Остаз турында хатирәләр
Режиссер Гали Хөсәеновның тууына 105 ел
Күренекле режисер, күпләрнең, шул исәптән, минем дә остазым булган Гали Кәрим улы Хөсәенов (1919-2001) татар телевидениесе тарихына үзенең күркәм телеспектакльләре белән кереп калды. Язмышыма рәхмәт, Гали ага – минем сәнгати һәм иҗади тормышымда, шулай ук рухи формалашуымда зур урын урын тоткан шәхесләрнең берсе.
Ошбу елның яз айларында миңа Гали Кәрим улының архивы белән танышырга туры килде. Аны миңа мәшһүр режиссерның килене Флера ханым бик теләп тәкъдим итте. Фотосурәтләрне караган, төрле өслүбтәге документлар һәм газеталарны укыган вакытта Гали аганың бөтен тормыш юлы күз алдыма килгәндәй булды.
Казан телевидениесе фондында сакланып калган кинокадрларда, Гали абыйның аккош киемендә биегәнен күреп, сокланып куйдым – студиянең бер бәйрәме өчен төшерелгән әлеге фильмда ул балетка гына хас хәрәкәтләрне искитмәле итеп башкара. Мин шунда аның бөтен нәрсәгә дә оста булуын аңладым. Ул артист булырга бик теләгән иде. Моның өчен, бәлки, аның талантын ача алырдай режиссер да, вакыт та кирәк булгандыр. Әмма ул моны көтеп торасы итмәгән – үзе режиссер булып киткән. Һәм Гали ага бу өлкәдә үз эшенең остасына әверелде дә.
Гали Кәрим улының архивында сакланган һәм, шәхсән, минем күңелемә хуш килгән кайбер язмаларны «Безнең мирас» журналына тәкъдим итәргә булдым.
Иң әүвәл радио режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Госман Әхмәтҗановның Татарстанның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966, 1982), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (бу олы бүләк аңа 1979 елда драматург Т.Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклен сәхнәләштергән өчен бирелә), актер, театр һәм телевидение режиссеры, Яшел Үзән районындагы Күгәй авылы тумасы Гали Хөсәенов хакындагы язмасы белән танышыйк әле: «Гали Кәримулла улы Хөсәеновны бик күп сәнгать әһелләре – аның белән бергә эшләгән артистлар, рәссамнар, музыкантлар, язучылар үзләренең остазы итеп саный иде. Чөнки ул тирә-юньдәгеләргә иҗат чире – илһам йоктыра белә иде. Радиода эшләгәндә радиодрама жанрын олы сәнгать дәрәҗәсенә күтәрде, татар телевидениесендә, ул чактагы фәкыйрь мөмкинлекләргә дә карамастан, могҗиза дәрәҗәсендәге телеспектакльләр һәм телефильмнар куйды.
Сәнгатьнең үсеш баскычлары һәрвакытта да аерым шәхесләрнең эшчәнлеге белән бәйләнгән була. Мәсәлән, театр тарихында без Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин, Зәйни Солтанов, Мохтар Мутин, Хәлил Әбҗәлилов, Газиз Айдарский, соңгы чорларда Марсель Сәлимҗанов кебек корифейларны беләбез. Алар сәнгать үсешенең бер баскычында этәргеч катализатор ролен үтәгән. Менә безнең радио һәм телевидениедә Гали Хөсәенов тә әнә шундый этәргеч шәхесләрнең берсе булды...
Аны беркайчан да арыган кыяфәттә күрмисең, әсәр өстендә эшләгәндә, актер белән бергә образда яшәп, елап та җибәрә яисә шаркылдап көлеп тә куя. Гали Хөсәеновның беренче хезмәт эшчәнлеге – педагоглыгы сәнгатьтә дә чагылды. Ул яшь дикторларны өйрәтәме, радиода, телевидениедә постановка куямы – һәрвакыт шул педагоглык вазыйфасын да алып барды. Радиода редактор да, режиссер да булды. Классик әсәрләргә дә игътибар итте: Толстойның «Анна Каренина», Чеховның «Ваня абый» һ.б. әсәрләрне радиоспектакль итеп куйды.
Мине ул башта радиога тәрҗемәче итеп җәлеп итте (театрда эшләгән вакытта тәрҗемә белән шөгыльләнгәнемне белә иде). Ул күбрәк кешеләргә, тыңлаучыларга, әхлак, кешелеклелек тәрбиясе бирә алырдай әсәрләр сайлый иде. Мәсәлән, бер төрек язучысының шундый пландагы хикәяләрен тәрҗемә итеп, тапшырулар төзедек. Миңа артист буларак та аның байтак спектакльләрендә катнашырга туры килде. Инде үзем режиссер булгач, әсәр өстендә эшләгәндә аның принципларыннан чыгып эш итәргә тырыштым. Үземә: «Гали менә моны ничек хәл итәр иде икән? Бу рольгә Гали кемне чакырыр иде?» – дигән сорауларны бирә идем. Ул безне эшкә, иҗатка намус белән карарга, бөтен барлыгыңны биреп, фидакяр эшләргә, дөресрәге, сәнгатькә хезмәт итәргә өйрәтте.
Телевидениегә күчкәч, ул яңа жанр – телеспектакльләр жанрын күтәрде. Андагы иң күләмле, югары кимәлдә куелган спектакльләре: Чыңгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Анам кыры», өч серияле «Ак чәчәкләр» (Г.Әпсәләмов), биш серияле «Муса» (Ш.Маннур). Гали Хөсәенов телевидениедә ун еллап эшләү чорында студиянең эшен яңа югарылыкка менгерде...»
Икенче язма авторы – Нәсимә Әхмәтҗанова. Аның истәлек-хатирәсендә Гали Хөсәеновка нисбәтле мондый юллар бар: «Гали белән радиода бергә эшләгән чорларны хәтеремдә яңартам. Ул нәфис тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире иде. Миңа журналистика әлифбасын үзләштергән елларымда Галинең кайгыртучан йогынтысын тоеп эшләү бәхете тиде. Табигате белән гел яңалыкка омтылып яшәүче бу кешенең башында әледән-әле кызыклы идеяләр туып тора иде. Аеруча хәтердә калган тапшыруларның берсе – хатын-кызлар өчен радиожурнал. Тормыш терәге булган нәфис затларыбызның рухи матурлыгы, гүзәллеге, җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге урын турында сөйләгән, Гали кулы кергән, Гали фикерләре иңдерелгән ул тапшыруларны тыңлаучылар бик яратып кабул иткән иде. Гали балаларча шатлана, күзләреннән хәтта күз яшьләре тама торган иде. Кешеләрнең иң якты, пакь хисләре турында сөйләүче «Мәхәббәт хатлары» тапшыруы яңгыраганда да Галинең күңеле йомшый. Сәнгать кешесен юкка гына хис кешесе дип әйтмиләрдер, күрәсең. Шагыйрьләргә хас нечкә күңеле аңа дөньяны, кешеләрнең рухи дөньясына шагыйрь күзләре белән карарга, аны шагыйрь йөрәге белән тоярга ярдәм иткәндер. Мондый сыйфаты булмаса, ул радионың, телевидениенең алтын фондын тәшкил иткән «Авылга җыр килде», «Җәмилә», «Гүзәлем Әсәл», «Беренче укытучым» кебек спектакльләрне тудыра алыр идемени?!
Гали Гомеренең соңгы елларында Ташкентта яшәде. (Әлмәттә матур гына эшләп йөргәндә Гали абыйга табиблар яшәү урынын алыштырырга тәкъдим итәләр. Ул алтмыш өч яшендә, яраткан эшеннән аерылып, Ташкентка күчеп китәргә мәҗбүр була. – Л.Н.) Язучылар, артистлар, музыкантлар белән хатлар алышып, туган илебез яңалыкларыннан хәбәрдар булып торды, Казаныбызга да кайткалады. Без аны бөтенләй кайтырга үгетләдек. Хатларының берсендә ул миңа: «Юлга чыксам, каберемне эзләп чыгармын кебек тоела», – дип, шөбһәле сүзләрен ирештергән иде. Җавап хатымда аңа: «Сүзләремне күңелеңә шом салу дип аңлама, авырга да алма. Безнең буын инде яшәгән кадәр яши алмый. Тик шуны гына әйтәм: китаплардан укыганым да, тормышта күзәткәнем дә бар. Иң бәхетле кеше ул – туган ягында яшәп, җәсәде туган ягында күмелгән кеше. Казандагы һәр йорт, һәр урам сине хәтерли, сине көтә. Очрашуны көткән дусларың да бихисап. Димәк, гомер озынлыгың да шул күренүләр белән үлчәнәчәк. Озак уйлама, кайт син, Гали, кайт!» – дип яздым.
Минем хат, шулай ук килене Флераның чакыруы үз эшен эшләде – Галиебез кайтты. Ләкин ул шактый өшәнгән, авырый иде инде. Балалары аны шатланып каршыладылар, алар, әтиләренең калган гомерен бәхетле итү өчен, барысын да эшләделәр. Дуслары белән очрашулар оештырдылар. Театрлардагы тамашаларга йөрттеләр. Гали балалары янында, дуслары хозурында ике елга якын рәхәт гомер кичерде. Радио, телевидение коллективлары да Галине бәйрәмнәреннән калдырмады...»
Асия Галиева (1929-2018), Татарстанның халык артисткасы:
«Без Гали Хөсәенов белән биш ел Мәскәүдә укыдык. Ул бик талантлы, бик пөхтә, әдәпле, бөтен нәрсәне кушмыйча эшли иде, таләпчән кеше булуы белән аерылып торды. Без, алты кеше, шул исәптән, Гали дә, Сталин стипендиясе алып укыдык, аның Г.Мөсреповның «Кузы-Көрпеш һәм Баянсылу» трагедиясендә партнерлар булып уйнадык. Пьесаны сабакташым Гали үзе тәрҗемә итте. Бу спектакльләр белән Башкортстан, Мари Эл һәм Мордовиядә, шулай ук Киров өлкәсендә гастрольләрдә йөрдек. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә әлеге спектакль 100 мәртәбә уйналды. Шул уңай белән без аны зурлап билгеләп үттек».
Әминә Сафиуллина (1925-2015), Казан телевидениесенең беренче дикторы:
«Хезмәт юлымда мин бик күп тырыш кешеләрне күрдем. Әмма Гали аерым урын били. Эфирда әйтелгән һәр сүзнең, хәбәрнең тышкы матур яңгырашына гына түгел, эчке аһәңенә, эчке тәэсир итү көченә ирешергә Гали кебек омтылган бүтән кешене очратуы кыен...»
«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.94-99.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА