Затлы юмор остасы иде
Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының ижат кичәләрен уздырулар, мәрхүм язучыларыбызны искә алулар, әдәбият тарихыбызны барлаулар тагын да активлашты. Әдипләребезнең әсәрләре тупланган китаплар рус, әзербайҗан, казакъ, төрек телләрендә дөнья күрде. Бу күркәм гамәлләр киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Җитәкчеләргә сүзе үтә торган, алар алдында дәрәҗәсе булган Берлек рәисенең дә әлеге чараларны оештыруда өлеше зур. Нәрсәгә генә тотынсаң да, барысы да финанслауга килеп терәлә бит...
Әле менә ноябрь аенда гына К.Тинчурин исемендәге театр сәхнасендә классик әдибебез – күренекле прозаик һәм шагыйрь, юмор остасы Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган театраль искә алу кичәсе уткәрелде. «Тагын шигырь укып, автобиографиясен генә сөйләп узармы икән?» – дип шикләнеп кенә барган идем, ике сәгать ярымлык тамашаны рәхәтләнеп карап утырдым. Театраль тамаша сценариеның авторы күренекле драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъди икән. Моңа кадәр әлеге әдипнең хезмәтен танылган шагыйрь һәм прозаик Ләис Зөлкәрнәй кичәсендә күреп, бик канәгать калган идек. Ул, әлеге авторның «Кыргын» хикәясенә нигезланеп, сәхнәдә чын спектакль-тамаша күрсәтте. Театраль өзекләр, шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барган иде бу кичә. Актер буларак коллегасы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә режиссеры булып чыкты. Бер-берсен ярты сүздән аңлаган күренекле шәхесләрнең хезмәте генә шулай югары дәрәҗәдә була ала торгандыр инде ул.
Бу юлы да әлеге четерекле эш аларга ышанып тапшырылган.
Фаил ага Шәфигуллинның «Өй салуның ние бар?!» дигән повестена нигезләнеп корылган әлеге сценарий, әлеге спектакль-тамаша әдипнең шигырьләре һәм жырлары белән үрелеп барды. Иң мөһиме – Рәдиф Сәгъди, мөмкинлек табып, Фаил ага туып үскән Карашәм авылына (Яшел Үзән районы) әдипнең кызы Раушанияны да алып кайтып, ун минутлык видеоязма да төшерттергән. Һәм, әйтергә кирәк, сценарийның башында һәм ахырында күрсәтелгән әлеге язма тамашачыга көчле тәэсир итте.
Өстәвенә, төп рольне уйнаучы Золфәт Закиров язучының нәкъ үзе иде. Зур һәм катлаулы рольне ул, образга тулысынча кереп, әйбәт башкарып чыкты. Кыска гына вакыт эчендә шундый зур образны тудырып кара әле?! Чын мәгьнәсендә олы талант! Күпме сүзгә, дистәләгән шигырьгә үрелеп барды әлеге драматик уен. Хәер, бу очракта уен дип кенә әйтү аз булыр, чын мәгънасендә әлеге образда яшәде актер...
Әсәрнең икенче өлешендә әдипнең якыннары – хатыны Эльмира Шәрифуллинаның, кызлары Раушания белән Резидәнең, оныгы Сәйдәшнең шигырь сөйләүләре зур мәртәбә, тамашаның бизәге булды. Әлеге хәл лирик-драматик кичәне тагын да баетты, чөнки шигырьләр тамашачыны ялыктырмыйча, тамаша җыр һам юморга ялганып дәвам итте.
(Сүз уңаеннан, Эльмира ханымга, Фаил аганың ижатын даими барлап, яңа буыннарга җиткереп килүе өчен, якташларым исеменнән рәхмәт белдерәсем килә.) Яшел Үзән районының Бәчек авылында туып үскән күренекле якташыбыз – нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров сөйләгән «Сафура, Бәкер һәм трактор» дигән хикәя – Фаил аганың классик әсәре һәркемнең күңеленә хуш килде.
Тамашачы бу көнне Фаил ага Шәфигуллинның үзен иң якын кешеләре арасында күргәндәй булды.
Әле кайткач та, тамашачының күңеленә барып җитәр өчен, аның тормышың драма теленә күчереп бирү гаять отышлы икән, дип уйландым. Күңел түрендә күренекле якташым Фаил ага Шәфигуллин белән горурлану хисе уянды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА