Журнал «Безнең мирас»

Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа

2023 елның яз аенда Казанга кайткач, кайбер галимнәрдән мәшһүр мәгърифәтче Бубыйлар нәселенең бер тармагы Төркиягә китеп, шунда урнашып калуы хакында ишеткән идем. Төркиягә баргач, журналист буларак кызыксынып, мөхтәрәм галимебез Айдар әфәнде Хәйретдиновның бу хактагы «Гобәйдулла кызы Мәрьям Нигъмәтуллина: Бубыйлар нәселенең нәмәгълүм вәкиле» дип аталган мәкаләсен интернеттан табып укыдым.

Еш кына Төркиядәге туганнарын эзләүчеләрдән мөрәҗәгатьләр алырга туры килә. Алар арасында инкыйлабка кадәр татар дөньясында билгеле шәхесләрнең дәвамчылары да, гап-гади кешеләр дә очрый. Бу эш – нәсел җепләрен барлау, ул беренче карашка гына бик җиңел кебек тоела. Киткәннәрнең исем-фамилиясе, туган җире, елы билгеле, болар буенча кешене табу авыр түгел кебек. Чынлыкта исә, ике ил – бик тирән елганың ярлары төсле. Мөһаҗирләрнең Русиядә калган туганнары арасындагы җепләр, тирән елга төбендә онытылган балыкчы ятьмәләре төсле, су төбендә озак ятканга, черегән, тузган, күмелгән...

Менә шушы күренешкә үземнең язмаларымны хәзерләгәндә еш кына тап булганга күрә, Айдар әфәнденең мәкаләсен, бераз соңлабрак булса да, бер затлы нәселнең очына чыгачагымны аңлап, сөенеп укыдым. Шушы көннәрдә Иж-Бубый авылы тарихы музееның ВКдагы сәхифәсендә Бубыйлар нәселенә кагылышлы Төркия белән бәйләнешле шактый материаллар табылуын, аларның бөртекләп тәкъдим ителүен күрдем. Үткән ел Болгарда узган конференциядә дә Бубыйлар хакында сөйләшүләр булган.

Шуларны истә тотып, мәгърифәтче Гобәйдулла Бубыйның кызы, төрек әсирләрен коткарган каһарман хатын буларак мәгълүм Мәрьям Бубый-Тоган-Атмаҗага кагылышлы берничә табышка игътибар юнәлтәсем һәм шәхси эзләнүләремне татар җәмәгатьчелегенә җиткерәсем килә. Бер ниятем татар кызы язмышына бәйле төрек телендәге иске гәҗит материалларын, кайбер чыганакларны тулы килеш татар теленә тәрҗемә итү булса, икенчесе – Йосыф Акчура һәм Гобәйдулла Бубый кебек татар зыялылары арасындагы җылы мөнәсәбәтләрнең яңа сәхифәләрен ачу.



Гәзит кисәге эзеннән


Айдар әфәнде үзенең мәкаләсендә Төркиядә нәшер ителгән «Тасвир» («Tasvir») гәзитендә Гобәйдулла кызы Мәрьям ханым вафаты уңае белән басылган некролог турында язган.

Мәрьям ханымга кагылышлы кыска гына язмалар чыккан төрекчә сайтларда әлеге гәзитнең битеннән ертып алынган некролог рәсеме еш очрый.  Әмма биредә некролог тексты тулысынча түгел һәм газетаның басылып чыккан датасы да күренми. Әлеге некролог янында басылган икенче мәкаләдә генә 1946 елның март датасы шәйләнә. Менә шул мәгълүматка таянып, «Тасвир»ның архивтагы төпләмәләрен эзли башладым. 1946 елларда дөнья күргән Төркия гәзитләре турында мәкаләләр белән таныша башлагач кына аңладым: «Тасвир» гәзите «Тасвири Әфкар» («Tasvîr-i Efkâr», якынча тәрҗемә – «Фикерләр тасвиры») исеме белән 1862 елда ук Госманлы империясендә нәшер ителә башлаган шәхси басма икән. Әлеге гәзит Төркиядәге матбугат үсешенә уңай йогынты ясый. 1925 елда мәхкәмә гәзитне бөтенләй яба. 1940 елда Зөбәер Зияд Әбүззия исемле сәясәтче гәзитне яңадан чыгара башлый. Соңрак башка матбугатчы тарафыннан 1945-1949 нчы елларда гына ул «Тасвир» исеме белән басыла.

Гәзитнең 1946 елгы саннарын аеруча җентекләп укый башладым. 15 март, җомга санында әлеге некрологны күрдем. Ни гаҗәп, сайтлардагы некролог (ертык гәзит) рәсеменә дүрт ярым җөмлә керми калган икән! Төшеп калган җөмләләрне дә кертеп, некрологны тулысынча татарчага тәрҗемә итәм (җәя эчендә сайтларда таралган өлеш): («Ватанпәрвәр хатыннарыбыздан тагын бере кичә өйләгә таба күзләрен йомды. Бу – Уфалы Гобәйдулла әфәнденең кызы һәм элеккеге Румия баш консуллугы вәкиле, йөзбашы Али Ризаның хатыны Мәрьям Атмаҗа ханым. Аның бу Ватанга асыл бөек ярдәме, Беренче җиһан сугышында русларга әсир төшеп, Себергә сөрелгән һәм патшалыкның таркалуына карамастан, ана ватанына кайта алмаган 1800 субай (гаскәри җитәкчеләр) һәм гаскәрине, милли мөҗәдәләнең (көрәшнең) иң мөһим мизгелендә үз кесәсеннән 10 мең алтын сарыф...) итеп, Анадолуга китереп җиткерүдер.

Бу 1800 кешенең зур бер өлеше бөек Милләт Мәҗлесендә, армиядә һәм башка вазифаларда.

Мәрьям Атмаҗа Ватаны өчен башкарган бу хезмәтләре өчен төрле тәкъдирнамәләр (рәхмәт хатлары) белән махсус кануннар нигезендә бүләкләнде. Җеназасы бүген, Еребатанда (Yerebatan), Нәшәт Әсән подъездыннан мәңгелек йортына тапшырылачак. Аллаһ рәхмәт әйләсен».

Еребатан (Җиргә баткан) дип аталган урын Истанбулда Айя София мәчете янында. Некрологның соңгы җөмләләре каһарман хатынның заманында Төркия җитәкчеләре тарафыннан хөрмәт ителүе һәм кайда яшәве турында мәгълүмат бирүе белән мөһим.

 

«Мәрьям бер кулында кылыч, бер кулында баласы белән көрәшкән»

Мәрьям ханым тормышын өйрәнүне дәвам итеп, аның Төркиядә яшәүче нәсел дәвамчыларын таптык. Нәтиҗәдә, оныгы Орһан Капалы белән элемтәгә керү насыйп булды. Башта аның белән ирем Якуп Акчура язышты:

– Орһан бәй, минем ханымым – Татарстан журналисты Айзирәк Гәрәева-Акчура, әбиегез Мәрьям Атмаҗа һәм әниегез турында сөйләшергә тели иде. Ни диярсез?

– Йосыф Акчура кемегез була?

– Якташы булабыз. Ул да, мин дә – әбиегез Мәрьям Бубый-Атмаҗа кебек, казан татарлары.

Сөйләшү Йосыф Акчураны искә алудан башланды. Бер караганда, иремә фамилиясе сәбәпле йөз мәртәбә бирелгән сорау, әмма моның Мәрьям ханым язмышына бәйле аерым мөһим вакыйгаларга ишарә булуын күңел шунда ук сизде. Алга таба Орһан әфәнде, авырып торуына карамастан, телефоннан элемтәгә керде һәм әңгәмә өчебез арасында дәвам итте, Йосыф Акчураны ни өчен соравын да аңлатты.

 

– Орһан әфәнде, Мәрьям Атмаҗаның тормыш юлын өйрәнәбез. Аның хакында Сездән, оныгыннан да, ишетергә теләгән идек...

– Әниемнең әнисе турында «Әсирләрнең әнисе Мәрьям Атмаҗа» дип аталган документаль фильм төшерелде. Төшерүче Әхмәт бәй Төркестанга кадәр барды. Төркестандагы уку йортларының рәсем-фотоларын алганнар. Бик җентекләп өйрәнгәннәр, архивларга кергәннәр...

– Уку йортлары Татарстанда, Бубый авылында...

– Мин Әхмәт сөйләгәннәр буенча аңлатам. Мичкә ыргытылган ике ир кардәшенең фотоларын да тапканнар. Безгә аларны китерде, күрсәтте.  Аннарны Истанбулда бик күп профессорлар белән тирәнтен өйрәнгәннәр. Ул өйрәнүләр берничә ел  барган.  Бездән: «Нинди мәгълүматлар хәтерлисез?» – дип сорадылар. Безнең бер Нилүфәр апа бар, башка беркем калмады. Ул  телефон аша җавап бирә алмый. Мин шалтыратканда да көчкә ала.

Фильм төшерүчеләр безгә килделәр, репортаж ясадылар. Аларга бабам Али Ризаның, әбиемнең авыр тормышын аңлаттым. Чөнки, Төркиягә килгәч, Ататөрек аларга Анкарада өй бирә. Әмма ул өйне берникадәр вакыттан соң башкалар ала...

– Али Риза белән Мәрьямнең алты баласы була, дөресме?

– Иң зурысы – Алия Сәвим. Әбием ат өстендә чапканда кочагында һәрвакыт кызын йөртә. Ул корал куллана белгән, атта бик яхшы йөргән. Бер кулында кылыч, бер кулында баласы белән мөҗәдәлә иткән, көрәшкән. Гаскәриләргә ашарга пешергән, яралыларга ярдәм иткән.

Икенче баласы – Туран Атмаҗа, аннары Түркан, Яшәр, Чыңгыз, Нилүфәр. Нилүфәр апа бүгенге көндә исән-сау, калганнар мәрхүм. 

– Без Истанбулда Кадыкөй районының Гөзтәпә бистәсендә бер урамның Мәрьям Атмаҗа исемен йөртүен ачыкладык. Әмма урамга исем кушылу тарихы турында берни дә таба алмадык. Исем кайчан бирелде?

– Бу хәл болай булды.  Гәзиттә бер репортаж чыкты. Рәхмәтле Туран апам сөйләгәннәр берничә бүлемдә басылды. Әбием белән бабамның очрашулары, аларның тормышына бәйле хатирәләр ул. Әбиемнең әтисе (Гобәйдулла Бубый. – Ред.): «Кардәшләрегезне мичкә ыргыттылар. Гомерегезне коткарыгыз, качыгыз, Чингә (Кытайга) китегез. Гомерегезне, хәятегезне коткарыгыз», – дигән.  Бабам Али Риза: «Падишаһым чок (озак) яшә!» –  димәгән өчен Төркиядән сөргенгә җибәрелгән була. Сөргендә әбием белән очраша. Икәүләп көрәш юлына басалар.

«Хөррият» газетасында язмалар чыккач, Кадыкөй районы җитәкчелеге игътибарсыз калмый һәм бер урамга Мәрьям Атмаҗа исемен бирәләр.

– Без Мәрьям Атмаҗаның кайда җирләнүен үзебезчә ачыкларга тырыштык. Аның үлеменә якын датада Мәрьям Курал исемле ханым каберенең урыны билгеле. Әбиегез Курал яки башка бер фамилия белән җирләнергә мөмкинме?

– Юк. Әбием Мәрьям Атмаҗа-Тоган исеме белән дәфен ителде.  Ул Истанбулда Эдернәкапы зиратында иде. Беренче буа күпере төзелгәндә анда юл салынды, каберләр күчерелде.

Әхмәт бәй миңа күп әйберләр сөйләде, сау булсын. Мин аннан: «Символик булса да бер каберлек ясатырга ярдәм итә алмассыңмы», – дип сорадым, башка берни теләмим. Бу хакта интервьюда да әйттем. Ул җирне күрсәтмәделәр... Бүгенгә кадәр андый әйбер эшләнмәде. Җаныбыз сау булсын. Әбием, бабам хәтерләребездә яши.

Мин әбиемне күрмәдем, бабам миңа бер яшь вакытта вафат булган. Аларны әнием сөйләгәннәр аша хәтерлим. Вакыт-вакыт фотоларына карыйм... Иске фотоларга ушым китә. Үзем төшергән фотолардан бигрәк, иске фотоларны җыям. Интернет кырына: «Фотолар караңгылыкта калмасын, көн йөзенә чыксын», – дигән шигарь аттым. Анадолулар колак салды. Элек интернетта Анадолуга кагылышлы 4-5, күп дигәндә, унлап иске фото чыга иде. Хәзерге көндә 7 меңнән артык фото тупланды. Шулай итеп, җөмһүрияткә кадәр һәм аннан соңгы елларга кагылышлы гүзәл бер коллекциям барлыкка килде.

Әбием белән бабамның фотоларын ара-тирә карыйм... Сездән Йосыф Акчураны сорадым. Йосыф Акчураны һич онытмыйм, исеме һәр заман акылымда, чөнки әбиемнең альбомында аның да фотосы бар.

– Бергә төшкәннәрме?

– Юк. Йосыф Акчураның үз фотосы. Ул фотоны интернетта да табарга мөмкин.

– Фотога берәр нәрсә язылганмы?

– Бары тик: «Йосыф Акчура», – дип язылган. Гаилә альбомында ни өчен аның да фотосы урын алган, анысын әйтә алмыйм.

 

«Ул – безнең әниебез, аны беркайчан онытмабыз!»

 

 

Режиссер Әхмәт Алан тарафыннан 2018 елда төшерелгән «Әсирләрнең әнисе Мәрьям Атмаҗа» дип аталган документаль фильмны «Төркиянең беренче тематик тарих каналы – «Tarih TV»дан карарга мөмкин. Фильм титрларына архивларда тикшеренүләрне режиссер Әхмәт Аланның, шулай ук Мәрвә Мирай Аланның, Баһадир Баккалуглының алып баруы язылган. Бу эшкә Төркиянең тарих галимнәре Җәмалетдин Ташкыран, Али Сатан, Мәхмүт Аккор, Ибраһим Мараш, Мәрвә Үнәр, Бингүр Сүнмәс, Баһадир Баккалуглы, Али Бадамче дә катнашкан. Болардан тыш, Мәрьям Атмаҗаның оныклары Орһан Капылы һәм Мәрьям Капылы Булдук хатирәләр белән уртаклаша. Әлбәттә, фильмның төп геройлары – Мәрьям Атмаҗа һәм ире Али Риза. Сәясәтче Зәки Вәлиди Тоганның һәм Мәрьям кызының Төркия гәзитләрендә дөнья күргән хатирәләре дә укыла.

Документаль фильмның кереш язуында: «Беренче бөтендөнья сугышының Сарыкамыш хәрәкәтендә русларга әсир төшкән төрек гаскәриләре сугышның рәхимсез һәм суык йөзен күрде. Әмма никадәр авырлык күрсәләр дә, ач узган төннәре вә көннәренә үч итеп, Ватаннарына кайту өметен бер мизгелгә дә югалтмадылар. Бу документаль фильм – әсир төрек гаскәриләренә өмет нуры булган, 1800 төрек гаскәриенең Ватан туфрагына кайтуына ярдәм иткән, барын-югын кардәшләренә сарыф иткән, онытылган хатын каһарманыбыз, әсирләрнең әнисе Мәрьям Атмаҗаның чын тормыш хикәясе», – диелә.

Фильм ике яссылыкта эшләнгән. Берсендә Төркия галимнәре тарафыннан Русия эчендәге лагерьларга поезд вагоннарында ташылган әсир төрек гаскәриләренең ачлыктан, суыктан, тифтан күпләп үлүләре, аларның ачы язмышы турында тарихи мәгълүматлар китерелә. Икенчесендә, шушы сугыш чорында, гәрчә татар сүзе телгә алынмаса да, зыялы, көчле, мәшһүр Бубыйлар нәселенең язмышы мәйданга чыга.

Фильмда күтәрелгән беренче темадан – төрек әсирләренә кагылышлы тарихи мәгълүматлардан бигрәк, Бубыйлар нәселе дәвамчысының аяныч язмышына бәйле урыннарга күбрәк игътибар итик. Фильм менә шундый җөмлә белән башланып китә: «Зәгыйфь, тонык йөзле, атта әйбәт йөргән, белемле, батыр бер хатын! Уфаның һәм Бубыйлар гаиләсенең горурлыгы! Сугыш елларында коткаручы фәрештә кебек ярдәмгә җитешкән, әсирләрнең әнисе булган, билгесез бер каһарман Мәрьям Тоган-Атмаҗа!»

Алга таба документаль фильмның кыскача тәрҗемәсен тәкъдим итәм: «1914 елдан 1922 елга кадәр русларга әсир төшкән төрек гаскәриләрен кайгырткан, аларны дару һәм ризык белән тәэмин иткән киң күңелле бер хатындыр Мәрьям Тоган-Атмаҗа. Аның каһарманлыгы әсирлеккә төшкән төрек гаскариләрнең ихтыяҗларын кайгырту белән генә чикләнми, ә беркемнән көтелмәгән зур бер фидакарьлек күрсәтеп, бик күп төрек әсирен Ватан туфраклары Төркиягә кире кайтуына ярдәм итү көрәшенә керү белән башлана».

Баһадир Баккалуглы:»Мәрьям Тоган-Атмаҗа  1898 елда Уфа шәһәрендә дөньяга килде. Әнисе – Нәсимә ханым, бабасы Төркестанның санаулы галимнәреннән Гобәйдулла  Бубый иде. Гобәйдулла Бубый кардәшләре Габдулла һәм Мөхлисә Бубый белән бабаларыннан калган Бубый мәдрәсәсенә идарә иттеләр».

Ибраһим Мараш: «Бубыйлар – Идел-Урал җиренең мөһим бер гаиләсе. Бу гаилә мәдрәсә тоткан, бигрәк тә милли уяныш хәрәкәтләрендә алдынгы роль уйнаган. Бабалары вафат булганнан соң, өч кардәш Иж-Бубый авылындагы мәдрәсәне үстерә, кызлар мәктәбе ачалар. Анда укучыларга французча, гарәпчә, фарсыча, русча һәм үз телләрендә гыйлем бирелә. Истанбул төрекчәсен бик яхшы дәрәҗәдә өйрәнәләр.

Бубый мәдрәсәсе бөек бер гыйлем оясы иде. Мәрьям Тоган-Атмаҗа балалыгыннан алып, яшьлегенә  кадәр бу мәдрәсәдә укыды. Алдагы еллардагы көрәш нигезенә орлыкларны биредә атты».

Алга таба Беренче бөтендөнья сугышы һәм төрекләрнең вазгыяте хакында сөйләнелә. Бу уңайдан төрек галимнәре төрек гаскәриләре хәрәкәте, аларның әсирлеккә төшү вакыйгаларын аңлаталар. Аннары  Зәки Вәлидинең әсирләрне коткаруга кагылышлы хатирәләренә күчелә. Аның Уфалы Гобәйдулла һәм аның кызы белән танышуы телгә алына.

Көн-төн төрек әсирләренең Ватан туфракларына исән-сау кайтулары өчен курыкмыйча тырышкан Мәрьямнең булачак ире Али Риза бәй белән юллары нәкъ менә шушы вакытларда кисешә. 800 гаскәри әсир тотылган «Азия җәһәннәме» дип аталган лагерьдагы 14 гаскәригә ялган паспорт ясатып, аларга качарга ярдәм иткән Мәрьям әсир гаскәриләрдән Али Риза бәйгә күңелен сала. 1916 елда Трабзонда яраланып әсир төшкән Али Риза бәй үзен әсирлектән коткарган бу батыр хатынга таң кала. Мәрьямнең әтисеннән ризалык алып, аңа өйләнергә карар бирә. Алар Уфада калып, төрек әсирләрен коткаруда, аннары Төркестанда барган сугышларда иңгә-иң куеп көрәшәләр.

Соңрак Мәрьям белән Али Риза бәй ефәк сәүдәсенә керешәләр. Монда да алар табышларын төрек әсирләре өчен тоталар. Авыр һәм туйдыргыч сугыш елларында беренче кызлары Сәвим-Алия туа. Мәрьям Тоганның каһарманлык хикәясен безгә иң яхшы аңлаткан гаҗәп хәлләрнең берсе бу вакытта була.

Большевиклар заманы белән килгән ачлык әсир гаскәриләрне дә ачлык казасына дучар итә. Алар тамакларын туйдырыр өчен өлкәдәге авыр эшләргә яллана.  Бу хәлне форсатка әйләндергән Мәрьям Тоган рус сакчыларын 25 әсир гаскәрне үзенең җирендә эшләтәчәгенә ышандыра. Әмма сакчылар 25 гаскәр өчен күп алтын сорыйлар. Мәрьямнең үзендәге алтын бары тик уннан беренә генә җитә иде. Сакчыларның фикерләрен үзгәртүдән курыккан Мәрьям, газиз кызы Алияне аларга калдырып, җитмәгән алтыннар өчен өенә ашыга. Алып килгән алтыннары бәрабәренә кызы Алияне һәм 25 әсир төрекне азат итә. Бу гамәле белән ул Сәвим-Алиянең генә түгел, ә әсир төрек гаскәриләренең дә әнисе иде...

Әсирлектән котылган гаскәриләр күз яшьләрен тота алмадылар... Күп еллардан соң Ватан туфракларына кайткан гаскәриләрнең берсе хатирәләрендә Мәрьям Тоганны хөрмәт белән искә төшерер һәм соңгы җөмләсе итеп шуны язар: «Ул – безнең әниебез, аны беркайчан да онытмабыз».

Али Риза һәм Мәрьям 1925 елның 1 апрелендә Төркиягә кайталар.  Риза бәй Иранның Румиядәге баш консулы итеп билгеләнә, 1928 елга кадәр бу вазыйфасын уңышлы алып бара. Соңрак гаиләсе  белән берлектә Анкарага күчеп килә.

Атмаҗа гаиләсен 1931 елда мөһим бер сюрприз көтә. Ататөрек тәкъдиме белән, Эчке эшләр министрлыгының  1931 елгы 11 ноябрьдәге  карары нигезендә, хезмәтләре өчен аларга Анкараның Калаба авылында җир кишәрлеге бүләк ителә. Ататөрек Мәрьям Атмаҗа белән Али Ризаның биредәге өйләренә үзе махсус киләчәк һәм хезмәтләре өчен аларга рәхмәт әйтәчәк...

Бингүр Сүнмәс: «Болар – кулларындагы бөтен байлыкларын, бик күп акчаларын әсирләр өчен тоткан инсаннар. Ататөрек Мәрьям ханымны җөмһүрият төзелешеннән соң белеп алган. Бер зур җир багышлаган аңа. Ул игътибарсыз калмаган. Әмма бүген без аны бары тик бер гәзит хәбәре буларак кына беләбез. Исемнәре беленмәгән шулкадәр күп каһарман бар ки...»

Орһан Капылы: «Бик газаплы хәлләр... Кич-көндезен ат сыртында көрәшкәннәр, сугышларда катнашканнар. Әсир булган 1800 төрек гаскәринең Төркиягә кайтуына ярдәм иткәннәр».

Озак еллардан соң, коткарылган бер әсир белән  Мәрьям ханымның килене Саимә Атмаҗа арасында үзенчәлекле  очрашу була.

Мәрьям Капылы-Булдык: «Мәрхүм булган иң бәләкәй абзыем Мараш тирәсендә эшли, авылда арендага бер бүлмә тота иде. Авылдагы берәүләр Саимә җиңгине үзләренә чакыралар. Саимә җиңги боларның өйләрендә икенче катка менә. Бүлмәдә бер бабай ятып тора икән. Ни баса, ни утыра алмас. Җиңгәм өй диварында зур итеп ясалган Али Риза рәсемен күрә дә тизрәк аска йөгереп төшә һәм, сумкасында йөрткән бабамның бәләкәй фотосын алып менеп, әлеге карттан:

– Нигә бу рәсемне диварга элдең? – дип сорый.

– Ул мине үлемнән коткарды. Мин русларга әсир төшкән идем. Ул һәм хатыны мине коткарды. Ул – безнең коткаручыбыз. Бабабыз, атабыз... Ә син нигә сорадың?

Җиңги үзендәге рәсемне күрсәтә. Карт яткан җиреннән сикереп тора. Җиңгәм:

– Ул минем иремнең әтисе, – дигәч, кулларына сарыла.

– Ул каһарман бер инсан! Мине йортыма китерде! Ул булмаса, мондагы гаиләмнән һичкем булмас иде! – ди.

Иртәнге аштан соң, әбием урыныннан тора, тәһарәт ала, намазын кыла, сәлам бирә. Шул вакытта намазлык өстенә егыла.  Йөрәге тота да мәрхүмә була».

***

Төрекчә документаль фильм татар кызының тәвәккәллегенә, батырлыгына соклану уятса, язмышының катлаулы борылышлары гәзит язмаларында тагын да ачыграк күренә.

 

«Безнең мирас». – 2024. – №2. – Б.8-13.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру