Анда катнашучыларга «Памяти Зямиля Ибрагимовича Гильманова. 1925- 2025» дигән истәлекләр китабы тәкъдим ителде. Китап ике өлештән тора. Беренче өлеш мәрхүмнең 75 еллыгы уңаеннан Тарих институтының Гыйльми советы карары белән дөнья күргән «Памяти Зямиля Гильманова» (2000 ел) дигән җыентыктагы истәлекләрдән гыйбарәт. Андагы истәлекләрнең шактые татарча язылган. Яңа җыентыкта 2000 елда дөнья күргәннәрне, яңарак истәлекләр белән берләштереп, ике китаптан берне ясап, татарчаларын русчага күчереп нәшер иткәннәр. Миңа калса, бик үк дөрес карар түгел бу, ягъни татарчаларын шул килеш калдырып, русча язылганнарны татарчалаштырып бастырганда, туган телебездә укырга теләгәннәр өчен бүләк булыр иде. Телебезнең кулланылышы фән дөньясында болай да кимеп барганда, мондый гамәл башка галимнәрнең балаларына да өлге булыр иде (яңа истәлекләр китабын галимнең улы, химия фәннәре докторы Руслан Гыйльманов чыгарган).
Гадәттә, әйтер сүзеңне язып килмәсәң, мөнбәр янында буталчыграк килеп чыга. Бу юлы да чыгышын язып килгәннәр берничә генә булды. Шуңа күрә Җәмил ага турында хатирәләрне, нигездә, шактый нык кыскартып, инде үзләре дә Ходай Тәгалә каршына кайткан күренекле шәхесләребезнең 2000 елда «ташка» басылган, татарча язылган истәлекләреннән тупладык.
ЗАМАНДАШЛАРЫНЫҢ ҖЫЛЫ ХАТИРӘЛӘРЕ
***
Безнең дуслык – аталарыбыздан ук башланган дуслык. Егерменче еллар башында мәрхүмнең әтисе Ибраһим Гыйльманов белән минем әти Зиннәт Нуруллин Урта Идел төбәге Елховка районының Тупли авылы мәктәбендә бергә эшләгән һәм, приют ачып, бик күп баланы ач үлемнән коткарып калган... Кандидат булгач та, ул Бөек Ватан сугышы темасына тугрылыклы калды. Мәкалә артыннан мәкалә язды, өч китап дөньяга чыгарды. Әле доктор булганга кадәр үк Җәмил Гыйльмановның фәнни әзерлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм каләме барлыгы Татарстан җитәкчеләренең күзенә ташланды булса кирәк, аны «Татарстан коммунисты» журналына баш редактор итеп билгеләделәр. Анда күпмедер эшләгәч, Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтына тарих бүлеге мөдире итеп күчерделәр... Тормыш иптәше мәрхүмә Мәрьям ханымның: «Мин ике генә коммунистны беләм. Берсе – минем әти, күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән Имаметдин Мостаев, икенчесе – Җәмил», – дигән сүзләре хәтердә калган.
Ибраһим НУРУЛЛИН, әдәбият галиме.
***
Безнең институтта бүгенге көнгә кадәр берәүнең дә чирек гасыр дәвамында сектор мөдире булып эшләгәне булмады. Нәкъ менә Җәмил Гыйльманов мөдирлек иткән елларда тарих секторы галимнәренең дистәләрчә монографияләре дөнья күрде, фәндә файдалы эз калдырган зур-зур конференцияләр уздырылды, бик күп фән докторлары һәм кандидатлары гыйльми эшчәнлек дөньясына аяк басты. Хәтерлим: институтта ел йомгакларына багышлап үткәрелә торган конкурсларда тарих секторы еш кына беренче урынны ала торган иде... Җәмил Гыйльманов оештыру таланты, кешелек сыйфатлары белән тарих секторында гына түгел, бөтен институт күләмендә абруй казанды дип әйтә алам... Әйе, Җәмил Гыйльманов бу дөньяга туры карап яшәгән ак йөзле галим һәм саф җанлы гражданин иде.
Илбарис НАДИРОВ, филолог, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
***
Җәмил Ибраһимович коллективта һәркемгә ачкыч таба, шәхеснең үзенчәлеген күрә, аерым бер калып белән килә торган психолог иде... Сөйләме төгәл, кыска, төзек, купшы тәгъбирләргә, мәдхияләргә мөкиббән китү юк. Тупаслык, дорфалык дигән нәрсә исә аның өчен бөтенләй ят төшенчә. Юмор хисеннән дә мәхрүм түгел... Юк, минем аны һич тә идеаллаштырасым килми. Моңа ихтыяҗ да юк. Хакыйкатьтән читләшүнең бәндәгә савап өстәмәве күптән мәгълүм... Дөнья булгач, һәркемнең мәртәбәгә лаек гамәлләре дә, чатаграк фигыльләре дә булмый калмый. Ләкин бу ике төр хосусиятне гаделлек бизмәненә сала калсак, кешелеклелек, олы җанлылык, затлылыкзыялылык ягы басып китәчәге шөбһәсез. Андый затларны көндез чыра яндырып эзләмәсәң дә, атлаган саен очратам дип өметләнү – кысыр хыял гына.
Равил ӘМИРХАН, тарих фәннәре докторы.
***
Яхшылыкларны ул миңа гына эшләмәде, Институтның бөтен хезмәткәрләренә карата хәерхаһ булды, тегеләй яисә болай итеп яхшылык эшләргә тырыша иде. Ул һәркем өчен алтын багана, гаделлек сагында торучы «Локман Хәким» иде... Мин аңа сокланып, хәйран калып карый идем. Кешеләрне аның кебек ярату өчен зур йөрәкле, күркәм холыклы, эчке халәтең саф булу кирәк... Җәмил Ибраһимовичның туган якларында да булдым мин. Ульян өлкәсенең Теплый Стан авылында туган ул. Аның әти-бабаларын, әни-әбиләрен халык зур хөрмәт белән искә ала. Әйе, алма агачыннан ерак төшми. Милләтнең игелекле уллары буш җирдә тумый, нигезе нык, үзәге таза, кыйблалары дөрес, халәтләрендә иманга тугрылык саклаган гаиләләрдән чыга.
Фирдәвес ГАРИПОВА, филология фәннәре докторы.
***
...Минем мәкаләне институтта укуны Ф.Миңнуллин оештырды. Институтның тарих секцясе утырышында философлар да катнашты. Тикшерү озак барды, бәхәс белән барды. Мәкаләне басарга дип берәү дә тәкъдим кертмәде. Барысы да койрык болгады. Ахырда йомгаклау сүзен Җәмил Гыйльманов алды. Ул бөтен галимнәргә рәнҗеп, минем мәкаләне яклап озак сөйләде. Чыраенда үзенең коллегаларына бик нык үпкә сизелә иде. «Мондый мәкаләне дә бастырмасак, без кая барабыз инде?» – дип сүзен тәмамлады ул. Һәм мәкаләне матбугатта бастырырга дигән карар чыгартуга иреште. Куркынып кына риза булдылар. Ф.Миңнуллин: “Болай булгач хут ачылды”, – дип шатланып эшенә йөгерде.
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ, язучы, галим.
КҮҢЕЛДӘ ЯКТЫ ЭЗ КАЛДЫРГАН ШӘХЕС
Беренче китапка 28 истәлек кертелгән булса, шулар да өстәлгән икенче, рус телендә генә чыккан быелгы җыентыкта – 38 хатирә. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, язучы, тәрҗемәче, 92 яшьлек Лирон Хәмидуллинның истәлеген исәпкә алмаганда, калган тугыз хатирә – чагыштырмача яшь буынның, алтмышҗитмеш яшьлек якыннарының, гаилә дуслары балаларының, яшь хезмәттәшләрешәкертләренең истәлеге. Дөнья кысан: үз заманында Җәмил абыйның әтисе белән Лирон аганың әнисе бер колхозда хезмәт куйган икән. Берсе – учетчикхисаплап торучы, икенчесе – бухгалтер. Лирон ага, түгәрәк өстәл эшендә катнашып, хатирәләре белән уртаклашты. Казанга килеп төпләнгәч, якташлар берберсен үз итеп, күрешеп-белешеп торган. Ул гына да түгел, тәрҗемәчегә якташының бер хезмәтен (Без сугышта юлбарыстан көчлебез: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989) татарчага күчерү бәхете насыйп булган.
Түгәрәк өстәлдә катнашкан тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевнең хатирәләре дә истә калды. Ул Җәмил ага белән ун яшендә үк таныш булган икән. Ике кордаш (Аяз Гыйләҗев белән Җәмил Гыйльманов) балыкка барганда, ун яшьлек малайны да иярткәннәр. «Кармак салып утырасы төшкә җиткәч, өлкәннәр якорь-ләнгәр дигәнне ташлауны миңа тапшырды. Мин ташлавын ташладым, әмма якорьга ияреп, үзем дә суга очып төштем. Шунда Җәмил абый мине бер кулы белән «ә!» дигәнче тартып алды», – дип башлады ул хатирәләрен... РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, КФУ доценты Сергей Ионенко, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты бүлек мөдире Рафаил Шәйдуллин, галимнең улы, КНИТУ-КХТИ профессоры Руслан Гыйльманов, ТФАнең Исламны өйрәнү үзәге хезмәткәре, «Гасырлар авазы» журналы баш мөхәррире Илдус Заһидуллин... һәм башкалар күңелендә дә якты эз калдырган Җәмил ага. Шунысын да әйтми кала алмыйм: түгәрәк өстәлдә фәкать бер генә кеше – Тарих институты хезмәткәре Халидә Баһаутдинова гына татарча чыгыш ясады.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА