Мәхмүт Ваһапов: «Иҗат остаханәбез – реализм юнәлешендә»
Россия Сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсе директоры һәм аның сынлы сәнгать остаханәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мәхмүт Әхәт улы ВАҺАПОВ белән әңгәмәбез шушы остаханә тарихын барлаудан башланды.

Мәхмүт Ваһапов һәм Россия Сәнгать академиясе президенты Василий Церетели. /РСА. В.Березкин фотосы.
– Мәхмүт әфәнде, Россия Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы булып сайлануыгыз белән котлыйбыз.
– Зур рәхмәт! Бу дәрәҗәгә 2025 елның җәендә лаек булдым.
– Россия Сәнгать академиясенең сез җитәкләгән Казан иҗат остаханәсе юбилеена да озак вакыт калмады…
– Без аңа әзерләнәбез. Казанда иҗат остаханәсе СССР Сәнгать академиясе Президиумы карары белән оештырыла. Ул 1977 елның 15 гыйнварында ачыла. 2027 елда аның 50 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Остаханәне оештыруга ТАССР һәм СССРның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе академигы Харис Габдрахман улы Якупов (1919-2010) күп көч куя.

Владимир Акимов. «Вакыт машинасы».
Мондый остаханәләр югары квалификацияле рәссам, скульптор, график һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары иҗатын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
– Совет чорында әлеге остаханәләр төрле шәһәрләрдә ачыла, бүген аларның барысы да эшлиме?
– Беренче иҗат остаханәләре 1948 елда Ленинградта рәссамнар һәм скульпторлар өчен ачылган. Аннары Мәскәүдә оештырыла башлаган. Автономияле республикалар турында сүз чыккач, иң элек игътибар Казанга юнәлтелгән. Бу очраклы түгел – 1895 елда Казанда Император сәнгать академиясе карамагында эшли торган сынлы сәнгать мәктәбенә нигез салына. Бүгенге Казан сәнгать училищесы – шул мәктәпнең дәвамчысы. Бу уку йорты күп кенә яшь талантларга сынлы сәнгать дөньясына юл ачты.

Нияз Хисамов. «Актриса портреты».
Казан сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар арасында Сәнгать академиясе академигы дәрәҗәсенә ирешүчеләрдән беренчесе – анда 1900 елда укып чыккан танылган рәссам Николай Фешин (1881-1955). Ул 1916 елда, 35 яшендә Император сәнгать академиясе академигы булып сайлана. Шулай ук Казан сынлы сәнгать мәктәбен 1909 елда тәмамлаган һәм остазы Николай Фешин булган Пётр Котов 1949 елда 60 яшендә СССР Сәнгать академиясе академигы дәрәҗәсенә лаек була.
Казан остаханәсе белән беренче көннән алып 2007 елга кадәр җитәкчелек иткән Харис Якупов 1997 елда Россия Сәнгать академиясе академигы булып сайлана.
Фәнни-иҗади оешма буларак эшләүче Казан остаханәсе баштарак башкаланың ТАССР Сынлы сәнгать фонды бинасында урнаша. Хәзер ул Николай Ершов урамындагы 8 нче йортның өске катларын били.

Кирилл Кондратьев. «Индустриаль Россия. Оргсинтез. Казан».
Андагы тәүге стажёрлар төркемен Ленинградның И.Е.Репин исемендәге Сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган югары квалификацияле белгечләр – Фәрит Якупов, Шамил Шәйдуллин, Зөфәр Гыймаев, Станислав Слесарский, Олег Сильянов тәшкил итә.
Остаханәне 2008 елдан – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Абрек Абызгилдин, 2014 елдан – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Сәнгать академиясе академигы Фиринат Халиков җитәкләде.

Фәрит Якупов. «Онытылган чишмә».
Остаханә ачылган көннән биредә стажировка, ягъни осталыгын чарларга теләүчеләрдән барлыгы 64 гариза кабул ителә. Нәтиҗәдә, 50 дән артык рәссам стажировканы тулысынча үтә. Таныклык алучылар арасында Татарстан гына түгел, Идел буендагы башка төбәкләрдән дә килеп укучылар бар.
Иҗат остаханәсе эшчәнлеген башлаган әүвәлге елларда социалистик реализм юнәлешенә өстенлек бирелә, соңрак милли темага игътибар арта, чөнки заманалар үзгәрә, осталар үз милләтләре тарихын ныклап өйрәнә башлый.
Бүгенге көндә Россия Сәнгать академиясе җитәкчелегендә 16 иҗат остаханәсе исәпләнә. Аларның җидесе – Мәскәүдә, дүртесе – Санкт-Петербургта, берсе – Казанда, өчесе – Красноярскида. Сәнгать белеме буенча бер остаханә Барнаул шәһәрендә урнашкан. Мәскәүдәге иҗат остаханәләре киң тармаклы, аларда яшь буын график, рәссам, дизайнер, архитектор, театр-декорация белгечләре, скульпторлар талантларын чарлый. Безнең остаханә исә сынлы сәнгать юнәлешендә генә эшли.
– Сез 35 еллык педагогик стажга ия. Казан иҗат остаханәсен ничә ел җитәклисез? Стажёрларыгыз саны күпме?
– 2023 елның мартыннан җитәклим. Мин 1995-2012 елларда – Казан сынлы сәнгать училищесы директоры, ә 2007- 2017 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сәнгать институтының Казан филиалы директоры вазифасын үтәдем. Шулай да Казан остаханәсен җитәкләргә тәкъдим ителгәч, бераз уйландым, чөнки инде лаеклы ялга чыккан идем. Шулай итеп, Идел буе төбәге өчен югары профессиональ иҗатчылар әзерләү эшен дәвам итү җаваплылыгын үз өстемә алдым.

Шамил Нигъмәтуллин. «Юмартлык». /К.Кондратьев фотолары.
Бүген без иркен остаханәләрне билибез. Чирек гасыр диярлек вакыт эчендә алар ремонтка да мохтаҗ инде, шуңа күрә дүрт остаханәбездә дә азмы-күпме ремонт эшен алып барабыз. Биредәге бөтен документларны цифрлаштырдык, картиналарның фотоларын барладык. Остаханәне төрле елларда тәмамлаган рәссамнарның китапларын, альбом, катологларын туплый башладык. Сүз уңаеннан, безгә үзләренең китап, альбомнарын бүләк итәргә теләүчеләр рәхим итсеннәр!
Стажёр дигәндә: безнең остаханәдә югары сынлы сәнгать уку йортын тәмамлаган, 35 яшькәчә рәссамнар шөгыльләнә ала. Алардан картиналар язу, пленэрга чыгу, осталыкны камилләштерү, федераль һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашу таләп ителә. Стажёр булырга теләүче гаризаны теләсә кайсы айда язып китерә ала.
Бүгенге көндә биредә Станислава Кудряшова, Кристина Кумаева, Евгений Коромысло, Наталья Матвеева һәм Баулы районында туыпүскән рәссам Айгөл Кыямова стажировка үтә. Аларның өчесе – Россия Рәссамнары берлеге сафында инде.
Быел Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күмәк күргәзмәдә Евгений Коромысло һәм Станислава Кудряшова картиналары да эленде, мактауга лаек булды. Айгөл Кыямова һәм Наталья Матвеева әсәрләре исә сентябрь-ноябрь айларында Мордовиянең С.Д.Эрьзя исемендәге республика сынлы сәнгать музеенда уза торган «Волга молодая. Мы – Россия» дигән төбәкара күргәзмәконкурсына юлланды.
– Иҗат остаханәсен тәмамлаганда ничә картина языла?
– Стажировка өч ел дәвам итә. Шушы вакытта стажерларга иҗат өчен бөтен шартлар тудырыла, хезмәт хакы да түләнә. Алар исә күпме тели, шулкадәр әсәр яза ала. Таныклык алу өчен стажёр камил композицияле ике әсәр тәкъдим итә. Аларның саны күбрәк тә булырга мөмкин. Президиум сайлаган хезмәтләр остаханәдә кала, академия фондын тулыландыра.
– Стажёрлар абстракция, сюрреализм, авангард, гиперреализм белән мавыга аламы?
– Алар иҗатларын үзләре теләгәнчә алып бара ала, әмма биредә картиналарын бары академик, реалистик сынлы сәнгать традицияләре нигезендә генә ясарга тиеш. Мин аларны, төгәл план һәм программа буенча, сюжетлы-тематик картиналар, портретлар һәм күп фигуралы композицияләр иҗат итүгә юнәлдерәм. Һәм шул ук вакытта аларга картиналар эскизларын әзерләгәндә компьютер программаларын куллану рөхсәт ителә. Гомумән, остаханәбез, практик фәнни мәйдан да буларак, иҗат процессына, сәнгать өлкәсенә инновацион технологияләрне кертү яклы.
– Мәхмүт әфәнде, әңгәмәбез ахрында шул хакта да сорамыйча булмый: сез хәзер дә Казанда югары сынлы сәнгать институты эшләргә тиеш дип саныйсызмы?
– Әлбәттә. Чөнки без бит Россиядәге күп санлы халык. Безнең үз рәссамнарыбыз да күп булырга тиеш! Рәссамлыкка укытуны бездә комплекслы, ягъни даими, өзексез системага салу сорала. Татарстанда талантлы иҗатчы өчен тулы бер буын: сынлы сәнгать мәктәбе, сынлы сәнгать училищесы, сынлы сәнгать институты һәм Россия Сәнгать академиясенең иҗат остаханәсе эшләргә тиеш. Ә бездә бу тулы звенода институт юк! Институт филиалы, 10 еллык уңай эшчәнлегеннән соң, моннан 8 ел элек ябылды. Ә бит В.И.Суриков исемендәге Дәүләт академик сәнгать институтының Казан филиалына башкаладан никадәр тәҗрибәле мөгаллимнәр, профессорлар килеп, студентларга сәләтләренең көчле якларын, индивидуаль үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итә иде…
Аннары, әйтик, менә быел Татарстан Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясенә лаек булырлык рәссамнар табылмады. Бездә зур форматта һәм гаҗәеп, кабатланмас матур картиналар язучы бары берничә иҗатчы гына. Аларның да кадере аз. Икенчедән, Татарстан иҗатчылары арасыннан күпләрнең Россия Рәссамнар берлеге сафына керә алмавы да күзәтелә. Сәбәбе: әлеге берлеккә керергә теләүчеләрнең профессиональ әзерлеге түбән, Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, Казанда шушы юнәлештә югары һөнәри белем алудан мәхрүм яшь рәссамнар Мәскәү, Санкт-Петербургка китеп укый һәм шунда төпләнеп кала, иң талантлылары Россия Рәссамнар берлегенә шулар аша гына керә.
Туган якка файдалы, милли җанлы рәссамнарыбызның санын бермә-бер арттыру, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре сафларын тагы да тулыландыру өчен, Казанда дәүләт академик сынлы сәнгать институтын ачу бик тә мөһим. Осталарыбыз елдан-ел азая. Аларга алмашка килүчеләрне берәмтекләп санарлык. Дөрес, берникадәр югары уку йортларында дизайнерлар әзерләнә, әмма дизайнерлыкка укучы яшь кеше – ул бит профессиональ рәссам түгел... Хәзер минем җитәкчелектә биредә яшәүче, нәкъ менә В.И.Суриков исемендәге Дәүләт академик сәнгать институтының Казан филиалын тәмамлаган соңгы өч рәссам стажировка уза. Шуның белән шул... Бу – бик аяныч күренешнең башлангычы. Бүген безнең алда милләтпәрвәр рәссамнарга кытлык китереп чыгармау бурычы тора.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА