Сергей Аверкиев: Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы

«Казаклар сатулаша». Равил Заһидуллин рәсеме. 2022 ел
Казаклар
Татар халкының урыс халкына тәэсире XV гасырда казаклар (казачество) барлыкка килүдә дә чагылыш таба: азат кешеләр, урыс кенәзләре хакимиятеннән көньяк чикләргә качып, анда игенчелектән гайре эшләр, шул исәптән, күршедәге чит илләргә һәм урыс җирләренә басып керү белән шөгыльләнә башлый. (Шәрык тарихчысы Мөхәммәд Хәйдәр Гүрәкан аны XV гасырда формалашкан, дип яза.) Казакъ далаларында кыпчаклар белән Әбүл-Хәер хан идарә иткәндә, аның җитәкчелегеннән риза булмаган Гәрәй, Җанибәк һәм башка солтаннар, үз тарафдарларыннан торган кечкенә төркемнәр туплап, Моголстанга күчкәннәр. «Әбүл-Хәер үлгәннән соң, – дип яза Мөхәммәд Хәйдәр, – Үзбәк олысында үзара низаглар башланды; мөмкинлеге булган һәркем, иминлек эзләп, Гәрәй ханга яисә Җанибәк ханга китте. Шуның нәтиҗәсендә, алар шактый көчәйделәр. Үзләре дә, аларның тирәсенә җыелган кешеләрнең күпчелеге дә качкыннар булганга, бу төркемнәрне «казаклар» дип атадылар; бу исем аларга шулай тагылып калды». Качаклар төркеменә кушылмаган башка кыпчаклар үзбәкләргә, кыргызларга һәм нугайларга кушылганнар. Казакъ кабиләләре берлеге XV гасырның икенче яртысында гына оешса да, Алтын Урда җирләрендә (Кырымнан һәм Кавказдан Себергә кадәр) гомер кичергән барча халыклар өчен хәрби кешеләрне «казакъ» дип атап йөртү гадәткә кергән. Татарлардан бу төшенчә, казак дип үзгәреп, урысларга күчкән. Урыс дәүләтендә иң беренче казаклар булып Рязань казаклары санала. Никон елъязмасы алар турында 1444 елда искә ала. Әмма бу датага шикләнеп карарга кирәк, чөнки Никон елъязмасы еш кына саннарда һәм фактларда хаталана – аеруча урыс тарихының борынгы чорына карата. Бу хакта Карамзин да үзенең «Россия дәүләте тарихы» әсәренә бирелгән бихисап искәрмәләрендә әйтеп уза. Карамзин, Никон елъязмасыннан өзекләр китереп, аларны еш кына мондый характеристикалар белән билгели: ялган фикерләр, уйдырмалар, фаразлар, уйлап чыгарылган нәрсәләр, буш сүзләр, әкиятләр, хаталар, ахмаклыклар, мәгънәсезлекләр, мәсәлләр һ.б. Гомумән, Никон елъязмасын «әкиятләр тулы Никон җыентыгы» дип атап, Карамзин аның бары тик соңгырак чорларга караган өлешен генә «ышанычлырак» дип саный. Никон нөсхәсенә Татищев та ышанмаган, «Никон аңа, үз заманы карашларына туры китереп, бик күп төзәтүләр керткән». Кайбер урыннар хакында: «Сызып ташланган яисә үзгәртелгән һәм яңа тәртип белән язылган», – дип әйткән. Шлецер Никон нөсхәсен «начар» дип атаган. Мәскәү дәүләтендәге казаклар хакында ышанычлырак мәгълүматларыбыз бары XVI гасыр башына гына карый.
.jpg)
Гади казакъ хатыны һәм ир-аты. Хуан Цин Чжигун Ту рәсеме. 1769 ел
«Казак» сүзе, Сенковскийның аңлатуы буенча, «сыену урыны булмаган, күченеп йөрүче, беркемгә дә буйсынмаган, ирекле» дигәнне аңлата. Бу этимологияне дәлилләр өчен, Сенковский Баберны (Бабурны) мисалга китерә: ул «үзенең чагатай телендә казаклык, казакламак сүзләрен еш кына шушы мәгънәдә куллана», ди. Вельяминов-Зернов та шул ук фикердә: «Казак сүзе каңгырып йөрүче, ирекле кеше, батыр дигәнне аңлата». Карамзин «казак» сүзен борынгы касог халкы исеменнән чыгара, алар Каспий һәм Кара диңгезләр арасында яшәгәннәр, император Константин Багрянородный бу илне Казахия яисә Касахия дип атаган, ди. Осетиннар чиркәсләрне касахлар дип атаганга күрә, Карамзин да Несторның косогларын чиркәсләр белән тәңгәлләштергән һәм алардан урыс казакларын чыгарган (моңа Сенковский каршы килгән). Академик Бутков 1822 елда Карамзин фикеренә кечкенә төзәтмә керткән: ул косогларда, Карамзиннан аермалы, чиркәсләрне түгел, Кубань бассейнында гомер кичергән абазиннарны күргән. Бутков: «казак (козак)» сүзенә кагылышлы әтрафлы мәкаләсендә «бу сүз вакыт узу белән бөтен бер халык атамасы да, хезмәт итүче кешеләрнең аерым катлау исеме дә, ялланган эшче мәгънәсен белдергән атама да булып киткән», – дип яза. Карамзинның фикерен казаклар косоглардан килеп чыгуы турындагы маҗар (венгр) ориенталисты Вамбери һәм хәзерге казакъ тикшеренүчесе Тынышпаев та яклаган. Профессор Голубовский 1887 елда, «Codex Cumanicus» исемле кыпчак теле сүзлегенә таянып, казак сүзе кыпчаклардан кергән булырга мөмкин, аларда ул «сакчы» мәгънәсен белдерә, дигән фараз әйтә. Бу фикер белән профессор Миллер килешми: «Г.Голубовский кыпчак телендә «казак» атамасының булуын «Codex Cumanicus»ның 118 нче битенә сылтама ясап аңлата, әмма бездә ул юк. Радлов сүзлегендә («Das Turkische Sprachmaterial das Codex Cumanicus») исә, «казак» сүзе андый мәгънәдә кулланылмый. Ул кулъязмадагы сүзне «кожак» рәвешендә транскрипцияли һәм бу сүзгә «җыр» мәгънәсен сала». Борынгы урыс язмаларында, Срезневский материаллары буенча, «казак (козак)» сүзе беренче тапкыр 1395 елда, ягъни монгол яулары вакытында, «ялланган эшче» мәгънәсендә очрый.

«Codex Cumanicus» хезмәтенең тутый кош төшерелгән бер бите. XIV гасыр
Шулай итеп, «казак – козак» сүзенең килеп чыгышы һәм мәгънәсе турындагы барлык фикерләрне карап чыккач, монда төрле мәгънәдәге ике исем – «козаклар» һәм «казаклар (казакълар)» берләштерелә һәм тәңгәлләштерелә, дигән нәтиҗәгә килмичә булмый. Әгәр беренче гыйбарә касоглардан килеп чыкса (мөгаен, бу вариант кыпчакларга да таныш булгандыр) һәм ялланган эшчене белдерсә, икенче атама – казак – бары тик сугышчыны, хезмәт итүче кешеләрнең аерым катлау вәкилен генә аңлата. «О»лаштырып сөйләшә торган төньяк урыслары аларны козакларга әйләндергән һәм язма истәлекләргә шул рәвешле кертеп җибәргән. Урыс дәүләтендә аларның барлыкка килү вакытын, алдарак әйтелгәнчә, XV гасырның икенче яртысына, ягъни казакъ кабиләләре берлеге барлыкка килгән чорга кертергә кирәк. «Казак» сүзе шушы вакыттан Алтын Урда территориясендә киң таралыш ала, аннан исә урыслар тарафыннан үзләштерелә.

«Дон гаскәренең үрәтниге һәм генералы». К.К.Пиратский рәсеме. 1862 ел
Дон елгасы буенда «ирекле» казаклар барлыкка килү тарихын профессор Иловайский үзенең «Россия тарихы» хезмәтендә (III том, 380 нче һәм аннан соңгы битләр) тасвирлаган. Галим аларның Идел, Терек һәм Җаек елгалары буендагы җирләргә ясаган һөҗүмнәре һәм Иван IV вакытында Мәскәү хөкүмәтенең аларга мөнәсәбәте турында бәян итә.
Төрки халыкларга якынрак яшәгән Дон казаклары татар йогынтысын урыс халкына «тапшыручылардан берсе» саналырга лаек. Алар бик күп татар сүзләрен үзләштергән, бу сүзләр, шул чорда ук урыс теленә үтеп кереп, соңрак урыс халкының гомуми байлыгына әйләнгән. Мәсәлән: сакма – юл, үләндәге ат эзе; ясырка, ясырь – әсир хатын-кыз, әсир; казан – кастрюля. Дон казаклары телендәге тюркизмнар XX гасыр башына кадәр дә күп булган. Мәсәлән:
арба – бик озын чана (икмәк һәм печән ташу өчен кулланыла);
арьян – сөзмә һәм судан ясалган эчемлек;
бугай – үгез (Срезневский, Григорьев татарчадан алынган дип күрсәтә);
гарбуз – арбуз;
гардал – гади горчица (татар, фарсы һәм гарәп телләреннән);
дулма – турап салынган чи иткә дөге кушылган һәм кәбестә яфрагына төрелгән килеш пешерелгән ризык (төрекчәдән);
зитин (зәйтүн) – каймак, зәйтүн (татар, фарсы һәм гарәп телләреннән);
кабак – кабак (татарчадан);
казан – су өчен тимер чиләк (татарчадан);
каймак – кайнатылган сөтнең җыеп алынган өсте (татарчадан);

Беренче Оренбург казак полкы казаклары. Фотосурәттәге гаскәриләрнең күбесе – Париж авылыннан (хәзерге Чиләбе өлкәсе) чыккан нагайбәкләр. 1908-1911 нче еллар
кандель (кандил) – лампада (төрекчәдән);
карга – карга (татарчадан);
каюк (каек) – бортлы көймә (төрекчәдән);
кизек (кизәк) – терлек тизәгеннән әзерләнгән ягулык (татарчадан);
мәйдан – казаклар җыелган бина һәм урын да, җыелыш үзе дә (татар, фарсы һәм гарәп телләреннән);
пырынч – түбән сортлы дөге (фарсыча «бәрәнҗ» – дөге);
рундучек – баскыч алдындагы мәйданчык (татарча «урындык» сүзеннән);
сиберек – яхшы кара туфракта үсә торган чәнечкеле үлән, коры килеш өй һәм урам себерү өчен кулланыла (татарча «себерке» белән чагыштырыгыз);
сюзьма (сөзмә) – әче сөтне сөзеп әзерләнә торган ризык (татарчадан);
уре (өре) – сөзмә белән пешерелгән тары боткасы (ярмалы аш);
чебак (чабак) – чабак балыгы;
чинак (чынаяк) – балчыктан ясалган чәй савыты (татарча «чынаяк» – фарфор һәм фаянстан эшләнгән чәй савыты);
щерба, церба, шерба – балык шулпасы (татарча «шурпа» – шулпа, аш);
яр – зур чокыр, ерганак. Урыс казаклары, күрәсең, татар фольклорын да үзләштергән һәм үзенә яраклаштырган, аны чын урыс милли байлыгына әверелдергән. Еруслан Лазаревич хакындагы борынгы бәян моның бер мисалы булып тора.
Урысчадан Миләүшә Талипова тәрҗемәсе.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА