Журнал «Безнең мирас»

Рух сагындагы хәтер

Кешеләрнең үткәне белән бүгенгесен бәйли торган рухи төене һәм киләчәккә юлны дөрес билгеләүдә мөһим вә ышанычлы таянычы да булып хезмәт итә торган илаһи үзгәлеге – ул хәтер. Дөресен әйткәндә, милләтләр яшәешендә дә бу шулай: киләчәкне кайгырта торган халыкларны үз кыйбласын дөрес итеп билгеләргә һәм үзенә йөкләнгән илаһи миссиясен дә тәгаенләргә, кагыйдә буларак, аның тарихи хәтере рухландыра. Кем аны саклый һәм яшәештә дөрес итеп куллана белә, үз киләчәген ышанычлы итүдә зур уңышка да, гадәттә, шулар ирешә. Моның хаклыгын дәлилләү өчен, алда әйткәннәрне куәтләп, бу урында инде кайбер зур йогынтылы халыклар тәҗрибәсенә тукталып үтик.

 

Мисалга, башта иң зур йогынтылы халыкларның берсе саналган яһүдләр тәҗрибәсен алыйк. Кешелек һәм диннәр тарихында мөһим роль уйнаган һәм, асылда, бүген дә дөньяның геосәяси ориентирын билгели торган кавем буларак, бу халык үзенең тарихи хәтерен саклау һәм стратегик яктан аның белән идарә ителүгә гаять зур урын бирә. Монда, мөгаен, 3 мең елга исәп тотып төзелгән «Соломон планы»н (сүз б.э.к. якынча 1015-975 елларда Израильдә идарә иткән Сөләйман патша планы турында бара. Зурдан алганда, бүгенге хәтәр хәлләрне дә шуның заманча чагылышы, дип карарга буладыр) искә төшерү җитәр иде. Ә тарихи хәтер феномены бу халыкта, чыннан да, сокланырлык. Әйтик, «Елаш дивары» (Иерусалимда Храм тавының көнбатышындагы диварның б.э. 70 елларында римлылар җимергәч исән калган өлеше, иудаизмда изге урын санала, гарәпчә «әл-Мәбкә», ягъни «Сыкрау урыны» дигән атамадан тәрҗемә итеп алынган, русчасы – «Стена плача») инде күп гасырлар буена яһүд халкының өмет вә ышаныч символы булып санала, аның хаҗ кылу һәм табыну урыны булып хезмәт итә. Ә инде ХХ гасыр башында сионизм хәрәкәте оешкач, ул яһүдиләр белән мөселман лидерлары арасында низаг чыганакларының берсенә әйләнеп китә.

 

Яһүд халкы тарихында тирән эз калдырган янә бер вакыйга булып Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алман нацистлары тарафыннан Европа яһүдиләренә каршы үткәрелгән геноцид сәясәте санала. «Википедия» мәгълүматларына караганда, тарихка «Холокост» (The Holocaust инглизчә – «күмәк яндыру» дигәнне аңлата) исеме белән кереп калган әлеге сәясәт нәтиҗәсендә 6 миллионга якын яһүди газ камераларында үтерелгән. Әлеге фаҗига белән бәйләп, БМО Генераль Ассамблеясе 27 гыйнварны, Освенцим концлагере азат ителгән көн буларак, һәр елны үткәрелә торган «Холокост корбаннарының халыкара хәтер көне» дип игълан итте (резолюция 60/7, 2005 ел). Бу җәһәттән күп кенә башка төрле чаралар да кылынды (Холокост корбаннары истәлегенә һәйкәлләр куелды, халыкара форумнар эшли башлады, Холокост музее булдырылды һ.б.). Шулай итеп, бүген инде яһүдиләрнең халыкара дәрәҗәдә танылган геосәяси иммунитеты булдырылды, дияргә дә нигез бар.

 

Тарихи хәтерне саклау ягыннан алсак, әрмәннәр мисалы да игътибарга лаек. Бу халык үз тарихындагы фаҗигале чорны XIX гасыр ахырында Госманлы империясендә әрмәннәргә каршы башланган геноцид сәясәте белән бәйләп карый. Мемориаль дата итеп исә 24 апрель алынган. Моны ул 1915 елда бу көнне Истанбулда әрмән интеллигенциясенең 800 дән артык вәкиле кулга алынуы һәм соңрак юк ителүе белән аңлата. Шуңа күрә, 2009 елдан башлап, Ереванда бу көнне һәр елны йөзләрчә мең кеше, әрмәннәргә каршы геноцид истәлегенә ачылган мемориаль комплекска факеллы йөреш кылып, Хәтер көне үткәрә. Моны халыкара дәрәҗәдә тану да бар: 2015 елның 15 апрелендә Европа парламенты 24 апрельне «Госманлы империясендә әрмәннәргә каршы геноцид корбаннарын искә алу көне» дип игълан итте. Бу датага бәйле хәтер чаралары дөньяның кайбер башка урыннарында (Вагаршапат мемориалы, Лос-Анджелестагы һәйкәл, Болгариянең Бургас каласындагы һәйкәл, Сүриядәге Дәйр-әзЗор чүленә хаҗ һ.б.) да үткәрелә икән. Күренә ки, борынгы халык буларак, әрмәннәр дә милли рух сагында нык тора. Хәер, рух ныклыгын саклауның ышанычлы механизмнарын булдыру омтылышы үз язмышына битараф булмаган күп кенә башка халыкларга да хас күренеш.

 

Әлбәттә, милләт язмышында фаҗигале урын алып торган даталар татар тарихында да бар. Аларның халкыбызны, хәрби, сәяси яки матди зыян ягыннан гына түгел, ә рухи, дини, миллимәдәни, демографик, геосәяси һ.б. югалтулар җәһәтеннән дә күп гасырларга сузылган һәлакәткә китергәне, мәгълүм булганча – 1552 елның 2 октябре (яңа стильдә – 15 октябрь) – соңгы татар дәүләтләренең берсе булган Казан ханлыгы басып алынып, Казан инде үзе дә егылган һәм җирле халыкка каршы анда чын мәгънәсендә милли геноцид башланган көн белән бәйле. Күптән түгел бу фаҗигале датага инде 473 ел булды. Ә ничек билгеләп үтелде соң ул быел республикабызда? БТК Башкарма комитеты, Милли Шура, ТР Язучылар берлеге аны ничек билгеләп үтте? ТР Диния нәзарәтендә бу уңайдан нинәрсәләр кылынды? Һич тә булмаса, легендар Кол Шәриф һәм аның шәкертләре Казан каласын һәм хак диннәрен явыз дошманнан яклап шәһит киткән урында бу көнне алар рухына багышлап дога кылындымы? Бу фаҗигале дата быел республиканың электрон мәгълүмат чараларында һәм матбугатта ничек яктыртылды? Әлеге сораулар һәммәсе дә ата-бабаларыбыз рухы алдында җавап көтә.

 

Инде сорауны башкачарак та куеп карыйк: татар милләтенең рух тазалыгын саклау һәм тагы да ныгыту юнәлешендә бүген нинди мемориаль яки комплекслы чаралар күрелә? Юкса, язма башында китерелгән мисаллар юкка гына түгел ич. Безнең дә Казан егылган көннәрдә юк ителгән хатын-кызлар һәм балаларыбыз саны меңнәр белән исәпләнгән. Гәрчә мондый чагыштыру этик яктан бик үк дөрес булмаса да, үз язмышына битараф булмаган һәм киләчәкләрен кайгыртып яшәгән ул халыкларның бай тәҗрибәсен өйрәнеп, ата-бабаларыбыз рухын тагы да ныгыту, ә инде мемориаль вә комплекслы чараларның яңа чор таләпләренә җавап бирә торган метасәяси форматтагыларын да булдыру бурычы бүген татарның рухи тәрбия өлкәсендәге төп проблемаларының берсе булып тора. Дөрес, безнең өчен сүз хәзергә халыкара дәрәҗәдә карарлар кабул итү һәм шулар нигезендә глобаль чараларга да керешү турында ук бармый. Чөнки моның өчен көчле лоббига ия булу һәм халыкара дәрәҗәдә зур йогынтылы милләт булып та формалаша белү кирәк. Ә инде рух тазалыгына кагылышлы эшләрне андагы хәлләрнең бүгенге реаль торышын ачыклаудан башлап җибәрү лязем.

 

Белүебезчә, Казанда Хәтер көнен, җәмәгать тәртибендә дога кылып, зурлап билгеләп үтү традициясе узган гасырның 1990 елларында барлыкка килде. Әмма татар милли оешмалары һәм җәмәгатьчелек таләбенә дә карамастан, бериш түрә-кара вә депутатларның үтә саклыгы нәтиҗәсендә, республикабызда ул рәсмиләштерелмичә калды. Артык саклык – куркаклык, ди мәкаль. Кызганычка, шундый ук мәнсезлеккә 1552 елда Казанны яклап шәһит киткәннәр истәлегенә тәкъдим ителгән һәйкәл проектлары да (әйтик, Н.Хаҗиәхмәтовның 2008 елда иң лаеклы һәйкәл конкурсында җиңеп чыккан проекты) юлыкты.

 

Шул ук вакытта, Казанны басып алучыларга әле 1823 елда ук һәйкәл итеп куелган храм, шактый кыйммәткә төшереп үткәрелгән реставрация эшләреннән соң, быел инде яңадан ачылды. Дөрес, быел яз Казанда ата-бабаларыбыз рухы да шатланды. Шәүвәл аеның 13 нче көнендә башкалабызның төзекләндерелгән «Иске таш» мәчете янәшәсендә (киләчәктә «Татар халкы каһарманнары истәлегенә» дигән мемориаль стела урнаштырылачак урында) символик таш куелды. Әйе, «Иске таш» мәчете Казан алынганда шәһит киткән ата-бабаларыбыз каберлегендә төзелгән. Шуңа ошбу изге җирнең мемориаль гыйбадәт кылу урынына әверелүе – куанычлы күренеш. Әмма мәсьәләнең четерекле ягы да бар. Билгеле булганча, ТР Диния нәзарәте Хәтер көнен 2021 елдан һиҗри буенча (шәүвәл аеның 13 нче көнендә) билгеләп үтә. Бу адым татар җәмәгатьчелеге тәнкыйтенә дә эләкте. Бер яктан, монда каршылык юк та кебек: кем кайчан тели – шунда үткәрә (сүз ай һәм кояш календарьлары турында гына бара). Диния нәзарәте исә ул чакта аңлатма белән дә чыкты. Анда: «...без 1552 елдагы вакыйгаларны сәясиләштерү омтылышларына һәм һәртөрле провокацияләргә, коткы таратуга катгый рәвештә каршы», – диелә. Ә бу инде күп нәрсәгә ачыклык кертә. Чөнки 1552 елгы фаҗига бит ул үзе үк сәяси вакыйга һәм аны сәясиләштереп торасы да юк. Һиҗринең күчеп йөрүен дә исәпкә алсак, бу башлангычның максаты да ачыклана: татарларның тарихи хәтерен җуйдыру. Ә бу инде үзе үк сәяси адым булып тора һәм дини оешманың әле бүген дә сәясәткә хезмәт итүе турында сөйли. Кызганычка, мондый хәл кайбер башка фактлар белән дә (әйтик, татар теленең отыры әкрен генә мәчетмәдрәсәләрдән дә кысрыклап чыгарылуы һ.б.) раслана. Бик тә аяныч хәл!

 

Күрүебезчә, рухи өлкәдәге хәлләрнең бүгенге торышы бер дә куанырлык түгел. Инде төп сорау да алга килеп баса: нәрсә эшләргә? Аңа җавап табуы җиңел түгел. Әмма тормышта һәр катлаулы вәзгыятьтән чыгуның да оптималь вә рациональ юлларын табып була һәм алар хәзер дә бар. Тарихи хәтерне яңарту һәм милли рухыбызны савыктыру өчен янә милләтнең эчке резервларына, шулай ук замана мөмкинлекләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Милли тәгълиматны өйрәнүне татар классиклары хезмәтләре, шулай ук яңа чор татар милли хәрәкәте теоретигы Р.Сафин мирасы белән танышудан башлау мәслихәт. Ә милли рухны савыктыруда эчке резервның төп өлеше булып, әлбәттә инде, гаилә институты тора. Аның мөмкинлекләре зур. Шәхсән үзем, әйтик, оныклар белән аралашканда, «Бабай дәресләре» форматын кулай күрәм. Чөнки бабай кешегә үз оныклары белән аңлашу да, аларга кирәген аңлату да күпкә җиңел. Иң мөһиме – анда инде Мәскәүнең рухи яктан черегән һәм бөекдержавачыл минминлектә оятсызлыкның теге ягына чыккан бернинди одиоз «тарихчы»лары да тыкшына алмый. Җәен бакчада милли мохиттә уза торган хезмәт дәресләре дә нәтиҗәле. Кыскасы, теләк булганда, чарасын да табып була.

 

Татарның милли рухын савыктыруда мөһим урын шулай ук илаһи ислам нигезендә яңача формалаштырылган мәхәлләләр системасына да бирелә. Мәгълүм булганча, исламда шәхес белән илаһ арасында арадашчы юк. Хак динебезнең максаты да илаһи: кешеләрнең акылын камилләштерү, аны илаһият кануннары буенча яшәү, ягъни рәсүли аң югарылыгына күтәрү. Димәк, илаһи ислам нигезендә, үзлегеннән формалашкан мәхәлләләрнең дә төп вә изге бурычы – хакимиятләргә түгел, ә Аллаһ юлында хезмәт итү, илаһият кануннары буенча яшәүгә күчүдә үрнәк һәм әйдәп баручы көч булу. Нәтиҗәдә, яңа технологияләр дә кулланып эш иткәндә, әлеге берлек татарның рухи вә милли алгарышы юлында гына түгел, ә аның үзенә йөкләнгән илаһи миссиясен гамәлгә ашыру юнәлешендә дә глобаль мөмкинлекләр ача.

 

Заманча технологияләр дигәндә, әлбәттә, сүз иң элек, Интернет системасын кулланып һәм “Inalif” нигезендә, татарның уртак мәгълүмат кырын (глобаль мәгълүмат системасын) булдыру турында бара. «Мәдәни җомга» бу хакта инде, моннан 11 ел элек, тәфсилләп язып чыккан иде (Милләтнең киләчәге әлифбадан башлана // Мәдәни җомга, 2014 ел, 12 декабрь, №49). Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар милләте өчен мондый мөмкинлекне, мөгаен, Аллаһның илаһи миссияле кавеменә күрсәткән мәрхәмәте буларак та кабул итәргә кирәктер. Чыннан да, мөстәкыйль дәүләте дә булмаган халыкка Ул, бернинди өстәмә чыгымнар сарыф итмичә, үзенә йөкләнгән илаһи миссия аша рухи яктан тупланып, виртуаль дөньяда әлеге уртак идея тирәсендә бер җан һәм бер тән (милләт) булып берләшү мөмкинлеге бирә. Ул гына түгел, уртак мәгълүмат кыры аңа, кайда яшәвенә карамастан, үзенә йөкләнгән илаһи миссияне гамәлгә ашыру буенча тәкъдим ителгән метасәяси проектларда бердәм катнашып, уртак нәтиҗәләргә дә ирешү мөмкинлеге бирә. Тик болар һәммәсе татардан югары милли үзаң һәм югары дәрәҗәдәге үзоешканлык таләп итә. Ә мөмкинлекләр моның өчен әлегә, шөкер, бар. Аллаһы теләсә, ул чагында инде аның мемориаль хәтере дә рух сагында нык торыр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру