Журнал «Безнең мирас»

    Дөньяда сүзем калыр (Нәкый Исәнбәт)

    Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел
  • Бүләр һәм башка шәһәрләр. Авыллар

    Болгарны җимергәннән соң, Аксак Тимер Бүләргә юнәлә. Менә аның гаскәрләре шәһәргә килеп җитә һәм аның куәтле ныгытмалары алдында тукталып кала. Шәһәр башлыгы аксакаллар белән киңәш кора: бу явыз илбасарның дәһшәтле явына каршы тора алырбызмы, юкмы? Аксакаллар озак бәхәсләшәләр: сугышыргамы, әллә, дошманнан рәхимлек сорап, бирелергәме? Тик уртак бер фикергә килә алмыйлар. Менә арадан берсе биек манарага күтәрелә һәм диңгез ташкыныдай ябырылып килгән дошман явын күреп, юкка кан түкмәскә, ә капкаларны ачарга киңәш бирә. Дошман шәһәргә бәреп керә һәм халкының күп өлешен кырып бетерә...
  • Татар-төрки каһанлыгы

    Татар-төрки каһанлыгы 552 елда, татар халкының милли дәүләтләренең иң соңгыларыннан берсе булган Казан ханлыгы җимерелүгә кадәр нәкъ 1000 ел элек барлыкка килгән.
  • Багъбостан ханым мәктәбе

    1905 елгы инкыйлабтан соң Оренбургта (мәрхүм Гани байның тәшәббесе (тырышлыгы) белән ачылган Адамова мәктәбеннән башка) 1908 елда ачылган беренче кызлар мәктәбе Багъбостан ханымныкы булса кирәк. Бу ел ошбу беренче тәрбияле кызлар мәктәбе, үзенең мөстәкыйль хәятендә (тормышында) ун еллык гыйльми хезмәт дәверен калдырып, шәһәр химаясенә (карамагына) кертелде.
  • Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа

    2023 елның яз аенда Казанга кайткач, кайбер галимнәрдән мәшһүр мәгърифәтче Бубыйлар нәселенең бер тармагы Төркиягә китеп, шунда урнашып калуы хакында ишеткән идем. Төркиягә баргач, журналист буларак кызыксынып, мөхтәрәм галимебез Айдар әфәнде Хәйретдиновның бу хактагы «Гобәйдулла кызы Мәрьям Нигъмәтуллина: Бубыйлар нәселенең нәмәгълүм вәкиле» дип аталган мәкаләсен интернеттан табып укыдым.
  • Татар теленең урта диалекты

    Татар теленең урта диалекты (башкача аны казан татарлары диалекты дип тә атыйлар) шактый зур территориядә, башлыча Татарстан һәм Башкортстан республикаларында, аларга якын булган төбәкләрдә – Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләрендә таралган.
  • Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа (дәвамы)

    Мәрьям Бубый турындагы мәкаләмнең икенче кисәге Туран Атмаҗаның Төркия матбугатында дөнья күргән истәлекләре нигезендә язылды. Аларның бер өлеше «Әсирләрнең әнисе Мәрьям Атмаҗа» дип аталган документаль фильмда да чагылыш таба.
  • Затлы юмор остасы иде

    Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының ижат кичәләрен уздырулар, мәрхүм язучыларыбызны искә алулар, әдәбият тарихыбызны барлаулар тагын да активлашты. Әдипләребезнең әсәрләре тупланган китаплар рус, әзербайҗан, казакъ, төрек телләрендә дөнья күрде. Бу күркәм гамәлләр киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Җитәкчеләргә сүзе үтә торган, алар алдында дәрәҗәсе булган Берлек рәисенең дә әлеге чараларны оештыруда өлеше зур. Нәрсәгә генә тотынсаң да, барысы да финанслауга килеп терәлә бит...
  • Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа (ахыры)

    Мәрьямнең оныгы Орһан әфәнде белән сөйләшкәндә Ататөрек тарафыннан бирелгән җиргә башкалар хуҗа булуын, бабасының алты бала белән бик мөшкел хәлләрне кичерүен әйтте. Мәрьямнең ире Али Ризаның хәл-әхвәле тасвирланган гәзит язмасы Орһан әфәнденең социаль челтәрдәге битендә урын алган. Язманың авторы – Байкал, матбугатта («Ватан» гәзите булырга тиеш) чыккан вакыты – 1951 елның 10 декабре. Текстны тәрҗемә итеп тәкъдим итәм: «Алдымда 70 еллык бер хәлнең хикәясе бар. Бу – Ватанга хезмәт мәхәббәте һәм бу мәхәббәтнең кайгы-газап белән туп-тулы бер җанлы нәтиҗәсе!
  • Ялкау сандугач буламы?

    1936 нчы ел бу. Рафаил Газиз улы Төхфәтуллинның әтисен Әтнә районының Олы Мәңгәр авылына укытучы итеп билгелиләр һәм алар Кышкардан Олы Мәңгәргә күченеп киләләр. Шул ук елны безнең әти дә, Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Олы Мәңгәргә мәктәп директоры итеп җибәрелә.
  • Хәлил Алапанов: «Беренче максат – туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау»

    Барда районы оешуга быел 100 ел тулды. 1924 елның 27 февралендә барлыкка килгән ул. Шунлыктан, район күләмендә нинди генә чаралар һәм төзелешләр алып барылмасын, аларның барысы да әлеге зур юбилейга багышлана. Бөтенроссия Авыл Сабан туеның да биредә узуы очраклы күренеш түгел. Әлеге вакыйгалар уңаеннан районда инфраструктура төзекләндерелә, яңа биналар кулланылышка тапшырыла.
  • Мамадыш өязе керәшен татарларының дини-әхлакый хәле

    Әлеге китапның авторы Михаил Александрович Машанов (1852-1924) Тубыл губернасында протерей гаиләсендә дөньяга килә. 1872 елны Тубыл дини семинариясен бетергәч ул, Казанга килеп, шул ук юнәлештәге академиягә укырга керә (1872-1876). Н.И.Ильминский, Е.А.Малов кебек чукындыру тарихында үз «эз»ләрен калдыручы шәхесләр тәэсирендә тәрбияләнеп, үзен сәләтле укучы итеп күрсәтә. М.Машанов студент чагында ук Казандагы үзәк керәшен-татар мәктәбендә белем бирә, җәйге ялларын керәшен авылларында уздыра. Әлеге күзәтүләрнең нәтиҗәсе булып, 1875 елда «Казан губернасындагы Мамадыш өязе керәшен татарларының дини-әхлакый хәле турында» (Заметка о религиозно-нравственном состоянии крещенных татар Казанской губернии Мамадышского уезда») дигән җыентык дөнья күрә. Әйтергә кирәк, Михаил бар ишеткән-күргәннәрен, үзенең дини һәм дөньяви караш-теләкләреннән чыгып бәян иткән һәм безгә бүгенге көннәрдән 130 еллар элек булган әлеге төбәктәге мөселман һәм бигрәк тә керәшен татарларының тарихи яшәешен, дини һәм рухый хәлен төгәл ачып бирә алган. Бу чыганак шуның белән зур кыйммәткә ия.
  • «Олы юлның тузаны» җыры

    Бу җыр Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Таһир Якупов, Габделфәт Сафин, Мөнир Якупов, Мирсәет Сөнгатуллин, Салават Фәтхетдинов, Идрис Газиев, Нәфисә Василова, Гөлнара Исмаева, Нәзифә Кадыйрова, Айгөл Сагынбаева, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Сәрвәров, Винарис Ильегет һ.б. репертуарларында бар.
  • Төркиләрнең борынгы бабалары

    Адилә Айда башлангыч белемне – Берлин һәм Парижда, урта белемне Истанбулның «Нотр Дам де Сион» француз лицеенда ала. Анкарада хокук факультетында укыганнан соң, тел, тарих-география факультетының француз теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 15 елга сузылган академик, 20 еллык дипломатик карьерасы бар. Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Адилә Айда, Рим илчелегендә илче-киңәшче булганнан соң, шул заманның президенты тарафыннан квота буенча сенатор булып сайлана, дипломат карьерасыннан аерыла. Җитди мәсьәләләр белән кызыксынган Адилә Айда 1968 елдан бирле «этруск серләре»н, ягъни этрускларның этник килеп чыгышын өйрәнә. 1985 елда французча нәшер ителгән «Les Etrusques etaient des Turcs. Preuves» («Этрусклар төрки иделәр. Дәлилләр») исемле һәм шуның дәвамы булган әлеге хезмәте белән, этрускларның килеп чыгышы турында төгәл чишелеш юлын табып, төркиләр тарихына якты бүлек өсти. Адилә Айда этрусклар эзеннән тикшеренү эшләрен алып барганда төркиләрнең башка бабаларын һәм кардәшләрен дә таба һәм тарихта яңа юл ача.
  • Остаз турында хатирәләр

    Күренекле режисер, күпләрнең, шул исәптән, минем дә остазым булган Гали Кәрим улы Хөсәенов (1919-2001) татар телевидениесе тарихына үзенең күркәм телеспектакльләре белән кереп калды. Язмышыма рәхмәт, Гали ага – минем сәнгати һәм иҗади тормышымда, шулай ук рухи формалашуымда зур урын урын тоткан шәхесләрнең берсе.
  • Хөсәин Фәизханов – татар халкы тарихын танытучы галим

    Хөсәин Фәизханов (1823-1866) – Россия тарихында һәм, аерым алганда, татар халкы тарихында уникаль шәхес. 2023 елда аның тууына 200 ел тулу билгеләп үтелде. Ул Сабаҗай авылында дөньяга килгән. Авыл старостасының өлкән улы баштан ук дини сабак алып үскән һәм киләчәктә үз эшчәнлеген шул юлдан дәвам итүне күздә тоткан. Әмма Хөсәин Фәизханов теолог, мәгърифәтче буларак, үз исемен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә калдыра алган. Ул озак яшәмәгән, гомеренең чәчәк аткан чорында, танылуга ирешкәч һәм фәнни, мәгърифәтчелек эшчәнлегендә моңарчы күрелмәгән проектларны тормышка ашыруга якынлашкач кына каты авырудан вафат булган һәм күп нәрсәгә өлгерми калган.
  • Болгар һәм Суар

    Идел Болгарында беренче шәһәрләр X гасырның 20 нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам динен кабул итү чорына туры килә. Бу – очраклылык түгел, ә законлы тарихи процесс. Нәкъ менә дөньяның иң куәтле диннәре, шул исәптән, исламның таралуы шәһәрләр барлыкка килү, цивилизация үсеше белән бәйле. Болгарда да шулай була. Бу дәүләттә беренче калалар үсеп чыгу белән бергә, болгарларның үз акчаларын сугу да башлана.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру