Журнал «Безнең мирас»

Уракчы Нәфисә

🏷 Admin

(Арбор авылы мәзәге)

 

Июль ахыры. Игеннәр өлгереп килгән чак. Челлә. Әмма халык уракка чыгарга ашкынып тормый. Колхоз игене бит ул, колхозчының үзенә трудодень таягыннан башка барыбер эләкми. Мондый чакта колхозны һәрвакыт әлеге дә баягы авыл активистлары коткара инде. Җыялар шундыйларны идарәгә, хәлне аңлаталар, бурыч куялар. Арада комсомолка Нәфисә дә бар.

 

Нәфисә җыелыштан чыгу белән үз участогындагы йортларны әйләнә.

 

– Әйдәгез, хатыннар, җаныгыз бармы, нишләп ятасыз, басуда иген коела бит, ач калабыз, – ди бу көр тавыш белән.

 

Кузгала авыл хатыннары. Алар бригада йорты янына җыйнала һәм, яңа чабатасын “җырлатып” сөйләнә-сөйләнә уңга-сулга йөреп торган Нәфисә җитәкчелегендә, кырга юнәлә.

 

Тиздән барысы да җил-җил килеп уракка тотына. Нәфисә генә басу кырында басып кала: ул уракка ураксыз килгән икән!

 

Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН.

Балтач.

 

 

Чәк-чәк фикерләр

 

Аның кылый күзе тумыштан ук юк иде.

 

***

 

Куянның буш оясы да дерелдәп торыр.

 

***

 

Талантлы улларын күтәрә алмаган илне талантсызлар күтәрәмгә калдыра.

 

***

 

Уе барның буе юк, буе барның уе юк – шул микән әллә татар.

 

***

 

Тукайны узу өчен башта артка таба йөгерергә кирәк.

 

Марсель ГАЛИЕВ.

Казан.

 

 

Юату

 

Шагыйрь Хисам Камалов Бөек Ватан сугышыннан аяксыз кайта. Элек тә нечкә күңелле Хисам боегып кала. Аның бу халәтен сизенептер, ахрысы, шагыйрь Шәүкәт Галиев аңа багышлап шигырь яза:

 

Борчылма, дус, аяк юк дип,

Башсызлар да йөри әле

Безнең тирәдә…

 

Рабит БАТУЛЛА.

Казан.

 

 

Кем хуҗа?

 

(Авыл мәзәге)

 

Авылда бер капканы чегәннәр шакый. Капканы ачкан агайдан: «Кто хозяин дома?» – дип сорыйлар. «Кәҗәинен кәҗәин дә бит, Хәерлебанат дома нету!» – дип җавап биргән ир.

 

Гөлфия ИСХАКОВА.

Удмуртия.

 

«Иди сюда, галош!»

 

Хәтимә апа шәһәргә баргач, галош эзләп кибеткә чыгып киткән. Ул чакта әле товар прилавка артында, кибетчедән сорап аласы. Үзенә кирәкле галошларны кулы белән ала алмаганга һәм урысчасы бөтенләй дә булмаганга, озак кына аптырап торган да, бөтен белгән сүзләрен җыеп: «Иди сюда, галош!» – дип әйтеп салган.

 

Фәнис НУРЕТДИНОВ.

Чаллы.

 

Әнгам АТНАБАЕВ (1928-1999)

«Мин бер генә җиктем...»

(Күрдем авылы мәзәге)

 

Әптерәйнең Күрдем МТСы директоры Гайнетдиновның ат караучысы булып эшләгән чагы. Бервакыт, кыш көне, директорны район үзәгенә мең дә беренче киңәшмәгә чакыралар. Әптерәйне чакырып керткән дә әйткән бу:

 

– Мин Тәтешлегә барам, атны җик!

 

Әптерәй атны җигеп куйган. Ни өчендер директорның берүзе генә барасы килгән. Киткән. Әйләнеп кайткан. Шунда ук Әптерәйне кабинетына чакырткан. Өстәл сугып акыра икән бу моңа:

 

– Фәлән дә фәсмәтән. Син җиктеңме атны?

 

– Мин җиктем, иптәш директор.

 

– Дурак! Ат та җигә белмисең! Тәтешледән әйләнеп кайтканчы тугыз тапкыр тугарылды!

 

– Мин бер генә тапкыр җиктем. Калганына үзең дурак! – дип әйткән ди Әптерәй.

 

 

Роберт МИҢНУЛЛИН

(1948-2020)

Айтматов кичәсе

 

Камал театры. Чыңгыз Айтматовны искә алу кичәсеннән соң сценарий авторы Ркаил Зәйдулла мактана икән:

 

– Сценарийны шулай язалар аны!

 

Роберт Миңнуллин тыңлап торган да әйтеп куйган:

 

– Бөек Чыңгыз Айтматов турындагы кичәнең сценариен, бик тырышсаң, моннан да яхшырак язып булыр иде, анысы, әмма, моннан да начар итеп, бик тырышсаң да язып булмас иде...

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру