Журнал «Безнең мирас»

Багъбостан ханым мәктәбе

Хатын-кыз дөньясында гыйлем вә мәдәният орлыгы чәчте

1905 елгы инкыйлабтан соң Оренбургта (мәрхүм Гани байның тәшәббесе (тырышлыгы) белән ачылган Адамова мәктәбеннән башка) 1908 елда ачылган беренче кызлар мәктәбе Багъбостан ханымныкы булса кирәк. Бу ел ошбу беренче тәрбияле кызлар мәктәбе, үзенең мөстәкыйль хәятендә (тормышында) ун еллык гыйльми хезмәт дәверен калдырып, шәһәр химаясенә (карамагына) кертелде. Ошбу мөнәсәбәт берлә мәктәпнең мөәссисе (башлап нигез салучысы) вә мөдирәсе Багъбостан ханым тәбрик ителергә, туташлар дөньясына булган тәгълим (укыту) вә тәрбиясе, вә шул юлга сарыф ителгән яшь гомере, гайрәт вә иҗтиһады, ун еллык яшьлек чорында күрсәткән гыйльми вә мәдәни хидмәтләре (хезмәтләре) тәкъдир ителергә тиеш. Ун еллык гомер милләтләр тарихында бик кыска бер дәвер булса да, яшьлекнең иң кыйммәтле вакытлары булган яшь гомерне милләт хезмәтенә хазир итүләр (багышлаулар) шактый зур вә мөһим бер фидакарлек икәнлегендә шөбһә юктыр. Уку йортлары вә башка гыйльми вә мәдәни мөәссәсәләрнең (оешмаларның) тиешле сәмәрә (нәтиҗә) бирүләре башында торган затларның хәрәкәт вә эшлеклелекләренә карап йөртеләдер. Шундый мөәссәсәләр бардыр ки, башында торган затларның тәшәббес вә фидакарьлекләре сәясендә аз вакыт эчендә башкаларның гасырлар буе күрсәтә алмаган бөек хидмәтләрен мәйданга ташлап, халыкта бөек тәэсират калдыралар вә үзләренә бәйрәм ясатырлык исем вә шөһрәт казаналар. Багъбостан ханым идарәсендә ун ел дәвам иткән мәктәбне дә менә шул җөмләдән санарга ярый. Башта Оренбург мәхәлләсендәге кечкенә бер фатирда ачылган бу мәктәп, үзенең ун еллык дәвамында бөтен Русия мөселманнары арасына байтак шәкерт, укытучы вә мөгаллимнәр таратып, хатын-кыз дөньясында гыйлем вә мәдәният орлыгы чәчте.

Багъбостан ханым 25 яшендә ялгыз кала

Багъбостан ханым үзенең мәктәбен, ачылган вакытыннан (1908 елдан) ошбу көнгә кадәр, фәкать үзенең гайрәт вә фидакарьлеге сәясендә генә алып килде. Әүвәлге елларында берничә сыйныф шәкертләрне үзе генә укыттыгы хәлдә, ни матди, вә ни мәгънәви ярдәмнәр күрде? Фәкать рәфикы (ире), мәрхүм Гобәйдулла әфәнде әр-Рәдүди илә икесе соң дәрәҗәдә гайрәт вә самимәт белән (чын күңелдән) мәктәпне ислях вә тәкәммел итәргә (камилләштерергә) тырыштылар. Мәрхүм Гобәйдулла әфәнденең соңгы елларында, бу мәктәп шәһәрнең эченә чыгып өлгергән вә берничә мөгаллимәләр дә җитештерергә муаффәкъ булган (көче җиткән) вакытында гына, 1912 сәнә башларында, Гобәйдулла әфәнде әр-Рәдүди артык тырышканлыктан, алган күкрәк хәстәсе илә яшьләй вафат булды. Табигый, Гобәйдулла әфәнденең вафаты бу мәктәп өчен зур зыягъ (зыян) булу берлә бәрабәр, мәктәпнең бер канаты да сынды. Ошбу вакыйгадан соң, Багъбостан ханым 25 яшьләрендә вакытында авыр эшләр башында ялгыз үзе генә калды. Багъбостан ханымның тәрәкъкый вә рәваҗенә (үсүенә) аяк чалучы гыйлем-мәгърифәт дошманнары мәйданга чыгып, төрле сүзләр, ифтиралар (ялалар) илә аны халык күзеннән төшерергә вә мәктәбен җимерергә иҗтиһад иттеләр. Ләкин ошбу күңелсез вә авыр дәкыйкәләрдә (вакытларда) дә Багъбостан ханым өметсезләнмәде, әүвәлге шикелле гайрәт вә мөтанәт (ныклык) илә мәктәбен дәвам вә тәракъкый иттерү чараларына кереште. Русиянең караңгы бер почмагында зоһур итәрәк (мәйданга чыгып), шәһәр вә карьяләргә күп-күп укытучылар җитештереп таратучы гыйлем чишмәсе булган Буби мәдрәсәсе ябылгач, шул мөнәсәбәт белән иске хөкүмәт мәэмүрләре (түрәләре) тәшвишкә (куркуга) төшеп, һәр җирдәге укытучыларга тентүләр ясап, берәр сылтау табып мәктәп-мәдрәсәләрне ябу кебек тынычсызлыклар да чыккач, 1913 ел яз көне укулар тукталуы белән Багъбостан ханым, һичкемнән куркусыз, сөекле мәктәбендә ныклап хезмәт итү нияте илә Уфага барып, мөфти М.Солтанов хәзрәтләре хозурында имтихан кылынып шәһадәтнамә алырга муаффәкъ булды (иреште). Шул вакыт җәй, көзгә мәктәпләр ачылганга кадәр, башка мәшһүр шәһәрләргә сәяхәт итеп, кызлар мәктәбе вә могтабәр укытучылар, гыйлем әһелләре белән танышты, мәктәп тәрбиясе, уку-укыту мәсьәләләре хакында мәгълүм вә могтабәр затлар белән фикер алышып, күп мәгълүмат вә яңа үрнәкләр алып кайтты.

 

Багъбостан ханымны Төркия солтаны Мәхмәд хан сәламли

Икенче ел җәй көнге тәгътыйль (каникул) вә истирәхәт (ял) вакытларын сәяхәтләргә багышлап, Төркиягә сәфәр итте, ислам хәлифәлегенең мәркәзе булган Истанбулдагы зур китапханәгә, музәханә, төрле җәмгыять вә клублар, фән вә сәнәгать мөәссәсәләрен зиярәт итеп (оешмаларында булып), ислам дәүләтләренең гыйлем вә мәдәният әсәрләрен үз күзе белән күреп кайтты. Моннан башка Төркиянең мәгариф җәһәтеннән алда торган Әдрәнә, Бурсә шикелле мәшһүр шәһәрләренә барып җитте. Һәр каюсында дарелмөгаллимин (ирләрдән укытучылар әзерли торган уку йорты) вә дарелмөгаллимат (хатын-кызлардан укытучылар әзерли торган уку йорты), дарелфөнүн (университет) вә гаскәри мәктәпләргә кереп, андагы тәгълим (дәрес бирү) вә тәрбия ысуллары белән танышты. Истанбул, Әдрәнә, Бурсә дарелмөгаллиминнәрендә сәнәви (еллык) имтихан мәҗелесләрендә хазир булды (катнашты). Төркиянең мәшһүр әдип-мөхәррир вә мөхәррирәләре, зыялы җәмәгать хадимнәре вә мәшһүр сәясиләре белән һәрвакыт ултырдаш булып (очрашып), мәшһүр шәһәрләрдә беркадәр йөреп кергәч, ул, җәй, яздан көзгә кадәр Истанбулда калып, аларның галим вә фазыйльләреннән (укымышлыларыннан) истифадә итте (гыйлем алды). Хосусый мөсагадә (мөмкинлеге) вә илтимас (үтенү) белән Төркиянең Мәҗлес Мәбгусанына (Депутатлар мәҗлесенә) кереп, үзләренә тәгаен ителгән лужада мәҗлестәге мөзякарәләрне (фикер алышуларны) тыңлады. Соңыннан аяк үзрә калып, беренче мәртәбә буларак, ислам парламенты, ислам вәкилләрен күрүдән бәхтияр (бәхетле) вә соң дәрәҗәдә мәмнүн (шат) булганлыгын бәян итеп, шималь төрек (татар) ханымнары исеменнән мәбгусләргә (депутатларга) сәлям вә ихтирам гарыз итте (белдерде). Бер җомга көн, җомга намазы вакытында сәламлек рәсме галисене (солтанны җомга намазына килгәндә каршы алу) тамаша итү өчен, Хәмидия җамиге ишек алдына бардылар. Анда мәшһүр Әнвәр бәк мәсҗедкә алып кереп, падишаһны күрер өчен җыелган министрлар белән күрештереп, шаһ ширбәтен тәкъдим итте. Солтан Мәхмәд хан хәзрәтләре Мәсҗедтән чыгышлый анлар хакында мәгълүмат алгач, махсус яурый аркылы Багъбостан ханымга сәлам шаһанәсен тәблигъ итте (ирештерде).

Шималь төрекләре (татарлар) арасындагы мөгаллимә кардәшләрен күрүдән соң дәрәҗә шатланган төрек зыялы ханымнары, әдип вә мөхәррирләре Багъбостан ханымга һәр җирдә хөрмәт фә илтифат күрсәттеләр. Истанбул матбугаты ялкынлы мәкаләләр язып, шималь төрек һәмширәләренең (татар кыз кардәшәренең) беренче мөгаллимә вә мөрәббияләренең (тәрбиячеләренең) хилафәт исламиягә (ислам хәлифәлегенә) тәшриф итүләрен (килүләрен) ике арада иртибат (бәйләнеш) вә самими мөнәсәбәт башлануның мөкаддимәсе (башлангычы) дип тәлкыйн иттеләр (төшендерделәр). Моннан элек Русиядәге мөселман ханымнарыннан бәгъзеләре Төркиягә барып, андагы һәмширәләребез (кызларыбыз) белән аңлаша вә мөнәсәбәт ясый алганнардырмы, юкмы-анысын белмибез. Әмма Багъбостан ханым ошбу сәяхәтендә Төркия ханымнары белән зур мөнәсәбәт, ике арада самими иртибат вә мәхәббәт хисен күрсәтте. Аларның зур-зур җыелышларына катнашып, мөнасиб урыннарда бөтен шималь төрек (татар) ханымнары исеменнән нотыклар сөйләп, ике төрек һәмширәләренең бер-бере илә танышу вә аңлашуларына юл ачты. Ошбу сәяхәтеннән кайткан елны көздән шәһәрнең урта бер җирендә зур вә хифзысыйххәткә муафикъ (сәламәтлеккә яраклы) бер квартир алып, мәктәпне өр-яңа өслүбкә куеп, кирәк уку кораллары, вә кирәк һәят тәгълимияне (укытучылар коллективын) камил җитештереп, киң вә мөстәкыйль программа илә укыта башлады.

Тәрбияле аналар җитештерүдә байларның ярдәме

Багъбостан ханымның бу вакыттагы өмид вә фәгалиятлелеге (эшлеклелеге) соң дәрәҗә мәхкәм (таза), күңеле күтәренке, рухы шат иде. Гайрәт вә иҗтиһады сәясендә мәктәбенең көннән-көн алга баруына бәгъзе хөседләр каршы төшкәләсәләр дә, мәктәпнең мәгънәви җәһәтләре хәл вә заманга карап ислях ителә баргач, мәктәп сәмәрәсе (җимеше) булган тәрбияле аналар, эшлекле мөгаллимәләр җитешеп торганлыгы күренгәч, матди җәһәттән күтәрешү, ярдәм итүче затлар булышлыкка чыккалый тордылар. Яшь ханымнардан Оренбурглы мәрхүм Мөхәммәд бай Хөсәеновның соңгы хатыны Зөһрә ханым Хөсәенова русча дәрес вә кул һөнәре мөгаллимәләренең мәгашләрен (хезмәт хакларын түләүне) үз өстенә алгач, мәзкүр (әлеге) дәресләр өчен махсус икътидарлы (сәләтле) мөгаллимәләр куелды. Мөхтәрәмә Зөһрә ханым Хөсәенова җәнабләренең моның белән генә калмый, Багъбостан ханым исеменнән ачылачак дарелмөгаллиматка фонд итеп 10 мең сум иганә билгеләгәне ишетелде. Руслардан Оренберг миллионеры Николай Николаевич Дюков һәм мөдире Гаврилов зур гына иганә вә ярдәмнәр бирделәр. Шуның белән кул һөнәрләре өчен лязим (кирәк) булган бәгъзе бер корал вә оек бәйләү машиналары алынды. Болардан башка мәрхүм Мөхәммәд бай кәримәи мөхтәрәмәләреннән (хөрмәтле хатыннарыннан) Габидә туташ Хөсәенова, һәрвакыт мәктәпкә ярдәм итү белән бергә, имтихан мәҗлесләрендә дә хазир булып (катнашып), шәкерт вә укытучыларга үз кулы белән зур бүләкләр биреп, мәктәпкә хәерхаһ вә иң якын ярдәмчеләрдән булды. Ошбу ярдәм вә арка таянычлары булганнан соң, Багъбостан ханым, хөкүмәттән рөхсәт алып, мәктәпне рәсми бер уку йортына әйләндерде. Шулай итеп, бу мәктәп һәркемнең дикъкатен үзенә җәлеп итеп, шәһәрдә беренче тәртипле кызлар мәктәбе булып чыкты.

 

Йорт тәрбиясе, медицина, татар һәм рус теле дәресләре...

Шәһәрдәге мәктәбе бер дәрәҗәдә ислях вә тәкәммел ителгәч (камилләшкәч), Багъбостан ханымның өмид вә дәрте тагын да үсте. Ул – авылдагы мөгаллимә иптәшләренең уку-укыту эшләренә ярдәм итү. Авыл мәктәпләренә мөгаллимәләр хәзреләү өчен, башлап 1912 ел җәй көннәрендә Кабан авылына барып, мөгаллимәләр курсы ачты. Бу вакытка кадәр мөгаллимәләр хәзерли торган дарелмөгаллимат түгел, кыска мөддәтле (сроклы) курслар да юк иде. Мәрхүм Гани байның тәшәббесе (тырышлыгы) белән ясалган борынгы курслар күптән онытылган вә һичкем бу мәсьәлә хакында җитди вә катгый бер хәрәкәт күрсәтә алмый иде. Әллә нинди җәмгыятьләр вә әллә кемнәрнең наменә (исеменә) ачылачак укытучылар җитештерә торган мөәссәсәләр (уку йортлары) кәгазь өстендә кара булып кына калган иде. Фәкать соңгы елларда гына бу мәсьәлә дикъкатькә алынып, бәгъзе бер шәһәрләрдә кызлар мәктәбенең соңгы сыйныфларында мөгаллимәләр хәзерләп чыгара башладылар. Соңра 1915 ел көзендә Троицкида Гаишә ханым Яушева тарафыннан биш еллык дарелмөгаллимат ачылды. Ләкин Оренбург вилаяте шикелле мөселманы күп булган җирләрдә бер-ике рөшди кызлар мәктәбе вә бер дарелмөгаллимат кына җитәрлек укытучылар чыгара алмаячагы мәгълүм. Оренбург вилаятендә алты йөздән артык мөселман мәхәлләсе бар, диләр. Боларның һәр каюсында ирләр мәктәбе булса да, уннан берендә рәтле кызлар мәктәбе юк иде. Бар кадәресе дә тәртипсез рәвештә борынгы абыстайлар кулында булып, җитди тәгълим вә тәрбия бирүдән соң дәрәҗәдә түбән иде. Шунлыктан вилаятьтәге биш йөз мең мөселманның яртысын тәшкил иткән хатын-кызларыбыз мәктәп тәрбиясеннән мәхрүм булып, гыйлем вә мәдәниятнең ни икәнлеген дә белми торалар иде. Багъбостан ханым тарафыннан ачылган курслар, авылдагы кызлар мәктәбенә укытучылар җитештерү, кызлар мәктәбе тәртибе вә әсәсле (нигезле) юлга салу тугрысында шактый зур вә мөһим хезмәт иттеләр. Бу курсларга, Оренбург вилаятенең иң караңгы авылларыннан башлап, эчке вилаять, Себер вә Төркестан, хәтта Кавказияләрдән байтак укучылар җыелып, тәгълим тәрбия вә башка мөһим дәресләр өйрәнеп кайттылар. Бу курсларда әүвәлге ел – 86, икенче ел ике йөзгә кариб (якын) укучы булып, дәрәҗәләренә күрә өч шөгъбәгә (бүлеккә) бүленеп, ошбу фәннәр укытылды: голүм диния (дин гыйлеме), татар әдәбияты, гарәбият, хисап, җәгърафия, тарих, табигыять, ысул тәгълим вә тәрбия, идарәи бәйтия (йорт тәрбиясе), хифзыссыйхәт (сәламәтлекне саклау), русча тел һәм кул эшләре, риязият (математика) вә табигать фәннәре тәҗрибә вә гамәлиясе белән тәгълим ителде.

Кызларның остазлары – Фатих Кәрими, Сөнгатулла Бикбулат, Җамал Вәлиди...

Укытучылар: 1) Курсның мөдирәсе Багъбостан ханым; 2) Пермьле Сара Исмәгыйлова; 3) Бохаралы Маһирә Латыйфия; 4) Рабигә Кагярова; 5) Камилә Рәхмәнколова (кул эше мөгаллимәсе); 6) Г.Ф.Гяшиева (русча тел мөгаллимәсе). Моның өстенә, Харрас хәзрәт Айдаров, Фатих Кәрими, Хаҗиәхмәд Рәмиев, Ибраһим мирза Терегулов, Габдулла Газиз, Ибраһим Бикчәнтәев, Сөнгатулла Бикбулат, ишан Хәбибколый хәзрәт, Җәмалетдин Вәлиди әфәнделәр курсларда берничә мәртәбә лекция вә гыйльми мосахәбәләр (утырышлар) ясадылар. Бу лекция вә мосахәбәләрдә мәктәп тышында уку эшләре, милли театр, милли музыка, хатын-кызларның иҗтимагый вә хокукый мәсьәләләре, Ауропа сугышы вә аның гамәлләре, хиҗаб вә тәстир (бөркәнү) мәсьәләсе вә бәгъзе бер фәннәр хакында иҗмагый вә гомуми сурәттә мәгълүмат бирелде. Лекцияләрнең берничәсе Оренбург вилаять зеимствосы тарафыннан, аның тәгаене буенча җибәрелделәр. Курслар тәмам булгач имтихан ясалды. Имтиханда Фатих Кәрими, Габдулла Газиз, Җәмалетдин Вәлиди, Хәбибколи хәзрәтләре хазир булдылар (катнаштылар). Имтиханнар өч көн дәвам итеп, мөгаллимәләргә курста укыган фәннәрен вә дәрәҗәләрен күрсәткән русча матбуг (язылган) шәһадәтнамә бирелде.

Курслар ябылыр алдыннан Оренбург земствосының 4 еллык ибтидаи мәктәп программасы белән Троицкий мөгаллимнәре тарафыннан төзелгән “6 еллык мәктәп программасы” өләшелеп, бу ике програма хакында мәгълүмат бирелде. Муафикъ булган (туры килгән) дәреслекләр белән укытырга тәүсыя кылынды (киңәш ителде). Курслар дәвам иткән вакытта земстводан мөселманча дәрес китаплары, русча наглядные пособия, пар машинасы, микроскоп, электрик кораллары бирелеп, болардан махсус выстовка ясалган иде.

Хикмәт һәм кимия бүлмәләрендә эксперимент

Курсларда укулар тәмам булгач, әүвәлгесендә Оренбург земтвосының ярдәме вә икенче ел Оренбург төрек-татар укытучылар җәмгыятенең тәшәббесе (тырышлыгы) белән, оешмалар тарафыннан матди көчне берләштереп ясалган комиссия ярдәме белән, Оренбургта гыйльми сәяхәт ясалды.

Экскурсия, Кабан авылыннан башланып, дүрт көн дәвем итте. Оренбургта йөргән ике көндә тегермәннәр, мәктәпләр, лазаретлар, шәһәр театры, кинематограф, земство идарәләре, “Вакыт” матбагасы вә идарәсе, Кәрвансарай мәсҗеде, бакчалар, шәһәрдәге балалар мәйданы, мөселман җәмгыяте вә китапханә, кызлар гимназияләре, асаре гатика (археология) җәмгыятенең музәханәсе вә башка шундый гыльми вә мәдәни мөәссәсәләр күрсәтелде. Экскурсияне земстводан мәгариф шөгъбәсенең могавине (ярдәмчесе) Ибраһим әфәнде Бикчәнтәев идарә кылды. Бәгъзе урыннарга барганда гомуми мәгариф шөгъбәсенең мөдире К.Н.Березняков җәнабләре илә өяз земствосында мәгариф шәгъбәсенең мөдире Э.Э.Воскобойников юлбашчылык иттеләр. Бу ике зат тарафыннан сөйләнгән мәгълүмат русча белмәгәннрәгә Ибраһим Бикчәнтәев вә Рәшид Фәхреддинов әфәнделәр тарафыннан татарча тәрҗемә кылынып сөйләнде. Кирәк мөселман мөәссәсәләрендә вә кирәк хөкүмәт мәктәпләрендә булсын, һәр җирдә мөгаллимәләрне бик яхшы илтифат белән кабул иттеләр. Йоров тегермәне илә кызлар гимназиясендә икешәр сәгатьтән артык озын бер мөддәт буенча мәзкүр мөәссәсәләрнең мөдир вә мөгаллимнәре үзләре йөреп, һәммә урыннарны күрсәттеләр вә һәрбер мөһим аләт (прибор) вә әсбаб хакында мөфассәль (җентекле) мәгълүмат бирделәр. Гимназиядә хикмәт вә кимия бүлмәсенең мөдире мәдәният дөньясында ешрак очрый торган телефон, телеграф, электрик вә башка шундый нәрсәләр хакында тәҗрибә ясап күрсәттеләр. Урта мәктәпләрнең мөтәвәлиләре тарафыннан ачылган кул эшләре курсларының эшләре җыелып, махсус выстовка ясалган иде. Алар турында да мөдир вә мөгаллимәләр тарафыннан күп вә файдалы мәгълүмат бирелде. “Вакыт” идарәсе алдында экскурсиячеләрнең мөдир вә юлбашчылары белән бергә рәсемнәре алдырылды.

Курсның икенче елында заманнар беренче елга караганда бик күп үзгәргән, Оренбургта укытучылар җәмгыяте дә ясалып өлгергән иде. Шунлыктан бу елны экскурсияне каршы алу вә шәһәрне күрсәтү вазыйфаларын яңа ачылган укытучылар җәмгыяте үз өстенә алып, башка оешмалар белән берләшеп, экскурсияне каршы алыр өчен бер һәят (комиссия) төзегән иде. Саннары ике йөзгә кадәр укучыларны, һәят тәгълимияләре (укытучылар төркеме) илә берлектә, махсус вагоннар илә китертеп, иң яхшы уку йортларыннан саналган Учительская семинария бинасына алып, Укытучылар җәмгыяте дүрт көн кунак итте. Шул ук бинада дүртенче көн ике курста (берсе – Оренбургта земство курсы) дәвам иткән туташ вә ханымнарны таныштыру мәҗлесе ясалды. Мәҗлестә хазир булган (катнашкан) мөдир-мөдирә, һәр ике яктан һәят тәгълимә (укытучылар коллективы), шәһәрнең җәмгыять хадимнәре тарафыннан төрле мәүзугда (эчтәлектә) нотыклар сөйләнде. Музыка вә әдәби шигырьләр укылып, төнге сәгать дүрттә мәҗлес ябылды.

 

Багъбостан ханымның батырлыгы үрнәк булып йөрде

Багъбостан ханым мөселманча уку-укыту мәсьәләләренең ялгыз татар мәктәбе эчендә генә канәгатьләнми, Оренбург мөселман кызларының күбрәк була торган уку йортларыннан Комаровский гимназиясендә дәвам итеп, андагы мөселман кызларына дин вә ана теле дәресләре укытты. “Сөенбикә” журналын укучылар, шаид хатын-кыз мәсьәләләрен киң вә әтрафлы рәвештә тикшереп, язучылар вә Истанбулдагы төре ханымнарының хәят вә мәгыйшәтьләрен, алардагы уку-укыту мәсьәләләрен Русия ханымнарына күргәзүчеләр арасында Багъбостан ханымны күрә торганнардыр. Дөресен әйткәндә, хатын-кызлар мәсьәләсе хакында язучылар арасында иң күп күрелгән имза вә чын имзасы белән хатыннар каләме, хатыннар рухы белән язылган мәкаләләр Багъбостан ханымныкы булуында шөбһә юк. Моннан башка, мәктәп ачылган елдан бирле һәр ел зур дини бәйрәм көннәрендә Багъбостан ханым тарафыннан ясалган гыйльми мәҗлесләр дә бу урында зикер ителергә (искә алынырга) тиеш. Кирәк имтихан, вә кирәк дини бәйрәм көннәрендә ясалган хосусый мәҗлесләрдә булсын, Багъбостан вә иптәш мөгаллимәләре тарафыннан төрле тарихи нотыклар, дин исламда йитешкән мәшһүр ханымнарның тәрҗемәи хәлләре, аларның гыйлем вә мәдәнияткә иткән хезмәтләре сөйләнә иде. Ошбу гыйльми мәҗлесләр, әүвәлдә рәтле мәктәп тәрбиясе күрә алмыйча, гыйлем-мәгърифәттән мәхрүм калган вә бөтен фазыйләтьләре мәҗлескә йөрү, кием тикшерү шикелле вак нәрсәләрдән гыйбарәт булган шәһәр ханымнарының кальбендә гыйлемгә мәхәббәт вә ихлас артуына сәбәп булды. Соңгы елларда бу мәҗлесләр шулкадәр самими вә гомуми бер төс алды ки, ханымнар мәҗлескә вакытыннан элек җыелып, мәктәп бинасына сыеша алмаслык дәрәҗәдә булуына карамыйча, күбесе тышкы якта парадный вә терраскаларга кадәр сыенып, мәҗлесне күрергә вә сөйләнгән сүзләрне ишетергә тырышалар. Багъбостан ханымның ялгыз хатын башы берлә шулкадәр олуг вә мөһим хидмәтләр күрсәтүен, һичбер төрле килүе (табышы) булмаган бер уку йортын, бөтен маниглар (тыюлар) вә кара көчләргә каршы күкрәк киереп алып баруын күргәч, гыйлем дошманнары мәбһүт (аптырап) вә хәйран булып калдылар. Зур мәдрәсәләр башында торган мөдир вә мәхәллә имамнары телендә Багъбостан ханымның җәсарәт (батырлыгы) вә фидакарьлеге зарб мисле (җиңү үрнәге) булып йөрде. Бүген мәмләкәтнең кайсы почмагына барма, анда Багъбостан ханымның мәктәбеннән, җәйге курсларыннан йитешкән мөгаллимәләрне очратырга мөмкин. Бер дахили (эчке) Русиядә генә түгел, Төркестан, Казакъстан сахралары белән Кафказ, Кырым ярыматавына кадәр Багъбостан ханымның шәкертләре – мөгаллимәләре бар. Авыл мәктәпләренә җан вә хәрәкәт кертүче, караңгы авыл хәятенә (тормышына) яктылык вә ямь төшереп торучылар – шул мөгаллимәләрдер.

Багъбостан ханым ун еллык мәктәп хәятендә зур вә мөһим хидмәт итте, алдына алган эшләрен чын мәгънәсе белән үтәде. Кызлар мәктәбе тарихынада аның исеме беренче урынга кыйд ителүендә (куелуына) шөбһә юк. Милләт Багъбостан ханымның тарихи хезмәтләре алдында бурычлыдыр. Багъбостан ханымның ошбу ун еллык гыйльми вә мәдәни хезмәтләрен тәкъдир итеп, чын күңелемездән котлыймыз. Киләчәктә тагы да җитди вә муаффәкыятьле (уңышлы) хезмәтләр итүен теләп, Җәнабе Хактан озын гомерләр сорыйбыз.

Оренбург туташлар җәмгыяте

 

Фатих Кәрими, Ризаэддин Фәхреддин – мәктәпкә ярдәм итүчеләр

Мәктәпнең ун еллык хәятендә иң зур ярдәм итүче вә даими хәерхак булучы зат мөхтәрәм Фатих әфәнде Кәрими хәзрәтләре булды. Оренбург голәмә вә хәзрәтләреннән фазыйль, мөхтәрәм Ризаэддин бине Фәхреддин һәм Галим хәзрәт Дәүләтшиндыр. Монлардан башка мәктәп матди җәһәттән уңайсызлыкка төшкән вакытларында түбәндәге кешеләр тәшәббесе илә ярдәмнәр килә торды. Сәүдәгәрләрдән: 1) Әбүбәкер Капкаев, 2) Хөсәен хаҗи Хөсәенов – Оренбургта. 3) Оренбург миллионеры Николай Николаевич Дюков илә мөдире Гавриловлар. Читтән: 4) Гыйниятулла Зәбиров аркылы, 5) Гали хаҗи Иманколый аркылы, 6) Хөсәен әфәнде Максудовтан. Ханым вә туташлардан даими ярдәмдә булучылардан: 7) Габидә туташ Хөсәенова, 8) Заһирә ханым Хөсәенова.

1212 милләт анасы!

Мәктәп, беренче тәхзыйрия (әзерлек) сыйныфыннан кала, йиде сыйныфлы булып, өчесе – ибтидаи (башлангыч), өчесе – рөшди (урта) вә бер әкмәл (төгәлләнгән) сыйныфы программасы илә укытылды.

Ибтидаи сыйныфларда балаларга уку-язу, дин кыйсеменә (предметына) әһәмият бирелеп, ибтидаи гомуми мәгълүмат бирү алда тотылды. Рөшди сыйныфта, төрек-татар әдәбияты, хисап, җәгърафия, табигыять, тарих гомуми, хифзыссыйхәт (сәламәтлек саклау), идарәи бәития (йорт тәрбиясе), ысул тәгълим (укыту методикасы) вә рус теле кебек дөнья фәннәре өстенә, гарәп теле, голум диния (дин гыйлеме), кисү-тегү вә башка һәртөрле кул эшләре дә өйрәтелде. Укучылар: татар, башкорт, кыргыз, мишәр, типтәр, сарт, кырымлы кебек төрле ыругларга мәнсүб (нисбәтле) иде.

Мәктәптә укучылар саны: 1 нче ел – 15; 2 нче ел – 56; 3 нче ел – 117; 4 нче ел – 125; 5 нче ел – 135; 6 нчы ел – 140; 7 нче ел – 152; 8 нче ел – 147; 9 нчы ел – 157; 10 нчы ел – 168. Укучыларның барысы – 1212.

 

Кереш мәкалә һәм текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде

«Безнең мирас». – 2024. – №1. – Б.28-37.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру